Туган телләр елы хаталарга аудан башланды

Туган телләр елы хаталарга аудан башланды

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башланып киткәнгә ике ай була. Әле ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк, шулай да 21нче февраль – Халыкара туган тел көненә туры китереп, республикада бу җәһәттән башланган эшләргә күз йөгертеп чыктык.

Әлегә игътибарны җәлеп итә торган эшләрдән иң зурысы – элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйге игълан ителүдер, мөгаен. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 1нче февральдән әнә шундый ачык конкурс башлап җибәрде бит. Моңа кадәр бездә, киресенчә, татар атамаларында хата ясау буенча рәсми булмаса да ярыш бара иде кебек. Адым саен хаталы элмә такта очрауны ничек аңлатасың тагын? Казанда гына түгел, бер типтагы мәдәният сарайлары, больницалар салына башлагач, чеп-чи татар районнарында да еш очрый башлады хилафлыклар. Кызык өчен генә үзегезнең районның яңартылган үзәк больницага кереп чыгыгыз, язуларга күз салыгыз әле, хата тапмый калмассыз. Районда язсалар, булмас та иде ул – юк бит, бөтен язулар да татар башкаласы дип йөртелә торган Казаннан (ә бәлки, башка төбәкләрдән дә) кайта, шуңа хаталы.

Менә хәзер хаталарны аулау ярышы. Монысы рәсми. Ярар, булсын ул! Ичмасам, конкурс дигәч, иң күп хата табучыга кыйммәтле бүләкләр дигәч, бәлки бу мәсьәлә белән кызыксынучылар артыр. Катнашасы килгәннәргә элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татарча язулардагы хаталарны фотога төшереп, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (Госуслуги) «Халык контроле» бүлегенә яки шул исемдәге мобиль кушымтага кертергә кирәк. «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлыйсы. Бәйге 2021нче елның 1нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Хаталы язуларны шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына электрон (iyali.anrt@mail.ru) яисә кәгазь хат белән җибәрергә була: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

Хилафлыклар кимесен дисәң, аларны күбрәк ачыклау гына түгел, башта ук җибәрмәскә тырышырга кирәк. Хатаны «тотучы»га бүләк бирелгән кебек, ясаучысына штраф билгеләнсә, проблеманың хәл ителәсенә ышанып та булыр иде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән мөрәҗәгатьләр хата ясаган оешманың үзенә җибәреләчәк. Хилафлык төзәтелгәнче, мөрәҗәгать мәгълүмат системасыннан алынмаячак. Без аларның һәрберсен контрольдә тотарга җыенабыз», – дип әйтә оештыручылар әйтүен. Тик сүз штраф турында бармый. Шулай булгач, кем белә ул хаталарның кайчан төзәтеләсен, кабат ясалмаячагын…

Штраф элмә такталарны язганда ике дәүләт телен кулланмаган өчен генә салына. Мәсәлән, узган 2020нче елда Казанда ике дәүләт телендә элмә такталары булмаган өчен, 477 административ эш ачылган, 46 эшмәкәргә штраф сугылган. Татар телендәге язулар булмау турында сүз бара, әлбәттә. Урысчасының «төшеп калганын» кайда күргәнегез бар?! Штрафларның гомуми күләме 1,5 млн сум булган. Акчалата җәза алганнар исәбендә ноябрьдә генә ачылган шәһәрдәге иң зур сәүдә үзәге – татар телен санга сукмаучы «Kazan Mall» да бар.

Хаталы элмә такталарны табарбыз анысы. Ә менә Мәскәүнең урамнарга татар атамалары кушарга ярамый дигәне белән нәрсә эшләргә? Берничә ай элек – 24нче декабрьдә Алабугада Топонимика комиссиясе узган, шунда татарча язылган урам исемнәрен урысчага үзгәртү мәсьәләсе каралган иде. Бу хакта беренче булып журналист, активист Ленар Мифтахов үзенең «Фейсбук»тагы сәхифәсендә язып чыкты. Алабугада яңа урамнарның яртысы – татарча, икенче яртысы урысча атала иде. Узган җәй дә Хыял, Таныш, Алмагач, Агачлык, Байлык кебек исемнәр бирү турында карар кабул ителгән. Әмма Федераль салым хезмәтенең «Налог-Сервис» федераль казна оешмасы бу исемнәрне рәсми кабул итүгә каршы чыккан. Алар Русия хөкүмәтенең 2014нче елның 29нчы ноябрендә кабул ителгән 1221нче карарына таяна. Әлеге карарның 55нче маддәсендә урам-юл челтәре исемнәре урыс әдәби теленең сүз төзү, сөйләм һәм стилистик нормаларына туры килергә тиешлеге хакында язылган. Игътибар итсәгез, карарда «урысча гына булырга тиеш» дигән сүз юк. Урысчасы дөрес язылсын, диелгән. Ә монда бөтенләй татар атамаларына каршы чыкканнар. Алабуга хакимияте Хыял урамын –Мечтателей, Агачлык урамын – Пшеничная, дип әзерләп куйган да булган. Сүз зурга китә башлагач: «Урам исемнәре тәрҗемә ителмәячәк», – дип кире адым атты. 5нче февральдә җирле «Новая Кама» газетасы урамнарның татарча исемнәре калу турында язып чыкты. Ичмасам Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында тагын бер «һөҗүм» булмый калды, дип сөендек. Әмма күңелнең бер почмагына юшкын утырды.

Тагын бер игътибарга лаек хәбәр: ике ел ярым Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры булып эшләгән Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Ул социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк. Депутат булгач та Гүзәлдән татар телен саклау буенча тәкъдимнәр ишетелгән иде, хәзер шуларны эштә күрсәтә алыр, дигән өмет уянды. Үзе дә «сүздән эшкә күчәргә вакыт» ди бит. Ә эш, чыннан да, җитәрлек анда. Мисал өчен, Яңа елга балаларга таратылган Кыш бабай күчтәнәчләрендә дә татарча котлау шыр хата иде. Ярар, Кыш бабай татарча белмәсен дә ди, әмма Казан шәһәре мэриясендә телне белгән бер кеше булса да булырга тиеш инде.

2020нче елның 25нче августында ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023нче еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турындагы карарны имзалады. Дүрт елга исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыруга 420 984 870 сум акча бүлеп бирелә, барысы да республика казнасыннан. 2021нче елда шул акчаның 109 432 070 сумын тоту каралган.

1999нчы елда 21нче февраль ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә һәм 2000нче елдан билгеләп үтелә башлый. Максаты – тел һәм мәдәният төрлелеген саклау. Нәкъ менә 21нче февральне сайлаулары очраклы түгел. 1952нче елның бу көнендә Пакистанның Дакки университеты студентлары, бенгал телен дәүләт теле дип тануларын таләп итеп, урамга чыга. Ләкин бу чара мәрхәмәтсез рәвештә бастырыла, тәртип сакчылары студентларга каршы ут ача. 5 студент үтерелә. Әмма көрәш тукталмый, һәм бераздан бенгал теленә дәүләт теле статусы бирелә. Ә 1971нче елда Пакистанның көнчыгыш өлеше бәйсез Бангладеш дәүләтенә әйләнә.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары башлана. Дәресләр Казанда, Чаллыда һәм Алабугада якынча 25нче февральдә башланып, майга кадәр, ягъни 3 ай дәвам итәчәк.

Мондый курслар элекке елларда да үткәрелә иде. 2014нче елда аларны «2014-2022нче елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасына керттеләр. Дәресләрнең быелгысы ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.

Курслар 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән. «Без тыңлаучыларны яшь категориясе буенча түгел, ә татар телен белү дәрәҗәсе буенча бүләбез. Һәр төркемдә уртача алганда 12 кеше була», – дип сөйләгән иде КФУ вәкилләре матбугат очрашуында.

Курсларга йөрү өчен, 21нче февральгә кадәр сайтта теркәлергә кирәк: http://kpfu.ru/tatkurs.html. Тыңлаучылар бары тик электрон гариза һәм паспорт күчермәләре булганда гына кабул ителә.

Дәресләр атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (төркемгә карап) 18:00-20:00 сәгатьләрдә үтәчәк. Төгәл расписание сайтта чыгачак.

Курс тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, университет сертификаты бирелә.

Элемтәләр өчен телефон: 293-94-52.

ФАКТЛАР

* 2002нче елда Русиядә татар телен 5,34 млн кеше белгән. 2010нчы елда телне белүчеләр 4,28 млн.га калган. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мәгълүматына караганда, 8 ел эчендә ана телендә сөйләшә белгән татарларның саны бер миллионга кимегән. Һәм бу кимү шулай дәвам иткән. Төгәл саннарны җанисәптән соң беләчәкбез.

* Күренекле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин истәлекләре: 1994нче елның 20нче июлендә Югары Совет сессиясендә милли университет булдыру тәкъдиме кертелә. Ике көн бәхәсләшкәннән соң гына идеяне үткәрәләр. Исемләп тавыш бирү нәтиҗәсендә, минимумнан өч кенә тавыш артык булып үтә ул. Татар университеты булсын, дигәнне яклап 34 урыс депутаты тавыш бирә, булмасын дип 35 татар депутаты каршы чыга. Алар арасында Зилә Вәлиева, Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. була. 1995нче елда Мөхәммәт Сабиров эшеннән алынгач, милли университет идеясе сүнә башлый. Шулай да татар гуманитар институты өчен ташландык балалар бакчасы бинасын булса да алуга ирешәләр. Ә 2005нче елда безнең җитәкчеләр ул вакыттагы Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога, Татар-Америка төбәк институтын (ТАРИ) һәм бердәнбер татар гуманитар институтын бетерүне сорап, үтенеч юллый. ТАРИ белән ТДГИны педагогика университетына кушып, ТДГПУ ясап куялар. Соңрак анысын да КФУ «йотты».

* 2017нче елның 20нче июлендә Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында «урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл» дигән белдерү ясады. Ә 29нчы ноябрьдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикада татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде. Татарстан мәктәпләрендә узган прокуратура тикшерүләренә болай дип йомгак ясалды: республикада барлыгы 1412 мәктәп, мәгариф идарәләре, җирле үзидарә оешмалары тикшерелгән. 20 мәктәптән кала, барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) каралганнан кимрәк булуы ачыкланган. Барлыгы 3856 канун бозу очрагы табылган, аларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә күрсәтмәләр җибәрелгән.

* Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе афишасына караганда, март аенда анда 22 тамаша көтелә, шуларның 8е генә татар телендә. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында мартта 64 тамаша күрсәтү каралган, шуларның 11е – татарча. Урыс телендәге спектакльләр ай дәвамында берничә тапкыр кабатланса, татар телле бер генә спектакль – «Тыпырдык» дигән премьера гына ике көн рәттән уйнала, калганнары берешәр тапкыр гына күрсәтелә.

* Соңгы елларда Татарстанның ЗАГС идарәсе катнаш никахлар турында мәгълүматны җәмәгатьчелеккә чыгармый башлады. Әле күптән түгел узган йомгаклау коллегиясендә дә ул турыда сүз булмады. Ә 2019нчы елда республикада теркәлгән һәр бишенче никах катнаш булган, теркәлгән никахларның тагын 5 проценты – чит ил гражданнары белән.

(Төрле чыганаклардан алынды)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии