Сабан туе – акча туздырыш туе

Сабан туе – акча туздырыш туе

Быел җәй юк, дип зарланмагыз: Сабан туен июльгә күчереп куйганга үпкәләгән, шуңа килмәскә уйлаган ул җәй – интернетта менә шундый мәзәк тарала. Заманында апрель азагында ук үтә торган милли бәйрәм быел бигрәк соңга калды шул. Аның каравы чит илләрдә кыш көне үк башланган иде инде ул.

Республиканың мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова май аенда ук: «Быел Татарстан 317 Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәтәчәк. Милли бәйрәмебез Русиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә уздырылачак», – дип белдергән иде. Шулай булгач, республика бюджетыннан миллионнар аз тотылмастыр. Ул миллионның фәлән меңе генә булса да Татарстанның Сабан туен күптән күрмәгән (ә күрәсе бик килгән) берәр авылына бүлеп бирелсә, бәлки, халыкның ачуы ул кадәр үк килмәс тә иде. Бетә барган авылга җан кереп китәр, онытыла барган туган якларын күрергә дип, төрле җирдән милләттәшләребез кайтыр иде. Кечкенә генә аланлыкта артык шапырынмый гына оештырылган бәйрәм милли уеннар белән үрелеп барыр, мәйдан туганнарның, дусларның күрешү урынына әйләнер иде.

Тик мәдәният министры урынбасары атаган саннар Татарстан авылларына кагылмый шул. Авыллар хәзер Сабан туйларын үз көчләре, ягъни иганәчеләр ярдәме белән уздыруга калды. Ә бай ул-кызлары булмаган авыллар күрше-тирәгә йөреп бәйрәм итәргә мәҗбүр. Республика бюджетыннан фәләнчә миллионнар чит илләрдә, бигрәк тә татарлар аз санда яши торганнарында Сабан туйлары уздыруга тотыла – республика халкының ачуы менә шуңа килә дә инде. Алданган «дольщиклар», «Татфондбанк»та акчалары янган кешеләр, инвалидлар – барысы да зар елап Президент Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язалар. Ул акчаларның бер өлешен генә булса да безгә бирсәгез иде, кризис вакытында читкә таратмасагыз иде, диләр. Болай язуның файдасыз икәнен дә беләләр инде югыйсә…

Шундый «ачу китергән» Сабан туйларының берсе май аенда Франция башкаласы Парижда узды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әлеге Сабан туена Европада яшәүче 300 татар килде, дип белдергән иде. Әгәр дөрестән дә шулай булса, әгәр Парижда узган Сабан туе милләтне саклап калуга әз генә булса да өлеш кертсә, ачу да килмәс иде, бәлки. Тик «Азатлык» радиосы язганча, Эйфель манарасы итәгендә узган бәйрәмдә катнашканнарның күбесе үзебезнең үк Казан кешеләре булган! Бер көтү кешене, махсус самолет яллап, Париж карарга алып барганнар. Артистлардан тыш, алар арасында «очраклы» кешеләр дә күп булган – түрә, әшнә ишеләр. Европа илләреннән Парижга кешеләрне китертүне шулай ук Татарстан каплаган. Алар арасында ничә татар булды икән инде?

Икенче шундый Сабан туе Мальтада узды. Якынча 500 мең кеше яши торган кечкенә генә бу дәүләттә ничә татар бардыр – анысы билгеле түгел, тик Татарстан анда да милли бәйрәмне оештыруда катнашырга булган. Мальтада Русия ватандашлары ассамблеясе Координация советы рәисе Александр Курышевның Татарстан Мәдәният министрлыгына юллаган рәхмәт хатында әйтелгәнчә, биредә яшәүче халык Сабан туен бик ошатып калган. Киләсе елларда да уздырырга ниятләре барлыгын белдергәннәр. Анысы да Татарстан ярдәменнән башка гына үтмәс.

«Париждагысыннан да кәттәрәк!» – монысы Миңгәр Сабан туе турында әйтелгән сүзләр. Җәүдәт Миңнәхмәтов башлангычы белән уздырыла торган Миңгәр Сабан туе инде берничә ел рәттән республикада иң яхшы Сабан туйлары рәтеннән йөри. Хәер, дөрес әйтмәдек, иң яхшы шоу-тамаша буларак бата ул, тик Сабан туе дигәннән «с» хәрефе генә калып бара инде аннан. Пычракта каршылыклар аша сикерә-сикерә йөгерү, автоузыш, мототриал, кагыйдәләрсез көрәш, ярымшәрә кызлар биюе – болар без белгән Сабан туе билгеләре түгел инде. Милли бәйрәм дигәнен әйтеп тә торасы түгел, чөнки Саба районы, Миңгәр авылында узган Сабан туеның ачылыш тантанасында татарча бер авыз сүз әйтелмәде диярлек. Ә иң кызыгы (кызганычы, дисәк, дөресрәк булырдыр): халыкка ошый бит шушындый тамаша. Бөкеләрдә утыра-утыра булса да киләләр, таптала-таптала булса да карыйлар, сугыша-сугыша бушлай чәк-чәк ашарга үреләләр. Бүген күпчелек Сабан туйлары мәйданда көч сынашу, туган-тумача, дус-иш белән очрашу урыны түгел, байлык белән ярышуга кайтып кала.

Статистика

2016нчы елда Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туен оештыру эшенә Татарстанның Мәдәният министрлыгы 1000нән артык артистны (25 иҗат коллективын) җәлеп иткән – әлеге мәгълүмат министрлыкның рәсми хисабында күрсәтелгән.

Узган елгы Сабан туйларында барлыгы 2 миллионга якын кеше катнашкан. Милли бәйрәмнең иң зурысы Мәскәүдә оештырылганы булган: анда 170 мең кеше килгән, диелә хисапта. Казан Сабан туен исә 50 мең кеше тамаша кылган.

Чит илләрдә иң күп Сабан туйлары Казахстанда (20), Үзбәкстанда (7) һәм Кыргызстанда (6) үткән. Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узган Сабан туена, мисал өчен, 40 меңгә якын кеше килгән, диелә.

2016нчы елда Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туйлары оештыру өчен Татарстан бюджетыннан барлыгы 86 млн 12 мең 87 сум бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен: 2015нче елда әлеге сумма зуррак булган – 97 млн 720 мең 904,42 сум. Быел ничә миллион тотылганы соңрак мәгълүм булачак.

Казан Сабан туе: кайда, ничәдә, нәрсә карарга?

Менә инде берничә ел рәттән Казан Сабан туе бер генә мәйданда оештырыла. Быел милли бәйрәм 15нче июль (шимбә) көнне Тынычлык бистәсе янындагы Каенлык аланында үтәчәк. Ат чабышы исә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында булачак.

Каенлыктагы Сабан туе иртәнге 10да башлана. Бәйрәмне карарга килүчеләр республиканың 11 районы әзерләгән ишегалдында кунак була ала. Сәгать 11дә төп тамаша башлана. Театральләштерелгән тамаша ярдәмендә бәйрәмнең асылы аңлатылачак.

Ачылу тантанасыннан соң ук мәйданга көрәшчеләр чыга. Баш батырга, тәкә белән беррәттән, «тимер ат» та эләгәчәк.

Көрәш белән параллель рәвештә Сабан туеның калган милли уеннары үтә. Төп сәхнәдә профессиональ артистлар чыгыш ясаса, кече сәхнәләрдә үзешчәннәр әзерләгән концерт программасы бара.

Ат чабышы «Казан» халыкара ат-спорт комплексында сәгать 17:30да башлана. Биредә шулай ук концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка автобуслар иртәнге 8дә «39нчы квартал», «10нчы микрорайон», «Җиңү проспекты» метро станциясе, «Филармониянең концертлар залы», «Оренбург тракты урамы», «Глазунов урамы» тукталышларыннан йөри башлый. Билет бәясе – 25 сум. Автобуслар Сабан туе мәйданыннан бөтен кешене алып кайтып бетергәнче йөриячәк, дип ышандыра Казан шәһәре башкарма комитеты. 15нче июльдә 6:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Ферма шоссесы тулысынча җәяүлеләр карамагында булачак. Каенлыктагы мәйданга бару юнәлешендә автомобиль юлы, Оренбург тракты урамыннан башлап, бер генә як хәрәкәтле итеп калдырыла. Ферма шоссесында Яңа Дәүләки урамыннан Гәрәев урамына кадәрге өлештә транспорт чараларын кую чикләнә.

Тарих

Сабан туеның кайчан барлыкка килүе турында төгәл мәгълүмат юк. Тарихчы Дамир Шәрәфетдинов: «VI гасыр ахырына караган «Вэйшу» дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп, дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән», – дип яза. Бу бәйрәм турында 921нче елда Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан да язып калдырган. Ә Татарстанның Әлки районы, Иске Сәлман авылында 1292нче елга караган таш табылган – анда да Сабан туе телгә алына.

Тәңречелекне өйрәнүче галимнәр Сабан туен күчмә тормышлы төрки бабаларыбызның, көн белән төннең тигезләшкән көннәрен (Нәүрүз) узып, табигатьтә кояшның иң биек ноктасына күтәрелеп килгән көннәргә, ягъни иң озын көннәр туган чорда, тау башына менеп, Бөек Тәңрегә корбан бирү бәйрәменә бәйләп өйрәнәләр. Ф. Җәүһәрова белән Ф. Уразаев хезмәтендә язылганча, биш көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ыру ирләре, корбан тавына менеп, корбан чалганнар, ә бу вакытта хатын-кызлар һәм бала-чага тау астында мәйдан ясап, ирләрне көткәннәр. Корбан йоласы башкарылганнан соң мәйданда бәйгеләр башланган. Һәр кеше шушы бәйгеләрдә катнашып, төрле сынаулар аша узып үзен тикшереп карау мөмкинлелеге алган, Тәңрегә якынрак булырга, аның кебек камил булырга омтылган. Алар аңында мәйдан – матди яшәеш – хатын-кыз символы булса, мәйдан уртасына кадалган колга – рухи яшәеш, Тәңрегә омтылыш, ыру көче – ир-ат символы буларак күзалланган.

Акрынлап утрак тормышка күчә бару нәтиҗәсендә, Сабан туе җир эшкәртү, мул уңыш алуга мөнәсәбәтле уздырыла башлаган.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Сабантуй: методик ярдәмлек» (2004) җыелмасыннан алынды (http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/sabantuy.htm).

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии