- 18.11.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Русия демографик чокырда, дип чаң кага белгечләр. Бу елда туган һәм әле ел ахырына кадәр туачак балалар саны, элекке еллар белән чагыштырганда, шактый ким икән. Русиялеләрнең бала табарга теләмәве (яки таба алмавы) илнең демографик хәленә бер яктан зыян китерсә, икенче яктан аны балаларның үлеме күрсәткече какшата. Ә әлеге күрсәткеч һаман зур булып кала бирә.
Үлем һәрвакыт тетрәндерә. Бала үлеме булса – бигрәк тә. Ә ул үлем кем аркасындадыр килеп чыкса, ягъни табигый булмаса, аеруча да аяныч.
БАЛА ГОМЕРЕ КЫЛ ӨСТЕНДӘ…
Татарстанда узган ел 473 бала үлгән. Бу 2015нче елга караганда азрак үзе, ул елны 40 балага күбрәк үлгән булган. Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: яңа туган балаларның үлеме күрсәткече 9,1 процентка кимегән, бер яшькәчә балалар үлеме – 9,6 процентка. Бу кимүне бала тудыру йортларында, медицина үзәкләрендә заманча җиһазлар барлыкка килүгә, дәвалауда яңа алымнар куллана башлауга бәйләп карарга була.
Ә хәзер үлемнәр турында. Аларның күбесе – фаҗигале. Мәсәлән, суга батып үлүче балалар саны бер дә кимеми. Әллә ни тирәнгә дә керми ул балалар, аяк чылатырга гына дип төшәләр икән. Аннары аяклары таеп китәме шунда, әллә көзән җыерып аламы – суга егылалар. Ике минут җитә – баланың тын юлларына су кереп тула. Ярый да шул ике минут эчендә берәрсе күреп, коткарып кала алса. Быел җәй ДРКБда гына да суга бату аркасында авыр имгәнүләр алган 30дан күбрәк бала дәваланып чыккан. Ә ике минуттан озаграк суда яткан баланың гомерен саклап калу мөмкин түгел диярлек.
Республика балалар клиник больницасының баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, соңгы биш елда Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтендә үлү очраклары 1,5 тапкырга кимегән. 2016нчы елда республикада балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 15 баланың гомере өзелгән, 649ы төрле дәрәҗә җәрәхәт алган.
Имгәнүләр көн дә теркәлеп тора. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә һәр минут саен алты бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала икән. Рафаэль Шәвәлиев билгеләп үткәнчә, беренче урында – көнкүреш травмалары, алар барлык җәрәхәтләнүләрнең 53 процентын тәшкил итә ди. Көнкүреш травмасы дигәндә, самокат, велосипед, скейтта йөрүләр күздә тотыла. Хәзерге заман «чир»е – селфи төшәргә ярату да хәйран гына бәла китереп чыгара. Селфины кызыклырак итеп эшләргә теләп, балалар һәм яшүсмерләр нәрсә генә уйлап чыгармый: янгын барган йорт фонында да фотога төшә, поезд өстенә дә менә, язгы боз өстенә дә керә. Аннары «Поезд өстендә селфи төшкәндә ике яшүсмерне ток сугып үтергән» кебек хәбәрләр алабыз.
Республика балалар клиник больницасының травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков белдергәнчә, бала үсә барган саен, аңа куркынычсызлык кагыйдәләрен күбрәк аңлатырга, инструктаж үткәрергә кирәк. «Түбәдә йөрүчеләр (руфинг), сикерү-йөгерү (паркур) белән шөгыльләнүчеләр һәм тимер юлларда поезд өстеннән йөрүче яшьләр арасында җәрәхәт алучылар шактый күп. Ата-аналар балаларга нәрсә булса да алып биргәнче, башта яхшылап аңлатсалар, күп кенә күңелсез хәлләрне булдырмый калырлар иде», – ди ул.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү генә түгел, чирләр дә балаларның гомерен өзә бит әле. Узган елның көз ахырында гигиена буенча халыкара Совет куркыныч фараз игълан иткән иде: имеш, 2017нче елда дөньяда йогышлы чирләрдән 5 яшькә кадәрге 3 миллионлап бала үлүе ихтимал. Әле ел бетмәде һәм бу фаразның тормышка ашу-ашмавын әйтеп булмый. Шулай да белгечләрнең шушындый зур санны кычкырып әйтүе үзе үк шом уята инде. Алар аны күктән алып кына әйтми, элекке еллар тәҗрибәсенә нигезләнеп исәпләп чыгара бит.
Яман шеш белән авыручы балалар саны да артканнан-арта. Русиядә ел саен 5 меңләп бала онкология диспансерына исәпкә баса икән. 2015нче елда, мәсәлән, Русиянең онкология диспансерларында 18 яшькә кадәрге 20 меңнән күбрәк бала исәптә торган. Шуның меңгә якыны гомере белән хушлашкан.
Үз гомерен кыючылар турында да әйтеп китми булмый. Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада 2010нчы елда – 16, 2011дә – 19, 2012дә – 10, 2013тә – 10, 2014тә – 7, 2015нче елда 4 бала (17 яшькә кадәргеләр исәпкә алынган) үз-үзенә кул салган.
ЗӘҢГӘР КИТ УРЫНЫНА – ЯБАЛАК
Хәтерегездә булса, газетабызда «үлем төркемнәре» турында язган идек («Балалар интернетта үлем сатып ала», №5, 1нче февраль, 2017). Балаларның социаль челтәрләрдә «Зәңгәр кит» дип аталган төркемнәргә кереп, андагы шикле кешеләр белән аралашып, туры мәгънәдә үз үлемнәрен якынайтулары, алай гына да түгел, үлемне сатып алулары турында иде ул язма. Бездән соң «үлем төркемнәре» турында башка матбугат чаралары да язды. Бу елның җәендә, ниһаять, әлеге төркемнәрне оештыручы Филипп Лис атлы адәм тоткарланды. Шуның белән бу бәла онытылды дип уйлаган идек. Юк икән шул. Интернетта, әнә, «Кызыл ябалак» дигән яңа уен барлыкка килгән. Балалар шул исемдәге төркемнәрдә теркәлә дә оештыручылардан бирем көтә башлый. Башта «12 төн йоклама» дигән бирем алалар. Биремне үтәү өчен, төне буе йокламаска һәм «ВКонтакте»да һәрдаим «онлайн» булырга тиешсең – теләсә кайсы вакытта «Ябалак йокламыймы?» дигән сорау килеп төшәргә мөмкин. «Ябалак беркайчан да йокламый», – дип җавап язасың. 12 төн буе шушы биремне үти алсаң – сиңа приз. Аннары – уенның икенче этабы, аннары – өченчесе. «Зәңгәр кит» уены да шуның ише, беренче карашка гади генә биремнәрне үтәүдән башлана иде. Икенче этапта кулыңны пычак белән кисәргә кушалар иде, соңгысында – түбәдән сикерергә йә поезд астына ташланырга. Уенның гына түгел, гомернең дә соңгы этабы була инде бу. «Кызыл ябалак» та «кит» юлын дәвам итәчәк, дигән шөбһә бар. Бүген 12 төн йокламыйча тора алуыңны тикшерәләр, иртәгә үз-үзеңә берәр яра сала алу-алмавыңны сынап карарлар. Бу биремне дә яхшы башкарсаң, мактау сүзләре яудырырлар, үзләренчә үсендерерләр. Ә аннары… Аннары – соңгы бирем. Уен белән мавыккан балага гомерен өзәргә кушарлар…
Хокук сакчылары әлегә «Кызыл ябалак»ка артык игътибар бирми. Роскомнадзорның бу исемдәге төркемнәрне ябуы турында да әлегә хәбәр юк. «Зәңгәр кит» белән дә шулай булган иде бит. Башта игътибар итмәгән булдылар, аннары бер бала поезд астына ташланды, аннары берсе түбәдән сикерде. «Зәңгәр кит» ятьмәсенә эләккән өч бала үлгәннән соң гына җәмәгатьчелек чаң кага башлады, хокук сакчылары «үтерүче»не эзләргә кереште. Тик өч гомер өзелгән иде инде. Һәм күпмесе өзелә язып калган, күпме баланың психикасы какшаган, тәртибе бозылган… Ни кызганыч, бүген бездә интернет аркасында өзелгән гомерләрне аерып санамыйлар, аларны булдырмый калу өчен нәрсә дә булса эшләргә дә ашыкмыйлар. Хәтта «интернет аркасында өзелгән гомер» дигән билгеләмәсе дә юк бит аның бездә. Ә өзелгән гомерләре бар. Шуларның күпчелеге – балалар. Хакимият тарафыннан чаралар күрелсә, кем белә, бәлки, аларның саны кимрәк булыр иде дә бит…
Статистика
Сабыйлар үлеме саны буенча Русия узган 2016нчы елда 161нче урында булган – Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) хисабында шулай күрсәтелгән. Бу рейтингны төзегәндә, белгечләр балалар үлеме коэффициенты (КМС) белән эш итә. Исән туган мең баланың ничәсе үлгән – ул коэффициентны шуңа карап исәплиләр. 2016нчы елда Русиядә балалар үлеме коэффициенты 6,9 булган. Икенче төрле әйткәндә, һәр мең баланың 7се диярлек үлгән. Бу әле бер яшькә кадәрге балалар гына. Бөтен дөнья буенча караганда да, гомерләре өзелгән барлык балаларның 40 проценты – 1 яшькә кадәрге сабыйлар икән.
Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы төзегән исемлектә Русия белән янәшә – Кувейт (балалар үлеме коэффициенты – 7,1) һәм Чили (6,7). Иң яхшы күрсәткеч Монаконыкы, монда балалар үлеме коэффициенты 1,8 генә булган. Япониядә бу сан – 2; Финляндиядә – 2,5; Көньяк Кореядә – 3; Белоруссиядә – 3,6; АКШта – 5,8; Кытайда – 12,2. Иң начар күрсәткеч – Әфганстанда (112,8).
Чыганак: http://vawilon.ru
Бу диаграмма 2009-2016нчы елларда Татарстанда ничә бала үлгәнен күрсәтә. Саннар республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык чыгышыннан алынды.
Белеп торыйк!
Экспертлар фикеренчә, Русиядә туучылар саны кимү ике факторга бәйле. Беренчедән, бала таба алырдай яшьтәге хатын-кызларның саны кими. Росстат мәгълүматына караганда, илдә 20 яшьлек хатын-кызлар, 30 яшьлекләргә караганда, ике тапкырга кимрәк икән. Ә икенче фактор: Русиядә икътисади хәлнең тотрыксыз булуы. Ана капиталы кебек программалар гына хәлне яхшы якка үзгәртә, русиялеләрне бала табарга этәрә алмый, дип исәпли Росстат аналитиклары. Бала тудыруга стимул була алырдай яңа программалар кертергә, икътисади тотрыклылык булдырырга кирәк, дип күрсәтә алар чыгу юлын. 2017нче елның гыйнварыннан маена кадәр илдә 679,2 мең бала туган. Узган елның шушы вакытында 762,5 мең бала туган булган, ягъни быел туучылар саны 11 процентка кимегән. Гомумән, 2017нче елда 1,7 миллион бала туар, дип фаразлый Росстат. 2016нчы елда – 1,89 млн, ә 2015нче елда 1,94 млн бала туган булган.
ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!
Ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: укытучылар» бәйгесе дәвам итә. Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 27нче ноябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ача торган фотолар да җибәрегез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии