Котсыз чорда кодлы карарлар кабул ителә

Котсыз чорда кодлы карарлар кабул ителә

11нче октябрьдән Татарстанда «куар-код»лы (QR-код) тормыш башланды. Бу чара соңгы вакытта акрынайган вакциналау темпын (моның өчен Мәскәүдән сүз дә ишеттек инде) тизләтергә һичшиксез ярдәм итәчәк. Ә менә халыкның сәламәтлеген саклауда файдасы булырмы?

НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТЕЛДЕ?

Татарстан Министрлар Кабинетының республикада яңа чикләүләр кертү турындагы 960нчы Карарын Премьер-министр Алексей Песошин 7нче октябрьдә имзалады һәм ул шул кичтә халыкка таралды. Яңа чынбарлыкны кабул итәргә һәм, иң мөһиме, аңа әзерләнергә нибары 3 көн бирелде. Шуңа күрә 11нче октябрь көнне дә нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап бетермәүчеләр байтак иде әле. Бу сәбәптән яңа кертелгән үзгәрешләрне тәфсилләп язабыз.

– Җәмәгать туклану урыннары, спорт үзәкләре, бассейн, фитнес-үзәк, аквапарк, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, мәйданы 400 квадрат метрдан зуррак кибетләргә (азык-төлек кибетләре саналмый) ковидка каршы вакцина ясатканны раслый торган QR-КОДНЫ ЯКИ КОВИД БЕЛӘН ЧИРЛӘГӘННЕ ДӘЛИЛЛИ ТОРГАН БЕЛЕШМӘНЕ (чирләгәннән соң 6 айдан да күбрәк вакыт узмаган булырга тиеш) КҮРСӘТЕП КЕНӘ КЕРЕП БУЛА.

QR-код, вакцинаның ике компонентын да ясатканнан соң, «Госуслуги»да шәхси кабинетка җибәрелгән сертификатта була. Телефонга «Госуслуги СТОП Коронавирус» кушымтасын да урнаштыра аласыз. Сертификатны кәгазьгә чыгартып алырга да, телефоннан гына күрсәтергә дә мөмкин. «Спутник Лайт» вакцинасы бер компоненттан гына тора, шуңа күрә аны сайласаң, сертификат шундук бирелә (тик аны бөтен кешегә дә кадамыйлар, мәсәлән, вакцинаны кабат ясатучыларга шуны тәкъдим итәләр). Русиядә коронавирусның башка төре, күрәсең: Америка яки Европада яраган вакцина бездә ярамый (безнеке аларда ярамаган кебек), чит илдә кадаткан булсаң да, код алу өчен үзебезнекен кадатырга туры киләчәк. Әгәр вакцинаның ике компонентын ясатканнан соң да шәхси кабинетка QR-код җибәрелмәсә яки, гомумән, интернет кулланмасагыз һәм «Госуслуги»да теркәлмәгән булсагыз, прививка кадаткан медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Код алу белән кыенлыклар килеп чыкса, 122 «кайнар элемтә» номерына шалтыратып та хәлне аңлатырга мөмкин. Ковид белән чирләгәнне раслый торган белешмә дә сезне дәвалаган медицина учреждениесендә бирелә.

ИГЪТИБАР. Кирәк-ярак сату кибетләренең төгәл мәйданы күрсәтелгән: 400 квадрат метрдан артса гына QR-код кирәк. Бу кафе-рестораннарга кагылмый. Җәмәгать туклану урынына барып ашарга теләсәң, мәйданына карамастан, код кирәк булачак. Ул булмаса яки (кайбер җирләрдә) шәхесне ачыклый торган документың өйдә онытылып калса, эчкә кертмиләр, ризыкны үзең белән алырга мөмкин.

– Әлеге санап кителгән урыннарга «медотвод» (прививка кадатырга ярамау турында медицина белешмәсе) кәгазе яки тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе булганнар, шулай ук рәсми статистикага керми генә чирләгәннәр (өйгә «ашыгыч ярдәм» чакыртып яки медицина оешмасына үзең барып анализ тапшырмасаң һәм ковид диагнозы расланмаса, авырган булып саналмыйсың, статистикага кертелмисең) КЕРӘ АЛМЫЙ. Карарда әйтелгәнчә, йә QR-код, йә рәсми чирләргә кирәк.

– Театр, кинотеатр, цирк, концерт залларында, спорт һәм күңел ачу, мәдәни чараларда залның 50 процентын гына тутыру рөхсәт ителә, ләкин гомуми кеше саны, бинадагы урын санына карамастан, 500дән дә артмаска тиеш. Бу җирләргә кергәндә QR-КОД КИРӘКМИ. Әгәр барлык хезмәткәрләр һәм оештыручылар вакцина ясаткан яки «медотвод»ы бар, яки коронавирус белән авырган һәм моны белешмә белән раслый ала икән, залның 70 процентын тутырырга рөхсәт бирелә. Бу очракта 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылардан QR-код яки авырганны раслый торган белешмә сорала. Оештыручылар чараны җиде көн алдан республиканың оператив штабы белән килештерергә тиеш. Спорт, күңел ачу, мәдәни чаралар турында 30 көн алдан кисәтү шарт.

– Кунакханәләр, хостеллар 50 процентка гына тулы булырга тиеш. Барлык хезмәткәрләрнең дә вакцина сертификаты, авыруны кичергәне турында белешмәсе яки прививка ясатырга ярамавы турында кәгазе булган очракта, тулы көченә эшли алалар.

– Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 ЯШЬТӘН ӨЛКӘНРӘКЛӘРГӘ МӘҖБҮРИ ИЗОЛЯЦИЯ кертелә. Аларга, ашыгыч сәбәбе булмаса, өйләреннән чыгып йөрү тыела. Бары ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү, вакцина ясату урынына, якындагы кибеткә, эш урынына бару, чүп түгәргә чыгу һәм йорт хайванын өйдән 100 метрдан читкә китми йөртеп керү генә рөхсәт ителә. Хәтерләсәгез, 2020нче елның апрелендә, үзизоляция режимы кертелгәндә, барыбыз да шундый шартларда яшәп алган идек. Эш бирүчеләр 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрен читтән торып эшләү тәртибенә күчерергә яисә хөкүмәт карары кабул иткән чикләүләрне үтәргә тиеш булачак.

– Сәүдә үзәге эчендә булмаган теләсә нинди азык-төлек кибетләренә, мәйданы 400 квадрат метрдан кечерәк башка кибетләргә, банк, аптека, почта, мунча, җәмәгать транспорты, вокзал, аэропорт, чәчтарашханәләргә керү өчен QR-КОД ТА, БЕРНИНДИ БЕЛЕШМӘ ДӘ КИРӘКМИ.

НИЧЕК КАБУЛ ИТЕЛДЕ?

QR-код кертеп, Татарстан мөгез чыгармады. Җәй көне Мәскәү кертеп караган иде инде, ул өч атна барды. Мәскәү мэры Сергей Собянин, чара үз бурычын үтәде, шушы вакыт эчендә 2 млн кеше вакцина ясатты, дип белдерде белдерүен, ләкин федераль матбугат чаралары «шулай тиз түгәрәкләп куюның төп сәбәбе – бизнесның үлә башлавы» дип язды. Теләмәгән кеше кафега, кинога, сәүдә үзәгенә барыр өчен генә барыбер прививка ясатмый шул, таякның авыр башы тагын бизнеска төшә. Монда ялган QR-код сату бизнесы күздә тотылмый, әлбәттә, анысы киресенчә чәчәк атты.

Башкортстан QR-код кертүе турында әллә кайчан – җәй көне үк игълан итте, ләкин бу чараны гел кичектерә килде. Шулай итеп, халыкка да, бизнеска да әзерләнергә вакыт бирелде. Иртәме-соңмы барыбер код кертелер, дип белеп яшәгәч, кабул итү җиңелрәк булды. Ә Татарстан QR-кодны кисәк кертте, бу хакта нибары өч көн кала хәбәр ителде, әле шуның икесе – ял көне. Код системасын кертүнең мәгънәсе бармы-юкмы, кирәкме ул, кирәкмиме дип озак сүз куертырга, уңай һәм тискәре якларын барларга була, тегеләй уйлаучылар да, болай уйлаучылар да бар. Әмма алдан кисәтми-нитми фактны борынга китереп терәүләре бөтен кешедә дә ризасызлык тудырды.

Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төзелеш материаллары, йорт җиһазлары сата торган берничә зур кибеткә су буе чиратлар сузылды. Яңа режим кертелгәнче, аласын алып калырга ашыгучылар иде бу. Әлбәттә инде, вакцина ясатырга өлгермәгәннәр – QR-кодлары юк, шуңа күрә 11нче октябрьгә кадәр хәл итеп калырга тырышулары. Әлеге чиратларның фото, видеолары интернетта чыккач: «Фәлән ай (яки ел) буе фәлән җиһазны алырга кулым җитми йөри идем, яңа кагыйдә кертелә дигәч, берничә сәгать эчендә бардым да алдым, әйбәт булды», – дип комментарий калдыручылар күренде. Бу чиратлар чып-чын ковид «оясы» иде инде: бернинди социаль ара юк, кешеләр бер-берсенә терәлешеп диярлек тора, күбесе битлек кияргә дә «оныткан». Хәер, вакцина ясату пунктларына октябрь ахырына кадәр язылып булмавын исәпкә алсаң, моның ише чиратлар – 11нче октябрьгә әзерләнүнең иң тиз юлы. Ковид белән чирләүчеләр – Министрлар Кабинеты Карарында телгә алынган «блатной»лар рәтендә бит. Вирусны җиңеп, исән кала алсалар, билгеле.

Сәүдә үзәкләрендә дә вакцина ясату пунктлары бар бит. Яңа кагыйдәләр кертелгәч, аларның ничек эшләячәге берәүгә дә аңлашылмады. Хәтта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, журналистларның сорауларына җавап биреп: «Сәүдә үзәгенә үтеп керә алсагыз, вакцина ясатырга була», – дигән мәгънәсез җөмлә дә әйтте. QR-код яки белешмәсез – ә вакцина ясатырга шундыйлар керә бит инде – ничек керәсен генә өйрәтмәде. 11е көнне һәр сәүдә үзәге чыгу юлын үзе табарга тиеш булды. Мәсәлән, Казандагы «Мега» беренче каттагы вакцина ясау пунктын җәйге кафе урынына күчергән. Ул аерым корылма, шуңа күрә кодсыз да кереп була. Сәгать 12ләр тирәсендә 40 кеше прививка ясатырга чират тора иде, бер кеше ике сәгатьләп тора, диделәр.

Беренче көнне аңлашылмаган нәрсәләр күп иде. Әйтик, кайбер кафе-рестораннар QR-код белән бергә шәхесне ачыклый торган документ та кирәк дип белдерде. Кодны башка кешенекен урламагансыңмы янәсе. Әмма шул ук вакытта без сугылган берничә кафеда кодны гына тикшерәләр, паспорт сорамыйлар булып чыкты. «Әлегә шулай, ничек эшлисен бик үк аңлап бетермибез», – диделәр бер җирдә. Өстә телгә алынган «Мега» сәүдә үзәгенә керүчеләргә сакчы викторина оештырып торды: «Туган аегыз нинди?», «Исемегез нинди хәрефкә башлана?» Смартфон камерасы белән QR-кодны сканерлаганда, исем, фамилия, әтиеңнең исеменең беренче хәрефләре, туган көнең тулысынча, паспорт номерларының баштагы һәм ахырдагы берничә саны, шулай ук сертификатның кайчанга кадәр гамәлдә булачагы күренә. Документ сораганчы, сораулар бирик дип хәл иткәннәр, күрәсең. Икенче бер сәүдә үзәгенә кергәндә кодны сканерлап та тормадылар, күз генә төшерделәр дип яздылар. Үзебез барып күрмәгәч, анысын раслый алмыйбыз.

Кызык инде: код булмаса, кафега кереп утырып ашарга ярамый, әмма утыручылар яныннан узып китеп, кассага барып, ризыкны үзең белән алырга заказ бирергә була. Җәмәгать транспортында да вирус йокмыйдыр, ахрысы, рәхәтләнеп бер-береңә терәлешеп кодсыз йөрергә ярый.

 

6нчы октябрьдә Татарстанда 2128 кеше коронавирустан прививка кадаткан, 8нче октябрьдә, ягъни Министрлар Кабинеты Карары чыкканның икенче көнендә бу сан – 3 230, 9нчы октябрьдә – 10 300, 10нчы октябрьдә 14100 булган.

 

АКТУАЛЬ ХӘБӘР

11нче октябрьдә өйләдән соң Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакциналау кертелүе игълан ителде. Монысы – Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина карары.

60 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр, медицина, мәгариф, социаль учреждениеләр, транспорт оешмалары, энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре мәҗбүри рәвештә прививка ясатырга тиеш. Бу шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә: чәчтарашханә, мунча, спорт үзәкләре, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсе, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларында эшләүчеләргә дә кагыла. Моннан тыш, музейлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары, аптекалар, ветеринария клиникалары, кунакханә, автосервис, курьер хезмәтләрендә эшләүчеләр, югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри төстә вакцина ясатырга тиеш.

Вакцинаның беренче компонентын 9нчы ноябрьгә кадәр ясатып өлгермәгәннәр эштән читләштерелә. Җитәкчеләргә 6нчы декабрьгә кадәр үз хезмәткәрләренең прививканың ике компонентын да кадатуларын тәэмин итү таләбе куела. Коллективларда хезмәткәрләрнең 80 проценты (соңгы ярты ел эчендә ковид белән чирләгәннәрне дә кертеп) прививка ясаткан булуы шарт.

Әлеге карар «медотвод» кәгазе булганнарга кагылмый.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии