- 16.01.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узып киткән 2021нче ел мәгариф һәм мәдәният-сәнгать өлкәләрендә нинди вакыйгалар белән истә калды, аларның бу елда кайтавазы нинди булыр – белгечләрдән сораштык. Сәясәт, милли тормыш, икътисад, хокук өлкәләрендә булган вакыйгаларны 2021нче елның соңгы санында (29 декабрь, 2021, №51) барлаган идек.
«ТАТАР ТЕЛЕН УКУЧЫ 10-15 ПРОЦЕНТ ГЕРОЙ КАЛЫР»
Марат Лотфуллин, «Мәгариф» ассоциациясе президенты:
– 2021нче елда МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ ДИСТАНЦИОН УКЫТУГА КҮЧЕП АЛДЫ. Нәрсә күрдек: көчле укучылар БДИ нигезендә яхшырак нәтиҗәгә иреште, ә начаррак укучыларның баллары да түбәнрәк булды. Бу безнең мәктәпләрнең начаррак укучылар белән күбрәк шөгыльләнүен күрсәтә. Ә сәләтле укучылар мәктәпсез яхшырак укыйлар. Татарстанда онлайн укыту дәвам итмәячәк, моны президент та дөрес түгел дип әйтте.
11нче майда КАЗАННЫҢ 175нче ГИМНАЗИЯСЕНДӘ БУЛГАН ФАҖИГАнең мәгарифкә турыдан-туры катышы бар. Бездә элек беренче класска кергәндә балалар медик-психологик комиссия аша үтәләр иде. Анда белгечләр баланың укырга сәләте бармы, юкмы икәнен билгеләде. Һәм акыл үсешендә тоткарлыклар, тайпылышлар булган балаларны махсус мәктәпләргә җибәрәләр иде. Заманында Казанда алтау иде шундый мәктәп, хәзер икәү генә калды. Һәм анда ата-аналар теләге белән генә җибәреп була. Ә элек шушы комиссия нәтиҗәсендә җибәрәләр иде. Кайсы ата-ана баласын үз теләге белән махсус мәктәпкә бирсен? Шуңа күрә барысы да гади мәктәпкә бирә. Әлбәттә, бу балаларга андый мәктәптә уку авыр, аларны яшьтәшләре дә икенче сорт итеп саныйлар, җәберлиләр. Нәтиҗәдә, әлеге балалар бөтен дөньяга үпкәләп үсә. Аннары мәктәпкә төрле формада үч алырга баралар. Мондый хәлләрнең еш кабатлана башлавы – инклюзиянең нәтиҗәсе. Бер яктан караганда, инклюзия прогрессив күренеш кебек. Ләкин икенче яктан ул балаларны бик каты җәберли, аларда түбәнчелек хисе тәрбияли. Аларны укытучылар сөйрәп баралар инде. Хәзер бит мәктәпләрнең «отсев» күрсәткече, өлгереш бар. Әгәр бала мәктәптән төшеп калса, мәктәп начар була. Бала «икеле» алса, укытучы начар була. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Бу – безнең мәгариф системасының иң принципиаль җитешсезлеге. Шуның аркасында без бөтен дөньядан артта калабыз.
АКТАНЫШТА «АДЫМНАР» МӘКТӘБЕ АЧЫЛДЫ, киләсе елда тагын ике шәһәрдә ачылачак. Боларда татар теле ни дәрәҗәдә булыр – директорларының кем булуыннан тора. Әлеге мәктәпләр бөтен Русиядә полилингваль укыту системасында төзелә. Сәләтле балаларны җыеп, инглиз телен тирәнтен өйрәтәләр, кайбер фәннәрне инглизчә укыта торган булалар, калганы – урыс телендә. Татарстанда да шул ук система. Бездә дә мондый мәктәпләрдә билингвальлек татар-урыс түгел, урыс-инглиз. Теләгәннәргә генә татар теле дә өстәлә. Мәсәлән, Казандагы комплекста директор Айдар Шәмсетдинов, ул бик татар җанлы кеше, татар класслары җыярга тырышыр, дип уйлыйм.
Мондый мәктәпләр татар теле өчен хәзерге шартларда ниндидер иркенлекләр тудыра кебек. Мин, мәсәлән, бөтен мәктәпләрдә, авыл җирләрендә дә полилингваль системага күчәргә тәкъдим итәр идем. Бу очракта ата-аналарга уку телен сайларга туры килмәячәк, ике-өч тел сайлап булачак. Авыл халкы, балабыз урысча укый алмас, безнең кебек авылда кол хәлендә калыр, дип куркып, балаларын гел урысча гына укыта. Полилингваль мәктәпләр булса, балалар урысча да, татарча да белер иде. Гомумән, полилингваль мәгариф системасы Европада, бөтен дөньяда тормышка ашырылган. Дөрес, бөтен дөньяда туган телне белү төп белем компетенциясе санала. Ә Русиядә туган телне теләсәң укыйсың, теләмәсәң – юк.
Ел ахырында Казан мэриясе «ТУГАН ТЕЛ БУЛАРАК ТАТАР ТЕЛЕН САЙЛАУЧЫЛАР КИМЕГӘН» дип хисап тотты. Бу объектив хәл, ул сан кимиячәк, СССРдагы күрсәткечкә кайтып калачак. Шулай да мин ниндидер 10-15 процент герой калыр дип уйлыйм. Алар төрмәгә утыртсаң да татар телен укыячак.
Быел яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары чыкты. Киләсе уку елының 1нче сентябреннән РЕСПУБЛИКАНЫҢ ДӘҮЛӘТ ТЕЛЛӘРЕН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНЫҢ МӘҖБҮРИ ӨЛЕШЕНДӘ УКЫТЫРГА МӨМКИН. Ул «туган тел һәм/яки республиканың дәүләт теле» дип кертелде. Татарстанда татар балаларына татар телен – туган тел, ә урыс балаларына дәүләт теле буларак укытырга кирәк, дип саныйм. Чөнки хәзер кайбер урыслар туган тел итеп татар телен сайлый. Бу яхшы әйбер түгел, чөнки аларның туган теле – урыс теле. Стандартларда «республика дәүләт телен укытуны, ата-аналар ризалыгын исәпкә алып, мәктәп директоры хәл итә» дип язылган. Республика нинди карар кылыр, мин әйтә алмыйм, бу турыда әлегә бернинди сүз юк.
2017нче елда Рособрнадзор чыгарган боерык нигезендә, безнең мәктәпләрдә урысчадан тәрҗемә ителгән ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРНЕҢ ДӘ РУСИЯ ФЕДЕРАЛЬ ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРТЕЛГӘННӘРЕН ГЕНӘ КУЛЛАНЫРГА ЯРЫЙ. Дәреслекләрне анда кертү өчен федераль экспертиза үтәргә кирәк, аның өчен бер дәреслеккә 700 мең сум түлисе. Татар теле фәне буенча дәреслекләр ул федераль исемлеккә кертелгән. Татар телендә башлангыч класслар, шулай ук математика, физика һәм баш фән дәреслекләре урыс теленнән тәрҗемә ителгән, аларның урысчасы инде федераль исемлектә бар. Ләкин Рособрнадзорга бу җитмәде: тәрҗемә ителгән дәреслекләргә яңадан шул исемлеккә кертү процедурасын үтүне таләп итә. Татарстан моңа ризалашты. Хәзер башлангыч класс өчен дәреслекләрне процедурага кертү бара. Нәтиҗәсе ничек булыр, әлегә әйтергә иртәрәк.
«БДИ БЕТӘРМЕ?» дигән сорау ел саен кузгалып ала. Югары уку йортларына абитуриентларны кабул иткәндә өстәмә рәвештә үз имтиханнарын да кертергә рөхсәт бирү турында да сүз бара. Бу инде БДИ нәтиҗәләрен «ясап» килүчеләрне чикләргә тиеш була. Ә БДИ үзе бетәр дип уйламыйм. Чөнки ул югары уку йортларына керүне чикли торган бер инструмент булып тора. Хәзер бездә югары белем алучылар 100 процентка якын. Бу дөнья күрмәгән әйбер. Бик алга киткән илләрдә дә югары белем алучылар 25 проценттан артмый. Югары белемле кешене кемдер ашатырга тиеш бит, кәгазь ташып кына дөнья бармый. Бездә дә моны аңладылар һәм бердәм имтихан белән ничектер чикләделәр. Ләкин ул процесс бик әкрен бара. Чөнки вузга керү «бусагасы» – 45 балл. Бу бик әз, әлеге бала бернәрсә диярлек белми булып чыга. Минем фикеремчә, керү баллы 70тән дә ким булмаска тиеш, шуннан азрак булса, ул бала югары белем ала алмый.
«ПАНДЕМИЯГӘ КАДӘР БУЛГАН ХӘЛГӘ КАЙТА АЛУЫБЫЗ ШИКЛЕ»
Алмаз Хәмзин, артист, язучы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Болай да күңел сүрелеп калган, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә буталышлар, читкә тайпылулар арткан, татар мәдәнияте һәм сәнгатендә үсеш тукталып калган чорлар иде. Пандемия вакытында бу хисләр тагын да көчәйде. АРАЛАШУ, ОЧРАШУЛАР, МӘКТӘПЛӘРГӘ ЙӨРҮЛӘР БЕТТЕ. Һәм пандемиядән соң алар кире элекке хәленә кайтырмы икән – бик шикләнәм.
Артистларның, язучыларның күп өлеше ОНЛАЙНГА КҮЧТЕ. Аптыраганнан инде бу. Алар бит гел халык арасында булуга, аралашуга күнеккән. Аннан соң шул ук инстаграмга күп чыгу эчке культураның бик түбән булуыннан килә. Мин яратмыйм ул әйберне. Йә этләре, йә песиләре белән төшәләр. Чыгырдан чыгаралар. Пүчтәклек, артка китеш бу. Сәнгате бик югары булган шәхесләрнең, халкыбызга хезмәт итә торган чын иҗатчыларның берсен дә күргәнем юк инстаграмда. Ә менә «мин халыкка чыктым, мин популяр» дип, үзләрен күрсәтеп йөрүче уртакуллар шунда кайнашалар. Бу бик начар нәрсә. Ниндидер җырчы яки шагыйрь инстаграмда күренеп, үзен-үзе күтәрәм дип уйлый. Ләкин чәйнәлеп ташланган сагыз шикелле тәмсезләнә. Алай ук күп кирәкми. Кеше әзрәк серле дә булып калырга тиеш.
Онлайн концерт куючылар табылыр ул. Ләкин аның сыйфаты булмый бит инде. Анда тавышның да бөтен мөмкинлекләрен күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Ярый инде, затлы язма булып, дөрес кулларга эләксә. Әмма язма – язма инде, чын сәнгать була алмый. Ул осталык күрсәтә торган үрнәк түгел. Менә балаларның да укуын онлайн үткәрә башладылар һәм белем бирү сыйфаты бик нык артка китте. Онлайн концертлар белән дә шулай.
УЗГАН ЕЛ БЕРНИЧӘ ҖЫРЧЫНЫ БАШКОРТСТАНГА КЕРТМӘДЕЛӘР. Уйларга кирәк: бу хәтле үк «мин-мин» дип күкрәк сукканчы, кайда җырлавыңа карамастан, халкыңа нинди сәнгать үрнәге күрсәтәсең? Синең ул сәнгатең югарымы, тавышың ятышлымы, сәхнә культураң ярашлымы? Нишләп син үзеңне татарда бердәнбер итеп, әүлия итеп күрсәтәсең?! Үзләрен татар халкы исеменнән ниндидер илче итеп бирәләр бит алар. Алай түгел, кирәкми алай. Алар әле үсмәгән. Тыйнаграк булырга кирәк әзрәк. Нишләп кертмәсеннәр, кертерләр иде мактанып-нитеп йөрмәсәләр!
Хәзер онлайн гына эшлиләр: концертны оештыруны да, билет сатуны да. Зал тулдымы, дип шалтыратып белешәләр. Тулмаса, килеп тә йөрмиләр. Менә мин үземне мисалга китерәм, дөрес эшлим дип әйтмим, ләкин мин шул юлдан барам. 5-6 кешегә концерт куеп йөрмә инде кеше көлдереп, диләр миңа. Ә нишләп, алар кеше түгелмени?! Мин алар янына залга төшәм дә ике сәгать концерт бирәм. Әле акчасын да алмыйм алардан, әле «Чаян» журналын өләшеп китәм. Шушылай булдырыла ул хөрмәт, ихтирам.
Хәзер БӨТЕН АРТИСТЫБЫЗ ДИЯРЛЕК ЧЕЛТӘРЛЕ БИЗНЕСТА. Йә күлмәк, йә яулык, йә ниндидер билгесез порошоклар саталар. Бу авторитетны шул хәтле төшерә торган нәрсә. Ул аларның бизнесы, һәм бик үк гадел булмаган бизнес. Пандемия аркасында эшсез калдык, без монда керергә мәҗбүр, дип аңлаталар. Мин, мәсәлән, порошоклар сатмый гына да исән кала алам бит әле.
ҖЫР ӨЧЕН ТАРТКАЛАШУЛАР ЕШ ИШЕТЕЛӘ (2021нче елда Зөфәр Хәйретдиновның Мөдәррис Шакиров сүзләренә язган, 90нчы елларда Алсу Хисамиева башкаруында танылган «Миләшләрем» җырының авторлык хокуклары өчен җырчылар Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина судлашып йөрде – ред.иск.). Мин моны һаман да шул эчке культураның түбән булуыннан дип бәялим. Бер-берсенекен урлыйлар, саталар шунда, мәш киләләр. Мондый очракта ике як та бер үк төрле түбәнлеккә төшә.
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ПУШКИН КАРТАСЫ» КЕРТЕЛДЕ. Имеш, дәүләт шуңа 3000 сум сала да, ул акчаны исемлеккә кертелгән театр-музейларга бару өчен тотарга була. Тегесенә-монысына әзрәк акча өләшү сәдака бирүгә тиң. Эшләгән кешегә матур гына хезмәт хакы түлә син. Эшләп лаеклы ялга чыкканга яшәрлек пенсия түлә. Бернинди карталар, сәдакалар да кирәкми. Студентларга яхшы стипендия бирелсә, үзләре билетын сатып ала, теләгән җиренә бара алар. Ә күпмедер акча өләшү – ул мәрхәмәтле булып кылану гына.
Русиянең берничә кино артисты КОСМОСКА КАДӘР БАРЫП, КИНО ТӨШЕРЕП КАЙТТЫ. Бу инде Русиянең чыгырдан чыкканлыгы, нишләргә белмәгәнлектән кылынган эш, акча үзләштерүнең бер ысулы. Роскосмос болай да афералары белән данлыклы бит инде хәзер. Өстәгеләр ниндидер кысалар бар икәнен дә уйламыйлар, артыгын кыланалар, чама белү юк.
Ә менә ТАТАР КИНОСЫ ҮСЕШТӘ дигән фикердә мин. «Исәнмесез?»не карый алмадым. «Җиде утрау арасында»ны карадым. Башта, саксызлык белән, режиссеры Алмаз Нургалиевка: «Әй, кинолар куясыз инде. Татар киносы бик өметсез. Бер юньле тулы метражлы фильм төшереп булмыймы икәнни?» – дип әйтеп куйган идем. Алмаз абый, син килеп кара әле, дип, фильмга чакыру бирде. Карый башлагач, минсиңайтим, бөрештем. Бер образда – актер да түгел ул, авылда берүзе яшәп калган абый – татарның язмышы, киләчәге чәчрәп ята. Бар икән, минәйтәм, уйлый белә торган егетләр. Болардан күп нәрсә өмет итәргә була.
ЯЗУЧЫ КЕШЕГӘ, ИҖАТ КЕШЕСЕНӘ ШУЛ ХӘТЛЕ КҮП МАТЕРИАЛ ХӘЗЕР! Әмма бөтен язганыңны чыгарып кына булмый. Бер мөхтәрәм язучыбызны бик күңелсез, төшенке хәлдә коридорда очраттым. Авырыйсыз мәллә, дим. Як-ягына каранды да: «Алмаз, кайберәүләр акыл өйрәттеләр миңа, кыстылар, бөтенләй язарлыгымны калдырмадылар», – диде...
Фәнзилә МОСТАФИНА сорашты
Комментарии