Ринат, Ленар, Рамил, Ленизаларга көн бетә?

Ринат, Ленар, Рамил, Ленизаларга көн бетә?

Дәүләт Думасына күптәннән инде җәмәгатьчелекне уятып җибәрә торган сәер (акылсыз, дип укысагыз да була) канун проекты кертелгәне юк иде. Ниһаять, кертелде әнә. Сенатор Валентина Петренко тәкъдиме белән, балаларга нинди исем кушарга кирәклеген кануни нигездә ныгытмакчы булалар. Закон өлгесе буенча, сан, символ, аббревиатура, норматив булмаган лексика, дәрәҗә яки вазифаны белдерә торган сүзләрне исем итеп куюны тыярга җыеналар. Аббревиатура дигәне берничә сүзне кыскартып, кушып ясалган исемнәр була инде. Ринат, Ренат («революция, наука, труд»), Ленар («Ленин армиясе»), Рамил («рабочая милиция»), Дамир («Да здравствует мировая революция»), Лениза («Ленинские заветы»), Эльмира («электрификация мира») исемнәре дә тыелырга мөмкин, имеш.

Валентина Петренко үзенчә бик кирәкле тәкъдим белән чыккан инде. Сәер исемнәр кушу совет чорында да булган, хәзер дә булып тора. Октябрина, Даздраперма, Трактор, Вилен, Кимнарның күбесе әби-бабай инде хәзер, Карамель, Универсиада, Спартак, Эллари, Миралия атлы оныкларын үстерешеп яталар. Тик исем кушуны кануни нигездә үк контрольгә алырга кирәкме икән соң? Яңа туган балаларга бу исемнәрне кушуны тыйдың да ди, ә инде яшәп ятучы Ренат, Ленар, Ленизаларга нишләргә? Исемнәрен үзгәртеп, паспортларын алыштырыргамы, әллә инде искәрмә рәвешендә «ярамаган» исем белән яши бирергәме? Алайга китсә, искәрмәләр шактый җыелачак әле бездә.

«Минем әти-әнием укытучылар, укымышлы кешеләр. «Революция, наука, труд» дигән сүзләрдән кушып ясалган Ренат исемен дә белеп, аңлап кушканнар. Бу малай укымышлы булсын, хезмәтне яратсын, дигән теләк белән кушылган исем бу. Ленар, Ренатларның булуыннан кешелеккә бер начарлык та тими бит. Билгеле бер чорга караган исемнәр үзе тарих бит инде ул. Алайса Ленин һәйкәлләрен дә алып атыйк, мавзолейдагы Ленинны да алып күмеп куйыйк әйдә! Дәүләт Думасында утыручыларга, юкны бушка аударып утырганчы, башка мөһимрәк мәсьәләләр белән шөгыльләнсәләр дә булыр иде», – дип уйлый нәфис сүз остасы Ренат Галиәскәр.

Актанышта яшәүче Лениза апа Миңнәхмәтовага менә исеменең мәгънәсен белми генә кушканнар. «Мине бала тудыру йортыннан алып кайтуга, өч яшьлек икетуган абыем: «Лениза кайтты», – дип кычкырып җибәргән. Балалар бакчасында Лениза исемле кыз булгандыр инде йә. Шуннан шушы исемне кушканнар. Мәгънәсен соңрак белдем: «Ленинские заветы» дигән сүздән ясалган икән. Мин гомер буе дөреслек өчен көрәшеп, янып яшәдем, монда исемемнең дә йогынтысы зурдыр дип уйлыйм. Исемнең мәгънәсенә карап кушарга кирәк инде. Тик закон кадәр законы ук кирәкмәстер, муллалар да аңлата ала бит ата-аналарга», – ди бүген лаеклы ялда булган шәфкать туташы.

Ә муллалар, чыннан да, аңлату эше алып барырга тиеш. «Мәгънәсе начар, мәҗүсилек белән бәйле булган һәм чит культураларны пропагандалый торган исемнәрне кушарга киңәш итмибез. Шулай да үзләре теләгән исемне генә куштырырга теләгән, мәгънәсе начар, дигәнне аңламаган ата-аналар да була. Барыбер ул исемне кушмыйбыз, шуңа охшаганрагын сайлыйбыз инде. Аннары ул бала ике исемле була. «Яхшы мәгънәдәге исемнәр кушыгыз, Кыямәт көнендә җавап тотарга чакырганда шул исемегез белән дәшәрләр», – дигән хәдис тә бар. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә «Исемең матур, кемнәр куйган» дигән китап чыгарылган иде. Балтач районында бу китап һәр мәчеткә таратылган, шунда кергән исемнәрне генә кушалар. Бездә ул никтер кереп китә алмый әле», – дип сөйләде «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев.

«Апанай» мәчете имамы Дамир хәзрәт Садыйков: «Хәерле исем кушсаң, исеме белән дәшкән саен баланың үзенә дә, аны кушкан хәзрәткә дә савап булып бара. Әгәр хәерсез исем кушсаң, балага да, исемне кушкан хәзрәткә дә гөнаһ булып бара», – дип ачыклык кертте. Ул үзе дә улына Линар исемен кушарга теләгән булган. Тик чакырылган хәзрәт: «Бу исем «ут» дигәнне аңлата, мин аны кушмыйм», – дигәч, башка исем сайлаганнар.

Ярар, закон кабул ителеп, алтын хәрефләр белән бастырылып, мәчет һәм чиркәүләрнең балага исем куша торган бүлмәләренә элеп тә куелсын, Ленар һәм Ренат исемнәре кара исемлеккә кертелсен дә ди. Тик ата-ана баласын барыбер үзе теләгәнчә атап йөртәчәк бит инде. Каяле, бу балага өендә Рамил яки Дамир дип эндәшмиләрме икән, дип күзәтеп йөрү өчен «исем тикшерүче» дигән махсус вазифа булдырмасалар, әлбәттә. Ышан – анысын да булдырып куярлар…

Исемнәр турында закон проектын керткән сенатор Валентина Петренко бу. Гадәти булмаган прическалы ханымга карагач, «балага нинди исем кушарга ярый, ә ниндиен ярамый» дигән канун өлгесе белән маташканчы, чиновникларның килеш-килбәтенә кагылышлы кагыйдәләр кертелсен иде ул, дип уйлап куясың.

Белеп торыйк!

Көньяк Америкадагы Квакиутль ыруы индеецлары бурычка акча алганда залог итеп үз исемен калдыра. Бурычын кайтарып бирми торып, аңа берәү дә исеме белән дәшми.

***

Эшләп рекорд куюы белән танылган шахтер Алексей Стахановның исеме чынлыкта алай булмаган. «Правда» газетасында күмер табуда рекорд куюы хакындагы язмада исемен ялгыш язганнан соң, аңа, матур легенданы бозмас өчен, паспортын алыштырырга туры килә. Бүген аның исеме төгәл билгеле дә түгел. Кайбер белгечләр аны – Андрей, икенчеләре Александр исемле булган дип белдерә.

Бер чеметем мәзәк

Совет чорында балаларга Владлен дигән исем кушу модада иде. Ә хәзер – Владипут дигәнне.

***

Хәрби комиссариатта эшләүче ир улларына Ләйлә, Алинә һәм Гөлназ дигән исемнәр кушкан.

***

Биш яшенә кадәр Кәрим үзенең исемен «Авызыңны яп» дип уйлый иде.

Статистика

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016нчы елда республикада иң еш кушылган ирләр исемнәре Тимур, Әмир һәм Кәрим булган. Кыз балаларга кушылган иң популяр исемнәр – Ясминә, София һәм Әминә. Исәпләп караганнар: 6-7 елдан соң мәктәптә һәр класста бер булса да Тимур исемле малайның уку ихтималлыгы – 80 процент, ә бер булса да Ясминә исемле кызның уку ихтималлыгы 66 процент килеп чыккан. Сирәк очрый торган (яки бөтенләй дә колак ишетмәгән) исемнәрдән узган ел Татарстанда менә ниндиләре кушылган: Адреан, Азарий, Айдамир, Алемзар, Алтан-Дениз, Алтын, Ангел, Арий, Арманд Александр Армстронг, Бату, Брюс, Велимир, Гедеон, Ёсин, Инель-Сами-Ассане, Кай, Лавр, Мөхәммәдбобур, Рагнар, Сафир, Суарэс, Суфён, Эльбрус, Эмильен, Эраст – малайларга; Адалин, Алтын, Айноа, Аминад, Аполлинария, Артемида, Барчиной, Вирсария, Герда, Дея, Джульетта, Женевьева, Ильюна, Ладомира, Лоя, Мальвина, Махфират, Мумтоза, Ойбиби, Ругайя, Цветана, Элария, Эсмеральда, Эстель – кызларга.

Бәйгегә нәтиҗә

«Интернетны «кочаклап» йокларга да мөмкиннәр…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: интернет» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә, аларның барысын да бирергә газета бите җитми. Шуңа күрә биредә иң-иң дигәннәрен генә бастырабыз, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗанов һәм Мамадыштан Әлфия Салихова. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Оныкларны әрли идем,

Сукырая, дип, күзең.

Ни хикмәт, 70кә җиткәч,

Кереп «баттым» бит үзем.

Тик беләм, интернет мине

Күпме генә тартмасын,

Анда утыруым, димен,

Бер сәгатьтән артмасын.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Интернетка кереп «чумдым»,

Батмый чыгармын микән?

«Пәрәвез»дә эленеп торып,

Күпкә чыдармын микән?

Интернет дигән «албасты»

Менеп җилкәгә басты.

Баш иелгән, күзләр тонык,

Тынычлык бездән качты.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Җайлысын җайлыдыр да ул,

Зыянга илтмәс микән?

Уйлау сәләтен югалтып,

Баш мие «кипмәс» микән?

Зыянын уйламый гына

Утыралар озаклап.

Йокларга да бик мөмкиннәр,

Интернетны «кочаклап».

Гөлфинур КОРБАНГАЛИЕВА,

Балтач районы, Бөрбаш авылы

Ай-һай хәлләр: күпме халык

Авыруга сабышты –

Яше-карты, эте-бете

Интернетка «ябышты».

Ай-һай хәлләр: исең китәр –

Интернетның хафасы.

Милли тәрбия дәвасын

Кайдан эзләп табасы?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Интернетсыз тормыш юк күк,

Укыйк та, язышыйк та.

Эч серләрен дә бүлешик,

Булыйк кайчак гашыйк та.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Бар җиһанны интернет

Челтәре чорнап алды.

Тәлинкәле патефоннар

Тарихка кереп калды.

Интернет аша гына

Белмәгәнне беләбез.

Яхшыны да, яманын да,

Күрмәгәнне күрәбез.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

XXIнче гасыр бара –

Бездә интернет юк әле.

Юлы да булмаган салага

Интернетның бармы соң кирәге?

Шайтан башка, җиле башка,

Башны орып булмый ташка.

Лесхозда бушка эшләп аргач,

Интернеттан эш эзли Яшка.

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: исемнәр» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии