Кемдер яхшыга юрый, кемдер акчасын саный

Кемдер яхшыга юрый, кемдер акчасын саный

Рубль түбән тәгәрәвен, валютага карата көчсезләнүен дәвам итә. 6нчы июль иртәсендә антирекордны яңартты: доллар – 93, ә евро курсы 102 сумнан артып китте. Шушыңа якын күрсәткечләр соңгы тапкыр 2022нче елның 29нчы мартында, Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң озак та үтми теркәлгән иде.

«КУРКЫНЫЧ КҮРМИБЕЗ»

Финанслар белән бәйле хәбәрләр халыкның тынычлыгын ала, паника тудыра. Аңлашыла да: 90нчы елларда акча «яну»ны башыннан кичергән, әле яңа заманга кергәч тә «Татфондбанк» һәм башка зур банклар ябылудан зыян күргән, табыш алам дип, берничә мәртәбә финанс пирамидалары тозагына эләккән кешеләр рубльнең уйнаклавына шикләнеп карый. Менә шушы көннәрдә дә редакциябезгә берничә кеше: «Рубль бәһасен югалтамы әллә?», «Әзрәк җыйган акчам бар иде, янмасын өчен нишләтим икән?», «Бәяләр артачак, диләр, нәрсә сатып алып куясы?» –дигән сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бу сорауларга бер җөмлә белән генә төгәл җавап бирү мөмкин түгел, финанс тармагында тәгаен сүзләр белән сөйләшүдән хәтта экспертлар да тыела, ниндидер фаразлар гына ясый алалар (тәгаен сүзләр белән сөйләшүче үзе шик тудырырга тиеш, мошенник түгелме икән?!). Шуңа күрә хәлне анализлап, вәкаләтле затларның нәрсә сөйләгәнен тыңлап, икътисад белгечләреннән сорашып, вазгыятькә күзәтү бирергә булдык. Тынычландыру өчен, кыскача нәтиҗәне язманың башында ук язабыз: акча «яна» дип уйларга җирлек юк, шуңа да, җыйган акчам әрәм булмасын дип, кирәкмәгән әйберләр сатып алудан, бөтен акчаны тотып бетерүдән тыелырга киңәш ителә, ә менә кирәкле әйберне, бигрәк тә техниканы алуның нәкъ вакыты. Ә хәзер тулырак.

Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина Финанс конгрессында чыгыш ясап, рубльнең ни өчен аска тәгәрәвен аңлатты. Аның сүзләренчә, Русия валютасының уйнавы тышкы сәүдәдәге үзгәрешләргә бәйле. 2022нче елда импортны кисәк киметтек, ә экспортны арттырдык, шуңа да рубль ныгыды, ә хәзер хәл башкача, диде ул. Ләкин борчылырга урын юк, ди. «Безнең кыска вакытлы сикерешләрне көйләү өчен инструментларыбыз бар, тик «уйнап торган» курс, безнең фикеребезчә, яхшы нәрсә, чөнки икътисадта тышкы үзгәрешләрне, тышкы шокны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Нәбиуллина. Үзәк Банк рәисе әйткән «көйләү инструментлары»ның бер өлеше узган елның мартында кулланылды инде. Чикләү чаралары кертелде: мәсәлән, чит ил валютасын сату чикләнде, кулга билгеле бер суммада гына бирелә башлады, зур комиссия кертелде. Үзәк Банк төп ставканы арттырды. Санкцияләр кертелгән банкларга ярдәм кулы сузды, яңа шартларга ияләшсеннәр өчен, җиңеллекләр тудырды. Эльвира Нәбиуллина сүзләренә ышансаң, бу юлы андый чикләүләр һәм җиңеләйтүләр кертергә җыенмыйлар.

Үзәк Банк рәисе сүзләренчә, рубльнең көчсезләнүе махсус эшләнгән дип әйтүчеләр дә бар. «Әллә нинди теорияләр коралар. Янәсе без, бюджетка керемне арттыру өчен, рубль курсын махсус көчсезләндергәнбез», – дип телгә алды ул узган атнада Финанс конгрессында. Рубль арзанрак булса, Финанс министрлыгына отышлырак, билгеле – яңа акча бастырасы юк. Ләкин Эльвира Нәбиуллина әллә нинди теорияләр кормаска, борчылмаска кушты бит. Шуңа күрә рәсми вәкил сүзләренә ышанып, икътисад диңгезенә бик тирәнгә кермибез. Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та, Кремль илдә макрофинанс тотрыксызлыгы куркынычын күрми, дигән иде. Шулай да әле июнь башында гына Петербург халыкара икътисади форумында беренче вице-премьер Андрей Белоусовның әйткән сүзләрен искә төшереп үтәбез. «Русия икътисады өчен иң кулае – долларның 80-90 сум булуы», – дигән иде ул. Ә икътисад фәннәре докторы, Дәүләт идарә университеты Икътисад һәм финанс институтының финанс һәм кредит кафедрасы доценты Николай Кузнецов «Лента.ру» басмасына: «Доллар 78-88 сум диапазонында булса, күпләргә кулай булачак», – дип шәрехләмә биргән. Белгеч курс уйнар-уйнар да шул күрсәткечтә тотрыкланыр, дип өметләнә. Әмма гади халыкның күпчелеге узган ел 50-60 сум булган долларның яңа күрсәткече артыннан җитешә алмый. Эльвира Нәбиуллина хәлне ил икътисады өчен яхшыга юраса да, бернинди куркыныч күрмәсә дә, хәзер рубльнең көчсезләнүе сәбәпле кабат бәяләр артуы көтелә, ә хезмәт хакын, пенсияне, стипендияне, пособиеләрне тиенен тиенгә санап тотучы халык моны берничек тә яхшыга юрый алмый.

АКЧАНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

Халыкны борчыган төп сорауларга күчик. Рубль көчсезләнүе сәбәпле якын арада нәрсәгә бәя артуы көтелә? Җыйган акча булса, аны кыйммәте югалудан ничек сакларга, нәрсә сатып алырга? Федераль дәрәҗәдәге экспертларның нәрсә әйтүен дә анализладык, Казанда эшләүче финанс белгечләре белән дә сөйләштек. Фаразлар бер төсле. Белгечләрнең барысы да ашыгып кирәкмәгән нәрсә сатып алмаска, акчаны шикле оешмаларга, финанс пирамидаларына кертмәскә өнди.

«Бәяләр артачак. Әлбәттә, бу арту беренче чиратта азык-төлектә сизеләчәк. Үзебездәге җитештерүчеләр бәяне арттырмас, дип өметләнергә кирәкми. Мал-туар һәм кош-корт бездә үстерелгәнме, әллә чит илдәме – барлык җитештерүчеләр дә инфляциягә карап бәяне арттырачак. Кием-салым кибетләрендә хәзерге вакытта ташламалар. Узган елгы коллекциядән көзге һәм кышкы киемнәрне отышлы бәядән алып калырга мөмкин. Ә менә җәй ахыры-көз башында яңа бәядән сатып алынган материалдан тегелгән коллекцияләр тәкъдим ителәчәк, димәк, аларга бәя кыйммәтрәк булачак. Торак базарында җәй көне гадәттә тынлык. Төзелеш компанияләре дә элекке бәядән сатып алынган чималны тотып бетерә тора, шуңа күрә бәяләр июль-августта гына артмас әле. Ә менә сентябрьдән җәйнең икенче яртысында, ягъни яңа бәядән сатып алынган чимал белән эшли башлыйлар. Моны торак хакларында да сизәрбез. Техникага бәя шулай ук бүген-иртәгә генә артмаячак, сатып алынганнары кибетләрдә элеккеге бәядән тәкъдим ителәчәк. Гадәттә, техника базарында бәяләр 1,5-2 ай соңрак арта башлый. Чит илгә юллама бәясе Европа юнәлешенә артыр дип көтелә – гадәттә ул рубль күпмегә төшкән, шуның хәтлегә була. Ә Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек юнәлешләргә бәя арту сизелмәскә тиеш, чөнки хәзер ял сезоны һәм юллама хаклары болай да мөмкин булган кадәр кыйммәт инде», – дип ачыклык кертте «Безнең гәҗит»кә финанс белгече Юлия Халикова.

Финанс консультанты Алмаз Хөсәенов акчаны саклау юллары турында сөйләде. «Җыелган акчагыз булса, банкта процентлы кертем ачарга була. Бу юл зур табыш алырга теләгән кешеләргә түгел, булган акчасын ышанычлы җирдә сакларга теләүчеләргә киңәш ителә. Хәтта банкка берәр нәрсә булган очракта да, физик затларның 1 млн 400 мең сумга кадәр булган акчасы иминият системасы тарафыннан саклана. Икенче ягы да бар: акча банкта ятса, бер мизгеллек юләрлеккә бирелеп, аны теләсә нәрсә сатып алуга тота алмыйсыз. Финансларның бер өлешен валютада саклау киңәш ителә. Хәтта хәзер дә доллар яки евро сатып алырга мөмкин. Рубльдән аермалы буларак, валюта инфляциягә ул кадәр үк бирешми. Кытай акчасы юань сатып алу варианты да бар, ул хәзер популярлаша бара. Инвестицияләргә килгәндә, бүгенге вазгыятьтә экспортка эшләүче эре компанияләрнең акцияләре югары сикерә. Чөнки алар хезмәт хакын арзанайган рубльдә түли, ә товарны читкә кыйммәтләнгән валютада сата. Ләкин белмәгән кешегә инвестиция өлкәсенә күзне йомып кермәскә киңәш итәм. Бик теләсәгез, бу эшне финанс белгечләре ярдәме белән башларга була. Зур сатып алулар планлаштырсагыз, хәзер нәкъ вакыты. Автомобиль, кер юуу машинасы, телевизор, ноутбук, смартфон бәяләре арта башлаганчы алып калу хәерле. Тик чынлап та кирәк булса гына алыгыз. Инвестиция рәвешендә биш телевизор яки смартфон сатып алып куйыйм да, аннары арткан курс буенча сатармын, дип хыяллану – акылсызлык. Кешеләр кулдан алуга караганда, үзләре белгән кибеттән алуны өстенрәк күрә. Дөрес, бу күчемсез милеккә кагылмый. Торак сатып алу капиталны саклауның ышанычлы юлы булып кала. Шул ук вакытта төзелеп бетмәгән йорттан фатир алуга сак карарга кирәк. Төзелеш чималларына бәя артыр дип фаразлана, бу төзүче компания өчен проблемага әйләнмәсме, сезгә баш бәласе тудырмасмы – белгән кешеләр белән киңәшләшеп эшләү сорала. Күчемсез милек базарында бәяләр 2-3 айдан күтәрелә башлар, мөгаен», – дип сөйләде Алмаз Хөсәенов.

 

Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина рубль курсының «уйнавын» ил икътисады өчен яхшыга юраса да, монда бернинди куркыныч күрмәсә дә, хәзер рубльнең көчсезләнүе сәбәпле кабат бәяләр артуы көтелә, ә хезмәт хакын, пенсияне, стипендияне, пособиеләрне тиенен тиенгә санап тотучы халык моны берничек тә яхшыга юрый алмый.

 

САН

– «Җәмәгатьчелек фикере» фонды (ФОМ) халык арасында «Июльнең беренче атнасында нәрсәләргә бәя артуы аеруча сизелде?» дигән сораштыру уздырган. Халык фикеренчә, сизелерлек кыйммәтләнгән азык-төлек арасында беренче урыннарда – шикәр (29 процент шулай дип җавап биргән), сөт (26 процент), ит (36 процент) һәм балык (29 процент) продуктлары. Сирәгрәк булса да, тамыразыклар (23 процент), шәхси гигиена чаралары (14 процент), көнкүреш хезмәтләре (12 процент), транспорт хезмәте (12 процент) кыйммәтләнүен сиздем, дип җавап бирүчеләр дә табылган.

– Югары икътисад мәктәбе русиялеләрнең акчасын нәрсәгә тотуын өйрәнеп, бу елның язында нәтиҗәләрне игълан иткән иде. Саннарны «Известия» газетасы бастырып чыгарды. Сораштырылганнарның 10 проценты керемнәрен бөтенләе белән диярлек азык-төлеккә тотуын әйткән. 15 процент халык акчасының өчтән ике өлеше ашауга китүен белдергән. 17 процент иң кирәкле әйберләр – азык-төлек һәм кием-салым сатып алуга акча җиткерә алмаудан зарланган.

– Русия Үзәк Банкы мәгълүматы буенча, 2023нче елның I кварталында илдә финанс пирамидалары 6 процентка арткан – җәмгысы 427 пирамида (узган ел 403 булган). Узган ел русиялеләр шикле пирамидаларда 5-6 млрд сум акчасын югалткан, дип исәпләп чыгарган экспертлар. «Уртача клиент» 50 меңнән 100 мең сумга кадәр югалткан, дигән сүз. Аерым кешеләрнең финанс зыяны бермә-бер зуррак.

– Русия Президенты Владимир Путин, 2024нче елның 1нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакы (МРОТ) 18,5 процентка индексацияләнәчәк, дип белдерде. «Бу – инфляция темпыннан күпкә югарырак. 5 млн кешенең керемендә позитив үзгәреш сизеләчәк», – диде. 2023нче елның 1нче гыйнварында МРОТ 6,3 процентка индексацияләнгән һәм 16 242 сумга җиткерелгән иде.

– Шушы көннәрдә генә Росстат яңа статистика мәгълүматы белән уртаклашты: бу елның апрелендә русиялеләрнең уртача хезмәт хакы 10,4 процентка арткан һәм 71 204 сумга җиткән (мәгълүмат ике айга соңга калып игълан ителә, шуңа апрель саннары хәзер генә билгеле булды – ред.). Мартта хезмәт хаклары 2,7 процентка гына арткан, дигәннәр иде.

Татарстанда ел башында уртача хезмәт хакы 53 600 сум тирәсе иде. Казанда – 53 780 сум (урта һәм эре предприятиеләрдә эшләүчеләрнеке – 63 мең сум).

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии