Акчаң гына җитсен: баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Акчаң гына җитсен: баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

«Балам мәктәпкә бара. Тагын акча кирәк». Әлеге сүзләрне якын арада ата-аналар ничәмә-ничә тапкыр кабатлады икән. Август ае җиттеме – халыкның күбесе кайгыга чума. Баласын мәктәпкә әзерләр өчен акча кирәк чөнки. Өстәвенә, Русиядә узган ел белән чагыштырганда мәктәп җыелмасына чыгымнар 7 процентка арткан. «Вечерняя Казань» интернет газетасы исәпләве буенча, бер мәктәп укучысына кирәк-яраклар сатып алу өчен, ким дигәндә, 13 мең сумнан артык акча тотарга туры киләчәк. Чынлыкта исә, бу әкияти саннар. Хакыйкатьтә исә, бәяләр күпкә кыйммәтрәк. Кыскасы, кесәң калын, сәламәтлегең нык булсын!
КЫЙММӘТКӘ ТӨШКӘН «МӘКТӘП»
Һәр укучының мәктәп җыелмасы исемлегенә мәктәп формасы, көндәлек, пенал, дәфтәрләр, рюкзак, канцелярия кирәк-яраклары, физкультура дәресе өчен спорт киеме һәм аяк киеме керә. Урта һәм югары класслар өчен өстәмә сатып алулар турында да онытмаска кирәк: контур карталары, ОГЭ һәм БДИга әзерлек буенча дәреслекләр, флеш-карталар.
Яшүсмерләрне мәктәпкә әзерләү җиңелрәк, чөнки канцеляриянең бер өлеше узган уку елыннан да калган булырга мөмкин. Аяк киеме һәм мәктәп формасы шулай ук яраячак. Тик менә беренче класс укучысын мәктәпкә әзерләү күп чыгым таләп итә, чөнки барысын да берьюлы сатып алырга кирәк.
Росстат исәпләвенчә, узган ел беренче класс укучысын мәктәпкә әзерләү якынча 25 мең сумга төшкән. Быел бу күрсәткеч 30га менәр, мөгаен.
Август аенда ата-аналар әлеге чыгымнарга әзерләнә башлый инде. Уку елының беренче айларында ук кирәк булачак товарлар исемлеген билгели, калганын соңрак та алып булыр, янәсе. Казанда яшәүче ике бала анасы Рәзидә ханым Мортазина быел улын алтынчы класска озата. Кечкенә кызына әлегә 6 яшь, икенче елга беренче класска барачак. Улына дип базардан әлегә зәңгәр костюм-чалбар, ике күлмәк һәм галстук сатып алган. Барысы 9 мең сумга төшкән. Әле тагын алмаш аяк киеме, физкультура өчен кроссовка һәм берничә футболка алырга кирәклеген искәртә. Ә бу кабаттан 6-7 мең сум дигән сүз.
– Матур зәңгәр жилет та сатып алырбыз дигән идек, анысы 2500 сум тора, шуңа күрә әлегә алмабыз дип уйладык, – ди Резидә ханым. – 15 меңгә сыешырбыз дигән идек, артып китәчәк дип нәтиҗә ясадык инде хәзер. Әле дәфтәр, ручкалар алынмаган. Аларның бәясе дә көннән-көн арта гына.
Август башында Казанның «Республика» сәүдә үзәгендә мәктәп ярминкәсе узды. Биредә мәктәп киемнәре һәм башка кирәк-яраклар сатылды. «Вечерняя Казань» хәбәренчә, ярминкәдә бәяләр артык үзгәрмәгән. Кызлар өчен мәктәп формасы бәяләре шул ук калган. Костюмнар, бәлки, 100 сумга, күлмәкләр 120 сумга кыйммәтләнгәндер.
Ә малайлар өчен костюмнарны ярминкәдә өч мең сумнан да кимрәк бәягә сатып алам димә. Чалбарның аерым бәясе генә дә 6 процентка артып, 1800 сумга җиткән. 
Интернет-кибетләрдә бәяләр бераз түбәнрәк. Тик ата-аналар аннан кием-салым алырга ашыкмый. Ник дисәң, товарның сыйфатын кул белән тотып карап булмый. Ә товарның сиңа килеп җиткәнен көтсәң, базардагы 1800 сумлык чалбар бәясе 2500 сумга кадәр күтәрелеп куярга мөмкин. Шулай да, «Авито» сайтында малайлар өчен күлмәкне 1120 сумга, чалбарны 1200 сумга сатып алырга мөмкин. 
«Алтын-Т» базарына да сугылдык. Ни кызык, биредә бәяләр түбәнрәк. Мәсәлән, малайлар өчен костюмны 2800 сумга сатып алырга мөмкин, ләкин яхшырак эзләсәң, арзанрагын да эләктерергә була. Күлмәкнең бәясе 800 сумнан башлана. Аяк киеме 1500 сумга кадәр. Бу бәяләрне сатучылар вазгыятькә карап аңлата. Алар фикеренчә, 2022нче ел белән чагыштырганда, мәктәп кирәк-яракларын биредә сатып алучылар саны кискен кимегән.
– Сатып алучылар аз. Халык сирәк килә, чөнки барысы да акчаны саклый, экономияли, – ди сатучыларның берсе.
– Өч бала үстерәм. Өчесе дә мәктәп яшендә. Ирем белән икебезгә 70 мең сум күләмендә хезмәт хакы алабыз. Әле ярый, өчесе дә малайлар. Берсенең киемен берсе, икенчесенекен – өченчесе кия ала. Үскән очракта дип әйтүем. Тик менә спорт киемнәре, футболка һәм аяк киемнәрен өчесенә дә яңаны алып торырга кирәк, алар тиз туза, – ди базарга килгән Олеся. – Без дә укыганбыз инде! Дүрт ел буе бер сарафан кидем, бишенче класстан тугызгача икенчене алдык. Тузмаган да, бөтерчекләнмәгән дә. Хәзер сатучылар да алдап сата, товар әзерләүчеләр дә махсус шундыйны ясыйдыр, дим мин. Өстәвенә, безнең мәктәптә киемгә махсус эмблема да тектертәсе. Анысы да аерым сумма. 200-300 сум булса да, өч бала өчен 1000 тәңкә дигән сүз бит ул!
Арзанрак кием җыелмасы өчен кимендә 15-18 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Моңа әле тагын канцелярия кирәк-яракларын да кушсак, 20 меңгә сыешырга мөмкин. Тик уку елы дәверендә өстәмә рәвештә футболка, майка, колготки, аяк киеме алырга туры килүе бик ихтимал. Шуңа күрә бу суммага барыбер дә 5-6 мең сум өстисе булачак.
Кыз бала тәрбияләүчеләргә исә кием-салым сайлау үзе бер зур вакыйга. Блузкаларның нинди генә фасондагысы сатылмый, сарафан яки итәк-костюмнарның да төрлелегеннән күзләр камаша, аннары колготки, түфли, чәчкә тасмалар, каптыргычлар сайлау – боларның барысы да сәгатьләргә сузылырга мөмкин. Чыгымнар да малайны киендерүгә караганда 3-4 мең сумга күбрәк. 
Мәктәп баласына кирәк булган тагын бер нәрсә – букча. Кагыйдә буларак, башлангычта укучы балалар өчен әти-әниләре рюкзакка өстенлек бирәләр. Алар кимендә 1500 сум тора. Монысы иң гади дигәне. Ә менә ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалы, янып торган маяк утлары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе 5-6 мең сумнан да артып китәргә мөмкин. 
– Концтоварларга бәяләр 1нче августтан 10 процентка артты. Әмма безнең запасларыбыз күп булу исәбенә бәяләрне арттырмаска тырыштык. Шунысына игътибар итәбез: кеше хәзер яхшы сыйфатлы әйберләр алырга тырыша. Бәяләрнең һәр кесәгә бата торганнары бар, – дип таныштырды Яңа Савин районында урнашкан «Книга+» сәүдә ноктасында сатучы булып эшләүче.
ЯРДӘМЕ БАР, ТИК...
Август аенда Татарстанстат исәпләвенчә, Казанда уртача хезмәт хакы 57490 сум тәшкил итә. Ике ата-анага 100 меңгә якын акча бирелә дип саныйк. Ике мәктәп укучысын тәрбияләүче ата-ана кеременең 50 процентын, ягъни 50 мең сумын шуларга сарыф итәчәк, дигән сүз. Әле шул акчага яшисе, ашыйсы, коммуналь хезмәтләрне түлисе бар... 
Билгеле ки, һәркем дә 50 мең сум күләмендә хезмәт хакы алып эшләми. Минималь хезмәт хакыннан аз гына күбрәк акча эшләүче ата-аналар бар: республикада бу якынча 20 мең сум дигән сүз. Әлеге очракта ике өлкәнгә 50 мең сумга якын акча бирелә. Менә мондый гаиләгә ике укучы баласын мәктәпкә әзерләү бик кыенга туры киләчәк. 
Дөрес, мәктәпкә шул кадәр күп акча сарыф итә алмаган кешеләр өчен махсус рәвештә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башлана. Анда ел саен аз керемле гаиләләрдән меңнән артык Казан укучысы катнаша. Аларга кирәкле канцелярия кирәк-яраклары һәм хәйриячеләрдән портфельләр тапшырыла. Беренче тапшыру 18нче августта булачак. Тик Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023нче елда республикада беренче класска 57 мең укучы укырга керәчәк. Шуларның бер меңенә ярдәм күрсәтелгән очракта, калган 56 меңе кием сатып алып, аннары бер ай буе бармак суырырга тиеш буламы икән?.. 
ФИКЕР
«Далини» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советының үсеш партиясеннән депутат, Татарстандагы үсеш партиясенең төбәк бүлеге рәисе Руслан Нигъмәтуллин кайбер гаиләләр өчен мәктәп чыгымнары проблемага әверелүен таный. Дәүләт, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар аларга булышырга тырышалар. Күп кенә компанияләрдә хезмәткәрләргә ярдәм итү программалары бар – мәктәп укучыларының ата-аналарына матди ярдәм, беренче класс укучыларына бүләкләр һәм башкалар бирелә, дип саный ул. 
– Мәктәп формасының яхшысын сатып алып, ата-аналар зур экономия ясый. Бер костюм сатып аласың һәм тугыз ай тыныч күңел белән йөрисең, чөнки ул тузмаячак. Әле икенче елга кияргә дә ярарга мөмкин. Калган мәктәп кирәк-яракларын, рюкзак, канцелярия товарларын әкренләп сатып алырга мөмкин. Алар артык тешләми, чыгымнарны ел дәвамында бүлеп, бу айда дәфтәрләр, икенчесендә – пенал сатып алырга була. Базарда сайлау бар – эконом вариантлардан алып төрле хәлле гаиләләргә исәпләнгән кыйммәтле вариантларга кадәр, – ди депутат.
«Казанферст»ка биргән шәрехләмәсендә сәясәтче ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе турында да искә төшергән. Быел хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар биреләчәген дә билгеләп үткән ул.
Балаларны киендерү беркемдә дә кыенлыклар тудырырга тиеш түгел, дип ышана Руслан Нигъмәтуллин. Гомумән алганда, проблеманы чишү өчен кешеләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Моның өчен мәктәп товарлары һәм кием тармагына дәүләт ярдәме күрсәтеп, икътисадны, ватан сәнәгатен үстерергә кирәк, дип саный белгеч.
СОРАШТЫРУ
«Авито» белгечләре балаларны мәктәпкә әзерләү күпмегә төшүен ачыклау өчен сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Русиянең төрле шәһәрләреннән 1 меңнән артык респондент катнашкан. Күпчелек – 65,8 проценты – бер бала тәрбияли, 15,3 проценты – ике, 2,3 проценты – өч һәм аннан күбрәк бала үстерә. Респондентларның 50 проценты, бала саны ничә булуга карамастан, мәктәпкә әзерлеккә 15-20 мең сум сарыф итәргә ниятли. Ә менә 20 мең сумнан артык чыгымнарны һәр төркемдә бик аз кеше тотарга риза. Ике һәм аннан артык бала тәрбияләүчеләр арасында өчтән бере мәктәпкә әзерлеккә 10 мең сум белән чикләнергә ниятли. Сораштыручылар фикеренчә, иң күп чыгымнар – 80 процент – мәктәп һәм спорт формасына, аяк киеменә тотылачак. Канцелярия товарлары һәм уку кирәк-яракларына да шактый гына акча тотарга туры киләчәк. Өлкәнрәк укучыларның әти-әниләре мәктәп кирәк-яракларына шулай ук техник җиһазларны да кертә, ә менә кече классларда белем алган балаларга исә уку өчен китап шкафлары, өстәл, урындыклар да алу таләп ителә икән. 
УРТАЧА БӘЯЛӘР
Малайлар өчен мәктәп формасы – 4000 сум;
Күлмәк (рубашка) – 1600 сум;
Галстук – 500 сум;
Мәктәп эмблемасын чиктерү – 200дән 500 сумга кадәр. 
Кызлар өчен сарафан – 2300 сум;
Блузка – 1600 сум;
Итәк – 1500 сум;
Колготки – 350 сум;
Чалбар – 1500 сум. 
Спорт формасы – 2500-3500 сум;
Футболка – 1000 сум;
Шортик – 800 сум;
Кроссовки – 1500 сум. 
Туфли – 1500 сум;
Алмашка йомшак аяк киеме – 1000-1200 сум.
Беренче чиратта кирәкле булган канцелярия товарлары якынча 3000 сумга, мәктәп сумкасы – 2500-3000 сумга төшәчәк. 
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии