Яз «җыртыклары»

Яз «җыртыклары»

Яз җитүгә бер яктан шатлансак, икенче яктан хафага калабыз. Үз борчу-мәшәкатьләре белән килә шул ул. Кыш көне кар күмеп киткәнлектән сизелмәгән чокыр-чакырлар язын кабат юл уртасында ыржаеп утыра башлый, аларга төшеп, машиналарыбыз эштән чыга, урамнарны су баса, базларга су төшә, юл читләрендә өем-өем чүп-чар калкып чыга, күпме кеше язгы бозга кереп харап була…

ЯМЫЙ ТОРАЛАР – ҖИМЕРЕЛӘ ТОРА

Авыл юллары турында әйткән дә юк, башкалада да, яз җитүгә, кайбер юллар бомбага тотылган кырны хәтерләтә башлый. Шул сәбәпле һәлакәтләр саны да арта. 7нче март көнне генә Казанның Декабристлар урамында асфальт убылып төшеп, 40 сантиметр тирәнлектәге чокыр хасил булган, анда бер-бер артлы машиналар кереп чумган иде. «Эфир» телеканалы күрсәткәнчә, «Ниссан» автомобиле бигрәк тә кыен хәлдә калган – сулы чокырга «борыны» белән кереп чумган, аны чыгару өчен махсус техника чакыртырга туры килгән, машинаның алгы өлешенә җитди зыян килгән. «Ниссан»ны йөртүче: «Берәр юл билгесе куелган булса, без күрәләтә торып ул чокырга барып кермәс идек бит инде. Билге куелмагач, ул кечкенә генә күлдәвек кебек тора», – дип сөйләде.

Ә бит бу чокырга шулай бер-бер артлы машиналар төшеп китмәгән булса, ул журналистларны да җәлеп итмәгән булыр иде, бәлки. Азмыни Казанда андый чокырлы юллар?! Һәм һәрберсендә көн дә берәр машина зыян күрә тора. Машина хуҗалары исә, чокырны каһәрли-каһәрли, фәлән мең сумга машинасын рәтләттерергә мәҗбүр була. Юл салучылар белән судлашып йөрүче юк.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин белдергәнчә, быел Татарстан юлларына 11,7 млрд сум акча тотарга ниятлиләр. Шул акчаның 1,7 млрд сумы яңа юллар салуга, ә 4,9 млрд сумы төзекләндерү эшләренә тотылачак икән. Тик шунысы кызык: шул ук Казан урамнарын гына алсак та, ел да бер үк юллар төзекләндерелә. Җәен ямыйлар, язга тагын җимерелә, тагын ямыйлар – һәм шулай чиксезлеккә кадәр. Акчаны төпсез чокырга салалар дигән сүз инде бу.

Федераль программа нигезендә юлларны төзекләндерүгә шулай ук акча бүлеп бирелә. РФ транспорт министры Максим Соколов белдергәнчә, быел бу эшкә 30 млрд сум тотылачак. Акчага 500 меңнән күбрәк кеше яши торган 34 шәһәр ия булачак. Алар арасында Чаллы шәһәре дә бар. Бу шәһәргә төгәл күпме акча биреләчәге әлегә мәгълүм түгел.

«ЯЗГЫ ТАШУГА ӘЗЕР»

Беренче проблема юллар булса, икенчесе – су басу. Без монда – Казанда – йөзә башладык инде. Елдагыча, су агып төшеп китү өчен каралган каналлар йә эшләми, йә тыгылган, йә дөрес җиргә урнаштырылмаган, шул сәбәпле хәтта үзәк урамнарда да юлга су җәелә. Монысы эрегән кар суы. Ә бит Татарстанда эреле-ваклы елгалар да аз түгел. Аларга якын урнашкан торак пунктлар язгы ташуны хәвефләнеп көтә.

Республикада язгы суны каршы алуга әзерлек программасы старт алды инде. Министрлар Кабинеты 7нче февральдә үк «2017нче елгы язгы ташу вакытында республика халкын һәм җирләрен саклау чаралары турында» карар кабул итте. Әлеге чаралар өчен барлыгы 1 млрд 288 млн 151 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча кирәкле техниканы барлау һәм булдыру, контроль пунктлар һәм эвакуация урыннары хәзерләү өчен тотылачак.

Республиканың гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз сайтында быел су басу куркынычы янаган шәһәр һәм районнар исемлеген бастырды инде. Белгечләр әйтүенчә, быел кыш бик карлы булган, шуңа күрә су басуга әзерлек эшләре дә иртәрәк башланган. Министрлык вәкилләре төзегән исемлеккә карасаң, су басу куркынычы республиканың 42 районындагы 220 торак пунктка яный икән. Аларда барлыгы 18846 кеше яши, 48 социаль әһәмияткә ия оешма урнашкан, 55 автомобиль юлы һәм 36 күпер бар. Бер генә торак пункт та су басу аркасында «зур дөнья»дан аерылмаячак, дип ышандыра министрлык. Түрәләр журналистларга: «Без язгы ташуга әзер түгел», – дип белдермәс шул инде. Һәрвакыт әзер, дип торыр. Тик, шулай булуга карамастан, ел саен йә тышкы дөнья белән тоташтырып тора торган күперләре агып китеп, йә шундый ук максаттагы автомобиль юлы су астында калып, берникадәр вакытка «зур дөнья»дан аерылып торучы авыллар була.

Татарстанда урнашкан 832 гидротехник корылманың 4есе «куркыныч тудыру ихтималы бар» дип бәяләнә икән. Тагын 12сен төзекләндерү таләп ителә. Хакимият бүлеп биргән акчаның бер өлеше шул максатта да тотылачак, диелгән министрлык сайтында.

Шул ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләр өчен боз кичүләрен рәсми рәвештә япты инде. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр бит. Тик аңа карап кына боздан йөрүчеләр кимеми әле. Аеруча балыкчылар язгы бозда балык тотарга ярата. Быел әлегә андый-мондый хәбәрләр ишетелми, тик ел саен МЧС хезмәткәрләре бозда агып киткән яки, боз ватылып, суга килеп төшкән балыкчыларны шактый коткара. Коткарып кала алсалар бер хәл, балык тотарга дип киткән җирдә үлемен очратучылар да юк түгел…

«БАЗГА ЕЛ ДА СУ ТӨШӘ»

Авыл җирендә яшәүчеләрнең үз проблемасы инде – базга, өй астына су төшү. Зур сулыклар янында яшәүчеләр генә түгел, хәтта кечкенә генә инеше дә булмаган авылларда да су төшүдән зарланучылар бар.

Кукмарада яшәүче Мәгъсүм Мортазиннарның базына ел да су төшә икән. «Безнең йорт уйсулыкта – тау астында урнашкан. Янәшәдә елгалар булмаса да, кар суы, җирдәге туң эреп, базга төшә. Шуңа күрә март кереп, кояш карый башлауга, баздагы бәрәңгене чыгарабыз. Анда күп булса биш-алты капчык бәрәңге була инде, аны өй астына йә абзарга салабыз. Тик узган ел өй астына да су төшкән иде әле. Быел ничек булыр – белгән юк. Елның ничек килүенә карап, йә март ахырында, йә апрель урталарында төшә су», – дип сөйләде Мәгъсүм әфәнде. Алар шулай ел да су төшүгә ияләшкән инде. Су күп булмый – баз төбе күмелерлек кенә, ике-өч атна дигәндә үзе җилләп тә бетә, ди.

Арчада яшәүче Дания Гариповаларның кар базында чәчүлек бәрәңгесе саклана икән. Узган ел базларына су төшмәгән булган, быел ничек булыр, дип шомланып көтеп торалар. «Өченче ел базыбызга су төште. Ярый әле ирем вакытында күреп алып, бәрәңгене чыгарып кала алдык. Көн ахырына су базның яртысына кадәр күтәрелде. Насослар куеп, көчкә суыртып бетердек аны, аннан соң бик озак җилләттек. Баздан чыгарган бәрәңгене печәнлеккә менгердек. Өй астында ашауга дип тота торган бәрәңгебез тора. Узган ел көнгә берничә тапкыр базны тикшереп тордык, Аллаһ саклады, су төшмәде», – дип сөйләде ул.

Халык хак әйтә

* Яз көне, эретмичә, озак туңдырып торса, җәй коры була;

* Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар;

* Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр;

* Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр;

* Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Бәйгегә нәтиҗә

«Хайваннарны күп күрдем, иң пычрагы – дуңгызлар…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: дуңгызлар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә, аларның барысын да бирергә газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә биредә иң-иң дигәннәрен генә бастырабыз, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Лаеш һәм Тукай районнарыннан Гөлсинә Габбасова һәм Зөфәр Дәүләтшин. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Татарстан җирендә без

Чучкаларны үрчетмик.

Хәләл булсын тапкан маллар,

Әйдә, үгез симертик!

Дуңгызны мәчет тирәли

Җиде кат йөгертсәң дә,

Хәрам була аның ите,

Ничекләр пешерсәң дә.

Гөлсинә ГАББАСОВА,

Лаеш районы, Нармонка авылы

Кәҗә хайван түгел, дию,

Юк, дусларым, дөрес түгел.

Баҗа – туган, кәҗә – хайван,

Дуңгыз менә хайван түгел.

Бер өммәттәндер икесе –

Дуңгыз вә лә исерек.

Аллаһ сакласын гөнаһтан,

Төбәккә аны кертмик.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Экологик чиста, диләр,

Дуңгыз үстергән җирләр.

Җитәкчеләр ышандыра,

Булмас, дип, яман чирләр.

Ышаныр идем коттеджларын

Безнең тирәгә салса.

«Дуңгыз исен яратам!» – дип,

Шунда яшәргә калса.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Халыкны бигрәк мыскыл итә

Түрә, «шишкалар», «тузлар».

Хәзер бигрәк күп үрчеде

Ике аяклы «дуңгызлар».

Гомер кыска, бу тормышның

Тәмнәрен белик әле,

Дуңгыз-пычрактан арынып,

Хәләлдә яшик әле!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Чучкалар асрап кына да

Баеп булмас бит һич тә.

Куркытып уятыр чучка –

Төшкә керсә төнге өчтә.

«Кушалар!» – диеп, җәмәгать,

Әгәр асрасаң чучка,

Бөлгенлеккә төшәрсең,

Үзең дә үләрсең ачка.

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Хәрам икәнен белсә дә,

Сало ашый татарлар.

Дуңгыз асрап, дөнья куып,

Зур гөнаһка баталар.

Дуңгыз кебек булган, диләр,

Нык исергән кешене.

Андыйларга җәннәтнең

Ачылмас бер ишеге.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Юньле хайван тиз үрчеми,

Таба берне, икене.

Дуңгыз гына чама белми –

Балалый уникене.

Дуңгыз итеннән ясыйлар

Уннарча төр колбаса.

Беркем ашамас иде дә,

Чын зарарын аңласа.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Диндәшләрем, сак булыгыз,

Җылы абзарда дуңгыз бар!

Хайваннарны бик күп күрдем,

Иң пычрагы – дуңгызлар.

Миңнефәрит НӘГЫЙМИ,

Саба районы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: яз җитте» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии