Кыйммәткә төшкән мөрәҗәгать

Кыйммәткә төшкән мөрәҗәгать

Бөтентатар иҗтимагый үзәген* бетерү юнәлешендә эш дәвам итә. 7нче декабрь көнне иҗтимагый оешманы Административ хокук бозулар Кодексының экстремистик сыйфаттагы 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык тудыру, шулай ук кешенең яки кешеләр төркеменең абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип табып, 250 мең сум штраф җәзасы билгеләделәр.

Бу елның 15нче гыйнварында Татарстан прокуратурасы БТИҮне* экстремистик оешма дип тануны сорап, Татарстан Югары судына мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура, судтан узып, үз карарын чыгарып куйган булса да, ул эш әлегә һавада эленеп калган килеш – экспертиза тәмамланмады, шунлыктан мәхкәмә эше дә төгәлләнмәде. Әмма БТИҮгә* кабер казуның тукталганы юк.

ХӘТЕР КӨНЕ КАЙТАВАЗЫ

Быелгы Хәтер көнендә милли хәрәкәт активисты, биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлов урыс телендә үзе язган мөрәҗәгатен укыган иде. Ул Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга адресланды. Аның текстында шундый сүзләр бар (кыскартып һәм тәрҗемә итеп бирәбез): «Русия Федерациясенең яңартылган Конституциясе үз көченә керде. Анда урыс халкына «дәүләт төзүче халык» статусы бирелде. Әлбәттә, урыс халкының Русия Федерациясен төзүдә өлеше зур. Алар белән бергә чуашлар, удмуртлар, марилар, татарлар, якутлар һәм башка халыкларның да үзбилгеләнү хокукы алып, үз дәүләтләрен төзүен танырга кирәк. Шуны исәпкә алып, мантыйклы төстә, Дәүләт Шурасы яңа канун кабул итәргә тиеш. Ул канун татар халкын Татарстан Республикасын төзегән халык дип игълан итәргә, татар теленең республикада төп дәүләт теле булуы хакында әйтергә һәм татар милли мәгарифе турында да ачыклама кертергә тиеш». Шулай ук Җәләлов мөрәҗәгатендә: «Хәзер Русиядә федерализм тарафдарлары һәм аңа каршы булучылар арасында күзгә күренмәс көрәш бара. Бер милләтне генә алга сөрүче, урыс Русиясен генә күрергә теләүче ЛДПР фиркасе дә бар. Аның лидеры, Русиянең төп бәласе – аның күпмилләтле булуында, дип, максатын ачык итеп әйтте. Безнең халыкны бетерү өчен тәгаен чаралар да ачык төстә игълан ителә. Милли сәясәт өлкәсендә федератив дәүләт конституциясенә каршы килүче кануннар кабул итәләр», – дигән юллар бар.

Бу мөрәҗәгать укылып, берничә көн үткәч, Казан шәһәре Вахитов районы прокуратурасының текстта бер халыкка, ягъни урысларга карата дошманлык уяту, татар белән урысны каршы кую, шул рәвешле милләтара низаг тудыру билгеләре табуы мәгълүм булды. Ни өчендер физик затка карата түгел (югыйсә мөрәҗәгатьне физик зат – Абдуллаҗан Җәләлов әзерләгән һәм укыган, Хәтер көнен дә Фәрит Зәкиев иҗтимагый үзәк рәисе буларак түгел, физик зат буларак оештырган иде), юридик зат буларак теркәлгән БТИҮгә* административ эш ачылды. Ул гына да түгел, Татарстан прокурорының быел 17нче октябрьдә чыгарган карары нигезендә, Русия Юстиция министрлыгы БТИҮнең* эшчәнлеген туктатып торды, сайтта махсус бүлеккә кертте. Шунлыктан без хәзер БТИҮ* турында язганда махсус тамга куеп язарга, исемлеккә кертелүен ассызыклап торырга мәҗбүр. 7нче декабрь көнне судта Хәтер көнендә укылган шул мөрәҗәгать эше каралды да инде.

ОЕШТЫРУЧЫ – ФИЗИК ЗАТ, ӘММА ГАЕПЛЕ – ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМА

Утырыш буласы көнне Вахитов районы судына 15ләп активист килгән иде. Аларның берсен дә, шулай ук килгән дүрт журналистны да суд залына кертмәделәр. Онытып җибәргәнбез – пандемия бит, социаль дистанция сакларга кирәк, ди. Ә коридорда вирус йокмыйдыр, күрәсең, анда бөтенебез бергә өелешеп тордык, «дистанция» дип әйтүче булмады.

БТИҮ* адвокаты Руслан Игнатьев эш материаллары белән танышып бетерү өчен вакыт сорагач, утырышны шул ук көнгә 15:00 сәгатькә күчерделәр. Анысына инде журналистларны керттеләр – зуррак зал биргәннәр иде. Ә менә активистларны хәтта бинаның беренче катына да үткәрмәделәр. Дөресен әйткәндә, ачык утырышларны да ябыкка әйләндерү, утырыш залына кешеләрне, хәтта мәгълүмат чараларын да кертмәү өчен бу пандемия яхшы сылтау булды инде.

Суд башланганын көткән арада прокуратураның Абдуллаҗан Җәләлов мөрәҗәгатенә ясаткан экспертизасы белән таныша тордым. Экспертизаны «Казан төбәкара экспертизалар үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма белгече, филология фәннәре кандидаты Екатерина Палеха ясаган. Әллә ничә биттән торган нәтиҗәне бер җөмләгә сыйдырсаң, болай килеп чыга: мөрәҗәгатьтә «дошман төркем буларак чит төркемгә (бу очракта – урысларга) тискәре бәяләмә бирелгән» икән. Ә менә «кешенең милләте, теле, килеп чыгышы, дингә мөнәсәбәте, ниндидер социаль төркемгә керүе ягыннан өстенлекле булуын пропагандалау билгеләре, агрессив чакырулар» табылмаган. Анысы булса, эш Җинаять Кодексы буенча ачылган булыр иде. Монда «дошман буларак» дигәне дә аңлашылмый әле. Урыс халкы «дәүләт төзүче халык» буларак чынлап та Төп законга кертелде, шул рәвешле башкалардан бер башка өстен куелды, Конституциядә язылган шушы статусны телгә алу, башка халыкларның хәле турында фикер белдерү, уйлану «нәфрәт, дошманлык тудыру» буламы икәнни?

Шунысы кызык: узган җәй Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла: «Минемчә, безнең Конституциядә дә татар телен республиканың дәүләт коручы халкы теле дип беркетергә кирәк», – дип тәкъдим иткән иде. Ягъни Абдуллаҗан Җәләлов бу фикерне әйткән беренче кеше түгел. Әмма аның БТИҮ* президиумында хәлиткеч булмаса да, киңәшче буларак сүз көче бар, шунлыктан аның текстын иҗтимагый үзәккә каршы кулланып була дип тапканнардыр, күрәсең.

БТИҮ* үз акчасына тагын бер экспертиза ясаткан – Екатерина Палеха бәяләмәсенә экспертиза. Тарих фәннәре кандидаты, эксперт буларак 17 ел стажы булган, 50дән күбрәк суд экспертизасы үткәргән Дмитрий Дубровский бөтенләй капма-каршы нәтиҗә чыгарган. «Ниндидер аңлашылып бетми торган сәбәпләрдән эксперт Палеха дәүләт хакимиятен тәнкыйтьләүдә «урыс халкын кимсетү» билгеләре тапкан. Әмма бу мөрәҗәгать – сәяси чыгыш. Ә Конституциядә сүз иреге генә түгел, фикер һәм хакимият гамәлләрен тәнкыйтьләү иреген саклый торган сәяси плюрализм да беркетелгән», – дигән ул үз бәяләмәсендә, Абдуллаҗан Җәләлов текстында «нинди дә булса милли төркемгә карата негатив» тапмаган.

БТИҮ* адвокаты Руслан Игнатьев яклауны шул Дмитрий Дубровский чыгарган нәтиҗә һәм «Хәтер көнен физик зат оештырган, димәк, юридик зат буларак теркәлгән үзәкне гаепләү дөрес түгел» дигән фикер тирәсендә корды да. Безнең бу язмада исеме еш телгә алынса да, суд утырышында Абдуллаҗан әфәнде шаһит буларак кына катнашты. Аны гаепләнүче як тәкъдим итте, гаепләүче тараф «тыңлап тормасак та була, болай да барысы да аңлашыла» дисә дә, хөкемдар шаһитны чакырырга кушты. «Мөрәҗәгатьне үзем яздым, берәү дә әзерләргә кушмады, алдан белмәделәр дә. Бу текст – бер вариант кына, ә вариантлар күп була ала. Мөмкинлектән файдаланып, татар халкы алдында укырга һәм кешеләрнең фикерен ишетергә теләгән идем», – диде ул. Вахитов районы прокуроры урынбасары Илнар Гарипов һәм прокурорның өлкән ярдәмчесе Рәсүл Алхасов бик озаклап төпченделәр: «чынлап та берәү дә язарга кушмадымы?», «ә ни өчен үзегез язарга булдыгыз, нәрсә этәргеч бирде?», «ничек яздыгыз?», «сез компьютер куллана беләсезмени?». Абдуллаҗан әфәнде мөрәҗәгатьне БТИҮ* исеменнән әзерләвен әйтте – «чөнки аерым кеше мөрәҗәгать итү белән иҗтимагый оешма исеменнән мөрәҗәгать итү арасында аерма зур», әмма язуын үзе язган, президиум бу хаттан хәбәрдар булмаган. Чыгыш ясарга теләвем турында 30-40 минут кала гына әйттем, митингны алып баручы Рәүф Ибраһимов сүз бирде, диде. Абдуллаҗан әфәндегә 88 яшь, милли хәрәкәтнең иң өлкән вәкилләренең берсе буларак аңа сүз бирми калганнары юк. Гаепләүче як төпченгәнчә, чыгыш ясау өчен алдан язылырга кирәкми дә.

Абдуллаҗан әфәнде «бөтен гаепне үз өстемә алдым» дип ышанып чыгып киткән иде (моны безгә соңыннан ишек төбендә көтеп торучы активистлар җиткерде. – Ф.М.), әмма суд гаепләүче ягына басты. Дубровскийның экспертизасын исәпкә алып тормадылар, «тарих фәннәре кандидатының тел белгеченә бәя бирүе дөрес түгел» икән. Адвокат Игнатьевның тагын бер бәйсез суд экспертизасы үткәрергә кирәк дигән соравы да канәгатьләндерелмәде. Прокуратура вәкилләре белдергәнчә, иҗтимагый үзәк биш көн эчендә «мөрәҗәгать тексты белән килешмибез» дип ачыклама да бирмәгән, шуңа күрә дәшми калуны ризалашу билгесе буларак кабул итәргә, диделәр. Суд карары озак көттермәде. Хөкемдар Самат Кәримов БТИҮне* гаепле дип табып, дәүләт файдасына 250 мең сум штраф түләттерергә дигән карар чыгарды. Адвокат Руслан Игнатьев белдергәнчә, карарны югары инстанциягә шикаять итәчәкләр.

Берничә активист, бинага кертмәсәләр дә, кайтып китмичә, утырыш беткәнен көтеп торалар иде. «250 мең сум штраф» дигәнне ишеткәч, «каян алып түләргә тиеш икән соң без аны?» дип калдылар.

 

 

Фәрит Зәкиев элегрәк «Фейсбук» сәхифәсендә: «Беренче этапта адвокатка түләү өчен генә дә 20 мең сум кирәк була», – дип язган иде. БТИҮнең* җыелып килгән һәм әлегәчә түләнмәгән штрафлары гына да 300 мең сумга якын, югары инстанция Вахитов районы суды чыгарган карарны үз көчендә калдырса, моңа тагын 250 мең сум өстәләчәк.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Суд алдыннан Бөтентатар иҗтимагый үзәге* рәисе Фәрит Зәкиев Мәскәүгә барып, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның иҗтимагый үзәк эшчәнлеген туктату турындагы карарын Русия баш прокуратурасына шикаять иткән иде. «Нәфыйковның үзәк эшчәнлеген нәрсәгә нигезләнеп вакытлыча туктатуы аңлашылмый. Әле ул вакытта бернинди дә эш ачылмаган, бернинди экспертиза да юк иде. Безне экстремист дип санау һәм экстремистик эшчәнлек алып бара дип ябу дөрес түгел. Менә шушы канунсыз карарны гамәлдән чыгару өчен, Русия баш прокуратурасына шикаять иттек», – дип сөйләгән иде ул «Азатлык» радиосына (Русия Юстиция министрлыгы «ят агентлар» исемлегенә кертте). Элегрәк Татарстан прокурорының карарын республиканың Югары мәхкәмәсенә шикаять иткәннәр иде, әмма мәхкәмә аны кабул итмәде. Аннан соң Түбән Новгородтагы апелляция мәхкәмәсенә шикаять иттеләр. Бу язма әзерләп тапшырылганда аннан да җавап юк иде әле.

Мәскәүдә шикаять тапшырганнан соң, Фәрит Зәкиев «Генпрокурор Краснов! Прекратите преследование Всетатарского общественного центра прокурором Татарстана!» дигән плакат күтәреп, баш прокуратура бинасы каршына ялгыз пикетка чыкты.

Элегрәк, 30нчы ноябрьдә, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов Уфада «Руки прочь от ВТОЦ!» дигән плакат тотып ялгыз пикетка чыккан иде инде. «Бөтентатар иҗтимагый үзәген* ябу – милләтләрне мыскыл итү. Бу башка милләтләр арасында да ризасызлык тудыра. Башка милли оешмаларны да яба башлаулары ихтимал. Дәүләт оешмалары, киресенчә, андый оешмаларга ярдәм итәргә тиеш», – дип аңлаткан иде ул бу гамәлен матбугат чараларына.

БТИҮ* – Татарстан прокурорының 2021нче елның 17нче октябрендә чыгарган карары нигезендә, Русия Юстиция министрлыгы эшчәнлеген туктатып торды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии