Бар борчуың җидедән артмасын…

Бар борчуың җидедән артмасын…

Татарстан Хөкүмәте сайтында 2019нчы елда хәл ителергә тиешле проблемалар исемлеге барлыкка килде. Бу исемлек безгә бик яхшы таныш, чөнки узган ел да, аннан элекке елларда да шул ук проблемалар иде инде ул.

Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган документта җиде проблема. Ярар, ел да бер үк проблемалар кабатлануына аптырамас та идең. Бер ел эчендә генә хәл итеп бетерә торган мәсьәләләр түгел бит ул. Ләкин ел да шул җиде саны белән чикләнүләре гаҗәпләндерә. Җиде матур сан дип, шуның кадәр генә проблеманы документка кертәләрме шунда. Саный башласаң, җиде генә түгел, җитмеш проблема табарга була югыйсә…

НИНДИ ҖИДЕ ПРОБЛЕМА?

«Проблемалар исемлеге»нә менә нәрсәләр кергән:

  1. Бәяләрне һәм тарифларны «тезгенләп» тору, ә товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту. Бу пункт юктан гына беренче куелмаган: бәяләр арта, ләкин хезмәтнең һәм әйбернең сыйфаты ул бәягә туры килми – күпкә түбәнрәк. Шул ук коммуналь түләү бәяләре күктән алып куела кебек – халыкка аңлашылырдай «үтә күренмәле» система юк.
  2. Халыкның керемен арттыру. Уртача хезмәт хакы фәлән кадәр, дип күпме генә шапырынсак та, реаль саннар башканы сөйли. Халыкның хезмәт хакы түбән. «ВКонтакте» төркемебездә сораштыру уздырган идек. 87 кешенең 7се генә хезмәт хакыннан канәгать. «Хезмәт хакыгыз күпме?» дигән сораштырудан мондый саннар алдык: 33 кеше – 10 мең сумнан да азрак, 36 кеше – 10-15 мең, 36 кеше 15-20 мең сум хезмәт хакына эшли. 4 кеше генә Татарстандагы уртача хезмәт хакы күләмендә, ягъни 35 мең сум тирәсе ала.
  3. Ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш. Ришвәт алганнарга тиешле җәза бирелми, бөтен өлкәдә дә ришвәт бирү һәм алу өчен «тишек» бар.
  4. Эшсезлек дәрәҗәсен киметү. Хакимияттә утыручылар «эш юк» дип зарланганны яратмый. Алар биектә утыра, шуңа күрә каланчаларыннан эш урыннарының бик күп булуы күренәдер, мөгаен. Бар ул эш урыннары. Әйтик, Казанда 12-15 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә торган вакансияләр бар. Тик ул акчага кемнең генә эшкә барасы килсен икән?
  5. Кешеләрне торак белән тәэмин итү. Аз керемле гаиләләргә торак алу буенча программалар юк, ипотека ставкалары югары, «дольщиклар» фатирларын ала алмый тилмерә.
  6. Әйләнә-тирә мохитне яхшырту. Халыкта экология культурасы юк. Әйтик, Япониядә кефирны эчкәч, пакетын юып киптерәләр һәм җыеп баралар, күпмедер җыелгач, махсус контейнерга илтеп салалар – ул кабат эшкәртелүгә җибәрелә. Без әле кефир пакетын урам уртасында ташлап калдырмаска да яңарак кына өйрәнә башладык.
  7. Наркомания һәм эчкечелекне киметү. Безнең илдә мәҗбүри дәвалау системасы, «эчү культурасы» юк.

НИЧЕК ХӘЛ ИТТЕЛӘР?

Язма башында әйткәнебезчә, Татарстан Хөкүмәте узган ел да нәкъ шушы проблемаларны хәл итү кирәк дип документ төзегән иде. Хәл итү юлында ниләр эшләнгән икән соң – шуны анализлап карадык.

Татарстанстат мәгълүматына караганда, 2018нче ел нәтиҗәләре буенча, республика халкының реаль кереме 0,3 процентка кимегән. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артты (25 сумнан – 27 сумга). Ә студентларга ташламалы юл йөрү картасы булдыру өчен бюджеттан акча таба алмадылар. Бөтен ил буенча НДС артты – ул кибеттәге бәяләрдә дә чагылыш тапты. Бәя артуга карап, товар һәм хезмәтләрнең сыйфаты яхшыру әллә ни сизелмәде үзе. Боларның барысын да исәпкә алсак, документның беренче һәм икенче пунктлары – бәяләрне тезгенләп тоту һәм халыкның керемен арттыру пунктлары үтәлмәгән булып чыга.

Республикада чүп яндыру заводы төзү турында инде хәл ителгән мәсьәлә кебек сөйлиләр. Гәрчә халык каршы, суд юлында йөриләр, завод төзергә дигән карарны шикаять итәләр, митингларга чыгалар. Бу арада балыкчылар чаң суга – Иделнең суы кимегән, балыклар һәм су хайваннары үлгән. Идел буена терәп салынган затлы йортларның да гаебе зур монда. Хакимият документында «экология» дигән пункт бар, ләкин ул Иделне саклауны һаман үз кулына ала алмый – бу эш белән активистлар шөгыльләнә. Ләкин активистларның Иделне сакларлык көч-куәте дә, акчасы да юк, алар проблемага игътибарны җәлеп итү белән генә шөгыльләнә ала. Иделне яклап, Путинга кадәр барып җиттеләр инде, ләкин Татарстан хакимияте тарафыннан бернинди чаралар да күрелми.

Алексей Песошин Дәүләт Советының 47нче утырышында тоткан хисабында, узган ел республикада 5 торак йорт кулланылышка тапшырылды, 424 өлешче фатирлы булды, дип сөйләде. Ләкин 24 объект проблемалы корылма булып санала әле. Төзелә башлаган да ярты юлда тукталып калган, дигән сүз бу. Әлеге 24 йортта 4 меңнән күбрәк кеше өлешләп түләү буенча фатир алып куйган. Аның акчасын өлешләп түләп баралар дигән сүз. Ә фатир һаман юк. Алексей Песошин «дольщиклар» проблемасын 2021нче елга тулысынча хәл итеп бетерергә вәгъдә бирде үзе. Ләкин узган 2018нче елда 5 йорт кына сафка баскан, калган 24 йортны 3 ел эчендә кулланылышка тапшыра алырлармы икән? Моннан тыш әле тузган торакта яшәүчеләр проблемасы да бар.

«Ришвәт алган», «ришвәт алганда тотылган, җәза бирелгән» ише хәбәрләр көн дә диярлек чыгып тора. Тик бездә иң зур коррупционерлар – укытучылар, табиблар, авыл җирлеге башлыклары, китапханәчеләр. Әле кайчан гына Кукмара районында бер китапханәчене коррупциядә гаепләүләре турында язган идек («Китапханәче – ата коррупционер?», №13, 3 апрель, 2019). Аның «коррупциясе» «халык фәлән кадәр китап алды» дип, берничә ел рәттән ялган формуляр тутырудан гыйбарәт. Менә шулай итеп көрәшәләр бездә коррупция белән!

Эшсезлек белән дә көрәш бара Татарстанда. Ай саен диярлек вакансияләр ярминкәсе уздырып торалар. Ул ярминкәләрдә тәкъдим ителә торган вакансияләргә карасаң, республикада, гомумән, эшсезлек проблемасы булуы мөмкин дә түгел кебек. Тик ул бар. Рәсми статистика буенча, ел башына республикада 10 мең тирәсе эшсез исәпләнгән. Ләкин эшсез калган бөтен кеше дә хезмәт биржасына басарга ашыкмый бит, шуңа рәсми саннарга бик ышанып бетәргә ярамый. Халыкара хезмәт оешмасы Татарстанда эшсезләр саны рәсми саннан биш тапкырга күбрәк дип бара. «АиФ-Казан» бу елның гыйнвар-февраль аралыгында гына да 800 кешенең эшеннән кыскартылуы турында яза. Эш урыннары, бәлки, җитәрлектер дә, тик аларда хезмәт хакы аз булгач, кешеләрнең урнашасы килми шул.

2018нче елда Татарстанда наркотик һәм психотроп матдәләр китерүнең 40 каналын япканнар. Республикада наркотик кулланучылар да кими, дип хисап тота Эчке эшләр министрлыгы. Тик алар бөтен наркоманнарны исәпләп бетерә алмый, билгеле. Бүген яшүсмерләр рәхәтләнеп вейп (электрон тәмәке) тарта, хәтта мәктәптә дәрес вакытында тартып утыру очраклары да билгеле. Гадәти тәмәкедән аермалы буларак, вейпка төтен чыгара торган аэрозольне үзең саласың. Аңа рәхәтләнеп синтетик наркотик матдәләр дә кушып була, ди белгечләр. Шулай булгач, тынычланырга иртәрәк әле. Рәсми статистика да балигъ булмаганнар арасында наркотик матдәләр кулланып караучылар арта, дип күрсәтә.

2018нче елда республикага сыйфатсыз алкоголь кертү очраклары да, эчү дә арткан: бер кеше башына туры килгән алкоголь 56 литрдан 59,3 литрга җиткән. Татар активистларының: «Рамазан аенда алкоголь сатуны чикләп торыгыз» дигән мөрәҗәгатен дә хакимият җавапсыз калдырды. Эчкечелек мәсьәләсен хәл итүдә ясалган адымнар менә шулар.

ФИКЕР

– Быел республика халкының тормыш дәрәҗәсеннән канәгать булмау хисе узган елгы дәрәҗәдә калгандыр дип уйлыйм, әллә ни кискен үзгәрмәгәндер. Бәяләрнең артуы, керемнең аз булуы – болар елдан-елга кабатланып килә торган проблемалар. Аларны 2019нчы елда гына да хәл итеп бетереп булмаячак. Шунысын да танырга кирәк: соңгы 5 елда халыкның яшәү дәрәҗәсе гел түбән төшә бара. Проблемалар исемлеге төзеп, аны документ буларак кабул итә торган чиновникларны корабларына су үтә башлаган кешеләр командасы белән чагыштырыр идем: көймәдә кайдадыр ярык бар – су үтә, ләкин ул ярыкны портка кайтмый гына ямап куеп булмый. Шуңа күрә кулга чиләк алып, суны әз-әзләп түгәргә генә кала.

Татарстанда әлеге проблемаларны хәл итү буенча бернәрсә дә эшләнми, дип әйтү дөрес түгел. Бернәрсә дә эшләнмәсә, вазгыять тагын да начаррак булыр иде. Ләкин бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итү – федераль хакимият кулында.

Казан милли тикшеренү технологик университеты профессоры, политолог Сергей СЕРГЕЕВ

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган проблемалар исемлеге Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп төзелгән. Сораштырылган халыкның 57,2 проценты бәяләр һәм тарифларның артуына, шулай ук бәя белән сыйфатның туры килмәвенә канәгатьсезлек белдергән.

49,1 процент халык хезмәт хакларының, пенсиянең, төрле пособиеләрнең түбән булуыннан зарланган. Шунлыктан исемлектә «халыкның керемен арттырырга» дигән пункт булдырылган.

Проблемалар исемлегендә өченче урында – ришвәтчелек һәм коррупция. Монысы сораштыруда катнашкан халыкның 36,2 процентын борчый икән.

29,5 процент кеше эшкә урнашудагы проблемаларны атаган. 2019нчы елда хакимият эшсезлек дәрәҗәсен киметергә тырышып караячак.

Исемлектә чират буенча – торак проблемасы. 24,4 процент кеше торак алу шартларын җиңеләйтәсе иде дигән теләк белдергән .

Экология 23,6 процент халыкны борчый икән – сораштыру шундый нәтиҗә күрсәткән.

Җиденче урында – наркомания һәм алкоголизм проблемасы. 23,2 процент кеше, мәҗбүри дәвалау системасы булсын, дигән теләкне җиткергән, «эчү культурасы» булмаудан зарланган. Чагыштыру өчен: узган елгы исемлектә эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәш дүртенче урында иде.

ШУШЫ ТЕМАГА

Чиновниклар төзегән исемлеккә кермәгән, ләкин соңгы вакытта бик актуальләшеп киткән тагын бер проблема бар. Казанның 7нче гимназиясендә укучы егет уку йортына пычак һәм пневматик пистолет алып килгән – 13нче май көнне шундый хәбәр таралды. 17 яшьлек укучы, дәрес башлангач, урыс теле кабинетына кергән, укытучы өстәле артына утырган һәм корал тартып чыгарган. Бу вакытта класс бүлмәсендә 12 укучы була (укытучының булу-булмавы турында мәгълүмат таба алмадык). Бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә егетне тоткарлыйлар. Бәхеткә, берәү дә зыян күрмәгән.

Казан гимназиясендә кораллы укучы белән булган гадәттән тыш хәлдән соң җинаять эше кузгатылган, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. «Тикшерүчеләр әлеге хәлне өйрәнә, тикшерү кысаларында мәктәп хакимияте гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Уку йортында куркынычсызлык тәэмин ителмәгән», – дип хәбәр ителә Русия Тикшерү комитетының рәсми сайтында.

Бу да проблема һәм бик җитди проблема. Җитмәсә беренче очрак кына да түгел. Мәктәпләрдә сак хезмәтенең ничек эшләве – анысы башка мәсьәлә. Монда үсеп килүче буынның психикасы сәламәт булмавы турында сүз бара. Элиталы уку йорты саналган 7нче гимназиядә укучы егетне бу адымга нәрсә этәргән (ул балаларны тоткын итеп алмаган, берәүгә дә янамаган, пистолетын өстәлгә генә куйган, дип «тынычландыралар». – Авт.)? Үсмерләрнең уку йортына корал алып килүе, интернетта «үлем төркемнәрен»дә утыруы, үз-үзләренә кул салу очраклары нилектән арта – шуны өйрәнергә һәм моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дигән сүз бу. «Ну, погоди!», «Бала белән Карлсон» кебек «ярамый торган» мультфильмнарны тыеп кына әллә ни файда юк бит. Ләкин бу проблеманы хакимият үзенең «өстенлекле проблемалар» исемлегенә кертү турында уйламый әле…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии