- 17.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Татарстанда крематорий булмаячак. Озак кына уйланулардан соң, әнә шундый фикергә килгәннәр... дияр идек, тик сәбәбе башка. Элек Казанда крематорий төзелешенә 250 миллион сум инвестицияләргә ниятләгән «Ритуал.ру» компаниясе әлеге теләгеннән баш тарткан. Курган зираты территориясендә төзелергә тиешле әлеге «утлы күмү» бинасын кем аякка бастырыр? Гомумән, крематорий төзелерме?
Хәтерегездә булса, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле илдә крематорийларга ихтыяҗ берничә тапкырга артты. Хәер, шулай дип ышандырдылар. Моны, әлбәттә, таҗлы вирустан үлүчеләрнең күплеге белән аңлаттылар. Үлүчеләр арткач, җирләү бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә эш күбәйгән. Моның керемле эш икәнен белеп алган эшмәкәрләр дә тик ятмыйча, крематорийлар төзетә башлаган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 30дан артык зират бар, әмма хәзерге вакытта аларның өчесе генә җирләү өчен ачык. Бу Юдино, Киндери һәм Курган җирләү комплексы. Әмма беренче икесе теләсә кайсы вакытта ябылырга мөмкин, чөнки берничә ел элек ритуаль хезмәтләр оештыру буенча шәһәр идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин аларда җирләү өчен буш җир ике-өч елдан соң калмаячак, дип белдергән иде.
Шунысы да мөһим: әлеге өч җирләү комплексы да Казанның читендә урнашкан һәм шәһәр халкының бик азы гына үз туганнарын шәһәр читендә җирләргә тели. Ә шәһәргә якынрак зиратларның үз кагыйдәсе: бүген бер туганыңны җирләгәнсең икән, икенчесе 15-20 ел «яшәргә» тиеш. Шул вакыт аралыгыннан соң гына, ул урынга аның җасәден күмеп булачак. 70-80 мең сум акчаң булса, үзеңә дә кабер сатып алып куярга мөмкин. Тик мондый сатулар бик еш башкарылмый. Моның өчен бабаңның «түрә» булуы кирәктер, чөнки гади кеше өчен бу – закон бозу. Бары үлгән кешегә генә, «Җирләү турында»гы Федераль закон нигезендә, зиратта урын бирү каралган. Янәшәдә буш җир булган очракта, бары законлы хатынына яки иренә генә өстәмә урын алырга рөхсәт ителә. Мәет өстенә мәет күмү дигән нәрсә дә бар. Туганың җирләнгән кабер өстенә 15 елдан соң тагын бер мәетне җирләргә рөхсәт ителә. Ә мәетне юу, күмү кебек хезмәтләргә килсәк, кимендә, 20-25 мең сум акчаңны әзерләп тот. Мәет күмеләсе урынны рәсмиләштереп, каберне казу суммасы бу. Шуңа да гаҗәпләнәсе юк: соңгы вакытта Казанда крематорий төзелеше темасы көннән-көн актуальләшә бара. Беренчедән, Мәскәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кремация гадәти җирләүдән күпкә арзанрак. Икенчедән, ул көл урналарын шәһәр читендәге зиратларда түгел, ә шәһәр үзәгендәге дәрәҗәле погостларда сакларга мөмкинлек бирә.
ИНВЕСТОРЛАРНЫ КӨТӘЛӘР
Казан хакимияте озак вакыт крематорий төзелешенә керешергә батырчылык итмәде. Гәрчә бу хакта сүзләр инде 15 ел элек кузгатылган булса да. Хәер, халыкның яртысыннан артыгын мөселманнар тәшкил иткән төбәктә мәет яндыру миче булдыруга бәйле төрле фикерләр булды. Өстәвенә крематорий төзү шактый чыгымнар да таләп итә. Аны эшләтеп җибәрү өчен, ким дигәндә, ике мич кирәк. Берсе ватылган очракта, икенчесе гел эшләп торырга тиеш. Крематорийга килгән кешене бер атнадан килегез, дип борып җибәреп булмый бит. Алай да белгечләр мич төзүнең отышлы ягын исәпләп чыгарган. Үз башлары турында кайгырталар булса кирәк: яңа иҗтимагый зиратта 30-50 елга кадәр урын җитсә, мич ярдәмендә бу хакта 100 елга кадәр онытырга мөмкин икән.
Шулай да башта крематорийны республика бюджеты хисабына төзү планлаштырылган иде, әмма 2023нче елның мартында Марат Ишкин мэриядә эшлекле дүшәмбедә крематорий башка инвестицияләр хисабына төзеләчәк, дип хәбәр итте. Тик узган атнада билгеле булганча, Санкт-Петербургның әлеге «Ритуал.ру» оешмасы проектта катнашудан һәм аңа 250 млн акча бүлеп бирүдән баш тарткан.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина проектны мөстәкыйль рәвештә дә тормышка ашыра алабыз, дип белдерде. Тик әлегә кадәр Казанда крематорий төзү буенча инвестицион проектның киләчәге турында сорауларга төгәл җавап юк. Шунысы гына мәгълүм: Казан Башкарма комитеты төрле инвесторлардан тәкъдимнәр көтә.
Төзелерме, төзеләчәкме? Гомумән, кирәкме?.. Казан башкарма комитетының җирләү хезмәтләрен оештыру һәм каберлекләрне тәртиптә тоту идарәсенең соңгы сорауга җавабы әзер: оешмага елына 60-70 кеше крематорий төзүне сорап мөрәҗәгать итә икән. Төзелешкә киткән чыгымнарны каплау өчен, кимендә 10-15 ел кирәк булачак, дип фаразлана. Шуңа күрә үзебез төзегәнче, инвестор табуы җиңелрәк. Тик акча чыгарып салырга ашыкмыйлар. Моңа кем генә риза булыр икән? Дөрес, крематорий төзелгән очракта, тагын өч-дүрт елдан халыкта мәетне яндыру культурасы барлыкка киләчәк, дип уйлый түрәләр. Тик мичләрнең язмышы турында ышандырып әйтүче генә юк.
МОНЫСЫ КЫЙММӘТМЕ?
Мәетне яндыру гадәти җирләүгә караганда ике тапкырга арзангарак төшә һәм бу ысулны халык беренче чиратта шуның өчен сайлый, дип яза «Коммерсантъ». Мәетне яндырырга теләүчеләрнең саны зиратларда урын калмау, җир биләмәләренең бәясе арту белән дә бәйле. Ә кремацияләү ничә сумга төшә соң? Шуны ачыкларга тырыштык.
Түбән Новгородтагы крематорийларга мәетне алып бару, документлар әзерләү, яндыру, мәетнең көлен алып кайту 33130 сум тора. Әле тагын табут бәясен дә кушарга кирәк. Аның иң арзаны – 4800 сум тора. Мәетнең көлен икенче вакытта гына алып кайтып бирәләр. Әгәр дә шул көнне үк алып кайтырга кирәк булса, өстәп тагын 5 мең сум түлисе була. Мәет авыр гәүдәле булса, 1700 сум өстәп түлисе.
Чутлап карасаң, мәетне крематорийга алып бару бик кыйммәткә төшә. Түрәләр шуңа кайгыра, күрәсең: үзебездә булса, моның кадәр үк чыгымнар таләп ителмәс иде.
Шул ук Түбән Новгородның крематорий сайтында быелга актуаль бәяләр күрсәтелгән. «Стандарт», ягъни бик зур булмаган кешене кремацияләү 19830 сумга төшәчәк. Мәетне тиз генә кремациялим дисәң, өстәмә 3 мең сум акчаңны әзерлә икән. Өстәмә 800 сумга мәрхүмнең туганнары өчен кремацияләүнең видеоязмасын да әзерләп бирәләр.
Дөрес, 10 меңгә дә кремацияләп була, тик мәетнең көлен 1-2 елдан гына ала алачаксың. Сүз уңаеннан, крематорий территориясендә көлне саклау шулай ук түләүле. Тиешле көнне килеп алмасаң, бер көн өчен өстәмә 40 сум акча түләргә туры киләчәк.
Бүген Русиядә 30лап крематорий бар. Аларның күбесе – дәүләт карамагында. Казанга иң якыны Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрендә урнашкан. Соңгысында үлүчеләрнең 63 процентын, ягъни елына тугыз мең мәет яндыралар. Дөнья күләмендә беренчелек – Япониядә. Бу илдә мәетләрнең 98 процентын крематорийга озаталар. Мөселман илләрендә бу хакта сүз дә булырга мөмкин түгел.
ФИКЕР
«Ватаным Татарстан»: Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов:
– Крематорий безгә һич туры килми. Беренчедән, дин буенча булса, икенчедән, бу борынгы традицияләребез белән бәйле. Үзем дә аңа каршы, әлбәттә, чөнки җиргә җирләү борынгы бабаларыбыздан ук килә. Крематорий төзүнең бер сәбәбен җир җитмәү белән аңлаталар. Ләкин мин моның белән килешмим, чөнки Русиядә җирдән күп нәрсә юк. Авылларда берсе тулса, икенчесенә җирләргә мөмкин. Элек хәтта дүрт зиратлы авыллар да булган. Аннан соң, ислам дине буенча, таркалган мәет өстенә икенче берәүне җирләү рөхсәт ителә. 100 ел узгач, шул ук урында яңадан җирләү очраклары булган да. Мәсәлән, Яңа Татар бистәсендә мәетне тирән итеп казып җирләгәннәр. Икенчесен исә бик тирән итмәгәннәр. Ягъни бер-берсе өстенә җирләү булган. Бер кабер өстенә ике таш та куйганнар.
Казанда сакланып калган борынгы 4–5 татар зираты бар. (Бишбалта, Дары бистәсе, Яңа Татар бистәсе зиратлары һәм башкалар). Андагы кабер ташларын өйрәнгән кеше буларак, аларда күпме акыллы сүз язылганлыгына сокланам. Бабаларыбыз үзләренчә васыятьләрен дә әйтеп калдырырга тырышкан. Шуңа күрә башка халыкларга туры килә икән, кремацияләсеннәр, ләкин бу татарларга кагылмас, дип ышанасы килә. Русия – күпмилләтле дәүләт. Казанда крематорий төзелгән очракта, башка дин кешеләре, бәлки, аннан файдаланыр да. Сүз дә юк, крематорий төзү халык арасында төрле каршылыклы фикерләр уята. Ислам, христиан динендәге милләт вәкилләре өчен мәетне яндыру кабул ителми. Бу безнең дини традицияләребезгә туры килми.
«Бизнес Онлайн»: Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков:
– Мондый карар кабул иткәндә безнең фикеребез юридик яктан әһәмияткә ия була алмый. Бу мәсьәләдә без кешеләргә киңәш кенә бирә алабыз. Шәригать буенча, «Мин Аллаһ Тәгаләгә ышанам», – дип әйтүче кешеләргә, мөселманнарга кешенең мәетен яндыру кискен тыелган. Хәтта моргларда мәетне яру да хәерле түгел. Һәм без мөселманнарның анда яндырылуына кискен рәвештә каршы. Кабер үзенә тартып торыр, дигән әйтем булса да, исән чакта кешегә күмелү урынын билгеләп кую тыелмый. Аллаһ Тәгалә кемнең кайда үләсен, кая җирләнәчәген үзе генә белә.
«АиФ»: Социолог Искәндәр Ясәвиев:
– Мин Казанда крематорий төзүне хуплыйм. Шул ук вакытта моны бөтен кеше кабул итмәвен дә аңлыйм. Бу, беренче чиратта, дин белән бәйле. Андый фикердә торучыларны да аңлыйм һәм хөрмәт итәм. Ләкин, минемчә, кешенең үзен ничек җирләячәкләрен сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Шәхсән үзем үлгәннән соң мине кремацияләүләрен телим. Бөек Ватан сугышы барган урыннарда эзләү отряды составында эшләгән кеше буларак, миңа башка бик күп иптәшләрем кебек үк кеше калдыклары белән очрашырга туры килә. Без күмелми калган, ташланган һәм онытылган солдатларның калдыкларын күтәрәбез, исемнәрен табарга тырышабыз һәм аннан соң җирлибез. Берничә дистә еллар узгач, кешеләрдән берничә уч сөяк кенә кала. Ә кайвакыт – кулда таралып бетүче тузан бөртеге генә. Шуңа күрә һәр эзләүче кеше үзенең үлеме һәм аннан нәрсә калачагы турында уйлый торгандыр. Миңа калса, гәүдәм мин үлгәннән соң ук тузанга әйләнсә, яхшырактыр. Кешеләр турындагы хатирәләр аны ничек күмүгә бәйле түгел. Кеше үлгәч, аның ничек яшәгәне һәм башкарган эшләре турында уйлыйлар.
САННАР
Бүген кремацияләү бөтен дөньяда таралган. АКШ һәм Канадада 1 мең шундый бина барлыгы билгеле. Көнбатыш Европа илләрендә дә күп. Бөекбританиядә – 356, Чехиядә – 80, Франциядә – 70. Мәетләрне яндыру аеруча Япониядә киң таралган. Әлеге илдә вафат булучыларның 98 проценты кремацияләнә. Православ күмү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Русиядә бу күрсәткеч 45–61,3 процент аралыгында тирбәлә. Хәзерге вакытта крематорийлар Русиянең зур шәһәрләрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Новокузнецк, Норильск, Екатеринбург, Түбән Тагил, Владивосток, Ростов-Донда бар.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии