Сабак алырга вакыт... тик тагын атыш, тагын корбаннар

Сабак алырга вакыт... тик тагын атыш, тагын корбаннар

Тиешле чаралар күрелде, дип хисап тотсалар да, мондый фаҗига ел да кабатлана. Брянск шәһәре моңа тагын бер кат инандырды. 7нче декабрь көнне сигезенче класста укучы кыз мәктәптә атыш оештырды. ТАСС хәбәренчә, 5нче гимназия укучысы уку йортына утлы корал алып килгән. Ул, дүртенче катта дәрес барган кабинетка кереп, укучыларга ут ачкан. Нәтиҗәдә, дүрт кеше яраланган һәм ике кеше үлгән. 
ФАҖИГА НӘТИҖӘСЕ
Мәктәпкә мылтык алып керү кыен түгел, моңа инде ничәнче кабат инанабыз. Брянск шәһәренең 5нче гимназиясендә укучы Алинә Афанаскина салкын коралны мәктәпкә тубуска яшереп алып керә. Беренче дәрестә үк ут ача, классташын атып үтерә һәм тагын биш кешене яралый. Калганнар парта астына качмаса, корбаннар саны күбрәк тә булыр иде, мөгаен. Ахырдан кыз үз-үзенә кул сала.
Бүгенгә билгеле булганча, кыз җинаятькә, ким дигәндә, берничә көн әзерләнгән. Ул әлеге мәктәптә 8нче елын белем ала. Өстәвенә класста Дарья исемле игезәк сеңлесе дә була. Бәхеткә, ул зыян күрми. 
«Mash» Телеграмм-каналы язуынча, кыз барлыгы 5 тапкыр аткан. Шулай ук аның күптәннән классташлары тарафыннан эзәрлекләнүе дә билгеле. Ләкин төп сәбәпләрне әле ачыклыйсы бар. Шунысы мәгълүм: полиция гимназиянең иминлеге өчен җавап тота торган шәхси сак оешмасы җитәкчесен һәм атыш оештырган кызның атасын тоткарлаган. Тикшерү комитеты берьюлы өч җинаять эше кузгаткан.
8нче декабрь көнне Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз үзенең Телеграм-каналында зыян күргән ике укучы малайны вертолетта Мәскәүгә Русия балалар клиник хастаханәсенә дәвалану өчен җибәрүләре турында хәбәр итте. Аларның хәле авыр дип бәяләнә.
– Брянск табиблары кирәкле ярдәмне күрсәтте. Балаларның тормышына бернинди дә куркыныч янамый, – дип искәртте төбәк башлыгы.
Өч баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, алар Брянск өлкә балалар хастаханәсендә дәвалана. Төбәк башлыгы аларның да хәлләрен белешергә килгән.
Шушы фаҗигадән соң, Брянскида Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре эшләде. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәменнән тыш, психологик ярдәм күрсәтелде. Шулай ук Брянскида 5нче гимназиянең балалар, ата-аналар һәм педагоглары өчен психологик ярдәм күрсәтү һәм ярдәм күрсәтү хезмәте эшли башлады. 
Булган хәлләр әлегә кадәр Брянскның 5нче гимназия укучыларының күз алдыннан китми. Балалар әйтүенчә, күпләр, шул исәптән 1нче сыйныф укучылары да, үз кабинетларының тәрәзәләреннән яраланганнарны һәм үлгәннәрне алып чыгуларын күргән. Шулай ук фаҗига булган уку йортының дүртенче катындагы кан эзләрен дә. «Безгә хәзер ничек укырга? Бу катны тулысынча сүтеп атарга кирәк!» – ди укучылар катгый рәвештә. Алар әлегә дистанцион рәвештә белем алачак. 
СӘБӘП НИДӘ?
Күпләрне борчыган төп сорау: ни өчен 8нче класс укучысы классташларына ут ачкан, ә аннары үз-үзенә кул салган соң? Җинаять эшенең нечкәлекләре ачыклана. Кызның янында да, тентүләр вакытында да «хушлашу» хаты табылмаган. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн сөйләвенчә, мәктәп укучысының үзе янында дәфтәре табылган, анда: «Миңа дустым белән очрашырга кирәк булачак» дип язылган. Ләкин бу җөмлә Алинәнең планнары турында безгә берни сөйләми. Рәсми булмаган төп версия – кызның классташлары тарафыннан кыерсытылуы өчен үч алуы. Шул ук 5нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысының әбисе анда микроклиматның сәламәт булмавы турында сөйли. Узган ел гына «бишле»ләргә генә укучы бер кыз башка мәктәпкә күчәргә мәҗбүр булган, чөнки яшьтәшләре аны кыерсыткан. 
Алинәнең классташлары белән низагы турында аның класс җитәкчесе Людмила Жирешонкова һәм гимназиянең кайбер укучылары да сөйли. Икенче версия буенча, Алинә классташы Маша (Алинәнең беренче корбаны да нәкъ ул! – Р.Н.) белән бер малай өчен талашкан. 
Фаҗигадә гомере өзелгән 14 яшьлек Машаның әнисе Ольга сүзләренчә, Алина хаотик рәвештә аткан. Ә аның кызы беренче булып басып торган, пулялар аның үпкәсенә кергән һәм артериясенә тигән. Шул ук вакытта, «SHOT» телеграм-каналында язуларынча, Мария Алинә белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Узган ел алар бер-берсенең туган көннәренә дә килгәннәр. Быел да Маша Алинәне чакырырга җыенган, 27нче декабрьдә аңа 15 яшь тулырга тиеш булган. Кызлар гимназиядән ерак түгел бер ишегалдында яшәгәннәр. Ольга кызларның егет бүлешә алмауларын кире кага. Аның кызы беркем белән дә очрашмаган һәм һәрвакыт низаглардан качарга тырышкан. Маша кешеләргә ярдәм итәр өчен табиб булу турында хыялланган. 
Брянск гимназиясендә укучы яшүсмерләр «Комсомольская правда» белән сөйләшкәндә, сигезенче класста укучы Алинәнең Илназ Галявиевка охшарга тырышканы турында сөйли. (Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев 2021нче елның маенда Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган иде). Аларның сүзләренчә, Алинә бу хакта шәхси көндәлек буларак алып барган Телеграм-каналында язган. 
Әле күптән түгел генә гимназия укучыларын, шул исәптән Алинәне дә, психологлар тикшергән булган. Алар балаларда суицид омтылышлары һәм ялгызлык халәте бармы икәнен ачыклаган. Алинә тестны уңышлы узган, шуңа күрә аның белән өстәмә әңгәмә уздырып тормаганнар. Әмма атыш корбаны Машаның әнисе әйтүенчә, 2 атна элек социаль челтәрләрдә куркыныч һәм зарарлы мәгълүматны трансляцияләгән ниндидер чат барлыкка килгән һәм бу хакта балалар белән сөйләшергә карар кылган булганнар. Ләкин сөйләшү уздырылмаган.
Алинәнең укуына һәм тәртибенә карата бернинди дә дәгъвалар булмаган. Ләкин укытучылар аның үз эченә бикләнгән булуы турында сөйли. Алинәнең игезәк туганы Дашаны да «аралашучан түгел» дип сыйфатлыйлар. Алар гадәттә мәктәпкә гел бергә барган. Ләкин фаҗига көнне туганнарның юллары аерылган.
Кызларның гаиләсен күршеләре «нормаль» дип атый. Әти-әнисе игезәкләрне Төркиягә ял итәргә алып барган. Кызларның әнисе – судта хуҗалык мөдире, ә әтисе элеккеге хәрби, шәхси сак предприятиесендә эшләгән. Ир-ат ау белән мавыккан һәм кызын да банкаларга атарга өйрәткән. Шуңа күрә кыз мылтык белән бер проблемасыз идарә итә алган.
Кызларның әтисенең фаҗига алдыннан туган көне булган, аңа 53 яшь тулган. Әтисенең мылтыгын урлау өчен, Алинә бу мөмкинлекне кулланган булырга мөмкин, дип фаразлана. Күршеләре исә бәйрәм уңаеннан бернинди дә шау-шу булмавын әйтә.
– Кыз «4» һәм «5»ле билгеләренә укыды, – дип сөйләде гаиләнең якын дусты «Комсомольская правда»га. – Мәктәп – сынау һәм сыналу урыны. Аларның классында бер кыз бар иде. Ул зыян күрмәгән. Кем икәнен әйтмим, ләкин ул үзенең гаебен белә һәм бу йөк белән үзенә яшәргә туры киләчәк. Үз-үзенә кул салуның төп сәбәбен шуннан эзләгез. Балалар белән аралашыгыз. Аларның берсе барысын да сөйләр. Алинәне «соры тычкан» дип басым ясадылар.
ГАЕП КЕМДӘ?
Һәркемнең үз фикере. Берәүнең дә үз баласын гаепле дип таныйсы килми, билгеле. Алинәнең әтисе Дмитрийга карата «Ике кешенең үлеменә китергән утлы коралны саксыз саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 2 елга кадәр төрмә яный. Брянскиның Совет район суды аны ике айга кулга алган да инде. Ир-ат СИЗОда 7нче февральгә кадәр булачак. Хәзер ул кызының интернетта «зомби»лаштырылган булуын исбатларга уйлый, дип хәбәр итә «SHOT».
Мәктәп укучысының әтисе сүзләренчә, кыз интернетта көндәлек алып барган. Соңгы арада үзен агрессив тоткан. Шул ук вакытта гаепләү ягы нәкъ менә ир-ат кызын үз-үзенә кул салырга китереп җиткергән дип белдерә. Тикшерүчеләр мәктәп укучысының ун көндәлеген укыганнан соң шундый фикергә килгән, анда ул әтисенең физик һәм психологик көч куллануы турында сөйләгән.
Ир-ат исә анда сурәтләнгән вакыйгаларның дөреслеккә туры килмәвен ассызыклый. Ул яхшы әти булуын һәм хатыны белән игезәк кызлары өчен җан атып яшәүләрен белдерә: бертөрле киемнәр сатып алганнар, кесә чыгымнары өчен акча биргәннәр, ә бу җәйдә хәтта диңгезгә ял итәргә алып барганнар. Кызлар яхшы укыган һәм бер бүлмәдә яшәгән, ләкин бер ел элек Алинә нык үзгәргән. Ул үз эченә бикләнгән һәм һәр сорауга ачу белән җавап бирә башлаган, әтисе хәтта аңа якын килергә дә курыккан. Әти-әнисе кызын психологка алып барырга теләгән, ләкин өлгерми калган. 
Ир-ат коралны тиешенчә сакламавында үз гаебен өлешчә таныган. Ул мылтыкны сатарга теләвен, әмма сатып алучы таба алмавын ассызыклаган. 
Шул ук вакытта Брянск өлкәсе прокуратурасы, рәсми рәвештә, балигъ булмаганнарның белем бирү оешмаларында иминлек шартларын тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерүне оештыруын хәбәр итте. Һәм 7нче декабрь иртәсендә Брянскиның 5нче гимназиясендә керү урыныннан стационар металл детекторны алып куюлары ачыкланган. Шуңа күрә 8нче класс укучысы бер проблемасыз утлы корал алып керә алган. Гимназиянең вазифаи затлары үз бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, тикшерүчеләр РФ ҖК 293нче маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгаткан («Битарафлык»).
Кайбер Телеграм-каналлар язганча, бу көнне уку йортын Яңа елга бизәгәннәр һәм шуңа күрә металл детекторы рамкасын сүндереп торганнар. Шул рәвешле ул кычкырмаган һәм мәктәпкә алып керелгән мылтык турында берәү дә белми калган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Брянск гимназиясен саклау контракты ноябрь ахырында тәмамланган, ә аны гыйнварда яңартырга җыенганнар. Брянск шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте исә, гимназия Брянскиның башка мәктәпләре кебек үк, ЧОП хезмәткәрләре тарафыннан саклана, дип хәбәр иткән. Шул арада, уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча масштаблы тикшерүләр башланган.
ЯНГЫННАН СОҢ СУ ТАШУ
Сүз уңаеннан, Брянскидагы фаҗигадән соң, Дәүләт Думасы депутатлары законнарга үзгәрешләр кертү турында уйлана. Аерым алганда, алар «эзәрлекләү» терминын законга кертергә җыена, чөнки һәр бишенче укучы бүген буллинг белән очраша, ләкин барысы да кимсетүләр турында якыннарына сөйли алмый.
Хәзер әлеге планда начар булган мәктәпләрне ачыкларга телиләр, аларга профилактикалау өчен психологлар җибәреләчәк. Шулай ук балалар куркынычсызлыгы концепциясен кабул итүне тизләтергә планлаштыралар. Мәгариф оешмаларын саклауга таләпләрне кырысландырырга – мәктәпләрдәге сак хезмәтен дәүләтнеке итәргә тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдимнәр телдә генә калмасын иде...
ФИКЕР
Ирина Фалеева (психолог): 
– Буллинг һәм эзәрлекләү очрагында балаларга, беренче чиратта, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк: ата-аналарга, класс җитәкчесенә. Беркайчан да проблеманы яшерергә ярамый. Низагның башлангыч стадиясендә агрессор гамәлләрен исәпкә алмаска яки аның сүзләрен шаяртуга борырга тырышырга мөмкин. Балалары яшьтәшләре тарафыннан җәберләүгә дучар булган ата-аналарга мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә яки «ышаныч телефоны»на 8-800-20-00-122 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии