Өйдә утыру чоры куркыныч түгел, аннан соңгысы куркыныч…

Өйдә утыру чоры куркыныч түгел, аннан соңгысы куркыныч…

Коронавирус пандемиясе тормышның барлык өлкәләренә дә үзгәрешләр кертте һәм кертәчәк. Җинаятьчелек өлкәсе дә читтә калмаячак.

Хәзер ике фикер йөри. Беренчесе – катгый карантин чаралары кертелгән илләрдә җинаятьчелек кими. Моны статистика да раслый. Күпләр өйдә утыра, урамга кирәк булганда гына чыга. Хуҗасы өйдә булганда, фатир басарга керергә җөрьәт итмиләр. Кесә каракларына да «эш» кимеде: туристлар юк, төркем-төркем йөрүче юк, кеше тулы транспортлар юк, төнлә авыш-тәвеш килеп рестораннан кайтучылар юк. Хәтта юл-транспорт һәлакәтләре саны да кимегән. Эшкә барасы булмагач, рульгә утыручылар да сирәгрәк бит. Аннан соң полиция дә урамда кизү тора, сак көчәйде. Җинаятьчеләр бик иркенләп йөри алмый.

Ә икенче фикер мондый: карантин озакка сузылса (әле бездә «өйдә утыру» режимы гына, катгый карантинның кертелгәне юк), талаулар, кешеләргә ташланулар, бунтлар артачак. Кешеләр эш урынын һәм керем чыганагын югалтачак, бу җинаятьчелек артуга китерәчәк. Ашказанында ач бүреләр улаучы, өендә ач балалары көтеп утыручы кеше законны уйлап тормаячак. Өйдә көч куллану очраклары да артачак. Агрессор тәүлек әйләнәсе «корбаны» белән янәшә булачак, өйдә утыруның ачуын аннан чыгарачак.

Италия, Испания, Лондонда кешеләрнең супермаркет басуларын, азык-төлек талауларын язып тордылар. Узган атна ахырында Төркиядә булган хәлләрне интернеттан күзәттек. 10нчы апрель төнендә Төркия эчке эшләр министрлыгы илнең 31 зур шәһәрендә урамга чыгуны 48 сәгатькә тыйды. Режим кертелгәнче чыгып калыйк, дип кешеләр кибеткә агылды. Сугыш, талаш, берсен-берсе таптау, кыйнау, әйбер бүлешә алмау, кешеләрне полиция куып таратуы ­– боларның барысын да интернетта таралган видеоларда күреп була. Кемдер кибеткә ипи алырга дип чыккан, кемдер – чипсы. Әле монысы ачлык бунты да, хәерчелек бунты да түгел. Өйдә утырып усалланган кешеләр бунты.

Үзебезнең илнең криминаль хроникасыннан берничә вакыйга.

Әле узган атнада гына газетабызның беренче битендә «Казанда олы яшьтәге хатын-кызның азык-төлек салынган кул арбасын талап алган ир-атны тоткарлаганнар» дип язган идек. Күзәтү камералары видеосыннан күренгәнчә, бер ир күпкатлы йорт подъезды янында өлкән яшьтәге хатын-кызны этеп ега, аның азык-төлек салынган кул арбасын талап ала һәм кача. Ул урлаган сумкада тагын 5 600 сум акча да булган. 32 яшьлек ир тотылган, аңа «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәлдән соң 3 көн үткәч, сумкасы таланган 80 яшьлек Лидия Птицынаның вафат булуы турында хәбәр ителде. Йөрәге чыдамагандыр, күрәсең…

Ленинград өлкәсендә кешеләргә ризык илтүче курьерларны талый башлаганнар. Узган атнада гына да шундый 3 очрак теркәлгән. 5нче апрель көнне Санкт-Петербургта курьерга 4 ир-ат ташланган, сумкасында булган сушины талап алып, машинага утырып качканнар. 27-37 яшьлек караклар ярты сәгатьтән соң тотылган. Аларга административ хокук бозу буенча («вак хулиганлык») беркетмә төзелгән.

Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә төнлә ризык илтүче курьерга ташланганнар. Монда да 4 кеше. 20 яшьлек курьерны кыйнап ташлаганнар. Сугыш чукмарларын икенче көнне тотканнар, «Кыйнау» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.

Мәскәүдә 19-31 яшьлек биш ир-ат азык-төлек кибетенә кергән, кәрҗинне тутырганнар һәм чыгуга таба юнәлгәннәр. Ниятләре – түләми-нитми чыгып китү булган, үзләрен күренмәс дип уйлаганнар, мөгаен. Тотылганнар, җинаять эше ачылган.

Пермьдә, тәрәзәсен ватып кереп, Sheamus («Шеймус») пабын талап чыкканнар. Бөтен җәмәгать туклану урыннары кебек үк, әлеге паб та изоляция вакытында эшләмәгән, шуңа күрә кассада нибары 5 мең сум гына акча табылган. Битлекле карак берничә шешә виски да кыстырып чыккан.

Казанда да бер кофейняны ватып кергәннәр. «Урларлык әйбер тапмагач, берничә шешә колд-брю (шешәгә тутырып сатыла торган салкын каһвә) алып чыгып киткәннәр. Алкоголь дип уйлаганнардыр, күрәсең», – дип язды кофейня хуҗасы үзенең инстаграмында.

Полиция: «Бу – гадәти җинаятьчелек очраклары. Пандемия белән дә, изоляциядә утыру белән дә бәйле түгел. Җинаятьчелекнең артуы күзәтелми, бар да гадәттәгечә», – дип хисап бирә. Шулаен шулайдыр анысы. Талаулар пандемиягә кадәр дә булды, пандемиядән соң да булачак. Тик шул ук полиция вәкилләре, сүз уңаеннан гына дигәндәй, «җинаятьчелекнең артуы ихтимал» дип тә әйтеп куйгалый.

Җинаятьчелек – теләсә нинди режимга яраклаша ала торган өлкә. Менә хәзер дә, урамда талый алмый башлагач, онлайн талаулар активлаша. Аналитиклар киберҗинаятьчеләрнең, ягъни интернетта җинаять кылучыларның артачагын фаразлады. Алар турфирма, авиакомпания вәкилләре булып шалтыратып, юллама яки билет өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга вәгъдә итәчәк. Коронавирусны ачыклый торган тест, «Франциядә эшләнгән могҗизалы дару» сатачак. Тагын әллә нинди алдалау ысуллары табачак.

Әлегә бездә хакимият кешеләрне өйдән чыгармау турында гына уйлый да, әз-мәз икътисад турында уйлаштыргалый башлады. Полициянең дә эше каты: изоляция тәртибен бозучыларны аулыйсы бар. Җинаятьчелек турында уйлаучы юк әле.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Интернетта алдаучылар кармагына эләкмәс өчен берничә киңәш.

ВИРУСЛЫ СМС-ХӘБӘР

Өйдә утырабыз, телефон һәрдаим кулда. Мошенниклар да моны белә һәм моннан файдалана. Алдау юлы бик гади: телефонга «Сиңа бүләк», «Фәләннең эксклюзив фотосы», «Сезнең мондый нәрсәне күргәнегез юк әле» ише смс-хәбәр килә. Кызыксынган кеше сылтамага баса, шулай итеп, үзе дә белмәстән, вируслы программаны телефонына кертә. Нәтиҗәдә, телефонына бәйләнгән барлык мәгълүматны, мобиль банкын да махсус серверга җибәрә. Аннан соң инде мошенникларга бу кешенең банк картасында булган акчасын үзләренә күчереп аласы гына кала. Антивирус программалары булган телефоннар вируслы смс-ны «таный». Ә андый программа булмаса, үзеңә игътибарлырак булырга һәм шикле смслардагы сылтамаларга басмаска кирәк.

ОНЛАЙН САТЫП АЛУ

Бүген халык теге яки бу әйберне онлайн рәвештә, ягъни интернеттан сатып алырга гадәтләнде. Онлайн сатып алганда, күп очракта акчаны банк картасы белән алдан ук түләп куясы. Мошенниклар исә моннан рәхәтләнеп файдалана. Алар популяр брендлар сайтларының клоннарын ача. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган ике сайт. Ләкин берсе – алдавыч. Сайтның адресына игътибар итәргә кирәк. Адресы икесенеке бер үк төсле кебек, ләкин алдавыч сайтта бер символы үзгә (артык, ким) була. Игътибарсыз сатып алучылар шул клон-сайттан заказ биреп, кәкре каенга терәлеп кала. Мондый сайттан алган товар сатып алучыга килеп җитми, ә акча мошенниклар кесәсенә күчкән була. Шуңа күрә онлайн кибеттән заказ биргән очракта, адресына (сылтамасына) игътибар итәргә, шикләнсәң – таныш-белештән сорашырга, интернеттагы төрле чыганаклардан тикшереп тә карарга кирәк.

ИНТЕРНЕТ-ТӘКЪДИМНӘР

Интернетта сатып кына алмыйбыз, үзебез дә сатабыз. Бу көннәрдә берәр нәрсәне сатып, тамак туйдырырлык булса да акча эшләргә теләүчеләр бигрәк тә күп булыр. Сату турында хәбәрне бушлай белдерүләр сайтына эләбез. Анда да алданырга мөмкин. Әйтик, белдерүне элгәч, күпмедер вакыттан шалтырату килә. «Сатып алучы» товар белән кызыксынган була, аны сатып алырга, хәтта акчаның бер өлешен алдан түләп куярга теләвен белдерә. Әлбәттә инде, товарын сатучы кеше «эри». «Сатып алучы»га үзенең карта реквизитларын җибәрә – янәсе акчаны шунда күчерәсе. Ләкин мондый төр «сатып алучы» картаның номерын һәм сезнең исем-фамилиягезне генә сорап калмый, картаның арткы ягында язылган өч саннан торган комбинацияне (ССV) дә сорый. Әгәр ул санны сорасалар, белеп торыгыз – сезнең белән мошенник сөйләшә. Картага акча күчерү өчен, аның номерын (16 саннан тора) һәм алучының исем-фамилиясен (кайвакыт анысы да кирәкми) белү дә җитә.

ФИКЕР

– Кешеләр өйдә утырган чор – авыр чор түгел әле. Проблемалар аннары – кешеләр өйдән чыккач башланачак. Кече һәм урта бизнес җимерелә. Күпме кеше урамда калачак! Беренче чиратта бу – әллә ни эш белмәүчеләр. Исән калырга тырышкан бизнес, иң беренче эш итеп, әнә шундыйлардан котылачак. Алар урамда калачак һәм менә бу куркыныч.

Бездә хәзер эшсез утыручы гастарбайтерлар бик күп. Алар Русиядән китә дә, акча да эшли алмый, изоляция урыннарыннан да чыгарга ярамый. Бу – бик җитди мәсьәлә.

Репрессиягә тиң чаралар куллану нәтиҗәле булмас, дип уйлыйм. Ялкынны бензин сибеп сүндереп булмый бит. Бөтен кешене рәттән «борып алып» та булмый. Төп проблема – икътисадта. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен торгызу ягын хәл итәргә кирәк. Ул хәл ителмәгәндә, көч ведомстволарының хәрәкәтләре халыкның негатив кәефен генә арттырачак.

Игътибар итеп карагыз: карантин шартларында кешеләр тәртип саклау органнарының гамәлләрен ничек кабул итә? Һәр гамәлләре халыкның ачуын китерә. Кешеләр бу изоляциянең канунлы булу-булмавы, үзләренең хокуклары һәм иреге турында уйлана башлый.

Кешеләр төрле. Берәүләр карантинны сериаллар карап уздырырга да риза. Икенчеләр бер урында 20 минут та утырып тора алмый – аларны бер ай дәвамында бер бүлмәле фатирда дүрт бала белән бергә ничек тотмак кирәк? Усаллык, ризасызлык, негатив арта. Ул тышка бәреп чыгарга – ягъни урам җинаятьчелегенә әйләнергә дә, эчтә калырга – гаиләдә көч куллану, өйдәгеләрне җәберләү рәвешендә дә чыгарга мөмкин.

Бу чорда «Черная банда» кебек бандалар барлыкка килмәячәк. Тик хәвеф-хәтәр башка яктан китереп бәрә ала. Әйтик, АУЕ (яшьләрнең формаль булмаган криминаль хәрәкәте). Менә бу хәрәкәттәге яшьләр хәзерге шартларда бик җитди куркыныч тудырырга мөмкин.

ФСБның запастагы генерал-майоры Александр МИХАЙЛОВ

(Чыганак: «Лента.ру»)

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

Соңгы вакытта редакциябезгә коронавирус турында шигырьләр бик күп килә. Бу тема берәүне дә битараф калдырмый. Шуны исәпкә алып, бу айда бәйге темасын «Ай-һай хәлләр: коронавирус» дип игълан итәргә булдык. Сездән шушы теманы төрле яклап ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 11нче майга кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Электрон почтабызның адресы: beznen@mail.ru. Шулай ук шигырьләрне редакциябезнең «ватсап» номерына да җибәрергә була: 8-927-039-03-53. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Авторның исем-фамилиясе, кайдан икәнлеге дә күрсәтелгән булырга тиеш. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии