ДәүДумада «урак өсте»

ДәүДумада «урак өсте»

Бу көздә Дәүләт Думасына сайлау көтелә. Һәр сайлау алдыннан була торган кебек, депутатлар эш күрсәтеп калырга тырыша. Соңгы вакытта закон проектларын бер-бер артлы кертеп кенә торалар.

Депутат Сергей Катасонов (ЛДПР) НДФЛның яңа прогрессив шкаласын кертү турында закон проекты тәкъдим иткән, дип яза федераль матбугат чаралары. Бу елның 1нче гыйнварыннан елына 5 млн сумнан күбрәк эшләүчеләр болай да 13 урынына 15 процент салым түли башлаган иде инде. Ә Сергей Катасонов, елына 204 мең сумнан кимрәк (аена 17 мең килеп чыга) эшләүчеләрне бөтенләй НДФЛ салымыннан азат итәргә кирәк, ди. Күп акча эшләүчеләргә исә салымны 35 процентка кадәр җиткерергә. Мәсәлән, кереме 5 млн сумнан артканнар – 15, 10 млн сумнан артса – 25, 100 млн сумнан артса 35 процент салым түләсеннәр, ди. Бу закон проекты халыкның күпчелеге күңеленә хуш килер, мөгаен. Бездә аена 17 мең сум эшләүчеләр 8,4 млн сум эшләүчеләрдән (елына 100 млн сум керем алу өчен, айлыгы шуның кадәр булырга тиеш) күбрәк бит. Ләкин ЛДПР әгъзасы керткән закон проектының кабул ителүе икеле – соңгы еллар практикасы шуны күрсәтә.

Икенче бер депутат – «Бердәм Русия»ле Анатолий Выборный ялган хәбәр, ягъни фейк таратып, бәяләрнең артуына сәбәп булучыларны төрмәгә үк утыртырга тәкъдим итә. Имеш, шулай итеп, бәяләрне тезгенләп торып булачак. Хәтерлисезме, узган ел март уртасында дөньяда пандемия игълан ителеп, барыбыз да өйдә утыру режимына күчәр алдыннан, карабодай, токмач, хәтта бәдрәф кәгазьләре бетә икән дип коткы тараттылар да бөтен халык шуларны алырга ашыкты. Бәяләр күзгә күренеп артты, киштәләрдән товарларны кырып-себереп алып бетерделәр. Выборный проекты закон булып кабул ителә калса, менә шундый коткы таратучыларны аулап, җәза бирергә уйлыйлар. Җәза дигәне – физик затларга йә 200-500 мең сум штраф, йә 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Бәяләр арту мәсьәләсен хәл итүнең сәеррәк юлы, әлбәттә. Шулай да, бәлки, спекулянтларны тыеп тору өчен ярап куяр. «Кризистан файдаланып акча эшләү – оятсызлык. Ә белә торып ялган хәбәр тарату һәм шуның белән акча эшләү – оятсызлык кына түгел, җинаять», – ди закон проекты авторы. Проект буенча, җәза ялган хәбәрне уйлап чыгаручыга бирелергә тиеш. Кайдадыр күреп алып, бу хәбәрне социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырганнарга төрмә җәзасы янамый, дип ышандыра Выборный.

Болары әле каралмаган проектлар. Ә менә коррупцияне легальләштерә торган закон проектын (Мишустин хөкүмәте тәкъдиме) Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул да итеп куйды. Коррупциянең «ялгышлык белән», ягъни чиновникның «үзенә бәйле булмаган сәбәпләр» аркасында кылынуы дәлилләнсә, ул кешегә җәза бирелмәячәк. Икенче төрле итеп әйтсәк, җәза алмас өчен, «фәлән миллион сум ришвәтнең минем кесәдә нәрсә эшләвен үзем дә белмим» дип исбатларга гына кирәк булачак. Анысы әллә ни авырлык тудырмас. Моны беренче тапкыр укыгач, мәзәк булып тоелырга да мөмкин. Ләкин мондый закон проекты чыннан да беренче укылыштан узды. Шул рәвешле Русиядә коррупцияне законлы дип тануда бер адым ясалды. Бездә коррупциягә каршы менә шулай көрәшәләр.

Дәүләт Думасында депутат кәнәфие уртача биш миллион доллар (якынча 370 млн сум) тора икән. Адвокат Иван Мироновның YouTube-каналына биргән интервьюсында политолог Станислав Белковский шулай дип белдерде. Министр урынбасары, губернатор кәнәфиләре дә шул тирә йөри, диде. Соңрак ДәүДума депутаты Вячеслав Лысаков та политологның сүзләрен җөпләп, сәяси фиркаләр депутат мандатларын сата, дип шәрехләмә бирде. Ә әле күптән түгел генә депутатларның 400-450 мең сум хезмәт хакы алуы гадел, чыгымнарны исәпләсәң, бу акча әле әз дә, дип белдергән икенче бер парламентарий – Виталий Милонов кәнәфине сату отышлы түгел дигән. Биш ел эчендә (бер чакырылыш) депутат якынча 6 млн сум гына эшли булып чыга бит – урын өчен 370 млн чыгарып салудан ни мәгънә, янәсе.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Татарстан депутатларын беләбезме?

Дәүләт Думасының хәзерге VII чакырылышында Татарстанны 15 депутат тәкъдим итә, барысы да «Бердәм Русия»дән. 9ы исемлек буенча сайланган, 6сы – бер мандатлы округтан. Ике депутат чакырылыш ахырына кадәр утырып бетерә алмады. 2018нче елда Александр Сидякин депутат кәнәфиеннән Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынына күчте. Аның ДәүДумадагы урынын автономияле коммерциячел булмаган «Яшьләр институты» фәнни-тикшеренү үзәге директоры Борис Менделевич алды. Ә икенче депутат – Айрат Хәйруллин – 2020нче ел башында вертолет казасында һәлак булды. Аның урынына элегрәк Федерация Советында Татарстанны тәкъдим итүче Олег Морозов сайланды.

Дәүләт Думасында Татарстанны кемнәр тәкъдим итә соң? Берәүләрнең исеме гел телдә булса да, икенчеләренең ДәүДумада утыруын эшләгән эшләреннән, ясаган чыгышларыннан түгел, рәсми исемлекләрдә күреп генә беләбез.

Айрат ФӘРРАХОВ. 2019нчы ел нәтиҗәләре буенча, «Бизнес Онлайн» аны ДәүДумада Татарстанны тәкъдим итүчеләр арасында иң нәтиҗәле эшләүче дип атаган иде. Мәсәлән, 8 закон проекты керткән: даруларны мониторинглау системасы, тәмәкегә маркировка һәм башкалар турында. 61 тапкыр чыгыш ясаган. Гомумән, башка чыганаклар да Фәрраховны иң актив 50 депутат арасына кертә. «Бизнес Онлайн» язуынча, 52 яшьлек парламентарий киләсе чакырылышка бармаска мөмкин. Бу аның үз теләге, диелә.

Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ. «Бизнес Онлайн» рейтингында икенче урында. Мәсәлән, спорт чараларында катнашучыларның спорт корылмаларында дини йолаларны үтәү хокукын яклаган депутат. Ул ДәүДумада 2003нче елдан бирле. 2016нчы елдан былтырга кадәр милләтләр эшләре буенча комитет җитәкчесе иде, узган ел башында беренче урынбасар вазифасына төшерелде.

Ольга ПАВЛОВА. Башта ул ТР Дәүләт Советы депутаты иде. ДәүДумада да үзен актив күрсәтте. Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә капиталь ремонт өчен түләп барган акчаларын компенсацияләүне тәкъдим иткән закон проекты керткән.

Фатих СИБАГАТУЛЛИН. 70 яшьлек депутат инде өченче чакырылышын утыра. Закон проектларыннан бигрәк, низаглары истә. Мәсәлән, 2018нче елда журналистларны хезмәтчеләр дип атаган иде. Фиркадәше Евгений Ревенко тәнкыйтьләп чыккач, ни ул, ни партия миңа «указ түгел», дип белдерде. Ә элегрәк Казанда машинасын ЮХИДИ хезмәткәре туктаткач, моңа ачуы килеп, аны «кечкенә лейтенантик», «шпингалет» дип хурлады.

Ирек ЗИННУРОВ. Су полосы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы булган депутат социаль челтәрләрдә, матбугатта актив. Хәер, аны хәзер экс-депутат дип язу дөресрәк. Зиннуров күптән түгел генә Дәүләт Думасындагы кәнәфиен калдырып, «Россотрудничество» федераль агентлыгының Бакудагы (Азәрбайҗан) вәкиллегенә күчте.

Олег МОРОЗОВ. 1993-2012нче елларда ДәүДумада эшләгән иде инде. 2020нче елда Айрат Хәйруллин вафатыннан соң Думада вакант урын барлыкка килгәч, Татарстанның Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан катнашып, 73,42 процент тавыш белән узды. Киләсе чакырылышта да урынын саклап калыр, дип фаразлана.

Әлфия КОГОГИНА. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006), «КАМАЗ» компаниясе генераль директоры Сергей Когогинның хатыны Думада икенче чакырылышын утыра. Киләсе чакырылышка сайлану ихтималлыгы да зур, диелә.

Марат БАРИЕВ. 2011нче елдан бирле ДәүДума депутаты. Русия Олимпия комитеты әгъзасы, Бөтенрусия җиңел атлетика федерациясе вице-президенты да. Аны снюс дип аталган вакланган тәмәкегә, кальян, электрон сигаретларга каршы көрәше белән истә калдырдык.

Ирек БОГУСЛАВСКИЙ. Депутатның VIII чакырылышка калу ихтималлыгы зур кебек. Закон проекты тәкъдим ителгәне ишетелмәсә дә, матбугатта исеме күренеп тора, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Татарстанга субсидияләр җәлеп итү буенча да актив эшли, дип яза «Бизнес Онлайн».

Борис МЕНДЕЛЕВИЧ. Матбугатта тудырылган образы буенча (медиаиндексны «Медиалогия» төзи) беренче урында. Социаль челтәрләрен актив алып бара, матбугатка шәрехләмәләр бирә (белгечлеге буенча – табиб, медицина фәннәре докторы).

Иршат МИНКИН. «Казметрострой»ның элеккеге генераль директор урынбасары шушы гомер эчендә бер закон проекты да кертмәгән, бер чыгыш та ясамаган – һәрхәлдә мәгълүмат табылмады. «Бизнес Онлайн» чыганаклары киләсе чакырылышта ДәүДумада аңа урын булмаячак, дип фаразлаган.

Мурад ГАДЫЛШИН. Шулай ук чакырылыш буена дәшмәүче депутатлар исемлегендә.

Ринат ХӘЙРОВ. Ике чакырылыш утырган, тагын да депутат булып утырырмы – анысы әлегә билгесез.

Равил ХӨСНУЛЛИН. «Бизнес Онлайн»га: «ДәүДумада эшләвемне дәвам итәргә әзер. Эшче төркемнәрем, эшли торган эшләр күп, алар Мәскәү партнерлары һәм министрлыклар белән бәйле», – дип сөйләгән.

Валентин ЧАЙКА. Мәскәүдән «төшерелгән» отставкадагы хәрби. Ул ДәүДумада инде III чакырылыштан бирле утыра. Утыра дибез, чөнки эшләгән эше, керткән закон проекты, ясаган чыгышы күренми. Татарстанны тәкъдим итүче депутат дип аталса да, республикага килеп йөргәне, халык белән очрашканы ишетелми.

«Бизнес Онлайн» язуынча, Татарстаннан Думага киләсе сайлауга баручылар исемлегенә күптән түгел бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып сайланган Ирина Волынецны кертергә җыеналар. Шулай ук «Лидеры России. Политика» конкурсы финалына үтүчеләрнең дә шанслары бар. 100 финалист арасында өч татарстанлы: Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, «Бердәм Русия»нең институциональ проектлар үтәлешен күзәтү департаменты башлыгы Илнар Гыйрфанов, Татарстанның гарантия фонды башлыгы Тимур Тимергалиев.

БЕЛЕШМӘ

Дәүләт Думасына 450 депутат сайлана: 225е – бер мандатлы сайлау округларыннан (бер округ – бер депутат) һәм 225е – сәяси фиркаләрдән. Сайлауда Үзәк сайлау комиссиясе рәсми рәвештә теркәгән фиркаләр катнаша. РФ Конституциясе нигезендә, РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп 21 яше тулган һәм сайлауларда катнашу хокукына ия Русия гражданиннары сайлана ала. Хәзерге вакытта Думада иң күп мандат «Бердәм Русия»неке – барлыгы 343. КПРФ вәкилләренә – 42, ЛДПРга – 39, «Гадел Русия»гә 23 урын бирелгән. Шуңа күрә «Бердәм Русия» һәр закон проектын диярлек башкалар белән киңәшләшми генә дә кабул итә ала. 2021нче елда ДәүДумага сайлау 19нчы сентябрьдә узар дип ниятләнә.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Бу юлы сездән «Ай-һай хәлләр: депутатлар» дигән теманы ачып бирә торган дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 29нчы мартка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне язуыгызны сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтегез – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии