Доллар арта, рубль түбән тәгәри: русиялеләрне нәрсә көтә?

Доллар арта, рубль түбән тәгәри: русиялеләрне нәрсә көтә?

2016нчы елның мартыннан соң беренче тапкыр доллар курсы 70 сумнан артып китте. Русиянең милли валютасы өчен кара полоса башланды.

Август уртасында доллар курсы әкренләп өскә үрмәли башлаган иде. 10нчы сентябрьдә ул 70 сумнан артып китте. Һәм ул арту (доллар арткан саен рубль үз бәясен югалта бара бит) гади русиялеләрнең кесәсенә суга да башлады.

БӘЯЛӘР ӨСКӘ ҮРМӘЛИ

Валюта курсына иң бәйле өлкә – туризм, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Чит илләр белән эшли торган туристлык оешмалары доллар курсы артуын иң беренчеләрдән булып сизде. Бәяләр әкренләп өскә үрмәли башлады чөнки. Хәзер моны туристлык оешмалары аша ялын планлаштыручы русиялеләр дә тойды инде. Русия туриндустрия союзы матбугат сәркатибе Ирина Тюрина «Интерфакс»ка белдергәнчә, русиялеләр броньлап куйган юлламаларына акчасын түләп калырга ашыга башлаган. Доллар тагын да артып, рубльнең хакы төшеп киткәнче, дип шулай эшлиләр инде.

«Кайбер туристлык компанияләре клиентларга шалтыратып, валюта базарында хәл тотрыклы түгел, якын арада бәяләрнең артуы ихтимал, хәзер түләп куйсагыз отышлырак, дип хәбәр итә башлады. Һәм күпчелек клиентлар, чыннан да, юллама бәяләрен түләп куя башлаган. Киләчәктә хәл уңай якка үзгәрер, дим мин. Бәяләр кыйммәтләнгәч, ял итәргә теләүчеләр очсызрак кунакханәләргә тукталыр, ләкин ял итәргә барудан бөтенләй үк баш тартмаслар, дип уйлыйм. Сентябрьгә турлар актив сатыла, аеруча Европа буенча экскурсияләрне теләп алалар. Шулай ук Төркия комлыкларына да сорау зур. Октябрьгә дә турлар алып куючылар бар. Ләкин гадәти русиялеләр октябрьдән дә еракка карамый, мәсәлән, кышка юллама броньлаулар кимеде», – дип сөйләгән Ирина Тюрина. Кышка чит илгә билет алып куючылар булса да, алар «бай» категориясенә керүче кешеләр инде. Һәр тиенен исәптә тотучы гадәти русияле андый затлы калҗага сузыла алмый. Эш билет бәяләренең кыйммәт булуында гына да түгел. Җәй көне генә дә дистәләп туристлык оешмасы банкротлыкка чыкты. Мәсәлән, «Натали Турс» дигән компаниянең исеме күпләргә яхшы таныш иде. Таныш булмыйни, әле 7-8 ел элек кенә бу компания Русиянең иң ышанычлы һәм дәрәҗәле туристлык оешмалары исемлегендә дүртенче урында тора иде. Тарихы да бар – оешма 1992нче елда ук төзелгән. Ә быел җәй «Натали Турс» банкротлыкка чыкты. Русия туроператорлары ассоциациясе бәяләмәсенә караганда, «Натали Турс»тан юллама сатып алган кешеләр, гомумән алганда, 1,183 млрд сум акчасын югалткан. Әле бу ышанычлы дигән, исеме телдән төшмәгән компания. Ә бөтенләй билгесез оешмадан юллама сатып алсаң – кая эләгерсең? Менә шуңа күрә дә кешеләр октябрьдән ераккарак карарга курка.

Ә безнең илдә ял итәргә теләүче чит ил кешеләре өчен рубльнең хакы төшү файдага гына. Бәяләр арзанаячак дигән сүз бит. «Чит ил валютасы белән килүчеләргә безнең илдә төрле сатып алулар башкару отышлы булачак. Азык-төлек, экскурсияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтү – алар өчен барысының да бәясе төшәчәк. Димәк, безнең илгә килергә теләүче туристлар саны да артачак», – дип сөендерде Көнчыгыш икътисади форумда туризм буенча федераль агентлык башлыгы Олег Сафонов.

Самолетка бәяләр шулай ук артты. Бу да юллама бәясенә йогынты ясамый калмый инде.

Бензин бәясе шулай ук артыр дип фаразлана. Әлегә аны доллар курсының чагыштырмача түбән булуы гына «тезгенләп» тора иде.

Күчемсез милеккә бәя шулай ук артыр, дип фаразлый икътисад белгечләре. Мәскәүдә әнә кешеләр ашыга-ашыга торак сатып ала башлаган инде. «ИНКОМ-Недвижимость» агентлыгы тикшеренү үткәргән һәм Мәскәүдә икенчел торакка сорауның бермә-бер артканын ачыклаган. Кешеләр торакны нәкъ менә булган акчалары, ягъни рубльләре «янмасын» дип алып куюларын әйткән. Соңгы өч елда икенчел торак алучылар нульдән әллә ни артмаган булса, бу елның җәй ахыры-көз башында андыйлар 12 процентка җиткән.

Казанда икенчел торак сатып алучылар – 20 процентка, беренчел торак сатып алучылар 10 процентка арткан, дип яза «Реальное время». Рубль хәлсезләнгәч, кешеләр банкларда булган кертемнәрен алып, җыелган суммага квадрат метрлар сатып алу ягын карый башлаган. Димәк, бу вазгыять банкларга да сугачак, аларны да сынаячак әле.

Тагын бер хәбәр: хакимияттәгеләр ипотека ставкалары кимер, 9,1 процентка калыр, дип ышандырган иде. Тик бу хәлсезләнгән рубль белән моңа ирешеп булмаячак. Якын киләчәктә ипотека процентларының кимүен көтмәгез, ди экспертлар. Хәзер уртача ставка – 9,5 процент. Кайбер банклар махсус шартларда түбәнрәк процентлы ипотека да тәкъдим итә.

РУБЛЬ БЕЛӘН НӘРСӘ БУЛАЧАК?

Хәзер күпләрне шушы сорау борчый. Күпләрне дип, рубльләрен исәпләп-санап бетереп була торган категориягә кергән гражданнарны әйтү инде. Ләкин сорауга төгәл җавап бирүче генә юк. Хәтта икътисадчылар, тәҗрибәле аналитиклар да кистереп кенә җавап бирергә ашыкмый. Фаразлыйлар, өметләнәләр, чагыштыралар, тик төгәл җавапны гына берәү дә әйтми.

Шуңа күрә без дә фаразларны гына барлыйбыз. Фаразлар шартлыча ике төргә бүленә. Беренче фараз – Русиянең милли валютасы тезләнгән хәленнән, ниһаять, аягына торып басачак. Икенче фараз – доллар рубльне бөтенләй егып төшерәчәк. Беренче фараз тормышка ашса ярар иде, дип теләп торабыз, әлбәттә. Шул ук вакытта чынбарлыкка да күз йомасы килми.

Билгеле булганча, Русиянең милли валютасы нефть бәясенә бәйле. Ә аның хакы соңгы вакытта шулай ук сөендерми. Санкцияләр дә милли валютага тәэсир итми калмый. Русия җитәкчелеге моны әйтеп бетерергә теләми, билгеле. «Безгә санкцияләрнең бер куркынычы да юк, киресенчә, алар үзебездәге җитештерүне көчәйтергә ярдәм итә», – дип кабатлап торалар. Ул арада санкцияләр билбавы кысылганнан-кысыла бара. Евросоюз да, АКШ та санкцияләрне йомшартырга уйламый, киресенчә, яңадан-яңа оешмаларга чикләүләр кертеп тора. Экспертлар да якын киләчәктә санкцияләр йомшарыр дип көтү – буш өмет, ди. Менә шушыларга карап, рубльнең киләчәген һәр кеше үзе чамалап караса гына инде.

«Рубль белән нәрсә булып бетәр» дигән сорауга экспертлар өч төрле сценарий буенча җавап тәкъдим итә. Әлеге фаразларны RichPro.ru финанс журналы бастырып чыгарды.

Менә ул сценарийлар:

ОПТИМИСТИК СЦЕНАРИЙ. Аңлашыладыр, монысы Русия хакимиятенә якын торган белгечләр фаразы. Хакимияттәгеләрнең чыгышын тыңласаң, бер фикер ярылып ята: Русия икътисады күтәрелештә, тиздән шаулап чәчәк атачак. Бу фараз буенча, тиздән Азия илләрендә һәм Кореядә нефть бәясе тотрыкланырга, бер барреле 95 долларга кадәр җитәргә тиеш. Доллар бәясе дә элеккечә 30-40 сум тора башлаячак. Икътисади санкцияләр йомшартылачак, шул сәбәпле тулаем эчке продукт (ВВП) күрсәткече дә 0,3-0,6 процентка артачак. Бу үзгәрешләр быелның көзендә үк үзен сиздерә башларга тиеш икән.

ХӘВЕФЛЕ СЦЕНАРИЙ. Нефть базары түбән тәгәрәвен дәвам итәчәк, үзе артыннан рубльне дә өстерәячәк, ди бу сценарийны хуплаучы белгечләр. 2016нчы елда долларның уртача курсы рубльгә карата 68 сум булган, хәзер 65-75 сум. Шулай булгач, якын арада рубль курсы тотрыкланыр дип өметләнергә кирәкми. Тулаем эчке продукт 3-3,5 процентка кимер, дип фаразлый белгечләр. Ә доллар курсы 50-65 сум күрсәткечендә туктап калыр, диләр.

РЕАЛЬ СЦЕНАРИЙ. Хәзерге вазгыять сакланса, нефтьнең бер барреле 40-60 доллар калачак. Тулаем эчке продукт күләме нульгә якынлашачак, ә кайбер аналитиклар һәм Бөтендөнья банкы фаразынча, бөтенләй минуска китәчәк. Ләкин Русиянең милли валютасы аягына басачак. Бары тик сабыр гына көтәргә кирәк.

Изображение удалено.«Ошыймы бу безгә, юкмы, тик милли валюта курсы – ил икътисадының хәлен күрсәтә торган индикатор. Рубль курсы төшүе инвесторның да, кулланучының да кәефендә чагылыш таба. Социологлар 2008-2009нчы елгы кризис вакытында ук бер нәрсәгә игътибарны юнәлтте: русиялеләр өчен кризис рубльнең халәтенә бәйле. Рубль хакы төшә икән – кризис, рубль тотрыклы икән – димәк, илдә кризис юк. Хәзерге заман икътисады – кәеф икътисады ул. Милли валюта түбән төшә икән, билгеле инде, эшмәкәрлек активлыгы да кими. Бу исә кризисны тагын да тирәнәйтә. Мин 2019нчы ел Русия икътисады өчен минус тамгалы ел булыр дип фаразлыйм. Ә кризисның аеруча кискен чоры 2020-2021нче елларга туры киләчәк»

Стратегик анализ Институты директоры Игорь НИКОЛАЕВ

ФИКЕР

Русиянең элеккеге финанс министрыАлексей Кудрин фикеренчә, якын киләчәктә илнең икътисады шактый аска тәгәрәячәк. Илдәге хәерчеләр саны да артачак, дип фаразлый ул.

Икътисадчы Владимир Тихомир да Кудрин фикере белән килешә. Рубльнең хакы төшәчәк әле, ди ул.

2016нчы елның 14нче ноябренә кадәр Русиянең икътисади үсеш министры булып торган Алексей Улюкаев 2018нче елда доллар курсы 63-64 сумга тигез булачак, ди. Тик күпчелек аналитиклар аның фаразын хупламый.

«Финнам Менеджмент» компаниясе җитәкчесе Николай Салабуто долларның үсүен, ә рубльнең хакы төшүен фаразлый. Рубль бәясе төшүнең төп сәбәбе – нефтькә бәя кимү, ди ул. Аның сүзләренчә, доллар курсы 200 сумга кадәр менәргә мөмкин.

Икътисадчы, стратегик анализ Институты директоры Игорь Николаев фикеренчә, санкцияләр басымы дәвам иткәндә, рубль түбән тәгәри бирәчәк. Чит илләр Русиягә карата тагын да катгыйрак чаралар күрә башларга мөмкин, ди ул. Аның фаразы: доллар – 80, ә евро 90 сумга кадәр җитәчәк.

Ә менә финанс аналитигы Виталий Кулагинның сүзләре өметле. Рубль хәзер үзенең башлангыч позициясендә, милли валюта хәзерге вазгыятькә яраклашачак һәм ел ахырында ук күтәрелә башлаячак, дип фаразлый ул.

Чыганак: richpro.ru

ЕВРОСОЮЗ ИЛЛӘРЕ САНКЦИЯЛӘР КЕРТКӘН ЭРЕ ОЕШМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Нефть-газ компанияләре:

«Роснефть»;

«Транснефть»;

«Газпромнефть».

Банклар:

«Сбербанк России»;

«ВТБ»;

«Газпромбанк»;

«ВЭБ»;

«Россельхозбанк».

Сәнәгать предприятиеләре:

«Уралвагонзавод»;

«Оборонпром»;

«Объединенная авиастроительная корпорация».

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: акча» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 24нче сентябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии