11 елдан соң «Булгария» фаҗигасе кабатлана язды

11 елдан соң «Булгария» фаҗигасе кабатлана язды

2011нче елның 10нчы июлендә Идел елгасында булган зур һәлакәт Татарстанны гына түгел, бөтен Русияне тетрәндергән иде. 2022нче елның 10нчы июлендә республика сулыгында «Булгария» фаҗигасе кабатлана язды.

Алга китеп әйтеп куйыйк: бәхеткә, узган якшәмбе баткан суднодан бөтен кешене дә исән-имин коткара алганнар. Электрон матбугат чаралары язуынча, бер хатын-кыз зыян күргән (нинди зыян икәне әйтелми), зарар бик җитди булмагандыр, күрәсең – пассажир больницага барудан баш тарткан. Үлүчеләр булмагач, судно өчен җаваплы затларның да шелтә яки штраф белән генә котылулары ихтимал – тәҗрибә шуны күрсәтә. Ләкин үлүчеләр булмавы проблема юк дигәнне аңлатмый әле.

МОНДЫЙ ХӘЛНЕҢ БУЛГАНЫ БАР ИНДЕ, ДИЛӘР

Элекке елларда 122 кеше, шул исәптән 28 бала батып үлгән «Булгария» фаҗигасе ел саен 10нчы июль көнне республика күләмендә искә алына иде. Әмма соңгы елларда бу һәлакәт онытыла төште. Гаепле дип табылган берничә кешегә җәза бирелде (тикшерү шактый озак барды, Казан шәһәренең Мәскәү районы суды 2014нче елда гаепләү карары чыгарды, 2015нче елда Татарстан Югары суды аны үз көчендә калдырды. – Ф.М.), су техникаларын яхшылап тикшерергә кирәк дигән фәрманнар таратылды, баткан теплоход 2016нчы елда утильгә озатылды һәм, гомумән, вакыт та хәйран үтте бит инде. 10нчы июль Куйбышев сусаклагычында төпкә киткән теплоходта якыннарын югалтканнар өчен генә гомерлеккә кара көн булып калды. Ә менә узган якшәмбедә кичке сәгать 6 тулганда телеграм-каналлар бер-бер артлы «Иделдә кораб баткан» дип яза башлагач, иң беренче «Булгария» искә төште.

Баткан судноны кораб дип атап та булмый – аз кеше сыешлы каплаулы көймә дисәң, дөресрәк булыр. Йөзә торган ресторан, дип тә язалар, чөнки ул бер төркем кеше утыра алырлык зур өстәл белән җиһазландырылган. Тикшерү комитеты үз хәбәрендә катамаран дип биргән. Ул 1994нче елда төзелгән. Хуҗасы – шәхси эшмәкәр Владимир Казаков, дип яза «Бизнес Онлайн». «Казанец-1» дип аталган судноны Иделдә йөзү, су өстендә төрле бәйрәмнәр уздыру өчен арендага биреп торган. Якшәмбе көнне дә берәү, туган көнен уздыру өчен, 100 мең сум түләп судноны арендага алган, дусларын чакырган һәм Иделгә чыгып киткәннәр. Ул берәүнең кем икәне соңрак ачыкланды: эшмәкәр, Татарстанның чаңгы спорты федерациясенең элеккеге идарә итүчесе Артур Сабитов үзенең 34 яшьлеген шул рәвешле билгеләп үтәргә булган икән. «Интернетта арендага яхталар биреп торучы компанияне таптым. Шалтыраттым, бортка ничә кешене алырга яравы турында сөйләштек. Башта ук 30 кеше турында сүз барды һәм, судно хуҗасы сүзләренә караганда, проблема булырга тиеш түгел иде», – дип сөйләгән Сабитов соңыннан «Бизнес Онлайн» хәбәрчесенә. Шул ук электрон басма көймәне арендага бирү турында игъланны да табып караган, анда «йөзә торган ресторан 20 урынга исәпләнгән» дип язылган булган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, гомумән, бортка 15 кешедән күбрәк алырга ярамаган. Ләкин Артур Сабитовның туган көнен бәйрәм итәргә 34 кеше төялеп чыгып киткәннәр (башта 30 кеше турында сөйләшкән булсалар да, өстәмә 4 кешедән әллә ни авырлык булмас, дигәннәрме икән?). Көймә тиеш булганнан ике тапкырга күбрәк кеше утырткан – батуының сәбәбе шушы булырга мөмкин, дип фаразлана хәзер.

«Татар-информ» МЧСка сылтама биреп язганча, һәлакәт Югары Ослан районының Захваткино авылы тирәсендә килеп чыккан. Судно Аракчинодагы причалдан кузгалып киткән була. Озак йөзәргә өлгерми, берничә минуттан янтая башлый һәм тулысынча әйләнеп каплана. Әле ярый ярдан еракка китәргә өлгерми – кешеләрнең исән-имин котылуында бу да зур роль уйнаган. Якындагы кораблар, моторлы көймәләр, судноның күз алдында төпкә киткәнен күреп, тизрәк кешеләргә ярдәмгә ашыга. Интернетта бер шундый көймәне йөртүче төшергән видео таралды. Күз алдында төпкә китте, без ярдәмгә ашыгабыз, ди ул. Чынлап та видеода әйләнеп капланган судноның төбе генә шәйләнә. Бата башлагач, хатын-кызларга коткару жилетлары кидерергә өлгерәләр. Ир-атларның күбесе суднода булган сап-бордларга – серфинг белән шөгыльләнә торган такталарга тотынып исән кала. Менә тагын «әле ярый алар булган!» дип куясың инде. Судагы кешеләрнең кайберсен көймәле балыкчылар коткара, күпчелеген башта якындагы баржага алалар, аннары ярдәмгә килеп җиткән «Добрый» дигән теплоходка күчереп утырталар һәм ярга чыгарып куялар.

Көймә причалдан кузгалып китүгә, эченә су тула башлаган. «Капитан: «Бернинди проблема да юк, мондый хәлнең булганы бар иде инде, помпалы насос суны суыртачак», – диде. «Бу нормаль хәл түгел», – дигәнгә, «Нормаль» дип җавап бирде. Судноның сул якка янтая башлаганын сизгәч, барыбыз да уң якка күчеп, тигезлек сакларга тырыштык. Ләкин көймәне бу гына саклап кала алмасын аңлагач, суга сикерә башладык», – дип сөйләгәннәр «Бизнес Онлайн»га баткан көймәнең пассажирлары. Сүз уңаеннан, алар барысы да зыян күрүчеләр дип аталган, җинаять эше кузгатылган. Гаепле дип табылган зат ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Язма башында ук әйтелгәнчә, шелтә яки штраф белән генә котылмаса...

Кызганычка, юлда булсынмы ул, һавада яки судамы – техника белән проблемалар килеп чыгып тора. Аларны бөтенләй булдырмый калу мөмкин түгел. Ләкин акча эшләү теләге кешеләр иминлегеннән, җаваплы караштан өстенрәк куелган, кемгәдер ришвәт төртеп, күрә торып ватык судноны суга чыгарган очраклар моңа керми. «Казанец» көймәсе нинди очракка туры киләдер – анысын тикшерүчеләр ачыклап бетерер. Бу хәлдән соң ниндидер тикшерүләр үткәрергә дигән фәрман ишетелмәде әле. Югыйсә, Идел буйлап «Бөек Болгар юлы» дигән туристик маршрут ачабыз (июнь уртасында үткән Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан шундый килешүне имзалады. – Ф.М.), чит ил кирәкми, үзебездә туризмны җәелдерәбез, дигән зур хыяллар белән янабыз икән, яхшылап тикшерү комачауламас иде.

СУЛЫКЛАР БАР, КОЕНЫРГА ГЫНА ЯРАМЫЙ

Чит ил кирәкми, үзебездә дә ял итеп була, дигәннән. Күпләр чит илгә диңгез булган өчен түгел, уңайлы шартлар, ягъни сервис өчен йөри. Шуңа да «ял» дип атала бит инде ул. Әйтик, үзебезнең Татарстанда, Казанда яхшы шартлар тудырылган чиста комлыклар булса, җирле сулыкларда да рәхәтләнеп ял оештырып булыр иде. Диңгез үк түгел түгелен, тик анысы да ярап торыр иде әле. Бүген диңгезгә барып ял итү бермә-бер кыйммәтләнгән заманда – бигрәк тә.

Тик бездә яхшы комлыклары да юк шул аның. Мәсәлән, Казанда нибары биш комлык бар, шуның да берсендә – Тирән күлдә генә коенырга рөхсәт ителгән. Һәм бу бер быел гына түгел, ел саен күзәтелә торган хәл. Йә берсе, йә икенчесе нормаларга туры килми. «Түбән Елга аръягы», «Зур Аккош күле» һәм «Локомотив» комлыклары – санитар-химик, ә Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомол» комлыгы микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килми дип табылган. Дөрес, Роспотребнадзор сентябрьгә кадәр сулыкларны аена ике тапкыр санитар-химик күрсәткечләргә һәм аена бер тапкыр паразитларга тикшереп тора. Шулай булгач, сезон төгәлләнгәнче тагын берәр комлыкның рөхсәт ителеп куюы ихтимал. Әлегә дүртесендә дә «Коену тыела» дигән язулар эленгән. Аңа карап, халык коенмый тормый, билгеле. Бу эссе көннәрдә «Түбән Елга аръягы»нда – элеккеге «Кырлай» күңел ачу паркыннан, ягъни яңа Җәмигъ мәчетен төзү өчен бүлеп бирелгән урыннан ерак түгел урнашкан комлыкта алма төшәр урын юк иде. Ярда кызынып кына калмыйлар, әлбәттә, суга да керәләр. Дамбаның икенче ягында, «Казан» загсы янында да кызынып яталар – гәрчә анда бернинди җиһазландырылган комлык та юк. Тиешсез җирдә су кергән өчен штраф та, бату куркынычы да туктатмый кешеләрне. Нишлисең, диңгез эләкмәсә дә, җәйнең рәхәтен татып каласы килә бит.

Шушы көннәрдә таң атканда әлеге дә баягы «Түбән Елга аръягы» комлыгына барып чыгарга туры килде. Ком бик пычрак, дулкыннар бәреп чыгарган әйберләр дә, кош тизәкләре, кешеләрдән калган чүп, тәмәке төпчекләре, хәтта пыяла кисәкләре дә тулып ята. Тулып ташый башлаган бер зур контейнердан тыш, чүп савытлары да күренмәде, чүпне Казансуның икенче ярына – яңартылган яр буена барып җиткәч кенә ташлап булды. Су да чисталыгы белән мактана алмый, яшел төсне яратучыларга ошаса гына инде. Әле бу микробиологиясенә, химиясенә карамыйча, күзгә күренеп торган җитешсезлекләре генә. «Коенырга ярамый» дигән язу торса да, кешесез вакытта коену икеләтә куркыныч булса да, дүрт яшь кеше – ике егет, ике кыз су керәләр. Төнге 3тә, әлбәттә инде, коткаручы да каравылда утырмый (гәрчә коенырга ярамаса да, 1нче июльдән башкалада барлык сулыклар янында да коткару постлары булдырылды, дип хисап тоткан иде Казан мэриясе). Берәр бәла-каза килеп чыга калса, Аллаһ сакласын, ахыры бик начар тәмамлануы бар...

Әле «Түбән Елга аръягы» барыбер дә рәсми комлык санала. Ә суга батучыларның бөтенесе диярлек – җиһазландырылмаган урыннарда коенучылар. Бөтен кеше дә коенасы килгән саен Казандагы барлы-юклы биш комлыкка, яисә район үзәгендәге рәсми комлыкларга барып йөри алмый – алары да бармак белән генә санарлык, кайбер районнарда бөтенләй юк бит әле ул. Якындагы сулыкларга баралар һәм менә шунда фаҗига килеп чыга да инде. Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов июль башында: «Ел башыннан Татарстанда 17 кеше батып үлгән, шуның 10ысы – коену сезоны ачылгач. Узган ел 23 кеше булган», – дип хисап тоткан иде. Арада балалар да бар: июнь уртасында Чаллыда бер үсмер, Чирмешәндә 9 яшьлек малай, Югары Ослан районының Ключище авылы янындагы елгада 13 яшьлек кыз... 2-9нчы июль аралыгында гына да сулыкларда дүрт баланың гомере өзелгән, иң кечкенәсенә – 5, иң зурысына 17 яшь. Һәм бу сан бер урында тормый. Әлеге язма язылып беткәч кенә билгеле булды: Чаллыда Чулман елгасында 16 яшьлек тагын бер үсмер баткан, гәүдәсен ярдан 30 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә табып алганнар, дип яза «Инказан», прокуратураның матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаровның бер сүзе истә калды: «Кызганычка, без суның составына йогынты ясый алмыйбыз», – дигән иде ул коенырга яраклы җирләрнең аз булуына шәрехләмә ясап. Су керәсе килгән кешеләрне дә туктатып кала алмыйлар. Ә менә барлык комлыкларны иң гади коткару җайланмалары белән булса да җиһазлау мөмкин бит. Эчке туризмны үстерүгә дә бер адым булыр иде.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

– Күпләр «коткарыгыз!» дип кычкырган тавыш ишеткәч кенә кешегә ярдәм итәргә кирәк дип уйлый. Әмма бу – зур хата. Еш кына бата башлаган кешенең ярдәм сорап кычкырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмый. Суга батучы кеше, кычкырыр урынга, мөмкин кадәр күбрәк сулыш алырга тырыша. Шуңа күрә суга кереп киткән кешене беркайчан да күздән югалтырга ярамый.

Төпкә китәр алдыннан кеше берничә тапкыр батып калка әле. Рәсми саннар буенча, беренче минутта суга батучыларның – 90 процентын, 6-7 минуттан соң фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин. Суда алты минуттан да озаграк торган кешенең инде аңы томалана. Балаларда ул аеруча тиз бара. Шуңа күрә суга батучыны коткарганда һәр секунд кадерле. Су төбенә киткән кешене инде коткарып булмаячак.

Билгеле булганча, бату очраклары, гадәттә, кешенең суда паникага бирелүе, тәнен көзән җыеру яки исерек килеш коену аркасында килеп чыга. Суда көзән җыерса, баш бармакны тотып, аякны мөмкин кадәр өскә күтәрергә кирәк. Балтырны көзән җыерган очракта да су астында шундый хәрәкәтләр ясарга тырышыгыз. Ботны көзән җыерган очракта, киресенчә, аякны тездән бөгеп, үзеңә таба тартырга кирәк.

Коткаручы Руслан Брагин

(Чыганак: «Ватаным Татарстан»)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии