Исәннәрнең иминлеген кайгыртканчы, үлгәннәргә «түләү» отышлырак

Исәннәрнең иминлеген кайгыртканчы, үлгәннәргә «түләү» отышлырак

Декабрь башында Русиянең төрле почмакларында шартлаулар яңгырады. Дошман бомбасы түгел, торак йортларда көнкүреш газы шартлый. Соңгы вакытта монысына да ияләшә төштек кебек. Ел әйләнәсе кабатлана бит, ә кышкы салкыннар җитүгә, газ шартлау очраклары тагын да арта.

Хәзер матбугатта «взрыв» дип язарга, сөйләргә ярамый. Аның урынына «хлопок», ягъни «шарт иткән тавыш» дип язалар, сөйлиләр. Янәсе «шартлау» дип зур итеп язып, халыкны куркытмас өчен шулай эшләнә. Тик газ шартлауны «хлопок газа» дип, ә аның аркасында чыккан янгынны «возгорание» («ут чыгу») дип атаудан гына хәлнең җитдилеге кимеми. Йортлар җимерелә, милеккә зыян килә, ә иң мөһиме – кешеләр яралана, үлә. Бу хәлләрне үз күзе белән күргәннәр, үз башыннан кичергәннәр, «хлопок» дип язганга карап, җиңелрәк кабул итәме икән, ай-һай...

5нче декабрьдә Ярославльдә күп катлы йортның өченче катында бер фатирда газ шартлап, дивар ишелгән, түбәгә һәм балконның бер өлешенә зыян килгән иде. Казаның сәбәбе – газ җайланмасыннан үзбелдекләнеп файдалану, диелде. Берәүнең тәне 70 процентка пешкән. Шул ук 5есе көнне Түбән Новгород өлкәсенең Заволжье шәһәрендә дә газ шартлап, фатирлар арасындагы дивар җимерелгән, янгын чыккан, ул 30 квадрат метрга җәелгән. Йорттан 18 кеше эвакуацияләнгән. Янә 5есе көнне Воронеж өлкәсендә торак йортта газ баллоны шартлаган. Бер тәүлек эчендә булган хәлләр менә болар! Бәхеткә, өч очракта да үлүчеләр юк.

Ә менә 4нче декабрь кичендә Ханты-Мансы автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә торак йортта газ шартлап (йортка газ кертелмәгән), 8 кешенең гомере өзелде, берничә кеше һаман да больницада. ОТРК «Югра» мәгълүматына караганда, газ баллоны 67 яшьлек пенсионерның өендә шартлаган. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән биш катлы панель йортның 3нче подъезды хәзер үтәли күренеп тора. Җирле матбугат чаралары язуынча, биш гаилә вакытлыча торакка урнаштырылган, тагын 34 гаилә шундый фатир кирәк дип гариза биргән. Җимерелгән йортта 14 фатир ипотекага алынган булган. «Ипотека мәсьәләсен җайга салу өчен җаваплы вәкил билгеләнде», – дип хәбәр итте шәһәр җитәкчелеге», – дип яза «Новости Сургута – СИА ПРЕСС». Ул «җайга салу» дигәне, банклар белән сөйләшеп, ипотека түләвен кичектереп түләргә рөхсәт алу инде. «4нче декабрьдән башлап, коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләнми тора», – дип «сөенче» ала шәһәр җитәкчелеге. Җимерек фатирларда яшәп булмый, аларга газ, электр, су килү туктатылган (күрше подъездларга килә), шулай булгач, коммуналь түләүләр исәпләнмәве болай да аңлашылырга тиеш кебек. Юк, шәһәр җитәкчелеге моны җыелышта зур итеп сөйләп, үзенең казанышы кебек күрсәтә.

Нижневартовскидагы очрактан соң, күп катлы йортларда газ җайланмаларын тикшереп, карап тотуны бердәм оешмага тапшыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул итү тәкъдиме булды. Бу закон проекты беренче укылышта 2018нче елда кабул ителгән һәм шул килеш калган иде. Хәзерге вакытта бер йортта газ җайланмаларын төрле оешмалар тикшерә ала, фатир хуҗасы кем белән килешү төзегән – шул килеп карый. Яисә берәү белән дә килешү төземәскә мөмкин. Закон кабул ителә калса, кешеләр оешма белән килешү төзегәнме-юкмы – моны дәүләт торак инспекциясе контрольдә тотарга тиеш була. Ләкин ДәүДуманың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева «Российская газета»га бу законның нәтиҗәле булуы икеле дип әйткән. «Кешеләр хәзер ничек килешү төземәсә, шулай ук төземәячәкләр. Һәм хәтта төзесәләр дә, газ җайланмаларын тикшерү белән бер генә оешма шөгыльләнә торган булса да, елга бер тапкыр килеп тикшереп китү фаҗига булмас дип гарантия бирә алмый. Бүген газовиклар килгәндә җайланма төзек булыр, ә иртәгә хуҗа кеше исерек баштан дөрес итеп кулланмас, һәм газ шартлар. Яисә газовик «плитәгез начар эшли» дип әйтеп китүгә карап, акчасы булмаса, кеше аны алыштыра алмаячак, моның да ахыры начар тәмамланырга мөмкин», – дигән ул. Яңа плитә алырга акчасы җитмәүчеләргә субсидияләр бирү бер Мәскәүдә генә кулланыла. Газ чыга башлауга аны автомат рәвештә ябып куя торган приборлар куйдыру файдалы булыр иде, тик моңа да күпләрнең акчасы җитмәс, ди урынбасар. Ә бюджетта, билгеле инде, акча юк та юк. Казада үлгәннәргә өләшер өчен бар (Нижневартовскида һәлак булганнарның гаиләләренә 1әр млн, зыян күргәннәргә 100әр мең сум бирәчәкләр, диелде) – ни дисәң дә, аларның саны санаулы, ә менә казаны булдырмый калу өчен күпме кешегә җайланма куеп чыгарга кирәк, бу кыйммәткә төшәчәк. Шуңа да үлгәннәргә «түләү» бюджет өчен отышлырак.

Кешеләр үзләре җүләр, дип күрсәтергә тырыша чиновниклар. Янәсе газ җайланмаларыннан дөрес файдаланмыйлар, газ баллонын суыктан кисәк җылыга алып керәләр... Шушы көннәрдә интернетта бер видео таралды: ЮХИДИ хезмәткәре юл уртасында таяк болгап, юл хәрәкәтен көйләмәкче булып тора. Тик машиналар аңа игътибар да биреп тормыйча, хәрәкәтләнүен дәвам итә, нәтиҗәдә, чүт кенә каза килеп чыкмый кала, инспектор нервыланып бетә. «Таяк болгау»ның нәрсә икәнен аңламый шоферлар, юл йөрү кагыйдәләрен белми. Бу буранлы көннәрдә светофорлар эшләми торганда, Казан урамнарында да очрады «таяк болгау»ны аңламый торган җәяүлеләр. Яшьләр, ЮХИДИ хезмәткәренең нәрсәгә таяк болгавын, газдан ничек файдаланасын белмәгәннәргә «дурак» дип кенә карап, аларга кул селтәп, фаҗигаләргә юл куярга түгел, ә бәлки, аларны акылга утырту өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәктер? Мәктәптә өйрәтергә (менә сиңа «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»!), телевизордан сөйләп торырга, эш урынында инструкция үткәрергә (хәзерге кебек журналга кул куйдырып чыгу гына түгел, чынлап та кагыйдәләрне аңлатып). Монысы да бюджетка кыйммәткә төшәрме икән?

 

Соңгы өч елда (2019-2021) һәм бу елның 11 аенда Татарстан Республикасында газ аркасында чыккан барлыгы 113 янгын теркәлгән, 18 очракта газ җайланмасын дөрес файдаланмау шартлауга китергән. Бу янгыннарда 16 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган, 36 кеше, шул исәптән 4 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында МЧС вәкилләре белдерде.

Бу ел башыннан Татарстанда сөрем газы белән агулануның 39 очрагы теркәлгән. 9 кеше үлгән, 79 кеше, шул исәптән 32 бала төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Ләкин статистика бер урында гына тормый. Матбугат очрашуы булган көнне Казанның Юдино бистәсендә шәхси йортта 14 яшьлек үсмернең сөрем газы белән агулануы мәгълүм булды. Әлеге очракны статистикага кертеп өлгермәгәннәрдер. Бәхеткә, үсмер җиңел котылган.

 

САН

2022нче елда торак йортларда газ шартлау очраклары:

7нче гыйнварда Пензадагы күп катлы йортта газ шартлап, ике кеше һәлак булды.

3нче февральдә Түбән Новгородта биш катлы йортта газ белән һава катнашмасы шартлап, бер ир-атның тәне 80 процентка пеште, берничә көннән ул больницада җан бирде.

12нче март төнендә Воронежда күп катлы йортта шулай ук газ белән һава катнашмасы шартлавы билгеле булды, торакның бер өлеше җимерелде. 113 кешене эвакуацияләделәр. Җимерекләр арасыннан ике кешенең үле гәүдәсе табылды.

9нчы апрельдә Казанның Габишев урамындагы торак йортта бер фатирда газ-һава катнашмасы шартлады, бер ир үлде.

11нче апрельдә Мәскәү янындагы Ступино шәһәрендә биш катлы йортта көнкүреш газы шартлады. Шартлау аркасында алты кеше һәлак булды, тагын биш кеше төрле дәрәҗәдә яраланып, больницага озатылды.

24нче апрельдә Свердлау өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә газ шартлап – пенсионер әбинең, ә 4нче июльдә Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәрендә шундый ук казада бер ир-атның гомере өзелде.

28нче октябрьдә Дагыстанның Каспийск шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлап, өч кешенең, шул исәптән бер баланың тәннәре пеште. Соңрак аларның берсе больницада җан бирде. Ә 9нчы ноябрьдә республиканың Оружба авылында шәхси йортта газ шартлады, бер кеше үлде, өч кешенең сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян килде.

19нчы ноябрьдә Сахалинның Тымовское бистәсендә торак йортның дүртенче катында газ шартлап, биш каты җимерелде, 9 кеше һәлак булды.

Чыганак: «РИА Новости»

(исемлек күпкә озынрак, без үлем белән тәмамланган очракларны гына аерып бирдек)

 

 

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Түләгәнче – тикшерегез!

Бу хакта еш язсак та, белеп бетермәүчеләр бар икән әле. Бер укучыбыз шушы көннәрдә почта тартмасында «газ җайланмаларын тикшертергә кирәк» дигән кәгазь табып алган. Ярый әле түләгәнче шәһәрнең газ хуҗалыгы хезмәтенә барып, моны сез җибәрдегезме, дип сораган. «Без җибәрмәдек, бу – мошенниклар эше», – дип җавап биргәннәр. Нәрсә хәл икән бу, шуны белешеп язып чыкмассызмы, дип сорый укучыбыз. Тагын бер тапкыр аңлатып язабыз.

Гадәттә, хезмәт күрсәтә торган оешма исемнәре төрле булса да, алар юллаган хатларның эчтәлеге охшаш: сертификатлы белгеч килеп, җайланманы тикшереп, кирәк булса алыштырып китсен өчен шалтыратып язылырга диелә, телефон номеры күрсәтелә. Әгәр фәләненче көнгә кадәр белгеч чакыртмасаң, түләү нормативлар буенча алыначак, дип тә өстәлә, әлеге таблицада бәяләр меңнәр белән исәпләнә. Мөһере, җибәргән кешенең имзасы, штрих-кодлары, безнең көннәр өчен аеруча актуаль «куар-код»ы (аны заманча телефон камерасы ярдәмендә сканерлап, оешма турында тулырак мәгълүмат алып була. – Ф.М.) булса да, «штраф» дигән куркыныч сүз язылса да, кәгазьдә күрсәтелгән оешмалардан белгеч чакыртканчы, акча күчерергә ашыкканчы, берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк.

Беренчедән, мондый «сәлам хатлары»нда счетчикларын каратырга тиешле фатирның адресы да, хуҗасының исем-фамилиясе дә күрсәтелми – иң элек менә шушы нәрсә шик уятырга тиеш. Түләү квитанцияләрендә һәрвакыт фатир яки йортның төгәл адресы һәм милек хуҗасының тулы исеме языла. Икенчедән, ни өчен әле безнең счетчиклар белән идарә итүче компания түгел, ә ниндидер бер белмәгән, таныш түгел оешмалар кызыксына, дигән сорау туса да урынлы булыр. Счетчикларны кайчан тикшертергә кирәклеге турында торак-коммуналь хуҗалык түләүләре квитанциясендә языла – бу очракта бердәнбер рәсми кәгазь менә шул. Үзегезнең идарә итү компаниясенә шалтыратып белешсәгез, анда бернинди дә «сәлам хаты» җибәрмәдек, бездән килә торган бөтен мәгълүмат түләү квитанцияләрендә языла, дип раслаячаклар.

Болар гына ышандырмаса, тагын да тирәнрәк казырга була. Кәгазьдә күрсәтелгән оешманың счетчикларны тикшерергә, газ җайланмаларына техник тикшерү уздырырга хокукы бармы икәнен белешәсең. Исәпкә алу приборларын тикшерү яки алыштыруны фәкать аккредитацияләнгән оешмалар гына башкара ала. Интернетта аларның реестрын табасың һәм оешманың исемен язып эзләтеп карыйсың. «Туры килүләр юк» дигән җавап чыгарса, әлеге оешма аккредитацияләнмәгән, ягъни аның счетчикларны тикшерү хокукы юк. Әгәр ул җибәргән кәгазьдәге номерга шалтыратып белгеч чакыртсагыз, приборларны карап китәрләр, әлбәттә. Ләкин бу акчаны суга салу гына булачак, чөнки вакыты җиткәч, аккредитацияләнгән чын оешма барыбер приборларны тикшерәчәк һәм анысы өчен дә түләргә туры киләчәк.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: почта тартмасына салына торган мондый кәгазьләр – реклама гына. Аларны чыгаручыларны һәм таратучыларны маңгайларына төбәп «мошенник» дип атап та булмый кебек: алар «фәлән номерга акча күчерегез» дип мәҗбүриләми, мәгълүмат кына тарата. Әмма кәгазьнең реклама икәнен күрсәтмиләр. Ышанучан кешеләр шуңа каба да: тизрәк счетчигын тикшертеп куярга ашыга, ә аннары аккредитацияләнгән оешмадан белгеч килгәч тагын бер тапкыр түләргә мәҗбүр була. Игътибарлы булыгыз! Бер тапкыр түләгәнче һәм алданганчы, җиде тапкыр тикшерегез!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии