Пенсионерлар арта, акча каян табарга?

Пенсионерлар арта, акча каян табарга?

Редакциябезгә килгән шалтырату һәм хатларның саллы гына өлеше – пенсия турында. Пенсионерлар үзләре дә шалтырата һәм яза, аларның балалары да, әле пенсиягә чыгарга өлгермәгән абый-апалар да. Күбесе – зарлана. Коры зарлану гына түгел бу. Юклык заманында үскән, булганына шөкер итеп яшәргә күнеккән кешеләр дә зарлана икән инде, димәк, чыннан да зарланырлыгы бар.

HelpAge халыкара оешмасы AgeWatch дип аталган рейтинг тәкъдим итә. Бөтен дөньядагы пенсионерларның ничек яшәвен күрсәтә торган рейтинг бу. Өйрәнәләр, саныйлар, чагыштыралар – һәм пенсионерларга кайда яшәве рәхәтрәк булуын ачыклыйлар. 2015нче елгы соңгы рейтинг мәгълүматларына караганда, пенсионерлар өчен иң кулай илләр – Дания, Финляндия һәм Израиль. Кулай, чөнки бу илләрдә лаеклы ялга чыккан кешеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган, күп җирдә ташламалар каралган. Хәер, аларга ташлама кирәкми дә инде. Мәсәлән, Даниядә 2015нче елда пенсия безнең акча белән 120 мең сум булган. Финляндиядә – 110 мең, Израильдә – 98 мең сум. Мондый акчалар безнең пенсионерларның төшенә дә керми инде. Кая ул, хәтта кайбер түрәләр дә кызыга торган суммалар әле бу. Дөрес, бу илләрдә яшәү дә бездәгедән кыйммәтрәк. Тик пенсионерлары, акча җитмәү сәбәпле, урамда хәер сорашып утырмый инде. Европада кешеләр пенсиягә чыккач сәяхәт итә башлый, шәһәр читендә йорт сатып ала һәм ике атнага бер тапкыр, кеше яллатып, ишегалдындагы чирәмнәрен тигезләттерә.

Ә Русиянең халыкара рейтингта ничәнче урында булуын чамалыйсызмы? Артта инде, диярсез. Ләкин әллә ни артта да түгел икән. 65нче урында! 96 ил арасыннан бу. Без Казахстанны әздән генә куып җитми калганбыз (анда уртача пенсия 14 мең сум), аның каравы Белорусиянең борынына чирткәнбез – анда уртача пенсия күләме бездәгедән дә әзрәк икән, 11 меңгә дә тулмый. Шуңа куансак кына инде. Иң яхшысы – Дания, Израильләрдә күпме пенсия алулары турында уйламаска.

Росстат мәгълүматларына караганда, июнь аенда Русиядә уртача пенсия 12923 сум булган. Исемлектә Русиядән түбәндәрәк урнашкан илләр тагын бар, әлбәттә. Мәсәлән, Кытай. Күпләр Кытайны алга киткән ил дип исәпләсә дә, ул пенсия күләме белән мактана алмый әле – 2015нче елда биредә 9800 сум пенсия алганнар (доллар 61 сум булган вакытта исәпләнгән). Болгария, Украина, Грузия, Һиндстан шулай ук бездән аста. Ә иң ахыргы урында – Әфганстан. Бу илдә социаль пенсия дигән нәрсә бөтенләй юк. Анда уртача гомер озынлыгы да 44,6 яшь кенә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр илдәге барлык халыкның 4 процентын гына тәшкил итә. Шуңа күрә Әфганстан хакимияте пенсия түләп вакланып тормаска булган, күрәсең. Менә бит, бездә хәлләр алай ук мөшкел түгел икән әле!

Шулай дип уйлап куясың да, моның кысыр шатлык кына булуын аңлыйсың. Ник дигәндә, сораштыру үзәкләре ай саен диярлек үткәреп тора торган сораштыруларда «Мин пенсиямнән канәгать» дигән җаваплар артмый. «Канәгать түгел» дигән җаваплар күбрәк. Кызык өчен генә без дә «Вконтакте» сайтындагы төркемебездә шундый сораштыру үткәреп караган идек. Анда катнашкан 91 кешенең 84е «Мин үземнең пенсия күләменнән канәгать түгел» дип җавап бирде. Бу саннар да күп нәрсә турында сөйли бит.

Пенсия күләменнән канәгать булмауның тагын бер күренеше: бездә кешеләр лаеклы ялга чыккач та эшләп йөри. Эшләп йөрергә мәҗбүр, дисәк дөресрәк булыр әле. РФ Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, бүген илдә 42 миллионнан күбрәк пенсионер бар. Бу сан инвалидларны да, лаеклы ялга чыккан кешеләрне дә, башка категорияләрне дә кушып исәпләнгән. Илдә яшәүче халыкның 30 проценты пенсия ала дигән сүз бу. Гомуми саннан 35 миллионнан күбрәге – картлык буенча пенсия алучылар. Аларның да 15 миллионы рәсми рәвештә эшләп йөрергә мәҗбүр икән. Әле рәсми теркәлмичә генә эшләүчеләре күпмедер…

Русия Пенсия фонды: «2030нчы елга илдәге пенсионерлар саны халыкның өчтән беренә тәңгәл булачак», – дип куркытып куйды инде. Ә аларга пенсия түләргә акча җитми. Шуңа күрә пенсиягә чыгу яшен арттыралар, пенсиянең туплам өлешен «катырып» куйган булалар, йә «Акча юк, түзегез», – дип «тынычландырган» булалар. Тагын ниләр уйлап табарлар…

БГ сораштыруы

Изображение удалено.«Вконтакте» сайтындагы төркемебездә (https://vk.com/beznen) «Сез пенсиягездән канәгатьме?» дигән сораштыру үткәрдек. Сораштыруда катнашкан 91 кешенең нибары 7,7 проценты (7 кеше) гына «Әйе» дип җавап бирде. Калган 92,3 процент (84 кеше) пенсия күләменнән канәгать түгел икән.

Тарих

Пенсия дигән сүз тарихта беренче тапкыр 1673нче елда телгә алынган. Нәкъ менә шул елны Франциядә хәрби-диңгез флоты офицерларына пенсия түли башлаганнар. Пенсия системасы исә нибары 200 елдан соң гына, 1889нчы елда Германиядә гамәлгә кертелгән. Патша Русиясендә пенсия системасы бөтен илгә җәелә алмаган, кайбер хәрбиләр һәм дәүләт эшлеклеләре генә пенсия алган. Бары тик СССР төзелгәч кенә пенсия турында закон барлыкка килгән һәм 1930нчы елда пенсия яше билгеләнгән: ирләр өчен – 60, хатын-кызлар өчен – 55 яшь.

Чыганак: http://fb.ru

Сорау-җавап

Пенсия турында сөйләшик

Укучыларыбызның сорауларына Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна РОГИНСКАЯ җавап бирә. Сез дә үзегезне борчыган сорауларыгызны безгә юллый аласыз. Сорауларны кәгазь хат белән дә, электрон почтага да (beznen@mail.ru), «Вконтакте» челтәрендәге төркемебездә (https://vk.com/beznen) шәхси хәбәр итеп тә юлларга мөмкин. «Пенсия турында сөйләшик» дип тамгаларга гына онытмагыз.

ВАКЫТЫННАН АЛДА ЧЫГА АЛАММЫ?

– Минем 1965нче елгы абыем бар. Ул 1нче төркем инвалид. Мин аны 2002нче елда (аңа 37 яшь иде) опекунлыкка алдым. 1нче төркем инвалидның опекуны буларак мин 50 яшьтән пенсиягә чыга аламмы?

Алия МИСБАХОВА,

Чаллы шәһәре

– 2013нче елның 28нче декабрендә гамәлгә кергән «Иминият пенсиясе турында»гы 400нче федераль законның 32нче маддәсе (1нче бүлек, 1нче пункт) буенча, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бары тик тумыштан инвалид булганнарның ата-аналарына һәм опекуннарына гына бирелә.

Шуны да искәртик: тумыштан инвалид булган баланы тәрбияләгән ата-ананың берсе генә бу хокуктан файдалана ала, икесе дә вакытыннан алда пенсиягә чыга алмый. Әти кеше бу хокуктан файдаланырга теләсә, аңа 55 яшь, ә хезмәт стажы кимендә 20 ел булырга тиеш. Ана кеше исә 50 яшьтән (хезмәт стажы 15 елдан ким булмаса) пенсиягә чыга ала. Икесенең берсе пенсиягә вакытыннан алда чыксын өчен, инвалид балага сигез яшь тулган булырга тиеш – аннан яшьрәк булса, ата-ана бу законнан файдалана алмый әле.

Тумыштан инвалид булганнарның опекуннарына пенсия билгеләү башкача: инвалидны караган һәр 1 ел да 6 ай саен пенсия яше бер елга кими. Шул рәвешле иң күбе биш елга кимергә мөмкин. Тик пенсиягә иртәрәк чыгу өчен опекун ир-атның гомуми эш стажы – 20, ә хатын-кызныкы 15 ел булырга тиеш. Тагын бер мөһим шарт: опекунлык инвалид балага 8 яшь тулганчы билгеләнгән булырга тиеш, шул очракта гына законда әйтелгән хокуктан файдаланып була.

Әгәр сезгә мөрәҗәгать иткән ханымның абыйсы тумыштан инвалид түгел икән, әлеге ханым вакытыннан алда пенсиягә чыга алмый.

ДОКУМЕНТЛАРНЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ

– Пенсиягә чыгарга ничә ай кала документларны Пенсия фондына тапшырырга була икән? Туган көнем октябрь аенда.

Мәрьям БАРИЕВА,

Әтнә районы

– Пенсиягә чыгарга кимендә ярты ел кала бөтен документларны да тәртипкә китерә башларга кирәк. Документларда төрле хаталар очрарга мөмкин: әйтик, хезмәт кенәгәсендә сезне эшкә алган оешманың мөһере күренеп бетми, оешманың исеме үзгәрү турында мәгълүмат юк, фамилияне язганда хата киткән ди һ.б. Пенсия фонды вәкилләре документларны бик җентекләп өйрәнә һәм һәр төгәлсезлеккә дә бәйләнә. Шуңа күрә пенсиягә чыгарга ярты ел кала ук Пенсия фондына барып, кирәкле документлар исемлеген ала торсагыз, бер дә иртә булмас. Ә пенсиягә чыгу турында гаризаны пенсия яше җитәргә бер ай кала гына язасы (туган көнегезгә бер ай кала). Иртәрәк язсагыз, гаризагызны кабул итмәячәкләр, ә соңга калып язсагыз, пенсиягез тоткарланачак. Гадәттә, мондый гаризалар 10 көн эчендә карала һәм тиешле карар чыгарыла.

Бер чеметем мәзәк

– Белешмәләр хезмәте сезне тыңлый!

– Кызым, мине теге ни… пенсия түли торган җир белән тоташтыр әле.

– Гафу итегез, тик без чит илләр белән тоташтырмыйбыз.

Игътибар! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: пенсия» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 25нче августка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии