Бәрәңге утыртып булса да, исән калырга исәп!

Бәрәңге утыртып булса да, исән калырга исәп!

2020нче елга йомгак – 1нче кисәк

Америкада нәшер ителә торган «Time» журналы 2020нче елны кешелек тарихында иң начар ел дип атады. Хәер, америкалылар әйткәнче үк шулай дип тамгалап куйган идек инде. Начары-яхшысы белән бергә ел үтеп тә бара.

Әлбәттә, кешелек тарихында күпкә авыррак чорлар да булган – сугышлар, ачлыклар, халыкның күп өлешен кырган чирләр… Ләкин бүген яшәүчеләрнең күпчелеге ул хәлләрне укып-ишетеп кенә белә, үз күзләре белән күрмәгән. Шуңа да «иң начар» медале 2020гә бирелгән.

Ел ахыры. Һәркем нәтиҗәләр ясый, үткән вакыйгаларны анализлый, сабак алырга тырыша. Әнә Google компаниясе дә, интернетта эзләүләрне санап, еллык нәтиҗә чыгарган. «Ничек…» дип башлана торган сораулар категориясендә быел беренче урынны «Ничек бәрәңге утыртырга?» дигән сорау алган. Аннан соң гына: ничек битлек тегәргә, пропуск алырга, хезмәт биржасына басарга, ис һәм тәм тоюны кайтарырга, эшсезлек буенча пособие алырга, балага түләү алырга… Ягъни бәрәңге утырту белән кызыксынучылар эшсезлеккә пособие алырга теләүчеләрдән күбрәк булып чыккан. Бу үзенә күрә бер өмет уята бит: алай тиз генә бирешергә уйламыйбыз әле, бәрәңге утыртып булса да исән калырга исәп. Ничек утыртырга икәнен генә өйрәтегез…

«Нәрсә ул…» дип башлана торган сораулар категориясендә беренче ике урында – COVID-19 һәм пандемия белән бәйле сораулар. Ә өченче урында – «Нәрсә ул Конституция?». Гаҗәп тә түгел, башны шул хәтле бутадылар, Конституциянең чынлыкта нәрсә икәнендә шик туды: Төп канунмы ул, әллә теләгән саен үзгәртеп яза торган караламамы?

Google башка илләрдә дә интернетта күбесенчә коронавирус, пандемия белән кызыксынганнар, ди. Бөекбритания халкы ничек ипи пешерергә, үз чәчеңне үзең кисәргә, өйгә чәй китертергә, дип эзләгән. Германия халкын күбрәк «Италиядә ни өчен COVID-19дан үлүчеләр шул кадәр күп?» дигән сорау борчыган. АКШта президент сайлаулары белән коронавируска караганда да күбрәк кызыксынганнар. «Ничек ярдәм итәргә…» дигән категориядә дә коронавирус өченче урынны гына алган. Беренче урында – «Австралиядә янгыннарны сүндерүгә ничек булышырга?», икенчедә – «Black Lives Matter хәрәкәтенә ничек ярдәм итәргә?» Май ахырында Миннеаполис шәһәрендә полиция хезмәткәре кара тәнле Джордж Флойдны тоткарлаганда үтергәч, Америкада расизмга каршы хәрәкәт – Black Lives Matter («Кара тәнлеләрнең тормышы әһәмиятле» дип тәрҗемә ителә) активлашкан, миллионлаган кеше урамга каршылык чарасына чыккан иде бит.

Дөрес, 2020нче елның яхшы якларын күрүчеләр дә булган. «Superjob» экспертлары илнең төрле почмакларында яшәүче балигъ булган 1600 кешене сораштырган (сораштыру нәтиҗәләрен «РБК» язды). Сораштырылганнарның 53 проценты бу елның бер булса да уңай ягын тапкан. Ә һәр 16нчы кеше ел бик уңышлы булды, зарланырга урын юк, дигән. Кемдер укуда яки эшендә уңышка ирешкән, кемдер гаилә корган, баласы туган, кемгәдер чир кагылмаган – позитив вакыйгалар исемлегендә шулар. Яңа мөмкинлекләргә юл ачканы өчен дә 2020гә рәхмәт әйтүчеләр табылган. Халыкның 41 проценты, быел бернинди яхшы нәрсә дә булмады, дип җавап биргән. Андыйлар киләсе елны аерым бер өмет, ышаныч белән көтә.

Путин һәр Яңа ел мөрәҗәгатендә «бу ел җиңел булмады» дип әйтергә ярата. Быелгы чыгышында нәрсә дип әйтер икән – шунысы кызык. Президентның Яңа ел мөрәҗәгатен көткән арада, үтеп баручы елга, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә булган вакыйгаларга нәтиҗә ясый торыйк.

МИЛЛӘТ ҺӘМ ТЕЛ

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте 2020нче елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан иткән иде. Тормышның барлык өлкәләре кебек үк, быел милләт тә онлайнга күчте. Гомер булмаганны Сабан туйлары онлайн узды, апрель аенда Тукай туган көнне дә онлайн гына билгеләп үттек. Сүз уңаеннан, быел дәүләт премиясенә җырчы Идрис Газиев, урыс телендә иҗат итүче язучы Денис Осокин, «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив һәм язучы Лирон Хәмидуллин лаек дип табылды. Татарча диктантны да быел онлайн гына яздык. Оештыручылар, бөтен дөнья буенча 378 875 кеше диктант язды, дип белдерде. Көзгә таба гына Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар җыелышып, татар мәдәнияте көннәре дип билгеләп үтә башладылар.

6нчы июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде. Рәис итеп Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде. Кызган хуттан, район башлыклары катнашында берничә утырыш та уздырдылар, Марат Әхмәтов татар телен санга сукмаучыларны сүкте, төзәлергә кушты. Шулай да комиссиянең эшчәнлеген хисап рәвешендә күрәсе килә: нинди тәгаен эшләр башкарырга өлгерде икән…

Быел милли дөньяда иң зур вакыйга – татарның үсеш стратегиясен тәкъдим итү. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш иде, стратегия бит ул! 2018нче елдан бирле көткән документ. Аны Татарстан Республикасы суверенитетының 30 еллыгын, шуның белән бергә ТАССРның 100 еллыгын да билгеләп үткән көнгә туры китереп кабул иттеләр. Коронавирусны онытып торып, шуның өчен 500 кешене махсус Милләт Җыенына җыйдылар. Ашык-пошык дигәндәй кабул ителгән документның исеме үзгәргән иде: «Татарлар: гамәл стратегиясе». Үсеш дигән сүзе калмаган. Асылы белән дә стратегияне түгел, ниндидер өндәмәне хәтерләтә иде ул: телегезне онытмагыз, милләтегезне белегез. Стратегия буенча ниндидер эш башкарулары ишетелмәде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, гамәл стратегиясен һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк, дигән иде. Шулай булгач, бик һәйбәтләп брошюра итеп бастырып та чыгарырлар әле.

Югалтулар ел да була, ләкин быел милләт бигрәк тә күп асыл затларын югалтты:

21 март – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Резеда Ганиева;

27 март – Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин;

3 июнь – көрәш буенча дөнья һәм 8 тапкыр Русия чемпионы Ильяс Галимов;

6 июнь – шагыйрь, прозаик, публицист Шаһинур Мостафин;

7 июль – Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов;

19 июль – шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет;

4 август – танылган фольклорчы-галим, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче Мәхмүт Нигъмәтҗанов;

26 август – күренекле тел галиме Гомәр Саттаров;

27 август – әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь Мөдәррис Вәлиев;

8 сентябрь – танылган журналист, телевидение алып баручысы Гөлнара Зиннәтуллина;

24 сентябрь – күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов;

3 октябрь – танылган диктор Илфат Абдрахманов;

13 октябрь – «Звезда Поволжья» газетасын оештыручы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов;

26 октябрь – Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева;

2 ноябрь – журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов;

8 ноябрь – татар язучысы, журналист Альберт Хәсәнов;

27 ноябрь – язучы, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый.

Бу исемлек тулы түгел, әлбәттә. Югалтуларны саный китсәң, газета бите җитмәс иде. Башка өлкәләрдәге югалтуларны киләсе саныбызда барлаячакбыз. Калган өлкәләргә нәтиҗә дә – киләсе санда.

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ЯЗА

Елны озату такмаклары

Күсе елы бүләк итеп

Каһәрвирус таратты.

Ил тормышын бик күп яктан

Шактый гына каралтты.

Корсак кына онлайнны

Кабул итми, бирешми.

Кибеткә бармый булмый шул,

Ризыклар күктән төшми.

Билгеләде Республика

Йөз яшьлеген гомеренең.

Тормыш юлында кичергән

Өметен, михнәтләрен.

Сугыш кырында җиңгәнбез,

75 – шуңа мисал.

Тик икътисад, сәясәттә

Җиңелүләр бихисап.

Буа илне Америка,

Санламый Ауропа,

Сәер сөрән сала Путин:

Яшәтер Арктика.

Төрки дөнья аһ итте күк

Әзәри илен яклап,

Лачындай алар ташланды

Карабахны бердәм саклап.

Батьконы без хөрмәт иттек

Моңарчы чын күңелдән,

Ихтирам тиз юкка чыкты,

Чып-чын йөзе күренгәч.

Онлайнга күчкән тормыш

Язмышка тик күчмәсен.

Каһәрвирус та җиңелер,

Ил генә бирешмәсен!

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

2020нче ел сүзләре

А. С. Пушкин исемендәге урыс теле дәүләт институты 2020нче ел сүзләре дип «үзизоляция» һәм «нульләшү»не атады. Карантин игълан итәсе килмичә (әгәр карантин, йә гадәттән тыш хәл режимы кертелсә, түләүләрне кичектереп торып, кайберсен бөтенләй «списать» итеп булыр иде), үзизоляция дигән режим уйлап чыгардылар: апрель буе һәм майның беренче ике атнасын өйдә яттык, кайбер төбәкләр аннан соң да режимны озайтты әле. Ә «нульләшү» – «обнуление» – космонавт һәм «Бердәм Русия» депутаты Валентина Терешкова керткән сүз. Владимир Путинның моңарчы булган президентлык вакытларын «нульгә чыгарырга», шул рәвешле аңа тагын 2036нчы елга кадәр президент булып сайлану хокукы бирергә тәкъдим итте ул. Моны, әлбәттә, Путин үзе дә хуплады.

Американың Merriam-Webster сүзлеге елның иң популяр сүзе дип «пандемия»не атады. 11нче мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 таралуын пандемия дип билгеләргә була диде, чөнки коронавирус илдән-илгә күчте, шуның аркасында язын илләр арасында чикләр дә ябылды.

Оксфорд сүзлеге лингвистлары исә 2020нче елның сүзен билгели алмаган. Быел шул хәтле күп вакыйга булды, елны бер сүзгә генә кертеп бетереп булмый, дип аңлатканнар, дип яза ТАСС.

Ә менә икенче бер сүзлек – Коллинз сүзлеге (Collins Dictionary) экспертлары 2020нче ел сүзе дип «локдаун»ны (lockdown) атаган. Бөтен нәрсәнең «тормоз»га куелуын, гадәти тормышның туктап калуын аңлата ул. Язын бөтен дөнья диярлек локдаун режимында яшәп алды: азык-төлек кибетләре һәм аптекалардан тыш бернәрсә эшләмәде, кирәкмәгәнгә урамга чыгарга да рөхсәт ителмәде.

2020нче ел сүзләре арасында быел гына актив кулланыла башлаганнары да, яңа уйлап чыгарылганнары да бар. Аңлашыла инде, сүзләрнең күбесе коронавирус белән бәйле.

– Коронавирус, ковид, COVID-19, таҗлы вирус. Атна саен шул хакта яза торгач, әллә нинди вариантларын уйлап табып бетердек.

– Битлек. Моңарчы бу сүз күбрәк маскарад, карнавал, театр белән бәйле иде, хәзер битлек бер генә мәгънәгә ия.

Санитайзер һәм антисептик. Бу сүзләр дә тормышыбызга үтеп керде һәм анда калды. Хәзер кызлар сумкасында иннек, кершән генә түгел, антисептиклар да йөртә.

«Дистант» яки читтән торып уку/эшләү. Балалар өчен – каникулга тиң, ата-аналар өчен – баш бәласе.

Видеоэлемтә, видеоконференция. Матбугат очрашулары, ата-аналар җыелышлары, берара хәтта туйлар да видеоэлемтә аша үткәрелде.

Вакцина. Коронавирустан дөньяда беренче вакцина – «Спутник V» август аенда Русиядә теркәлде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бүгенгә бөтен дөнья буенча 40тан күбрәк вакцина теркәгән.

Ковид-диссидентлар. Коронавируска ышанмаучылар. Ел башында аларның саны күбрәк иде, шулай да хәзер дә очрап торалар. Бернинди вирус та юк, барысы да халыкны чиплаштыру һәм ниндидер файда алу өчен генә уйлап чыгарылган нәрсә, дип белдерәләр, саклану чараларын да санга сукмый алар.

Социаль дистанция. 1,5 метр ара – сакламасак та, яттан беләбез.

Төзәтмәләр, Конституция. «Нульләшү» кебек үк популяр сүзләр булды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии