Сак булыгыз, самокат!

Сак булыгыз, самокат!

Законнар һәм кагыйдәләр техник прогресс артыннан җитешә алмый. Бездә әле велосипедлар мәсьәләсен дә җайга салып бетермәделәр – махсус юллар җитешми, велосипедта йөрү культурасы юк, инде электр самокатлары киң кулланылышка кереп китте. Закон язучылар аларны гомумиләштереп ничек дип атарга белми баш вата, ә ул арада самокатлар кешеләрнең котын очыра, балаларны имгәтә, җинаятьләргә сәбәп була һәм… үтерә.

Бүген Казанда тротуардан тыныч кына йөри торган түгел. Барганда уңга-сулга, алга-артка каранырга, электр самокатында җилдерүче бәреп китмәсен дип сакланырга туры килә. Кечкенә бала белән йөрү бигрәк тә хәтәр, ә берьюлы берничә бала белән булсаң нишләргә кирәк? Машина йөртүчеләргә дә икеләтә игътибарлы булырга туры килә, самокатны иярләүче куркусыз җаннар олы юлга да чыгып китә. 2018нче елда Мәскәүгә баргач, яхшы кәчтүм кигән, кулына дипломат тоткан яшь ирләрнең самокатта җилдергәнен күреп, гаҗәпләнгән идем. Ял итеп йөрмиләр, эшкә баралар! Җилдереп киләләр дә, мәсәлән, Тышкы эшләр министрлыгы бинасына кереп китәләр. Метрода да күрергә туры килде. Самокатны җыеп, җайлы гына кулга тотып була. Метро тукталышына хәтле самокатта киләләр, метрога утырып баралар, аннары тагын самокатка атланып, кирәкле җиргә барып җитәләр икән.

Шушы мода быел менә безгә дә килеп җитте. Дөресрәге, самокатлар Казанны һәм башка эре шәһәрләрне узган ел ук яулый башлады. Паркларда, яр буйларында арендага алып була иде аларны. Ел ахырында исә бөтен шәһәр буенча шеринг (инглизчәдән «бүлешү» дип тәрҗемә ителә, товарны, ия булмыйча, коллектив рәвештә куллану. – Авт.) системасы эшли башлады. Телефонда махсус кушымтада теркәләсең (исем-фамилияне һәм банк картасы номерын гына кертү сорала), шунда шәһәрдә кайда буш самокат бар икәне күренә, иң якындагысын табып, атланасың да китәсең. Ул самокатлар беркая да бәйләнмәгән, электрон «йозак» белән җиһазландырылган. Йөреп туйгач, алган урынга китереп куясы юк: кушымта кайда калдырырга ярый дип күрсәтә, шунда калдырасың да китәсең. Шуңа күрә мондый арендага алынган самокатларны төрле җирдә – тротуарда, тукталышларда, кибет яннарында (безнеңчә – аяк астында, кушымта әйтүенчә – «рөхсәт ителгән зонада») басып йә ятып торган хәлдә очратырга була.

Гадәти самокаттан аермалы буларак, болары электр моторы белән җиһазландырылган. Аяк белән этенеп китәсең, аннары кнопкага гына басып барасың, туктарга кирәк булса да кнопкага басасың. Егәрлеге, маркасына карап, аерыла. Тизлеге дә. Шеринг системасы буенча арендага бирүчеләр үзләрендәге самокатларның тизлеге 25 км/сәгатьтән артмый дип ышандыра. Ә гомумән алганда, бу төр транспорт чарасының тизлеген сәгатенә 90-100 километрга кадәр җиткереп була икән (күз алдыгызга китерегез, тротуардан шундый тизлек белән барып була дигән сүз!). Завод көйләгән тизлекне үзлектән ничек үзгәртәсен аңлаткан видеолар интернетта тулып ята. Үзең булдыра алмасаң, эшләп бирүчесен табып була.

Электр самокатының уңай якларына күз йому мөмкин түгел: җәяүлегә караганда тиз йөри, велосипед кебек әйләндереп барасы да юк, бөкеләрдә тормый, җыйнак кына итеп җыела. Бензин да якмый – димәк, акча да янга кала, экологиягә дә зыян килми. Саф һавада барасың, үзенә күрә бер спорт та була. Җәмәгать транспортындагы кебек кеше өстенә кеше дә барасы түгел: бер башыңа рәхәтләнеп җилдерәсең. Парковка эзләп азапланасы да юк. Саный китсәң, «плюслар»ы җитәрлек, кыскасы. Ләкин зыяны күзгә бәрелеп торганда, файдасы икенче планга күчә икән. Бүген электр самокатлары юл йөрү кагыйдәләрендә берничек тә телгә алынмаган. Тырыша торгач, аңлашылмый торган бер сүз белән атый башладылар тагын: индивидуаль тиз хәрәкәтләнү чарасы (СИМ). Шулай да аларның тизлеген чикли, арттырган очракта ниндидер җәза да билгели алмыйлар. Куллану яше дә анык кына билгеләнмәгән. Алар транспорт чарасы дип тә саналмый, самокатта җилдерүче җәяүлегә тиңләштерелә, шуңа күрә йөрү урыны итеп тротуар күрсәтелә. Кыскасы, бүген самокат беркем дә кулга ияләштерергә теләмәгән куркыныч ике көпчәкле хайванны хәтерләтә.

Күптән түгел Транспорт министрлыгы электр самокатларында йөрүчеләрне җәяүлеләргә тиңләштереп, билгеле бер кагыйдәләр язарга тәкъдим итеп караган иде. Ул проект кире кагылды. Иҗтимагый палата берничә атна элек кенә электр самокатларын транспорт чарасы дип тану тәкъдимен кертте. Алай дип танылса, аларга тротуардан төшеп, машина юлыннан йөри башларга, махсус таныклык алырга туры киләчәк. Аңлашыладыр, анысы да хуплау тапмады. Шулай итеп, әлегә самокатлар үз тормышы белән яши торган хәрәкәт итү җайланмасы булып кала бирә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни үзәге җитәкчесе Дмитрий Митрошин рәсми статистика буенча узган ел Русиядә самокатлар катнашында 331 юл һәлакәте килеп чыккан, аларда 6 кеше үлгән, дип белдерде

ШУШЫ ТЕМАГА

2020нче елның октябрендә Казан шәһәренең Вахитов районы Җәмәгать суды электр самокатында бер баланы бәрдергән Рөстәм Хәйретдиновка 30 мең сум штраф җәзасы билгеләгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән иде. «Эш»нең нечкәлекләре «Реальное время» электрон газетасында басылды. Аннан аңлашылганча, узган елның 30нчы августында Татарстан урамында Хәйретдинов мопед (Русия Эчке эшләр министрлыгы самокатны шул транспорт чарасына тиңләгән) белән идарә иткән, исерек булуы күзгә ташланган, ләкин медицина тикшеренү үтүдән баш тарткан, шул рәвешле Административ хокук бозулар Кодексының 12.26нчы маддәсе, 1нче бүлеге буенча тәртип бозган. Моңа җавап итеп, ир боларны сөйләгән: ул телефондагы кушымта ярдәмендә электр самокатын арендага алган, аягы белән этенеп киткәч, самокатны эшләтү кнопкасына баскан һәм самокат кисәк кузгалып киткән. Машина юлына чыгып китмәс өчен, ир янга авыша башлаган, тротуар ахырында бетонга бәрелгән һәм егылган, шунда әнисе белән узып баручы 5 яшьлек баланың өстенә төшкән. «Бетонга бәреп, аягымны яраладым. Торып баскач, баланың хәлен сорадым. Ул куркып елый, ләкин бер җире дә җәрәхәтләнмәгән иде», – дип күрсәтмә биргән Хәйретдинов. Баланың әнисе ирне шикаять итмәгән. Ә менә шул вакытта килеп чыккан полиция хезмәткәре Хәйретдиновка башта урында, аннары больницага барып медицина тикшеренүе узарга кушкан. Хөкемдарның: «Ни өчен баш тарттыгыз?» дигән соравына Хәйретдинов: «Чөнки электр самокаты транспорт чарасы булып саналмый. Юл йөрү кагыйдәләрендә дә андый термин юк. Самокатта йөрүче җәяүлегә тиңләштерелә. Ә мине бит транспорт чарасын йөртүче буларак тикшерергә теләделәр», – дип аңлаткан. Мопед белән идарә итү өчен «М» категориясендә таныклык кирәк, ә самокатка ул кирәк түгел. Шулай дип аңлатуына карамастан, суд карарны Хәйретдинов файдасына чыгармаган иде.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

«Беренче канал»ның Бөекбританиядәге хәбәрчесе, тумышы белән Казаннан булган милләттәшебез журналист Тимур Сираҗиев күптән түгел үзенең инстаграм сәхифәсендә йөзе канга баткан бала фотосы белән уртаклашты. Фотодагы 6 яшьлек Джимми исемле кызны берәү электр самокатында бәрдереп киткән, бала төрле дәрәҗәдә җитди яралар алган, баш сөяге җәрәхәтләнгән икән.

«Британиялеләрнең яңа кызыксынуы әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра. Җинаятьчеләр җәзасыз кала, югары тизлектә җилдерүче «лихач»лар кешеләрне имгәтә. Самокатлар хәтта велосипедтан да яманрак, моны машина йөртүче һәм җәяүле буларак әйтәм. Самокатта йөрүчеләр ничек һәм кайда тели – шунда җилдерә. Аларның үзләренең куркынычсызлыгы турында әйтмим дә инде. Җәяүлеләр җәфа чигә. Ешрак балаларны бәрдерәләр. Мондый очраклар Британиядә бик күп. Җинаятьчеләр дә самокатларны үз итте. Кесә караклары хәзер йөгереп түгел, самокатка атланып кача. Сумка яки телефоныңны эләктереп ала да берничә секунд эчендә күздән дә югала. Патшалыкта самокат белән бәйле хәлләр арта бара. Узган атнада Лондонда 14 яшьлек малайны чәнчеп үтергәннәр. Җинаятьчеләр аннан самокатын таләп иткән, малай бирмәгән. Скотленд-Ярд (Англиядә полициянең штаб-квартиры. – Ф.М.) бер ел эчендә бу төр хәрәкәт итү җайланмасы белән бәйле 200 җинаять теркәгән. Офицерлар 150 самокатны конфискацияләгән, ләкин бу диңгездәге тамчы гына инде. Берничә төбәктә сынау рәвешендә контрольдә тоту проектлары кертеп карадылар: анда самокат белән идарә итү өчен махсус таныклык алырга кирәк, күп дигәндә 25 километр/сәгать тизлек кенә җыеп була, тротуардан йөрергә ярамый. Җәза буларак – штрафлар һәм самокатны конфискацияләү. Хәзерге вакытта бу проектларны сынау дәвам итә», – дип язды Тимур Сираҗиев.

Аның бу язмасына комментарий калдыручылар арасында Казан, Уфа, Мәскәү һәм Русиянең башка шәһәрләреннән зарланып язучылар да бар. Прагада яшәүче Сандра: «Чехиядә тротуарда һәм җәяүлеләр зоналарында самокатта йөрүне бөтенләй тыйдылар. Хәзер алар арендага бирүчеләрдә тузан җыеп ята. Моңа кадәр кеше күп йөргән урыннарда сигвей (электр моторы белән эшли торган ике көпчәкле, кул белән тотынып йөри торган бер тоткасы булган җайланма. – Ф.М.) һәм велосипедларны да тыйганнар иде», – дип уртаклашкан. Швециядә яшәүче Светлана исемле кыз: «Бездә дә җилдерәләр, ләкин әлегә мондый хәлләр турында ишеткән юк», – дигән.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Нинди замана килде соң, күбәйде мошенниклар…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: мошенниклар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләрне ай дәвамында кабул иттек, бер өлешен узган саннарда бастырган идек. Бүген калганнарын бирәбез. Конкурс шартлары буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Башкортстаннан Яхъя Йосыпов һәм Казаннан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез!

Ай-һай хәлләр, мошенниклар

Үрләде югарыга.

Радио, телевизор

Хәзер алар кулында.

Югары трибуналарны

Алар басып алдылар.

Югарыдан җайлап кына

Халыкларны алдыйлар.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Нинди замана килде соң,

Күбәйде мошенниклар.

Берсеннән-берсе уздырып,

Ай-һай оста алдыйлар.

Мәкерле тозак коралар,

Яңасын уйлап һәр көн.

Аларның бу кармагына

Капмасын иде беркем.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Телефонга салган акчалары

Күп кешеләрнең кими тора,

Мошенниклар, моңа канатланып,

Мәкерлерәк планын кора.

Шәхси мәгълүматны урлыйлар,

Синең исемгә кредит алалар,

Тыныч яшәгән гаиләләрне

Банкрот хәлендә калдыралар.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, мошенниклар

Талый иде элек тә.

Андый очрак була иде

Базарда йә кибеттә.

Фатир, кесә карагының

Осталыгы җитәрлек.

Хәзер телефон карагы

Урлый, исең китәрлек.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Карт-коры, пенсионерлар

Тиеннәрен саныйлар.

Мошенниклар андыйларны

Акыртып, тиз талыйлар.

Хөкүмәткә кирәк иде

Чараларын күрергә,

Кешене кайгыга сала

Мошенниклар гомергә.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии