2021 нинди яңалыклар алып килде?

2021 нинди яңалыклар алып килде?

1нче гыйнвардан 2021нче ел гына түгел, рәсми рәвештә яңа законнар да гамәлгә керде. Ел ахырында пачкалап имзаланган кануннар әнә шулай яңа елның беренче көненнән эшли башлый. 2021 нинди яңалыклар алып килде соң? Быел гамәлгә кергән барлык законнар һәм кагыйдәләр РФ Дәүләт Думасы сайтында чыкты, шуларның иң әһәмиятле дип санаганнарын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

«БАЕДЫК»

1нче гыйнвардан Русиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 5,5 процентка артты һәм хәзер ул 12 792 сум тәшкил итә. Узып киткән 2020нче елда 12 130 сум иде. Шулай итеп, МРОТ беренче тапкыр хезмәткә сәләтле гражданнар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артып китте. Анысы 11 653 сумны тәшкил итә – 1нче гыйнвардан 3,7 процентка артты. Киләсе елдан МРОТны һәм яшәү минимумын яңача исәпли башларга җыенулары хакында язган идек инде. Бездә бу берәмлекләр «кулланучы кәрҗине» дигән шартлы кәрҗин ярдәмендә билгеләнә иде. Ә Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яшәү минимумын кешенең җан башына кеременең 44,2 проценты, ә минималь хезмәт хакы күләмен илдәге уртача хезмәт хакының 42 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим итте. Бу яңа механизм хәерчелекне киметүдә нәтиҗәле булачак, янәсе.

Артулар турында язуны дәвам итсәк, 1нче гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнде. Картлык өчен түләнә торган иминият пенсиясе (страховая пенсия) өлеше 6044 сум 48 тиен тәшкил итәчәк дигән сүз бу. Дөрес, әлеге сумма урысчалап әйткәндә – «фиксированный», ягъни беркетелгән. Ә акчаның төгәл күпмегә артасы хәзер ала торган пенсиягезнең күләменә бәйле – индексация һәр кешегә индивидуаль рәвештә ясала бит.

Сүз уңаеннан, 2019нчы елдан бирле этаплап артып бара торган пенсия яше турында да онытмыйк. 2021нче елда хатын-кызлар лаеклы ялга 56,5, ә ир-атлар 61,5 яшьтән чыгачак. Күчеш этабы 10 елга исәпләнгән, ягъни 2028нче елда төгәлләнергә тиеш. Нәтиҗәдә, пенсия яше 5 елга арткан булачак (ел саен яртышар елга арта бара): хатын-кызлар – 60, ирләр 65тән чыга торган була. Бу урында «Российская газета»да чыккан бер аңлатманы китерүне урынлы дип саныйбыз. «Әгәр кеше берничек тә эш таба алмый икән, ул пенсиягә билгеләнгән вакыттан 2 елга иртәрәк чыга ала. Аның эшкә урнаша алмавын мәшгульлек үзәге расларга тиеш. Шунысы да мөһим: кеше моңа кадәр эшләгән эшеннән кыскартылган яисә оешма юкка чыгу сәбәпле эшен югалткан булырга тиеш. Әгәр ул элекке эшеннән үз теләге белән киткән булса, пенсиягә иртәрәк чыгу дигән кагыйдә аңа туры килми. Тагын бер шарт бар: пенсиягә бу рәвешле чыгу өчен хатын-кызларның иминият стажы (кешенең рәсми рәвештә теркәлеп эшләгән һәм шул эшләгәне өчен Пенсия фондына иминият түләүләре күчерелеп барган стажы. – Авт.) ким дигәндә – 20, ә ирләрнеке 25 ел булырга тиеш», – дип яза газета, Пенсия фондына сылтама ясап.

1нче гыйнвардан ана капиталы да артты: беренче балага – 483 881,83 сум (466 617 сум иде), икенче балага – 155 550 сум (150 000 сум иде).

БАЙЛАР КҮБРӘК ТҮЛИ

Еллык кереме 5 млн сумнан артып китә торган затлар (аена якынча 416 мең сум туры килә) бу елдан башлап 13 түгел, 15 процент салым (НДФЛ) түли башлый. Салым ставкасы арту 5 миллион күрсәткечен бер тапкыр гына артып китә торган очракларга (мәсәлән, салым акчасын кире кайтарудан кергән керем – «вычет») кагылмаячак.

Салым ставкасын арттырудан казнага кергән өстәмә акча сирәк очрый торган җитди чирләрдән интегүче балаларга ярдәм фондына күчереләчәк. Яңа фондны төзү турында указга Путин 2021нче елга чыккач – Раштуа алдыннан кул куйды. Ул «Круг добра» дип аталачак. Быел салым ставкасын арттырудан казнага өстәмә 60 млрд сум керер дип планлаштырыла. Бу сумманың барысын да әнә шул фондка юнәлтмәкчеләр. Аны авыру балаларга кирәкле кыйммәтле дарулар, җайланмалар алуга, тернәкләндерү чаралары уздыруга, югары технологияле операцияләр ясауга тоту ниятләнә. Кирәк була калса, дәвалау чит илдә дә узарга мөмкин, диелә «Российская газета» аңлатмасында. Фонд исемлегенә 4 меңгә якын бала кертеләчәк, дигән иде вице-премьер Татьяна Голикова узган ел ахырында ясаган бер чыгышында.

ӨЙДӘН ТОРЫП ЭШЛӘҮ ЗАКОНЛАШТЫ

Узган ел күпләр, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, өйдән эшләүгә күчеп алды. Кемдер апрельне тулысы белән һәм майның беренче атнасын шулай эшләсә (Русиядә рәсми үзизоляция режимы шул чорда булды), кемнәрдер шуннан соң офиска чыгып тормады инде, читтән торып эшләвен дәвам итте. Эш бирүчеләр дә моның уңай якларын күреп алды: хезмәткәрләр офиста урын биләп тормый, өйдән эшләсәләр, эш җирендә өстәмә саклык чаралары да булдырырга кирәкми. Бу рәвешле эшләү элек тә күзәтелсә дә, законда «өйдән торып эшләү» яки «дистанцион эш» дигән төшенчәләр юк иде әле. Төшенчәсе булмагач, билгеле бер нормалары да юк иде. Менә 1нче гыйнвардан өйдән торып эшләүнең үзенчәлекләрен ачыклый торган закон үз көченә керде.

Әйтик, кайбер эш бирүчеләр, хезмәткәрне өйдән эшләүгә күчергәч, моннан оятсызларча файдалана башладылар. Читтән торып эшләү тәүлегенә 24 сәгать хезмәт куюга тиңләште дисәң дә була. Ләкин яңа закон ачыклык кертә: өйдән торып эшләүнең дә билгеләнгән вакыты булырга тиеш. Мәсәлән, җитәкчегез сезне сәгать 9дан 18:00га кадәр генә эш буенча шалтыратып борчый ала. Эш буенча смслар, электрон хатлар да фәкать шул вакытта гына язылырга тиеш. Башка вакытта хезмәткәр телефонын алмаска, электрон хатка җавап бирмәскә хокуклы.

Кеше өйдән торып эшләүгә күчерелергә мәҗбүр булса да, аның хезмәт хакы киметелергә тиеш түгел. Эш сәгатеннән тыш эшләү өчен өстәмә түләнә.

Әгәр кеше эшкә урнашканда офиста эшли торган итеп килешкән һәм аңа эш урыны бүлеп бирелгән икән, аны күп дигәндә алты айга гына өйдән торып эшләүгә күчереп торырга мөмкин – шуннан артыгы ярамый, диелә яңа законда.

Өйдән торып эшләүчене эштән җибәрү өчен ике сәбәп нигез була ала. Беренчесе: әгәр хезмәткәр җитди сәбәбе булмаган көе 2 эш көне дәвамында элемтәгә чыкмаса. Икенчесе: әгәр хезмәткәр аның белән элемтәгә кереп булмый торган урынга күчеп китсә. «Телефон начар тота» яки «интернет әкрен эшли» дигән ачыклаулар җитди сәбәп булып саналмаячак.

Сүз уңаеннан, «Работа в России» порталы мәгълүматына ышансаң, Русиядә өйдән торып эшләүчеләр саны 3,5 миллионга җиткән. Элекке елларда бу сан бермә-бер кимрәк булган.

ТАГЫН НИЛӘР БАР?

1нче гыйнвардан үз көченә кергән закон һәм кагыйдәләрне тагын да дәвам итеп була.

Быел эшкә урнашучыларга фәкать электрон хезмәт кенәгәләре генә ачылачак, элеккечә кәгазь кенәгә бирелмәячәк. Ә кәгазь хезмәт кенәгәсе булганнар үз теләкләре белән электрон вариантка күчә ала.

Автомобильләргә куела торган «Инвалид» дигән билге эшләүдән туктый. Хәзер ташламалы парковкага ия булу өчен, инвалидлыгыңны раслап, электрон рөхсәт алырга кирәк булачак.

Әле кайчан гына бөтен ил буенча кырып-себереп ябып бетергән айныткычларны төбәкләрдә кабат ачарга рөхсәт иттеләр. Дөрес, берән-сәрән шәхси айныткычлар күренә башлаган иде инде. Хәзер менә «ярый» дигән законы да бар. Түләүле медицина айныткычлары булачак бу. Анда бер кич «кунып» чыгу уртача 1500 сумга чыгачак. Акчаны дәүләт түгел, айныткычка килеп эләккән кеше түлисе.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Шәхси йорт-җирләрдә ачык һавада чүп яндыру, учак кабызу тыела. Шашлыкны да махсус җиһазландырылган урында гына пешерергә рөхсәт. Торак йортларда заводта эшләнмәгән тимер җылыту мичләре дә куярга ярамый. Биналарның подвал өлешендә җиһаз складлары, балалар үзәге, җитештерү цехы яки остаханәләр урнаштыру тыела, дигән өлеше дә бар яңартылган документның. Тагын больницаларда һәм кеше күп йөри торган урыннарда, әйтик, сәүдә үзәкләрендә тын юлларын һәм күзләрне янгыннан саклау чаралары булырга тиеш.

Халыкка ярдәм чаралары арасында шунысы игътибарга лаек: авыл ипотекасы программасы киңәйтелә. Хәзер программада катнашу өчен җирнең милек иясе булу мәҗбүри түгел, арендага алынган җир белән дә катнашырга ярый. Авыл ипотекасы – җир участогы алу һәм анда йорт төзү өчен бирелә торган 0,1-3 процент ставкалы ташламалы кредит ул. Хәзер ана капиталын да беренчел кертем буларак кулланырга ярый.

Ярдәм чарасы дигәннән, хәбәрнең монысы Мәскәү халкын сөендерер, татарстанлыларны көендерер: 1нче гыйнвардан Мәскәүдә «сугыш чоры баласы» дигән категория законга кертелде. Бу категориягә 1927нче елның 4нче сентябреннән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр туганнар карый. Алар Мәскәүдәге барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөрү, санаторийга бушлай юллама алу, теш протезларын бушлай ясату һәм төзәтү хокукына ия була. Ай саен 1584 сум акча түләнәчәк. Ә Татарстанда сугыш чоры балаларын һаман танымадылар әле. Гомумән, Русиянең 20ләп төбәгендә генә сугыш чоры балаларына ниндидер ташламалар һәм айлык түләүләр каралган.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Хатын-кызларга хезмәт кую рәсми рәвештә тыелган һөнәрләр исемлеге дә 1нче гыйнвардан яңартылды. 20 ел элек кабул ителгән документта 456 хезмәт төре булган, яңасында – 100 генә. Әйтик, бу елдан башлап, хатын-кызларга «КамАЗ», йөк машинасы, трактор руленә утырырга рөхсәт ителә. Төзелеш техникасы (бульдозер, экскаватор, автогрейдер) белән идарә итү генә элеккечә тыелган килеш кала. Теләкләре булса, хатын-кызлар судно командасы әгъзасы, мәсәлән, матрос, шкипер булып хезмәт итә, хәтта боцман һөнәрен үзләштерә алачак. Нәфис затларны электр поезды, электричка яки югары тизлекле поезд машинисты буларак күрсәк тә аптырыйсы түгел – бу һөнәрләр шулай ук рәсми рәвештә рөхсәт ителде. «Соңгы 20 елда эш шартларын яхшыртучы, димәк, хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыянны киметүче, эшне җиңеләйтә торган заманча технологияләр күп уйлап табылды», – дип аңлаталар әлеге документка үзгәрешләр кертүне Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

Хатын-кызларга эшләү тыелган тармаклар исемлегендә авыр йөк ташу, химик җитештерү, җир асты һәм тау эшләре, металл табу, скважиналар казу, нефть һәм газ чыгару һәм башкалар бар.

ИГЪТИБАР!

Газетабызның 2020нче елда чыккан соңгы санында «Ай-һай хәлләр: 2021нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән бәйге игълан иткән идек. 25нче гыйнварга кадәр сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Хатлар килә башлады инде. Кем әле язып җибәрергә өлгермәгән, тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии