- 19.05.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Футбол буенча Дөнья Чемпионаты башланырга бер ай калып бара. Турнир вакытында безне нәрсә көтә соң? Шуны карап чыгарга һәм әзерләнә торырга булдык әле.
2013нче елгы Универсиаданы, былтыргы Конфедерацияләр Кубогы ярышларын үткәреп җибәрүчеләр буларак, бу чемпионат әллә ни куркыныч та түгел кебек инде үзе. Менә Универсиаданы дер калтырап көткән идек – җитәкчеләр дә, гади халык та. Хәзер бер чирканчык алгач, андый курку юк инде. «Ничек үткәреп җибәрәсе булыр» дигән уй гына бар. Кеше күплегеннән дә түгел, җитәкчеләр уйлап тапкан кагыйдәләрдән ул уй. Мәсәлән, чемпионат вакытында Казанга килгән һәр кеше теркәлергә тиеш булачак. Бер көнгә матч карарга гына киләсеңме син, әллә базарга сөт сатарга гына килеп китәсеңме – аерма юк, бөтен кешегә дә теркәләсе. Әгәр Колхоз базарында сөт сатып утырганда полиция килеп, документларыңны сораса, ә синең, Аллаһ сакласын, теркәлү турында документың булмаса, хокук бозу турында беркетмә тутырылачак. Инде 50 ел Казанда яшәп тә, теркәлү урыны башка җирдә булган кешеләр белән дә шул хәл – теркәләсе! Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында теркәлергә мөмкин булачак. Мөрәҗәгать иткән көнне үк 15 минут эчендә документларны ясап бирәбез, дип ышандыралар.
Машина йөртүчеләргә дә шактый кыенлыклар булачак. Кайбер юллар ябылып торачак, аларны әйләнеп үтәргә туры киләчәк. Эвакуаторлар да тулы көченә эшләячәк. Шәһәр җитәкчелеге: «Чемпионат барган көннәрдә җиңел машиналардан җәмәгать транспортына күчеп утырып торыгыз», – дип туры итеп әйтеп куйды инде. Үзләрен дә җәмәгать транспортында очратырбыз әле болай булгач.
FIFA төзегән рейтингта Русия җыелма командасы соңгы – 65нче урында урнашкан. Уенда әллә ни алдыра алмабыз, дип чамалап булса кирәк, Русия оештыру ягыннан шаккаттырырга җыена.
НӘРСӘ ӘЗЕРЛИЛӘР?
Футбол белән бөтенләй кызыксынмаган кешеләрнең дә Чемпионатны дүрт күз белән көтүләренең сәбәбе бар – «Дубравная» метро станциясен Чемпионатка өлгертергә вәгъдә иткәннәр иде бит. Май башында яңа станциягә беренче поездларны да җибәреп карадылар инде. Җир астында бөтен эшләр дә диярлек төгәлләнгән, ә менә җир өстендә (Рихард Зорге урамы) бомба ташлаган кебек әле. Метрога керә торган җирләр дә ясалмаган, машина һәм трамвай юллары да актарып ташланган килеш. Шулай да «Казметрострой»ның генераль директоры Марат Рәхимов, бер ай эчендә бу эшләрне төгәлләячәкбез, дип тынычландырды инде. Узган ел республика көненә үк өлгертәселәр иде инде ул станцияне, аннары быелгы 9нчы майга диделәр… Көтеп карыйк, бәлки, чемпионатка, ниһаять, өлгереп җитәр.
«Казан» гаилә үзәге янында фанатлар зонасы ясаячаклар. Ул «Казан» тирәсе болай да ярыйсы иде инде, тирә-ягында яшеллек тә бар, утыргычлар да җитәрлек иде кебек. Тик шәһәр хакимиятенә бу гына ошамагандыр, күрәсең. Быел кыш азагында андагы яшеллекне актарып аттылар, казу эшләре башлап җибәрделәр, янәшәдә урнашкан «Татмедиа» бинасын коймалап алып, җәяүлеләр зонасы ясый башладылар. Анда җәяүлеләр зонасы буласын матбугат чараларыннан укып кына белдек, чөнки җитәкчелек хәтта эш проектын да сер итеп саклый. Төзүчеләр үзләре дә актык вариантның ничек буласын белмичә эшли. Бөтен кешегә дә сюрприз булачак инде бу.
Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре шулай ук июнь башына төгәлләнергә тиеш. Яр буен каплап торган коймаларны алып атуга Әби патша һәйкәле килеп чыкмастыр инде, шәт. Шәһәр хакимияте Екатерина IIгә һәйкәлне нәкъ менә шушы яр буенда куярга теләгән иде бит. Ә татар активистлары моңа каршы чыкты. Халык сүзен аяк астына салып таптамаслар…
5,5 млрд сумга шәһәр урамнарындагы юлларны төзекләндерәчәкләр. Тик ул һаман да шул бер үк урамнар булачак инде – туристлар йөри, спортчылар үтә торган юллар. Карлар эрүгә, Академик Парин, Хөсәен Мәүлетов урамнарына ялтырап торган асфальт җәеп киттеләр әнә. Ә шул ук Мәүлетов урамы белән кисешә торган Карбышев урамында берничә көн элек кенә тик торганда асфальт убылып, барган хутка бер машина төшеп китте. Бу юлларның күптән яңа асфальт күргәне юктыр шул инде. Иң мөһиме – туристлар һәм спортчылар андый урамнарга барып чыга күрмәсен инде, тиешле урамнардан йөрүләрен генә белсеннән. Юкса эш харап.
НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?
Зур чара вакытында бездә куркынычсызлык каешлары да ныграк кысыла. Мәсәлән, Чемпионат вакытында митинг, демонстрация, урам йөреше һәм пикетлар уздыруга чикләүләр кертеләчәк. Чемпионат 14нче июньдә генә башланса да, чикләүләр 25нче майда ук кертелә һәм 25нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Туристлар күпләп йөргәндә ризасызлык чараларының үтүе шәһәр хакимияте өчен отышлы түгел шул. Шулай да Чемпионат беткәнче түзәр чамасы булмаганнарга Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараена юл аша урнашкан мәйданда (Совет урамы), шулай ук тимер юлчылар мәдәният сарае каршында (Ильич урамы) җыелып алырга рөхсәт ителәчәк. Анда да теләсә кайсы вакытта түгел: 9.00-14.00 сәгать аралыгында, 2 сәгатьтән дә озаграк түгел. Катнашучылар саны да 150дән артмаска тиеш.
Митингларны гына түгел, тыныч кына утыруларны да тыеп торырга җыеналар. Дөресрәге, шашлык кыздырыла торган пикникларны. Хәер, бездә болай да теләсә кайда шашлык кыздырып утырырга ярамый иде инде. Тик Чемпионат вакытында бермә-бер игътибарлырак һәм саграк булырга кирәк: ярый дигән урыннарның да «ярамый» категориясенә керүе ихтимал.
Алкоголь сатуны да чикләп торачаклар. Бөтен җирдә дә түгел: «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә, шәһәр үзәгендә, аэропорт һәм тимер юл вокзалы янында һәм фанатлар зонасында (ул «Казан» гаилә үзәге янында булачак). Бу җирләрдә сату гына түгел, эчү дә тыелачак. Мөселман активистлары инде ничә ел, Рамазан аенда алкогольле эчемлекләр сатуны чикләп торыгыз, дип сорап йөри – рөхсәт итмиләр. Ә дөньякүләм футбол турниры вакытында чиклиләр. Кызганыч, Чемпионат башланганда Ураза беткән булачак инде.
Чикләү салынса да, барыбер законны әйләнеп үтү мөмкинлеген калдырганнар, рәхмәт төшкерләре. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карарда «пыяла савыттагы исерткеч эчемлекләрне сату һәм эчү тыела, шул исәптән күрсәтелгән урыннарда урнашкан җәмәгать туклану урыннарында да» диелгән. Димәк, пыяла булмаган савыттагы эчемлекләрне рәхәтләнеп эчәргә була дигән сүз. Ә бездә халыкның фантазиясе яхшы эшли, бер-бер нәрсә уйлап тапмый калмаслар.
FIFA таләпләре буенча, чемпионат вакытында стадионга селфи-таяклар, 25 сантиметрдан озынрак булган кулчатырлар, фото яки видео төшерү өчен штативлар да алып керергә ярамый. «Известия» язуынча, музыка уен кораллары да тыелган исемлеккә кергән. Курай белән кечкенә быргы гына искәрмә – аларын алып керергә ярый икән. Ә менә гармун тотып килсәң кертмәсләр, мөгаен.
НӘРСӘ ЯРЫЙ?
Инде хәзер «ярый»лар исемлеген барлыйк. Русиянең иң юмарт рөхсәте традицион булмаган ориентациядәге кешеләргә кагыла. Аларга бер-берсенә хисләрен белдерергә рөхсәт ителәчәк! Бу купшы сүзләрне без уйлап язмадык – Чемпионатны оештыручыларның сүзләренә сылтама белән, Sports.ru порталы шулай дип яза. «Әгәр иҗтимагый тәртипне һәм үз-үзеңне тотуның гомумкультура принципларын бозмый икән, хисләрне һәм эмоцияләрне күпме телисең – шуның хәтле белдерергә рөхсәт ителә. Футболда хиссез булмый да, бу – табигый хәл. Һәр килгән кунак Русиядә үзен мөмкин кадәр уңайлы хис итәргә тиеш», – дип белдергәннәр турнирның матбугат үзәгендә. Татарстанда берничә тапкыр гейлар парады уздырырга рөхсәт сорап-сорап караганнар иде – рөхсәт булмады. Инде хәзер рәсми рәвештә «хисләрне белдерешергә» рөхсәт булгач, безнекеләр дә бер айга гына булса да иреккә чыгып алыр. Рәсми җавапта «бу рөхсәт Русия гейларына кагылмый» дигән сүз юк бит.
НИНДИ ФАЙДА?
Җәмәгать транспортында йөрүчеләр сөенсен: маршрутларның йөрү вакыты озайтыла. Хәзер кичке 10да автобуска утырып китә алсаң, үзе бәхет бит. Матчларга билет алган җанатарлар исә шул көнне җәмәгать транспортында бушка йөри алачак. Шул ук билетлар музей һәм театрларга да 50 процент ташлама бирә әле. Ә тимер юл вокзалларыннан Адоратский урамы тукталышына кадәр бушлай автобуслар йөреп торачак. Анда футболга билеты булганнар гына түгел, теләге булган һәр кеше йөри алачак.
Казанны һәм футбол матчлары узачак башка шәһәрләрне черкиләргә каршы агу белән эшкәртәчәкләр. Туристлар безгә килеп, берәр авыру-мазар эләктереп китә күрмәсен тагын.
Казан халкы да туристларны «савып» калырга тырышачак. Чемпионат узачак көннәргә күпчелек кунакханәләрдә бүлмәләрне алып та бетергәннәр инде. Шуңа күрә хәйләкәр казанлылар яшәп тору өчен үз фатирларын тәкъдим итә. Игъланнар эленә торган сайттан карасаң, иң арзанлы фатирны 5 мең сумга бирәләр. Бер кич кунып чыгу бәясе бу! Ә иң кыйбатлы фатир Әпсәләмов урамында урнашкан. Анда бер кич кунып чыккан өчен 650 мең сум сорыйлар!
Җитәкчеләр остарды хәзер, әзерлек эшләренә тотылган акча турында сүз чыкса: «Чемпионат бер ай була да бетә, ә ул корылмалар, юллар шәһәр халкына кала», – диләр. Шуңа күрә без дә 15 миллиардлык «Казан Арена» яныннан узганда, шунда үзебез кереп уйный алгандай итеп сөенеп китәбез. Шулай сөенеп йөргәндә асфальт убылып, чокырга гына төшеп китмәсәк ярый инде.
Футбол буенча дөнья Чемпионаты 14нче июньнән 15нче июльгә кадәр узачак. Казанда барлыгы 6 уен уйнала: 16нчы июнь көнне – Франция белән Австралия, 20нче июнь – Иран белән Испания, 24нче июнь – Польша белән Колумбия, 27нче июнь – Көньяк Корея белән Германия, 30нчы июнь – финал уенының 1/8е, 6нчы июль – чирек финал.
АКЧА САНЫЙБЫЗ
Чемпионатны (дөресрәге, чемпионатның 6 уенын) уздыру Казанга 4,4 млрд сумга төшәчәк – «Коммерсантъ» шулай дип яза. Төбәк программасында күрсәтелгәнчә, 2,4 млрд сум акча вакытлыча корылмаларны төзеп торуга һәм соңыннан аларны җыеп алуга тотылачак икән. Калган сумма сигез стадион һәм спорт базасын (аларда тренировкалар үтәчәк) төзекләндерүгә китәчәк. 135,8 млн сумга электр линиясе үткәрергә җыенулары да билгеле. 50 миллион сумга «Казан Арена» стадионының чирәмен яңартачаклар.
Мәдәни программага гына да 45 миллион сум тотылачак. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова белдерде. Акчаның 40 миллион сумын – Министрлар Кабинеты, калган 5 миллионын министрлык бүлеп биргән. Миллионнарның күпчелек өлеше гонорар түләүгә тотылачак. Шуннан да чамаларга була: мәдәни программаларда безнең җирле артистлар түгел, күбрәк Мәскәүдән чакырылган йолдызлар катнашачак. Зур йолдызлар – зур акчалар.
Чемпионатка дигән акчаның 2,3 млрд сумын Татарстан үз кесәсеннән чыгарып бирәчәк, калганы – федераль казнадан. Русиянең Чемпионатны үткәрүгә тотачак акчасы белән чагыштырганда, безнең чыгымнар чүп кенә. 2017нче елның 31нче гыйнварында расланган документ буенча, Русия Чемпионатны уздыруга 638 млрд 842,6 млн сум акча тотарга җыена.
Әле Чемпионат башланмаган, ә без инде аннан керәчәк табышны да саный башладык. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистлар белән очрашуда: «Чемпионат вакытында туристлардан 18-20 млрд сум акча керергә тиеш», – дип белдерде. Аның хәтле керсә, әзерлек барышында тотылган чыгымнар да онытылачак инде. Ул керемне Татарстанда калдырсалар, билгеле…
Чемпионатны ничек каршы алабыз?
23 мең квадрат метр җиргә чәчәкләр утыртылачак;
3,7 мең агач һәм 20 мең куак утыртылачак;
7,5 мең квадрат метр җиргә газон җәячәкләр;
83 урам, шулай ук торак массивлардагы 59 урам төзекләндереләчәк;
14 тротуар яңартылачак;
2 млн квадрат метр юлда төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии