«Путин акчасы» булмаса да, 1нче сентябрьгә әзерләнәсе

«Путин акчасы» булмаса да, 1нче сентябрьгә әзерләнәсе

Хөкүмәт ике ел рәттән җәй азагында баланы мәктәпкә әзерләргә дип 10ар мең сум биреп ымсындыргач, ата-аналар быел да булыр дип көтте. Чыгымнарның бер өлешен булса да капларга ярап тора иде бит. Тик өметләнү юкка булып чыкты: бу җәйдә «Путин акчасы» турында ләм-мим. Үзегез генә дә әзерләнә алырсыз әле, дип сиздерүләре булды, ахрысы.

Әзерләнүен әзерләнерсең анысы. 2020нче елда «Путин акчасы» кертелгәнче дә ничектер балаларга мәктәп кирәк-яраклары ала идек. Менә хәзер дә, хөкүмәттән акча бирелмәде дип тормаячак, 1нче сентябрь үз вакытында килеп җитәчәк. Ләкин шунысы бар: быел бәяләр бигрәк тә «тешләшә». Кемдер мәктәп кирәк-яраклары 15-20 процентка кыйммәтләнде ди, ә кемдер аерым товарларга бәя 300 (!) процентка ук күтәрелгән, дип шаккаттыра.

Мәктәп кирәк-яраклары базарын кайчан, кайсы төбәктә һәм ни рәвешле анализлауга карап, чыганаклардагы саннар аерыла. «Арткан» дигән өлеше генә үзгәрешсез кала. Менә берничә сан. Балалар товарлары индустриясе берлеге президенты Антонина Цицулина күптән түгел «Sputnik» радиосына биргән интервьюсында: «Мин дә базарны өйрәнгән бүтән экспертларның сүзләренә кушылырмын, мөгаен: узган ел белән чагыштырганда, быел баланы мәктәпкә әзерләү 12-15 процентка кыйммәтрәккә төшә. Ләкин бу сан – «больница буенча уртача температура». Аңлашыла инде, логистика катлаулану аркасында, чит илдән кертелгән товарлар Русиядә җитештерелгәннәреннән кыйбатрак. Мәктәп формасы һәм аяк киеменнән торган тулы комплект өчен кимендә 10-12 мең сум кирәк. Аркага аса торган букча һәм язу кирәк-яраклары алыр өчен тагын 1500-2500 сум өстисе», – дип сөйләде. Аның сүзләренә ышансаң, Мәскәүдә мәктәпкә әзерләнү арзан икән. Әйтик, Татарстанда без аралашкан ата-аналар кимендә 15-20 мең кирәк, диде. «Балага мәктәп кирәк-яраклары җыеп кайттык. Тотылган акчаны санасаң, туен уздыруга тиң булды», – дигән мәзәк юктан гына тумагандыр. Дөрес, балаң инде мәктәптә укый, былтыргы формасы һәм аяк киеме дә ярый, узган елдан калган дәфтәр-карандашлары бар икән, 10 меңгә сыешырга да була, дип әйтүчеләр дә табылды.

«Чек Индекс» порталы экспертлары, июль ае мәгълүматларын анализлап, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, быел мәктәпкә әзерләнү чыгымнары 20 процентка арткан, дигән нәтиҗәгә килгән. Иң күпкә кыйммәтләнгән нәрсә – мәктәп формасы (бер ел эчендә 25 процентка). Канцелярия кирәк-яракларының бәясе уртача 9 процентка өскә сикергән. Шулай да әлеге портал экспертлары да баланы мәктәпкә әзерләүнең уртача суммасын шактый түбән күрсәткән әле: 13 919 сум. Бу бәягә дәфтәрләр, карандаш һәм каләмнәр җыелмасы, пенал, көндәлек, букча, мәктәп формасы, ак күлмәк, запас чалбар яки итәк, туфли яки ботинка, шулай ук физкультура дәресе өчен спорт аяк киеме керә, ди. 60 процент очракта әйберләрне интернет-кибетләрдә сатып алганнар, дигән статистика да чыгарганнар. «Пәрәвез»дә көне буе эзләп, чагыштырып утырсаң, өстәмә бонуслар куллансаң, ташламалы чакларны «эләктерә» алсаң, букча һәм киемнәр алганда сыйфатка күз йомсаң, бәлки, чынлап та алар әйткән 14 меңгә сыешырга да була торгандыр. Башкача бу сан берничек тә акылга сыймый. Мисал өчен, Росстатның узган елгы статистикасыннан күренгәнчә, мәктәп формасы гына да якынча 20 мең сум торган, ә процентларга караганда, бу сумма быел тагын да артыграк була бит инде.

Кыз балаларны мәктәпкә әзерләү кыйммәтрәк чыга, дип беләбез. Ә менә «Авито» экспертлары кызларга – 53, малайларга 54 мең сум тотарга туры киләчәк, дип санаган. Алар бу бәягә балага телефон алып бирүне дә керткән, дип яза «Коммерсантъ». Нишлисең, заман белән бер аяктан атлыйм дисәң, мәктәп кирәк-яраклары исемлегенә карандаш, бетергеч, пенал ише вак-төякне генә түгел, телефонны да кертәсең. Техника алмасаң, мәктәпкә әзерлек 7500 сумга гына төшәчәк, дип ышандыра «Авито» экспертлары. Укучы балага нинди кыйммәтле телефон алырга кирәк дигән сүз булып чыга соң инде бу?

Ә менә Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Нина Останина «Парламентская газета»га малайлар өчен мәктәп формасы узган ел белән чагыштырганда – 300, көндәлекләр – 284, ә дәфтәрләр 241 процентка арткан дигән мәгълүмат җиткергән. Бәяләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшерүне сорап, Федераль антимонополия хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. «Балалы гаиләләр – фәкыйрьлеккә, фәкыйрьлеккә үк булмаса да, кредит тозагына таба этелә», – дип язган депутат үзенең телеграм-каналына. Сүз уңаеннан, Башкортстанда да бәяләрнең кискен артуына күп санлы шикаятьләр булу сәбәпле прокуратура тикшерүләр уздырачак, дигән хәбәр булды.

Нина Останинадан, шулай ук ДәүДуманың хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Ниловтан мәктәпкә әзерләнер өчен ата-аналарга быел да ун мең сум бирергә кирәк, дигән тәкъдим дә ишетелгән иде. Ләкин хөкүмәт ул бер тапкыр түләнә торган акчаны 8 яшьтән 17 яшькә кадәрле балаларга ай саен бирелә торган пособие алыштырды, дип күрсәтергә тели. Анысын Путин балалы гаиләләргә ярдәм чарасы буларак бу язда гамәлгә куйган иде. Ул бөтен кешегә дә тәтеми, аз керемле дип табылганнарга, ягъни гаиләнең уртача айлык кереме җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта гына эләгә. Татарстанда, мәсәлән, яшәү минимумы 10756 сум. Әгәр бер генә сумга күбрәк булса да, син инде уртача керемлеләр исемлегенә керәсең. Үзеңне чынлыкта алай дип саныйсыңмы – хөкүмәтнең анысында эше юк...

 

Ашык-пошык базарга яки кибеткә чыгып китеп, кирәклесен дә, кирәкмәгәнен дә тутырып кайтканчы, иң элек өйдә булган мәктәп кирәк-яракларына ревизия ясарга, чынлап та аласы булган әйберләрнең исемлеген төзергә, интернеттан бәяләрне чагыштырып карарга кирәк, дип киңәш итә экспертлар. Хәзер бөтен әйберне дә маркетплейсларда, ягъни онлайн кибетләрдә дә табарга була. Һәм аларда, гадәттә, бәяләр арзанрак, өстәвенә, сатып алган товарны өйгә кадәр китертеп бирү мөмкинлеге дә бар. Кулдан сату турындагы игъланнар урнаштырылган сайтларны да карап чыга аласыз. Анда бер-ике тапкыр гына киелгән мәктәп яки спорт формасы, аркага аса торган букча, дәреслекләр сату турында белдерүләр очрый. Кемдер өр-яңа әйберләрне дә сатуга куя, әйтик, форма яраклы булмаган, пенал артык алынган. Күпчелек очракта аларны бәясен төшереп саталар. Тагын бер киңәш: кибетләрдә, шул ук маркетплейсларда 1нче сентябрьдән соң уку кирәк-яракларына ташламалар башлана, сатылып бетмәгән товарны арзанрак бәядән булса да урнаштырып бетерү ягын карыйлар. Шуңа күрә, мәсәлән, дәфтәрләрне, запас карандашларны җәйнең соңгы айларында – бәянең иң кыйммәт булган чагында түгел, сентябрь ташламалары башлангач алу отышлырак.

 

Гадәт буенча, җәй айларында Русия төбәкләрендә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» хәйрия акциясе старт ала. Татарстанда ул 2007нче елдан башлап уздырыла. Быелгысы 1нче июльдә башланган иде, августның 26сына кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратыла. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматтан күренгәнчә, 2007-2019нчы елларда 194 499 укучыга (күбесе – беренче класска баручылар) җәмгысы 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Быел Татарстанда беренче класска 55300 бала укырга керә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина матбугатка белдергәнчә, әти-әниләре мәктәпкә тулысынча әзерли алмаган балаларның барысына да игътибар биреләчәк. Узган ел аларның саны 15 меңнән күбрәк булган. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 меңнән күбрәк балага мәктәп формасы алырга булышканнар. Быел исемлеккә Донецк һәм Луганскидан килгән балалар да өстәлгән. Урынбасар сүзләренчә, андыйлар 300дән күбрәк.

Теләге булган аерым затлар мәктәп кирәк-яракларын «Бердәм Русия» партиясенең кабул итү бүлмәләренә китереп бирә ала. Алар Татарстанның һәр шәһәр һәм район үзәгендә бар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды да «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясен башлап җибәрде. 100 баланы канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар тутырылган букчалар белән тәэмин итәргә ниятлиләр. Изге гамәлдә катнашырга теләүчеләр Сбербанк картасына акча җибәрә ала: 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З., «Зәкят» фонды хезмәткәре), дип хәбәр итә оештыручылар.

 

МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта республикада 10283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелә. Аларның 8е (җәмгысы 7203 балага исәпләнгән) 1нче сентябрьгә ачылачак, тагын өчесен (355 урын) ел азагына хәтле төзеп бетерү ниятләнә. Шулай ук белем бирү йортларын төзекләндерү дә дәвам итә. Яңа уку елы башына 118 мәктәп ремонттан соң кулланылышка тапшырылачак, аларның 66сы «Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча төзекләндерелә.

***

Яңа уку елыннан мәктәп укучыларын финанс грамоталылыгына өйрәтә башларга җыеналар. Әлеге темага дәресләрне математика, җәмгыять белеме һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре эченә кертеп җибәрергә уйлыйлар. Русия Үзәк банкы үзенең киңәш-тәкъдимнәре белән 70тән күбрәк сценарий әзерләгән, дип яза ТАСС. Әйтик, җәмгыять белемендә иминиятләштерү һәм банк кертемнәре мәсьәләләрен карау, ә математикада салымнарны исәпләргә һәм шәхси финанс планын төзергә өйрәтү тәкъдим ителә. Укучыларны мошенникларны танырга һәм аларга каршы торырга да өйрәтмәкчеләр. Үзәк банк «Минем мәктәп» белем бирү платформасында финанс грамоталылыгы буенча файдалы биремнәрдән торган махсус курс булдырырга ниятли. Ул төрле яшьтәге балаларга исәпләнәчәк, укыту программасының мәҗбүри өлешенә кертелмәячәк, диелә.

***

Кайбер мәктәпләрдә шулай ук судно һәм очкычлар төзелеше профильләрендәге инженер класслары да барлыкка килер дип көтелә. Русия Мәгариф министрлыгы мәгълүматына караганда, яңа юнәлешне 23 төбәктәге 96 мәктәптә гамәлгә куярга җыеналар. «Барлыгы 96 мәктәп сайлап алынды. Аларда кирәкле ремонт эшләре башкарылды, заманча җиһазлар – станоклар, 3D-принтерлар, квадрокоптерлар, осциллографлар сатып алынды. Укучылар теорияне генә өйрәнеп калмаячак, белемнәрен гамәлдә дә тормышка ашырып карый алачак», – диелә министрлык хәбәрендә. Шулай итеп, квалификацияле кадрларны мәктәп яшеннән үк әзерли башларга уйлыйлар. Балаларны яңа юнәлеш буенча укытуга профильле вуз мөгаллимнәрен һәм профессиональ кадрлар әзерләүдә кызыксынулары зур булган эш бирүчеләрне дә җәлеп итәчәкләр.

***

Укыту программасында гына түгел, класс сәгатьләрендә дә яңалыклар булачак. 5нче сентябрьдән башлап, мәктәпләрдә «Әһәмиятле нәрсәләр турында сөйләшү» дигән класс сәгатьләре уздырыла башлаячак. Анда илкүләм куркынычсызлык стратегиясендә беркетелгән Русия җәмгыяте кыйммәтләре турында да сөйләшәчәкләр. Бу хакта ТАСС яза. Класс сәгате төрле форматта уза ала, укучыларның яшенә карап, фильм карау да, квиз уены да, экспертлар катнашында түгәрәк өстәл дә булырга мөмкин, диелә. Укытучыларның август киңәшмәсендә класс җитәкчеләренә тиешле әзерлек эшләре аңлатылыр дип көтелә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии