Әле ярый Президент бар! Ә башка җитәкчеләр нәрсәгә?

Әле ярый Президент бар! Ә башка җитәкчеләр нәрсәгә?

Бу арада фатирда җылы суны еш өзәләр әле. Нәрсә икәнен аңлатучы да юк. Моны идарә итү компаниясенә әйтеп, вакланып тормыйча, турыдан-туры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерергә кирәктер инде. Чөнки бездә проблеманы Президент кына чишә ала бугай.

НӘРСӘГӘ КИРӘК УЛ АШЫГЫЧ ЯРДӘМ?

Узган атнада Татарстанны бер дә бизәми торган бер вакыйга булды. Иннополиста яшәүче Денис Хлякин вафат булды. Аңа нибары 35 яшь булган, 3 һәм 6 яшьлек ике баласы ятим калган. Бәлки, Денисны коткарып калып та булыр иде, ләкин шәһәрдә «Ашыгыч ярдәм» хезмәте булмаган. Университетта укыткан ир-ат лекция вакытында аңын югалтып егылган. Ашыгыч ярдәм машинасы Югары Осланнан килгән (интернет ике арадагы юлны 23,6 километр дип күрсәтә, аны үтү өчен кимендә 23 минут вакыт кирәк. – Авт.), Дениска укол ясаганнар һәм ул аңына килгәч, кире кайтып киткәннәр. Бераздан Денисның хәле тагын начарланган, ашыгыч ярдәм тагын килгән (юлга күпме вакыт китүен чамалагыз). Бу юлы Денисны Югары Ослан район больницасына илткәннәр. Ләкин УЗИ аппараты булмау сәбәпле, Хлякинга анда да диагноз куя алмаганнар. Казанның 7нче больницасына алып киткәннәр. Тик Денисның гомерен саклап калып булмый, эчәк янындагы зур кан тамыры шартлаган була шул аның.

Күпләр Иннополисны Казанның бер бистәсе, ә кемнәрдер Югары Ослан районындагы бистә дип кенә белә. Чынлыкта, бу – аерым шәһәр. Интернетта шулай язылган да: Русиянең яңа шәһәре. Әле гадәти генә шәһәр дә түгел: инновацион шәһәр, югары технологияләр, фән шәһәре. Анда бөтен Русиядән, чит илләрдән иң яхшы белгечләрне чакыртып китертәләр. Хлякиннар, мәсәлән, Краснодардан күченеп килгән булганнар. Хәзер күз алдыгызга китерегез: шул супер-пупер шәһәрнең үз «Ашыгыч ярдәм» хезмәте дә булмаган. Шоферсыз таксилар йөргән, кешенең бармагыннан «танып» ачыла торган йозаклы һәм хәтта үзенең заманча медицина үзәге булган шәһәрдә ашыгыч ярдәм юк. Закон буенча, ашыгыч ярдәм 10 мең кеше яши торган торак пунктларда гына булдырыла икән – медицина үзәге җитәкчесе Равил Гарипов шулай дип аңлаткан. Ә Иннополиста 3200 генә кеше яши (шуларның 610ы – бала). Шуңа күрә ашыгыч ярдәм булмаган. Шуңа күрә Денисны тегеннән монда йөрткәннәр. Шуңа күрә…

Авыл җирендә кеше, авырмасам ярар иде, дип куркып яши. Кайсында ФАП бөтенләй юк, кайсында дәүләт программасы буенча ачылган өр-яңа ФАП балкып утыра – эшләүчесе юк. Ашыгыч ярдәмне дә көтеп ала алмыйлар анда. Ләкин Иннополис бит караңгы авыл түгел – киләчәк шәһәре. Шуңа күрә анда ашыгыч ярдәм булмавы башка сыймый. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исә, Хлякинның хәле коткарырлык булмаган, аның эчәкләре белән проблемасы булган икән инде, дигән белдерү белән чыгыш ясады. Барыбыз да кайчан да булса үләсе бит, шулай булгач, бөтен ашыгыч ярдәм хезмәтләрен, больницаларны, гомумән, медицина системасын бетерик әйдә. Аңа бүленә торган акчага тагын берәр стадион йә тагын берәр супер-пупер Иннополис салып куйыйк.

Буласы булган икән ул ашыгыч ярдәм Иннополиста. 2019нчы елда. Татарстан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова дүшәмбе көнне шулай дип белдерде. Хәер, башта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу вакыйганы үз контроленә алуы әйтелде әле. Аннан соң китте инде: тиздән ашыгыч ярдәм барлыкка килә, шулай ук 7нче больница базасы нигезендә терапевт участогы һәм ДРКБ базасы нигезендә педиатр участогы ачылачак. Президентка барып җитмәсә, ашыгыч ярдәм мәсьәләсе урыныннан кузгалыр идеме икән әле? Нүжәли бездә шуны да Президент кына хәл итә ала инде?

БУЛЫШСА ПРЕЗИДЕНТ КЫНА БУЛЫША!

Узган атнада тагын бер хәл булды. 300дән күбрәк татарстанлы Кытайда «плен»да калды. Алар «Жемчужная река» («Тревел Дизайнерс») туроператорыннан юлламалар алып, Кытайның Хайнань ярымутравына ял итәргә барган булган. Баруын барганнар, ләкин менә кайту проблемага әйләнгән. Туроператор акча түләмәү сәбәпле, «ИрАэро» авиакомпаниясе рейсларын туктаткан. Туристлар кайта алмый калганнар. Кайта да алмыйлар, калырга да ярамый. Чөнки визаның вакыты бетә, ул беткәннән соң да илдә калсаң, бик зур суммада штраф түләргә туры киләчәк. Үз җайлары белән дә кайта алмыйлар: чөнки виза төркем белән бергә алынган, аны һәр кеше аерым озайта алмый, төркемнәр аерылып кайтып китеп тә булмый. Әсирлек дисәң дә әсирлек.

«Туристлык оешмасы безнең смсларга, шалтыратуларга җавап бирми, хәбәргә чыкмый. Русия вәкиллеге дә бер сүз дә әйтми. Зинһар өчен, коткарыгыз!» – дип зар елап язды Кытайда калган татарстанлылар. Шушы ук сүзләрне Президент Рөстәм Миңнехановның инстаграмына да яздылар. Бик күп яздылар. Һәм менә хикмәт, Президент җавап бирде бит! «Сезнең проблема белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Кытайдагы безнең вәкил шөгыльләнәчәк. Элемтәләр өчен сезнең вәкилнең контактларын языгыз», – дип җавап язды ул үзенә язылган зарларның берсенә. Әлбәттә, моны президент үзе язып утырмый инде. Ләкин Рөстәм Миңнеханов бу проблемага игътибарын юнәлтте. Һәм тиз арада калганнар да селкенә башлады. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов зарланып язучыларга: «Кайсы кунакханәләрдә яшәвегезне һәм һәр кунакханә координаторы контактын язуыгызны сорыйм», – дип язды. Соңрак «Жемчужная река» туроператоры Татарстан туристлары проблемасын тәүлек эчендә хәл итәргә ышандырды. Чыннан да, 11нче декабрьдә туристларга Казанга кайтырга самолет табылган иде инде. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ»га: «369 пассажир утырган самолет Мәскәү вакыты белән 8:03 сәгатьтә кузгалып китте. Ул Казан аэропортына 17:00 сәгатьтә төшәр дип көтелә», – дип сөйләгән. Ә Русия Тикшерү комитеты турфирма җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгаткан.

Президент катнашып китмәсә, безнекеләр тагын күпме Кытайда ятар иде икән әле – билгесез. Югыйсә, мондый мәсьәләләрне вәкиллекләр, илчелекләр хәл итәргә тиеш кебек бит. Сүз уңаеннан, әле тагын 200ләп татарстанлы Хайнань ярымутравында калган. Аларның ял вакыты бетмәгән, диелә. Яллары беткәч, исән-имин кайтып җитә алырлар, тагын Президент ярдәме кирәк булмас, дип ышанасы килә.

Безгә: «Хатымны Президентка бирегез!» – дип хат язучылар бар. Әллә ни зур проблемалар да түгел ул: кемдер күршесе белән җир бүлешә алмый, кемдер, субсидия акчасын дөрес исәпләмәгәннәр, дип саный. Шуңа Президенттан ярдәм сорыйлар. Кайберләре Миңнехановның гына көченә ышанып бетми булса кирәк, хатыбызны Путинга җибәрегез, дип тә сырлыйлар. Күршегез белән сөйләшеп карадыгызмы, районның социаль яклау бүлегенә бардыгызмы соң, дибез. Юк, диләр. Турыдан-туры Президентка яздык, булышса ул гына булышыр, диләр. Соңгы вакыттагы вакыйгаларга караганда, бу чыннан да, шулай кебек. Президент маладис. Халыкның аңа ышанычы булуы да әйбәт. Ләкин бөтен проблеманы да Президент кына хәл итә алырлык булгач, урындагы җитәкчеләр нәрсәгә соң? Алардан ни файда?

СҮЗ УҢАЕННАН. 2020нче елда Татарстан Президентын сайлау булачак. Республика җитәкчелеге Президент статусын саклап калырга теләвен бүгеннән үк белдереп куйды. Сакларлык шул гына калды бугай шул инде…

«Татарстан Президенты вазифасы исемен саклау теләге бар. 2020нче елдан соң да Татарстан Президенты вазифасы исеме саклансын өчен бернәрсә дә комачауламый. Русия Федерациясе Президенты очрашуларда, матбугат конференцияләрендә «әлеге мәсьәләне сез үзегез чишегез», бу республика проблемасы, дип берничә тапкыр әйтте. Татарстанда әлеге мәсьәлә хәл ителгән, эш федераль законнан тора. 2020нче елга кадәр без югары вазифаи зат исемен үзгәртә алмыйбыз. 2015нче елдагы сайлауларда сайлаучыларның 94,4 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен генә түгел, Татарстан Президенты вазифасы өчен дә тавыш бирде»

Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир ЯҺҮДИН

(Чыганак: «Татар-информ»)

ШУШЫ ТЕМАГА

Интернетта проблемаларны «аулыйлар»

Татарстанда инде ике ай тирәсе тест режимында «Инцидент менеджмент» дип аталган система эшли. Мәскәүнең «Медиалогия» компаниясе булдырган бу система социаль челтәрләрдә кешеләрнең нәрсә язганын күзәтеп бара. Татарстан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әлеге системаның максатын болай дип аңлаткан иде:

– Система социаль челтәрләрдәге комментарийләрне «иләк аша» уздыра һәм алар арасыннан проблема язылганнарын эзләп таба. Һәм ул проблемалы комментарийне тиешле җиргә җибәрә. Әйтик, ниндидер проблема турында Казан шәһәре социаль төркемендә язышалар икән – шәһәрнең Башкарма комитетына җибәрә, Яшел Үзән төркемнәрендә проблемалы комментарийгә тап булса – Яшел Үзән хакимиятенә юллый, ә инде медицина белән бәйле глобаль мәсьәлә кузгатылган икән – республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрә. Әлеге хәбәрне алган органнар мәсьәләне хәл итәргә тиеш була. Шулай итеп, кешеләр рәсми инстанцияләргә хәбәр итми генә дә проблемаларын белдерә ала.

Хәзерге вакытта республикада әлеге системаны сынау бара. Кем белә, Кытайда калган туристларның президентка язган зарларын да, бәлки, шушы система «күреп алгандыр» һәм тиешле җиргә юллагандыр. Әгәр шулай булса һәм аңа Кытайдагы туристлар белән булган вакыйгадагы кебек тиз арада игътибар итсәләр, бу системаның файдасын күрергә була.

Моңа охшаш хезмәт бар иде инде республикада. 2012нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatar.ru) «Халык контроле» дигән яңа сервис ачты. Дөрес, анда проблемаларны ниндидер система эзләп утырмый, үзеңә кереп язып куярга кирәк. Анда гражданнар үзләренең төрле проблемаларын – начар юллар, ваемсыз торак идарәсе хезмәткәрләре, законсыз чүплекләргә һәм башкаларга карата шикаять калдыра ала. Хәбәргә фото да өстәргә мөмкин. Ә аннары инде түрәләрнең моңа мөнәсәбәтен көтәсе генә кала. Кемгәдер бик тиз җавап бирәләр, кемнеңдер проблемасы айлар буе каралу стадиясендә эленеп тора. Әлеге хезмәттән файда күрүчеләр бар. Кайдадыр ишегалдын рәтләгәннәр, кайдадыр законсыз чүплекне япканнар. Ләкин җавапсыз калган хәбәрләр, хәл ителмәгән проблемалар, бер үк мәсьәлә белән кабат-кабат язучылар да җитәрлек. Яңа хезмәт тә шушы «Халык контроле»н кабатлый торган булмасын, ике хезмәт үзара акча бүлешүгә генә кайтып калмасын иде инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии