Урамга чыгарга рөхсәт юк, әмма хәтерләү әлегә тыелмады...

Урамга чыгарга рөхсәт юк, әмма хәтерләү әлегә тыелмады...

Октябрь – татарлар һәм Явыз Иван тарафыннан басып алынганчы Казан ханлыгында яшәгән башка халыклар өчен Хәтер ае. Үткәрү көне буенча бәхәсләр булып торса да, 1989нчы елдан бирле искә алу чарасы оештырылып килде. Тик быел бу традиция өзелде: Хәтер көнен уздырырга рөхсәт бирелмәде.

Узган атна башында Казанда яшәүче милли активист Галишан Нуриәхмәт белән сөйләшкән идек. «Бер активистыбыз, Хәтер көнен уздыруга рөхсәт сорап, Казан шәһәре башкарма комитетына мөрәҗәгать юллады. Берничә мәйданны сорап язды – берсенә булмаса, бәлки, икенчесенә рөхсәт булыр, дип, соңгы елларда шулай эшли идек. Тик башкарма комитет, хатта төгәлсезлекләр бар, нәрсәдер дөрес язылмаган, дип, кире борды», – дип белдерде ул. Бу сөйләшү булганда хатны яңадан төзәтеп җибәрергә вакыт калмаган иде инде. Оешкан төстә ниндидер искә алу чарасы булмаячагы аңлашылды. Гомумән, узган ел җәй Бөтентатар иҗтимагый үзәге* Татарстан Югары суды тарафыннан экстремистик дип табылып, эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булгач ук, Хәтер көне кебек җыеннарны хәзер кем оештырыр, дигән сорау баш калкыткан иде. Юкка гына булмаган...

Урамда җыелып, матәм митингы уздырырга рөхсәт бирелмәсә дә, хәтерләү һәм искә алу тыелмаган. Әлегә. Шуңа күрә бу язмада Хәтер көне барлыкка килүгә сәбәп булган вакыйгаларны, матәм чарасының кайчаннан оешкан төстә үтә башлавын һәм соңгы елларда ничек узуын искә алырга һәм укучыларыбызның да исенә төшерергә булдык.

БЕРЕНЧЕ ХӘТЕР КӨНЕ

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков 2018нче елда «Безнең гәҗит»кә биргән интервьюсында Хәтер көненең беренче тапкыр кайчан узуын искә алган иде. «Хәтер көнен 1989нчы елда Татар иҗтимагый үзәге* башлап җибәрде. Мин аны бик яхшы хәтерлим, чөнки беренче Хәтер көнен оештыру мин рәислек иткән чорга туры килде. Ул вакытта ТИҮ* партия органнары контролендә иде. Хәтер көнен оештырырга кирәк, дигән фикергә килгәч, миңа бу хакта сөйләшергә Казанның Бауман райкомына барырга туры килде. Ул вакытта аны Терентьева исемле ханым җитәкли иде. Бардым, райком вәкилләре җыелып мине тыңлады. Безнең ният Хәтер көнен йөреш рәвешендә уздыру, Ленин (хәзерге Кремль) урамыннан Кремльгә таба бару иде. Райком «сез моны үткәрергә тиеш түгел» дигән карар чыгарды. Инде хәзер нишләргә? Кайткач, ТИҮ* җитәкчелеген җыйдым. Һәм без мондый карар чыгардык: ТИҮ* идарәсе Хәтер көнен рәсми рәвештә үткәрүне үз өстенә алмый, әмма теләгән кешеләр барып үткәрә алалар. Хәйләкәр алым булды бу. Чынлыкта, без анда барыбыз да катнаштык, ләкин ул формаль булмаганрак акция килеп чыкты. Яхшы үтте, кеше күп җыелган иде. «Азатлык!» дип кычкырып, плакатлар күтәреп, Кремльгә таба бардык, аннары Кремль эченә кердек. «Сез нишлисез? Нәрсәгә кирәк бу?» дип карап калучылар да булды. Ләкин ул вакытта демократия бар иде, шуңа күрә партия органнары тыйса да, юлыбызга аркылы төшүче, бәйләнүче булмады», – дип сөйләгән иде галим. Хәзерге вакытта болай эшләүне күз алдына да китереп булмый. Кая ул урам тутырып, плакатлар күтәреп Кремльгә таба бару! Җыелыша башлауга ук боргычлап алып китәчәкләр...

СОҢГЫ УН ЕЛДА НИЧЕК УЗДЫ?

90нчы еллардагы кебек дистәләрчә мең кеше җыелмаса да, урам тутырып Кремльгә, Сөембикә манарасына барырга рөхсәт бирелмәсә дә, Хәтер көне узган елга хәтле үткәрелеп килде әле. Соңгы ун ел эчендә булганнарын барлап чыктык. 2012нче елда Хәтер көне Ирек мәйданында узды. Аннан соң аулаграк урынга – Дәүләт Советы бинасы артындагы Милли-мәдәни үзәк каршысына (хәзер анда – Милли китапханә) күчерелде. 2014нче елда: «Хәтер ике сәгатькә калды, матәм чарасы Казансудан искән үзәк өзгеч җил астында үтте», – дип язган булганбыз. Чарага килүчеләрне, юк-бар сәбәп табып, Милли-мәдәни үзәк эченә кертмәделәр. 2015нче елда Хәтер көне шушы ук мәйданда узды, ләкин Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәр анда килеп җитә алмады. Аларның машинасын Чаллыны чыкканчы ук «наркотикка тикшерергә» дип тоткарлаганнар иде. 2016да Хәтер көнен Камал театры каршындагы мәйданда уздырырга рөхсәт иттеләр. Бу юлы Фәүзия апа, узган елгы кебек булмасын, дип, 14е көнне үк Сабага әнисе янына кайтып кунган, 15е көнне Казанга Хәтер көненә шуннан килгән иде. Гомумән, аннан соңгы елларда да Чаллыдан килүчеләрне тоткарлап тикшерүләр булып торды. 2017нче елда Хәтер көнен тагын да аулаграк урынга – Тинчурин бакчасына сөрделәр. Һәм ул елны Хәтер көнендә тел, милләтнең хәзерге хәле турында сөйләшү тыелган иде. Хәтерләсәгез, 2017 – телне кискән ел ул. Октябрьдә әле тел киселеп бетмәгән иде, прокурор карары ноябрь ахырында гына чыкты. Бу елны беренче тапкыр Хәтер көнендә кеше саны буенча да чикләү куелды – 500 кешедән артмасын, диделәр. Хәер, алай дип чикләмәсәләр дә, соңгы елларда матәм митингына җыелучылар 200-300дән дә артмый иде инде.

2018нче елда Хәтер көне, ял көненә туры китереп, 13нче октябрьдә шул ук Тинчурин бакчасында (ул хәерче базары уза торган урын буларак билгеле) үтте. «Соңгы елларда күргән Хәтер көннәре арасында быелгысы иң күтәренке рухта узганы булды кебек. Күтәренке рухта дигәнне дөрес аңларга кирәк. Хәтер көне – ул Сабан туе түгел, ул – матәм чарасы. Шулай булгач, елау-сыктаусыз гына булмый. Ләкин соңгы еллардагы Хәтер көнендә «без бетәбез, милләт үлә» дигән чыгышлар күбрәк булса, быел алай булмады. Әйе, безнең милләтнең хәле катлаулы, ләкин яшибез бит әле, бирешмибез әле, дигән рухта узды быелгы Хәтер көне», – дип язганбыз әлеге чара турында. Ул елны Хәтер көнен яшьләр – «Азатлык» берлеге оештырган иде. Чакыру язылган 20 мең листовка тараттылар. 2019, 2021дә дә Хәтер көннәре Тинчурин бакчасында узды, чыгышлардан соң активистларга штрафлар салынды. 2020дә, белгәнебезчә, коронавирус дип, күп кеше катнаша торган чараларны оештырырга рөхсәт итмәделәр. Быел коронавирус чикләүләре дә юк, әмма рөхсәт барыбер бирелмәде.

Хәтер көне-1991

«ТӘНЕНДӘ ҖАНЫ БАР КЕШЕЛӘР ЧЫКТЫК...»

Шулай да Хәтер көненә чыгучылар булды. Быел Казан ханлыгының урыс гаскәре тарафыннан басып алынуына 470 ел тулды. 12нче октябрьдә 9 кешелек төркем Сөембикә манарасы янында дога кылды. Чараны хокук саклаучылар эзәрлекләмәсен өчен, активистлар Кремльгә билетлар алып, рәсми экскурсия белән кергән. Бу көнне дога кылуны ел да Раил Имамов оештыра. Ни өчен 15нче октябрьдә Хәтер көненә җыелучы төп төркемнән аерылып, 12се көнне искә алырга баруларын элегрәк Раил Имамов газетабызга болай дип аңлаткан иде: «ХХ гасыр башында милади көннәр хисабы юлианнан (искедән) грегорианга (яңага) алышынган. Шул гасырдагы көннәр (дата) исәбе яңага күчерелгәндә унөч көнгә алга күчкән. Ә унтугызынчы гасырда булганнары исә унике көнгә генә алга күчерелгән. Уналтынчы гасырдан исә даталар ун көн аерма белән күчә. 1552нче елның 2нче октябрендә булган вакыйга бүген кулланыла торган халыкара стандарт буенча 12нче октябрьгә туры килә».

Ә икенче төркем, шул исәптән БТИҮ* дә Хәтер көнен Гаяз Исхакыйлар заманындагыча 15нче октябрьгә туры китереп уздыра. Быел 15е көнне милли хәрәкәт активисты Кәшиф Гатин Бауман урамындагы сәгать янына ялгыз пикетка чыкты. Аның кулында урыс телендә «1552-2022. Никто не забыт, ничто не забыто. Р.Рождественский» дип язылган плакат иде. Уфадан килгән Фәния Чемборисова Тукай скверында «15 октябрь – Хәтер көне! Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк!» дигән плакат тотып торган.

Бер төркем милли активист – алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Галишан Нуриәхмәт, Фәния Хуҗиәхмәт, Нәҗибә Сафина, Илгизәр Акъегет, Фәнил Гыйләҗев һәм башкалар бар – Сөембикә манарасы янына барган, бергәләп дога кылганнар, шигырьләр укыганнар. Фотода 15ләп кенә кеше күренсә дә, Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, килеп-китеп йөрүчеләр, Сөембикә манарасы янына бармыйча, ханнар каберлеге янында калучылар белән бергә 50ләп кеше булган, Башкортстаннан да килгәннәр. «Гел безнең тирәдә бөтерелә торган бер полиция хезмәткәре килеп, сезнең нинди программа, дип кызыксынды. Нинди программа булсын, тәнендә җаны бар кешеләр шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылырга гына чыктык, дип җавап бирдек», – дип сөйләде ул.

Ә яшьләр – «Азатлык» берлеге вәкилләре үзләре җыелган. Алар Татарстан әләмен күтәреп торган.

Күрше Мари Иле Республикасы, Йошкар-Ола шәһәрендә дә активистлар, Казанны саклауда һәлак булган корбаннарны искә алырга дип, сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янына җыелган булган. Тәртип сакчылары моны килештерелмәгән акция дип бәяләп, активистларны тоткарлаган, полиция бүлегендә сорау алган, кисәтү кәгазе язганнар. Бу хакта «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә мари активисты Виктор Новогорский язып чыкты. Аның белән бергә татар активисты Рамай Юлдаш һәм җирле аксакаллар шурасы рәисе Виталий Танаков та тоткарланган. Элекке елларда алар Казанга Хәтер көненә киләләр иде.

Шулай ук быел Теләче районы, Максабаш башлангыч мәктәбендә (Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем мәктәбенең филиалы) Хәтер көне уңаеннан «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!» дигән класс сәгате үткәрелгән. Бу турыда «Электрон белем бирү» сайтына хәбәр язып элгәннәр. Балтач районы, Борнак авылы китапханәсендә «Хәтер көне – изге көн» дигән тарихи сәгать, ә Сарман районы, Урта Кәшер авылы китапханәсендә нәкъ шундый ук исемдә китап күргәзмәсе оештырганнар. Бу көнне искә алучылар, бәлки, тагын булгандыр, без хәбәрен интернетка куйганнарны гына телгә алдык. Урамга чыгарга рөхсәт булмаса да, Хәтер исән әле. Теләгән кеше искә алуның җаен таба...

 

ТАРИХ

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Казанга яу белән килүчеләрнең саны 150 мең булса, татар дәүләтен яклаучылар 33 мең кеше исәпләнгән. «Казанны урыс гаскәрләреннән саклау җиде атнага сузыла. Әмма диварларны шартлату татарларның язмышын хәл итә. Казан кирмәне диварлары Арча ягынннан (бүгенге Ленин бакчасы, КФУ биналары торган урын) шартлатыла. Урыс гаскәрләре бик тиз арада ике биек манара төзеп, шуннан казанлыларга һөҗүм итә. Урыслар һөҗүм иткәндә татарлар аларның артиллериясен тар-мар итә. Моңа җавап итеп, урыс гаскәрләре кирмән диварлары астын казый һәм шартлата», – дип сөйләгән иде элегрәк газетабызга тарихчы Искәндәр Измайлов. Татарлар бер төн эчендә диварны яңадан торгыза. Тик бу вакытта дошман гаскәре Казан кирмәненә башка яктан һөҗүм итә. Хәзерге Ташаяк, Бауман, Профсоюз урамнары кисешкән урыннан кирмән диварларын шартлата. Каршы яктан саклану чараларын күргән татарлар икенче якка чыгып өлгерми. 1552нче елда Казан ханлыгы җимерелә. Әмма дәүләт өчен көрәш дәвам итә. 1571-1572, 1580, 1583нче елларда зур бәрелешләр була, халык яулап алучыларга каршы чыга. Моннан соң да татарлар 50 ел дәвамында сугыша әле. Тарихчы Михаил Худяков язуынча, Казан алынганнан соң, татарларга кирмән эчендә яшәү һәм хәтта анда керү дә тыела. Аларга Болак елгасы артындагы Кораиш бистәсенә (хәзерге Иске татар бистәсе) күчәргә фәрман бирелә. 1557нче елдан соң Казанның 30-40 меңлек халкыннан бары тик 6 мең татар гына кала.

 

БТИҮ* – Татарстан Югары судының 2022нче елның 10нчы июнендә чыгарган карары нигезендә, экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылды һәм эшчәнлеген туктату карары кабул ителде.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии