- 16.06.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №24 (14 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Казан халкы һәм башкалада еш кунак булучылар сизми калмагандыр: җәй башыннан шәһәрдә кисәк кенә полиция вәкилләре артып китте. Метрода хәзер уч төбе хәтле сумканы да ачтырып карамыйча кертмиләр, паркларда, урамнарда төркем-төркем булып тәртип сакчылары йөри. Казанның кайбер урамнарына (спорт корылмаларына таба илтә торган юлларга дип аңларга) ашыгыч рәвештә яңа асфальт түшиләр. Спорт белән кызыксынып тормаучылар бу хәлләрнең сәбәбен белмәскә дә мөмкин. Чынлыкта Казан футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турнирын кабул итәргә әзерләнә.
Нәрсә соң Конфедерацияләр кубогы, дигән сорау була калса да гаҗәп түгел. Дөнья чемпионатын беләбез, Евроны – беләбез, ә менә Конфедерацияләр кубогы – ишеткән-күргән нәрсә түгел. Аңлашыла да: Русия җыелмасының моңарчы беркайчан да бу турнирга эләккәне юк иде. Быел исә җыелма команда турнирга эләкте, шуңа өстәп, ярышны үзебездә кабул да итәбез.
Конфедерацияләр кубогы турниры – бер елдан, ягъни 2018нче елда үтәчәк Дөнья чемпионатына репетиция ул. Әлеге репетиция турнирыннан казанлыларга нинди файда булачак, ярыш вакытында нинди чикләүләр кертелә – бу язмада сүз шул хакта барыр.
«КОРЫ ЗАКОН»
Казанда Конфедерацияләр кубогының дүрт матчы узачак: 18, 22, 24 һәм 28нче июнь көннәрендә. Бу көннәрдә башкалада алкоголь сатуга һәм куллануга билгеле бер чикләү кертеләчәк. Шул хактагы карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Арысланов аңлатканча, «коры закон» бөтен Казанга түгел, бары тик шәһәрнең дүрт зонасына гына кагыла. Бу зоналар: «Казан Арена» стадионы тирәсе (Әмирхан проспекты, Чистай, Адоратский, Лаврентьев урамнары, Өченче транспорт дамбасы, Троицкий урманы); «Казан-1» һәм «Казан-2» тимер юл вокзаллары тирәсе (аерым алганда Ибраһимов проспекты, Академик Королев һәм Академик Мөхәммәдьяров урамнары); аэропорт зонасы.
Санап чыгарганнар: бу дүрт зонада исерткеч эчемлекләр сата торган 250 сәүдә ноктасы бар икән. Аларның барысына да турнир вакытында шешәләрен яшереп торырга туры киләчәк. Тыелган зонада урнашкан кафеларда хәмерле бәйрәмнәр уздыру да ярамаячак.
Эчәм дигән кеше барыбер эчү җаен таба бит инде ул. Төрле чаралар вакытында бездә шушының ише «коры закон» кертеп караганнары булды инде. Хәйләкәр кешеләр җаен тапты: тыелмаган зонада хәмер сатып алып, шуны тыелган зонага алып кереп эчәләр иде. Тик быелгы «коры закон» авторлары акыллырак эшләгән: тыелган зонада урнашкан кафега исерткеч эчемлекне үзең белән дә алып килергә ярамый. Дөрес, бу «ярамый» рестораннарга һәм сыра агызып бирә торган нокталарга кагылмый. Тыелган зонада, әйтик, Чистай урамындагы фатирыңда эчеп утырсаң да, берәү дә сиңа штраф суга алмый. Шуңа күрә «коры закон» дигәннәре бик үк коры да түгел булып чыга.
«УЧЕТ»КА БАС!
1нче июнь-12нче июль аралыгында Казанга килергә уйлаучы һәр кеше Эчке эшләр министрлыгында «учет»ка басарга тиеш. Конфедерацияләр кубогына киләсеңме син, Колхоз базарына өрек алырга гынамы – анысы мөһим түгел. Бөтен кешегә дә «учет»ка басарга!
Алай гына да түгел, үзе Казанда яшәп тә, «прописка»сы башка җирдә булган кешеләргә дә кагыла бу канун. Син инде, бәлки, Казанда 30-40 ел яшисеңдер. Тик башкалада теркәлмәгән булсаң, син автомат рәвештә «шикле гражданнар» категориясенә керәсең. Әйтик, урамда барганда полиция вәкилләре документыңны тикшереп карарга уйлады ди, ә синең «прописка»ң – Базарлы Матакта. Аңлатып кара син аннары полициягә килмешәк булмавыңны, Казанда инде гомер буе яшәвеңне!
2013нче елда Универсиада вакытында да шундый канун керткәннәр иде. Без ул вакытта студентлар. Үзебез – Казанда, «прописка» – авылда. Йә башкаладан юкка чыгып торыгыз, йә вакытлыча теркәлү узыгыз, дигәннәр иде безгә. Юкка чыгасы килмәде, шуңа күрә вакытлыча «прописка» алдык. Күпмедер акча түләп, билгеле. Шулай итеп, бер ай законлы Казан кешесе булып яшәп алган идек. Ул «вакытлыча прописка»ны әзерләп бирүчеләр дә шактый акча эшләп калган иде.
Бу канунның тагын бер хикмәте бар әле. Яшәү урынын күпфункцияле үзәкләрдә дә, бердәм исәп-хисап үзәкләрендә дә, торак кооперативларында да теркиләр бит, ә алар адым саен. Тик 12нче июльгә кадәр әлеге үзәкләр «прописка» бирми тора. «Прописка»ны бары тик Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә генә алырга мөмкин. Анда хәзердән үк су буе чиратларны күзәтергә була инде. Турнир көннәре якынлашкан саен ул чират тагын да сузылачак кына әле.
«Прописка» алу өчен Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсенә (Михаил Миль урамы, 63а), министрлыкның миграция эшләре бүлегенә (Чехов урамы, 8/2), шулай ук «Авиатөзелеш», «Вишневский», «Зареченский», «Восход», «Гагаринский», «Танкодром» һәм «Гвардейский» полиция бүлекчәләре каршындагы миграция бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.
ИКЕ СӘГАТЬТӘН АРТМАСЫН
Казан шәһәре башкарма комитеты карары буенча, 1нче июнь-12нче июль аралыгында митинглар, пикетлар, демонстрацияләр, урам йөрешләре ике сәгатьтән дә артмаска һәм иртәнге 7 белән кичке 17.00 сәгать аралыгында гына уздырылырга тиеш. Карарда «әгәр әлеге урам чаралары Конфедерацияләр кубогы һәм 2018нче елгы Дөнья чемпионаты белән бәйле булмаса» дигән аңлатма бар. Ә, мисал өчен, Дөнья чемпионатын безнең илдә уздыруга каршы митинг булса? Бу очракта ничек буладыр – анысы аңлатылмый.
Аңлашыла ки, Ирек мәйданындагы Министрлар Кабинеты каршында митинг яки пикет уздыру – ярамый. Нәрсәгә дә булса ризасызлыгыңны белдерергә телисең икән, әнә, шәһәр читенә чык. Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршында, Юдино бистәсендәге тимерьюлчылар Мәдәният йортында һәм Петров паркында – «пажалысты». Тик вакыт турында гына онытып җибәрмә: 7дән 17.00гә хәтле, 2 сәгатьтән артмасын.
ТАГЫН НИНДИ ЧИКЛӘҮЛӘР?
Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, турнир узачак төбәкләргә җибәрелгән посылкалар, 1нче класслы һәм тиз арада тапшырыла торган бандерольләр 5нче июльгә кадәр тикшерелә торган булачак. Посылкаларда ярамаган әйберләр юкмы икәнлеген белү өчен эшләнәчәк бу.
Матчлар уза торган шәһәрләрдә гражданлык һәм хезмәт коралларына да тыю кертелә. Тыю дигәндә коралны җитештерү, сату-алу, тапшыру, җыю, саклау, үзең белән йөртү, куллану күздә тотыла. Спорт ярышларында кулланыла торган кораллар гына искәрмә булып тора. Шулай ук гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, табигать ресурсларын саклау, кыйммәтле һәм куркыныч йөкләрне озатып йөрү кебек хезмәтләрдә эшләүчеләр дә, кирәк булган очракта, корал куллана ала.
– Конфедерацияләр кубогы һәм Дөнья чемпионаты үтеп китәчәк, ә шул чараларга дип салынган аэропортлар, стадионнар һәм башка корылмалар, яңа юллар калачак һәм кешеләргә хезмәт итәчәк. Шулай булгач, без инвестицияләрне спорт чарасы уздыруга гына түгел, илебез үсешенә дә кертәбез булып чыга.
Русия Премьер-министры
Дмитрий Медведев
– Безнең глобаль бурыч – команданы Дөнья чемпионатына әзерләү. Конфедерацияләр кубогында да егетләр мөмкин кадәр күбрәк уйнасыннар һәм финалга кадәр үтсеннәр иде инде. Турнирны җиңү теләге дә бар. Әлеге амбицияне егетләр дә ныгытсыннар иде.
Беренче вице-премьер
Виталий Мутко
– 1нче июньнән республиканың Эчке эшләр министрлыгы көчәйтелгән режимда эшли башлады, безнең составка өстәмә көчләр дә кушылды. Конфедерацияләр кубогы барышында барлык стадионнар, кунакханәләр, яшәү урыннары, транспорт структурасы корылмалары тәүлек дәвамында сак астында булачак. Полиция итагатьле һәм дипломатик рәвештә эш итәчәк. Ләкин тәртип бозулар булган очракта, тиешле чарасын күрәчәк.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры
Артем Хохорин
Тарих
Бүген Конфедерацияләр кубогы буларак билгеле турнир заманында Согуд Гарәбстаны корольләренең күңел ачу чарасы булган. 1992нче елда 90нчы елларның иң бай патшаларының берсе булган Фахд футбол буенча шәхси турнирын оештырырга уйлаган. Согуд Гарәбстаны җыелмасының иң көчле командалар белән көч сынашуын теләгән ул. Тик финалда Согуд Гарәбстаны Аргентина җыелмасына җиңелгән. Ә Фахд патшаның турниры халыкара дәрәҗәгә үсеп чыккан, 1995нче елдан ФИФА аны үз канаты астына алган.
Белеп торыйк!
Конфедерацияләр кубогы гадәти булмаган командалары белән шаккаттыра торган турнир буларак билгеле. Мәсәлән, 2009нчы елда турнирга Гыйрак җыелмасының эләгүе зур сенсация булган иде. «Анда да футбол уйныйлар микәнни?» – дип шаккаткан иде ул елны халык. Ничек кенә уйныйлар икән әле! Гыйрак командасы ике матчны тигез исәп белән тәмамлады, бары тик Испания җыелмасына гына биреште.
Ә 2013нче елда Бразилиядә узган турнирга тарихта беренче тапкыр Таити җыелма командасы килде. Бу кәрлә дәүләтнең футболчылары профессионаллар да түгел, төрле өлкә кешеләре: хисапчы, курьер, физкультура укытучысы. Бары тик бер уенчының гына футбол белән җитди шөгыльләнүе ачыкланды, ә калган уенчылар – эшсезләр. Таити командасы шушындый мәртәбәле турнирга эләгүе белән үк бәхетле иде инде. Шуңа күрә Испания тарафыннан 10:0 һәм Уругвай тарафыннан 8:0 белән җиңелгәч тә әллә ни кәефләре кырылмады, ә Нигерия җыелмасы капкасына бер туп керткәч, турнир чемпионы булгандай шатланганнар иде.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Комментарии