Онлайн тормышның онлайн угрылары

Онлайн тормышның онлайн угрылары

Русия Генераль прокуратурасы хисабыннан күренгәнчә, фатир басучылар, талаучылар, кесә караклары елдан-ел кими икән. Ләкин сөенергә ашыкмагыз: алар беркая да китми, фәкать рәвешләрен генә үзгәртә. Хәзер урлау өчен каядыр барып, мәшәкатьләнеп йөрисе юк. Диванда яткан килеш кенә дә «кесә тишеп» була. Мошенниклар да онлайнга күчте.

Дөресрәге, бу күчеш кулланылышка кәрәзле телефон, смартфон, интернет, банк картасы, онлайн сатып алулар кергәннән бирле бара инде. 2021нче елның гыйнварында банк карталарыннан акча урлау очраклары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өч тапкырга арткан, диелә шул ук хисапта. Алданган кешеләрдән бер гыйнварда гына да 12 меңгә якын шундый шикаять кергән. 84 процент очракта алдау өчен телефон элемтәсе, 16 процентта смслар кулланылган. Чынлыкта бу сан тагын да зуррак, әлбәттә. Бөтен алданган кеше дә рәсми органнарга хәбәр итеп тормый бит. Һәм мондый очракларның яртысыннан күбрәге ачыкланмый кала икән, чөнки мошенникны таба алмыйлар.

Гомумән, мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган мошенниклык очраклары илдә барлык теркәлгән җинаятьләрнең 25 процентын тәшкил итә. Бер ел элек кенә әле 17, 7 процент булган, 2019да – 10,4 процент. Ул вакытта әле коронавирус аркасында тормыш онлайнга күчмәгән иде шул. Узган ел үзизоляциядә утырганда онлайнның яңа мөмкинлекләре ачылды. Мошенниклар да моны кулдан ычкындырмады, билгеле. Аларны тормыш үзгәрешләренә иң тиз җайлаша торган «кәсеп ияләре» дисәк, ялгышмабыз.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге җинаятьләр Путинның да игътибарын җәлеп итә торган проблемага әйләнде. Элегрәк илбашы соңгы алты елда бу өлкәдә җинаятьчелекнең 10 тапкырга артканын әйткән, Эчке эшләр министрлыгына гражданнарны һәм бизнесны мошенниклардан саклау чараларын күрү бурычы куйган иде. Өстән әмер бирелгәч, бәлки, нәрсәдер эшләнер. Алайса бездә интернетны, телефоннан сөйләшүләрне контрольдә тота торган әллә нинди законнар, «Яровая пакетлары» кабул итеп бетерделәр, ә киберҗинаятьчеләрне ачыклау буенча ниндидер үтемле чара керткәннәре бер дә хәтердә түгел.

Интернетта алдау, онлайн-мошенниклык дигәндә «ВКонтакте»да берәр дустың исеменнән «ярдәм ит, «срочно» акча кирәк» дигән смс килүен генә күз алдында тотмыйбыз инде хәзер. Анысы да әле кайчан гына барлыкка килгән иде, ләкин бүген инде «искергән» алдаулар рәтенә керә. Шулай булса да, һаман да кулланыла. Һәм күпме язу-сөйләүгә карамастан, һаман да шул тозакка төшүчеләр табыла. Сүз уңаеннан, хәзер мошенниклар татар телендә дә яза. Элек ичмасам гомер буе татарча сөйләшкән дустыңнан урысча «нужны деньги» дигән смс килеп төшсә, шикләнергә, татарча язып тикшереп карарга була иде. Хәзер мошенниклар да остарды, элегрәк язышканнарыңны өйрәнеп, татар икәнеңне ачыклыйлар да, онлайн-тәрҗемәче кулланып, татарча язалар. Шуңа күрә икеләтә игътибарлы булырга кирәк.

Ә менә алдауның чагыштырмача «свежий» дигәне. Күптән түгел җырчы Гөлназ Батталованы алдаганнар. «Гел уяу була торган идем. Тик бу юлы мошенниклар капкынына мин дә эләктем», – ди Гөлназ. Үзе белән булган хәл турында ул инстаграм сәхифәсендә сөйләде. Казанга кунакка килгән апасын Чаллыга озатырга кирәк булгач, «попутка» эзли торган «BlaBlaCar» сайтына кергән. «Үзем кайтарып куя алмадым, шуңа күрә Чаллыга кайта торган машинага утыртып җибәрергә булдым. Бу система ышанычлы, дип белә идем. Машина тиз табылды, бәясен сөйләштек. Шунда йөртүче: «Мин «BlaBlaCar»ның рәсми йөртүчесе», – дип язды. Миңа менә шул вакытта шикләнергә кирәк булган. Ә мин: «Ярар, бик әйбәт. Бу нәрсә дигән сүз соң?» – дидем. Имеш, ышанычлылык дәрәҗәсе тагын да югарырак икән. Өстәвенә, мин машинаның маршрутын үзем дә карап бара алам, ди. «Үзегез кайтасы булмагач, монысы бигрәк тә файдалы булыр, апагыз өчен борчылып тормассыз», – диде. Карале, әйбәт нәрсә бит бу дип уйладым», – дип аңлата җырчы. Шуннан машина йөртүче, ниндидер сәбәп әйтеп, аның банк картасы номерын сорап алган. Үзе әйтмешли моңа кадәр гел уяу булган Гөлназ язып җибәргән. «Мошенниклар капкынына эләккәнемне тиз аңладым үзе. Сайтның адресы ялган булган. Ягъни син таныш сайт дип керәсең, ә анда бер хәреф үзгәртелгән була һәм син инде рәсми сайтка түгел, мошенниклар кулына килеп эләгәсең. Интернетта эзләп таптым, шундый алдау корбаннары шактый икән. Шуны аңлагач, бу картамда булган бөтен акчамны алдым, анда акча тотмас булдым. Ләкин беркөнне онытылып киткәнмен, акча калдырганмын. Бер мәлне ниндидер мин белмәгән сатып алулар турында смс-хәбәрләр килә башлады. 1000 сумга нәрсәдер алганнар, 5000гә, 10 000гә. Картада акча барлыгын сизеп алгач, шулай рәхәтләнеп урлый башлаганнар. Тиз генә банкка шалтыратып, картага блок куйдырдым. Мошенникларның берничә операциясе узмады», – дип сөйли Гөлназ Батталова. Урланган акчасын кире кайтарырлар дип ышана ул, банкка гариза язган инде. Картадагы акча шикле рәвештә юкка чыкканнан соң икенче көнгә үк банкка хәбәр итсәң, акчаны кайтарып алу ихтималлыгы зуррак.

Хәзер «BlaBlaCar»дан файдаланучылар күп. Татарстан эчендә каядыр бару өчен дә «попутка» табып була анда, башка шәһәрләргә чыгам дисәң дә юлдашлар эзләргә мөмкин. Бәяләр төрлечә, йөртүченең стажы күренеп тора – чагыштырып, үзеңә туры килгәнен сайлый аласың. Мошенниклар да сайтның популярлыгыннан файдалана. Җырчы белән булган хәл башкаларга да сабак булсын иде. Уяу булу берәүгә дә комачауламас.

Гөлназ әйтмешли, барыбыз да уяу ла ул. Барыбыз да мошенниклар турында беләбез, алар капкынына эләкмәс өчен, башкаларга киңәшләр биргән булабыз. Ләкин аннары үзебез килеп кабабыз…

– 2021нче елда да тенденция үзгәрмәячәк. Мошенниклык очраклары арта барачак. Җинаятьчеләр җайга салган алдау схемалары эшли һәм бик зур акчалар китерә. Ә менә аларга каршы чараларны тормышка ашыруга вакыт күп китә. Без хәзер киберкуркынычсызлык, ягъни компьютер, интернетта мәгълүматның сакланган булуын тәэмин итү турында сөйлибез. Кешеләрнең бу өлкәдә белеме җитеп бетми. Киберграмоталылыкны арттырырга кирәк. Монда бизнес та, дәүләт тә чаралар күрергә тиеш. Җинаятьчел төркемнәрне ачыклау, финанс оешмалары, элемтә операторлары, игъланнар эленә торган сайтлар тарафыннан кылына торган мошенниклык очракларын булдырмый калу, мәсәлән. Русиядә мошенникларга каршы көрәшүнең нәтиҗәле технологияләре җитәрлек.

Павел КРЫЛОВ,

онлайн-мошенниклыкка каршы тору буенча халыкара «Group-IB» компаниясенең бүлек җитәкчесе

(Чыганак: «Известия»)

Мошенниклар, шул исәптән телефоннан, интернетта алдап акча эшләүчеләр дә РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Мондый җәза төрләре каралган:

– 120 мең сумга кадәр штраф;

– хөкем ителгәннең бер еллык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф;

– 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш;

– бер елга кадәр төзәтү эшләре;

– ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яки шуның кадәр үк төзәтү эшләре;

– дүрт айга кулга алу.

Җинаятьне оештырылган төркем кылган икән, җаваплылык зуррак. Ләкин барыбер интернет мошенниклар өчен җәза тиешенчә катгый түгел.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Интернетта яки телефонда алдау төрләре турында күп тапкырлар аңлатып, кисәтеп язганыбыз бар инде. Ләкин алар гел үзгәреп, яңалары барлыкка килеп тора. «Cross Technologies» компаниясенең бүлек җитәкчесе Александр Тюрников «РИА Новости»га 2021нче елда популяр булачак мошенниклык төрләре турында сөйләгән.

Интернетта танылган шәхесләр катнашында шикле видеоларга юлыкканыгыз бардыр. Ниндидер продукт турында сөйли һәм, карап бетергәч, сылтамага басып, бушлай продукция алып була торган сайтка күчәргә куша алар. Мондый ялган видеолар дипфейк дип атала. Һәм сылтамага баскач, сезнең шәхси мәгълүматны күчереп ала торган сайт ачыла. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, андый видеоларда әйтелгән сылтамага басмаска, таныш түгел сайтларда бернинди мәгълүмат та тутырмаска кирәк.

Хәзер интернетта вируслы сәхифәләрдән бигрәк, шәхси мәгълүматны (ә аннары акчагызны да) урлый торган, ягъни фишинг сайтлар күбрәк. Фишинг – инглизчәдән балык тоту дип тәрҗемә ителә. Мошенниклар ачык авызларны кармакка эләктерә дә инде. Әйтик, интернетта нәрсәдер сатып аласыз ди. Мошенниклар, сайтта түләп булмый – «техник сбой», менә шушы сылтамага басып түләгез, дип тәкъдим итә. Ә сылтамага баскач, сатып алучының бөтен шәхси мәгълүматы җинаятьчеләр кулына күчә. Шуңа күрә интернет кибетнең электрон адресын яхшылап карарга кирәк: берәр хәрефе үзгәртелгән «игезәк» сайт булмасын.

Электрон почтага юлланган алдавыч хатлар да популярлыгын югалтмый, ди эксперт. Шәхси мәгълүматны, банктагы счет номерын, парольләрне сорарга мөмкиннәр. Ә хатны банк язган дип тора. Банк бервакытта да сезнең карта яки счет номерын сорамый – анда алар инде болай да бар. Электрон почтага хат та язып утырмый. «Банк»тан килгән шалтыратуларга да игътибарлы булырга кирәк. Һәр банкның бердәм телефон номеры була – шалтыратулар шуннан килергә тиеш.

Шалтырату дигәннән, күпләрегезгә мондый хәл таныштыр: билгесез номер шалтырата да өч секундтан өзеп тә куя. Кемдер мондый очракта, мөһимдер дип уйлап, ул номерны үзе җыя башлый. Ләкин мөһим булса, шалтыратучы өч секундтан өзеп куймас иде. Хәтта телефонында акчасы булмаса да, озак итеп шалтыратып торыр йә берничә тапкыр шалтыратыр иде. Шуңа күрә ниндидер билгесез номер шалтыратса һәм шундук өзеп куйса, белеп торыгыз: бу – мошенник. Үзегез шалтыратырга ашыкмагыз. Юкса социаль инженерия алымы корбаны булып куюыгыз бар. Социаль инженерия – төрле психологик алымнар кулланып, кешенең аңы белән идарә итү, шул рәвешле аның үзе генә белә торган мәгълүматын «урлау».

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Сездән «Ай-һай хәлләр: мошенниклар» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр көтәбез. Хатлар 30нчы апрельгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.

Бәлки, сезнең дә мошенниклар капкынына эләккәнегез бардыр. Үзегез белән булган хәлне хат итеп безгә язып салыгыз, бастырыйк, башкаларга да гыйбрәт булсын. Монысы бәйге кысаларында түгел, вакыты да чикләнмәгән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии