Бурычлы тормыш

Бурычлы тормыш

Демографияне яхшыртырга, күп итеп бала табуны популярлаштырырга кирәк, дибез. Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев рекламада күпбалалы гаиләләрне генә күрсәтә башларга тәкъдим итә әнә. Шулай итеп демографик хәлне уңай якка үзгәртмәкче. Шул ук вакытта Үзәк Банк Русиядә гаиләләрнең дүрттән бергә якын өлеше бурычка баткан дигән статистика китерә. Фатирга, машинага гына түгел, баланы мәктәпкә укырга әзерләргә, даруга, дәвалануга, кышкы җылы кием алырга да кредитка керәбез. Халыкның финанс хәле шундый булганда, рекламада матур итеп дүрт-биш балалы гаилә сурәтен күрсәткәнгә генә карап, демографик хәл яхшы якка үзгәрерме икән соң?

Русия Үзәк Банкы беренче тапкыр ил күләмендә хуҗалыкларның финанс ягын анализлаган һәм гаиләләрнең 23,1 процентының бурычы бар дигән нәтиҗәгә килгән. Әҗәтләрнең медиан суммасы – 140 мең сум, ягъни сораштырылганнарның 50 проценты – шуннан күбрәк, 50 проценты азрак бурычы булуын таныган, алтын урталык шулай исәпләп чыгарылган.

Иң киң таралган бурыч төре – залогсыз һәм җаваплылыкны үз өстенә алучыдан (поручитель) башка гына бирелгән кулланучы кредиты. Ул 10,5 процент гаиләдә бар икән. Кредит карталары буенча бурычы булуын – 6,4 процент, ипотека түләвен 5,3 процент гаилә әйткән.

Микрофинанс оешмаларында алынган бурычның медиан суммасы – 25 мең сум. Мондый оешмаларга тиз арада акча кирәк булганда мөрәҗәгать итәләр һәм шуңа кызыгып кармакка эләгәләр: «биш минут эчендә» акча бирә торган оешмалар килешүләрне бик хәйләкәр итеп төзи, түләү вакытыннан бер көнгә генә соңга калсаң да, коточкыч зур процентлар ала, бурыч суммасы шуның белән дә арта.

Ә автокредит буенча медиан сумма – 227,6 мең сум. 4 процент гаилә машинасын кредитка алган һәм хәзер шуны түли икән.

Кешеләр банктан һәм микрофинанс оешмаларыннан гына түгел, бер-берсеннән дә бурычка ала. Анысының күләмен исәпләп чыгару кыенрак. Хәтта түләмәгән очракта да, бөтен кеше дә мондый хәл турында белгертми. Шулай да Үзәк Банк уздырган сораштыру күрсәткәнчә, гомуми бурычларның 4,6 проценты – икенче бер кешедән алып торган акча. Монда алтын урталыктагы сумма 9 меңгә тигез.

Русиядә гаиләләр керемнәренең якынча 18 процентын теге яки бу бурычны түләүгә тота икән. Аеруча фәкыйрь саналган катламда бу күрсәткеч 27 процентка җитә.

Бурыч буенча саннар бик ышандырмый да. Әйтик, 5,3 процент гаиләнең генә ипотека бурычы булуы. Әле март аенда гына ВТБ ипотека 25 процентка күбрәк бирелә башлады дип хисап тотты. Гомумән алганда, мартта 530 млрд сум күләмендә торак ипотекасы бирелгән. Бу – бер банкның мәгълүматы гына. Иң күп ипотека алган төбәкләр исемлегендә беренче бишлектә Татарстан да бар. Безнең республикада мартта җәмгысе 10 млрд сумга якын ипотека кредиты рәсмиләштерелгән. Хәтта бу саннарны белмәсәң дә, уңда да, сулда да ипотекалы танышларың булганда, Үзәк Банкның 5,3 процент дигәненә шикләнеп карыйсың. Шуңа да ул китергән мәгълүматны илдәге вазгыятьне билгели торган күрсәткеч түгел, тәгаен бер сораштыру нәтиҗәсе дип кенә кабул итәбез. Сайлап алган төркемдә ипотекалы кешеләр аз булган, күрәсең.

Аерым гражданнар да мартта кредитны күбрәк алган: бу елның февраленә караганда – 35, ә узган елның марты белән чагыштырганда 109 процентка. Саннарны «Lenta.ru» китерә. Узган ел Украинадагы хәлләр башлангач, бу өлкәдә берникадәр кимү күзәтелгән иде шул.

Вакытында түләнмәгән кредитлар буенча Татарстан 11нче урында. Монысы – «РИА Рейтинг» экспертлары мәгълүматы. Халыкның 3,32 проценты банкларга бурычын түләүне тоткарлаган. Бу – бер ел элек булганнан 0,2 процентка күбрәк. Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачай-Черкес Республикасында хәл бигрәк тә хөрти дип табылган. Гомумән Русия буенча караганда, халыкның 4,03 проценты кредитын вакытында түли алмаган.

Кредит бурычы гына түгел, салым бурычы да шактый җыелган. «Татар-информ», суд приставлары мәгълүматына сылтама ясап, 2023нче ел башыннан республикада салымын түләмәгәннәргә 322 беркетмә төзелгән, дип язды. 80 автомобильгә (гомуми суммасы – 38 млн сум), 37 күчемсез милек объектына (гомуми суммасы 37 млн сум) арест салынган. Закон буенча, бурыч 3 мең сумга җитсә, милеккә арест салу хокукы бар. Казанда приставлар килгәч машинасына кереп бикләнгән һәм аннан чыгарга теләмәгән хатын турында хәбәр таралган иде. Аның иренең 1,7 млн сум бурычы җыелган, приставлар «тимер ат»ның кайда икәнен ачыклап, арест салырга килгән. Тик бурычлы ирнең хатыны бу хәл белән килешергә теләмичә, эчкә кереп утырган да ишекне ачмаган. Бер сәгать үткәч кенә машинадан чыккан.

Дөрес, кредит алучының, бурычлының һәрвакыт акчасы юк дигән сүз түгел. Газета типографиягә тапшырылганда гына суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе үз сайтында хәбәр чыгарды: 13 мең сум салым бурычы җыелу сәбәпле, 28 яшьлек кызның BMW Х3 машинасына арест салганнар. Приставларны күргән кыз, машинасын югалтудан куркып, алар акт төзегән арада ук әҗәтен түләгән. Мондый хәлләр дә була, тик кредитның күпчелек очракта җан асрау өчен алынганы да факт булып кала.

Ә язма башында телгә алынган ДәүДума депутаты Дмитрий Гусев, чын чынлап ихластан ышанып, рекламада күпбалалы гаиләләрне генә төшерергә кирәк, дип сөйли. Киңәш биреп кенә калмый, законын чыгарып, мәҗбүри итеп кертергә, ди. «Балалар туу санын арттыру өчен, күпбалалы гаиләләр санын 11 миллионга җиткерү зарур, хәзергә алар 2 миллион гына. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен телевидениедә, рекламада, кинода кимендә өч-дүрт баласы булган гаиләләрне күрсәтергә тиешбез. Моңарчы күрелмәгән чаралар кирәк», – дип белдергән ул «ТАСС»та узган матбугат очрашуында. Закон проекты әзерләнгән икән инде. Моңарчы күрелмәгән чаралар дигәндә икенче төрлеләрен, мәсәлән, халыкның матди хәлен яхшырта торганнарын да тәкъдим итеп булыр иде, әлбәттә. Тик депутат башка юлны сайлаган.

 

Русия Үзәк Банкы мәгълүматы буенча, илдә 23,1 процент гаиләнең бурычы бар. Иң киң таралган төре – залогсыз һәм җаваплылыкны үз өстенә алучыдан (поручитель) башка гына бирелгән кулланучы кредиты. Ул 10,5 процент гаиләдә бар икән. Русиядә халыкның 4,03 проценты кредитын вакытында түли алмаган. Гаиләләр керемнәренең якынча 18 процентын бурыч түләүгә тота. Фәкыйрь саналган катламда бу күрсәткеч 27 процентка җитә.

 

ЮГАРЫ СУД АҢЛАТА

Шушы көннәрдә Русия Югары суды бәхәсле бурыч мәсьәләсе буенча мөһим карар чыгарды. Ул моңарчы аңлашылып бетмәгән хокукый очракка ачыклык кертә.

«Российская газета» язуынча, өч ел элек бер ир танышыннан берничә мәртәбә заем алган, бурычының гомуми суммасы 10 млн сумга җиткән. Вакытында кайтара алмагач, район суды карар чыгарган: процентларны да кушып, 11,84 млн сум түләттерергә. Бурычка биреп торган кеше ирне банкрот дип танытуга ирешкән. Тик акчасын кайтарып ала алмаган. Шуннан соң кабат судка мөрәҗәгать итеп, бурычны ир белән хатынның уртак бурычы дип тануларын сораган. Бу вакытка ир белән хатын аерылган булган инде. Шуңа карамастан, суд кредиторның дәгъвасын канәгатьләндергән, аерылышкан хәләл җефетләр бурычны бүлешеп түләргә тиеш, дигән карар чыгарган. Кредитор хатынны да банкрот дип тануны сораган, җирле арбитраж суд эш ачкан. Тик бурычлы адәмнең элеккеге хатыны, карар белән килешмичә, Югары судка мөрәҗәгать иткән. Судта ул кредиторга бернинди дә бурычы булмавын дәлилләргә тырышкан. Өйләнешеп яшәгәндә ире белән бергә туплаган уртак малны гына бурычны каплау өчен алырга мөмкин, шәхси активлар бу очракта кагылгысыз, дигән аргумент китергән. Һәм Югары суд аның белән килешкән. Әҗәтне уртак дип табу аны ир дә, хатын да бергәләп капларга тиеш дигән сүз түгел, кредиторның хатынны банкрот дип тануларын сорарга хокукы юк, дигән карар чыгарган, эшне туктаткан.

Экспертлар аңлатуынча, ир яки хатынның бурычы болай да шәхси булып санала һәм ул өйләнешкәнче тупланган яки бүләк ителгән малдан гына каплана ала. Бурыч уртак дип табылсын өчен, кредитор әҗәткә алынган акчаның нәкъ менә гаилә ихтыяҗларына тотылганын дәлилләргә тиеш. Монда телгә алынган мисалда бурычка бирүче шулай дәлилләгән булгандыр, күрәсең. Юристлар әйтүенчә, Югары судның әлеге карарына кадәр, уртак бурыч булганда икенче хәләл җефетне банкрот дип тану-танымау мәсьәләсенә ачыклык кертелмәгән булган. Судлар еш кына, Гаилә кодексының 45нче маддәсенә сылтама ясап, уртак бурычны каплау ир белән хатынның икесенең дә җаваплылыгында, дигән карар чыгара торган булган.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кредит тәкъдим итеп көн саен диярлек шалтыратып яки язып ялыктыра торган банклардан котылу юллары бар, ди экспертлар. Беренчедән, банк өчен «файдасыз» клиент ролен уйнарга була. Әйтик, үзеңне балигълык яшенә җитмәгән, психик яктан эшкә яраксыз яки хәзерге вакытта җәза үтәү урынында дип әйтергә. Андый кешеләргә кредит бирелми, шулай булгач, банклар смс-спамнар юллый торган базадан телефон номерыгызны алып атарга тиеш, һичьюгы берникадәр вакыт борчымый торырлар.

Кредит тәкъдим итүчеләрнең төп ике төркемгә бүленгәнен онытмаска кирәк. Беренчесе – мошенниклар. Алар банкныкына охшаш яки кәрәзле телефон номерыннан шалтырата. Номерларын блокка куйсагыз да, башка номерлардан шалтырата алалар, котылу мөмкин түгел диярлек. Иң мөһиме – аларга телефоннан бернинди шәхси мәгълүмат җиткермәскә, банк картасы номерларын әйтмәскә кирәк. Икенче төркем – чын банк хезмәткәрләре. Аларның максаты – яңа клиентлар җәлеп итү, теге яки бу кредит программасын рекламалау. Алар белән сөйләшүне юристлар диктофонга яздырып барырга тәкъдим итә. Шалтыратучының исемен сорарга һәм: «Сездә минем шәхси мәгълүматларымны (персональные данные) эшкәртүгә рөхсәт бармы? Мин сезнең банкка андый хокук бирмәдем», – дияргә, тиешле органнарга хәбәр итәчәкмен, дип кисәтергә. Үз дәрәҗәсен уйлаган банклар законнарны белүче клиентлар белән низагка керергә теләми, шуңа күрә мондый сөйләшүдән соң, гадәттә, шалтыратып борчулар туктала.

Әгәр шулай дигәннән соң да шалтыратулар һәм смслар тукталмый икән, сезнең шәхси мәгълүматларны куллануның законлылыгын тикшерүне сорап, прокуратурага яки полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Диктофон язмасы да дәлил буларак беркетелә. Тикшерүне ахырга кадәр алып барып җиткерерләрме-юкмы – анысы башка мәсьәлә. Гадәттә, безнең илдә полиция мондый төр эшләр белән шөгыльләнергә яратмый. Шунысы да бар: күпчелек очракта банкларда шәхси мәгълүматны эшкәртү рөхсәте була. Кредит алабызмы, хисап ачабызмы, карта булдырабызмы – һәрвакыт килешү имзалыйбыз. Ә анда шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү турында пункт була. Без, карап та тормыйча, анда «галочка» куябыз. Шулай итеп, мәгълүматны – исем-фамилияне, телефон номерын кулланырга үзебез үк рөхсәт бирәбез булып чыга. Бу очракта шул банкка барып «мин шәхси мәгълүматларымны куллану хокукын кире алам» дип гариза язарга мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии