2023нче ел нинди үзгәрешләр әзерли?

2023нче ел нинди үзгәрешләр әзерли?

Русия халкы Яңа ел табыны артыннан торып та китәргә өлгермәгән иде әле, ә 2023нче елның беренче законнары һәм үзгәрешләре үз көченә кереп, эшли дә башлады.

1нче гыйнвардан Русиядә Пенсия фонды да, Социаль иминиятләштерү фонды да калмады. ПФР белән ФСС икесе бер оешмага – РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондына, ә кыскача әйткәндә – Социаль фондка (СФР) берләште. Бу кушылу гражданнарга тизрәк һәм сыйфатлырак хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, диелә. Хәзер пенсияләрне дә, пособиеләрне дә бер үк оешма – Социаль фонд – түләячәк дигән сүз бу. Бездән, ягъни гражданнардан бернинди гариза да, өстәмә документлар да таләп ителми. Кушылу аркасында түләүләр соңга калмаячак, барысы да үз вакытында башкарылачак, дип ышандыралар. Пенсия фондын асрау бюджетка (ә димәк, халык җилкәсенә) авырга төшә, дип еш зарлана идек. ПФР биналарын ремонтлауга, затлы җиһазлар белән бизәүгә ел саен миллионнар тотылды. Ул кыйммәтле ремонтлар кемгә кирәк булгандыр – аңа карап, пенсионерлар бер дә баемады бит. ПФР СФРга әйләнгәннән соң да баемаслар анысы, шулай да «Пенсия фонды җитәкчеләренә яңа кәнәфи алуга тагын фәлән миллион тотканнар» дип нервылануыбыз кимер, бәлки. Ике урынына бер оешма хезмәт күрсәтә башлагач, эштә тоткарлыклар барлыкка килмәс, дип ышанасы килә.

Хәер, сүзнең дөресе кирәк: лаеклы ялда булучылар бераз байый. 1нче гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнде һәм 4,8 процентка артты. Бу эшләп йөрүче пенсионерларга кагылмый. Аларныкын да индексацияләргә акча юк. Эшләүчеләргә арттырсаң, эшләмәүчеләргә түләргә калмый, ди. Бөтен кешене берьюлы баета алмый бит инде дәүләт!

Баюлар һәм артулар турында сүз киткәч, МРОТ, ягъни минималь хезмәт хакы күләме артуын да әйтеп китик. 2023нче елда ул Русиядә 16 242 сум тәшкил итәчәк. Былтыргы белән чагыштырганда, 963 сумга арткан.

1нче гыйнвардан Русиядә яшәү минимумы да артты – 14 375 сумга җитте (бутамыйк: һәр төбәк үз яшәү минимумын билгели, Татарстанда ул хәзер – 12 219 сум). Әле 2022нче елның июнендә генә арткан иде, менә хәзер тагын 456 сумга арттырып куйдылар, дип сөенче алгандай язды федераль матбугат чаралары. Категорияләргә бүлеп карасаң, эшләүче русиялеләргә яшәү өчен кирәкле иң түбән керем күләме – 15 669, пенсионерларга – 12 363, балаларга – 13 944 сум. Шушы саннар фәкыйрьлек бусагасы да булып санала. Керемең бер генә сумга артыграк булса да, син инде дәүләт күзендә фәкыйрь түгелсең. Очын-очка ялгап яшәвеңдә эше юк. Җиткерергә кирәк!

Яңа елның беренче көненнән үк булмаса да, 1нче февральдән ана капиталы да арта. Беренче балага – 589,5 мең (2022нче ел белән чагыштырганда, 65 мең сумга күбрәк), икенче балага 779 мең сум (85,9 меңгә арткан) була.

1нче гыйнвардан Русиядә йөклелек һәм бала тәрбияләү буенча бердәм пособие гамәлгә керде. Моңарчы аз керемлеләргә берничә аерым пособие бар иде: әйтик, йөклелекнең башлангыч чорында исәпкә басканнар өчен, үзең тапкан яки тәрбиягә алган балага өч яше тулганчы, балага 17 яше тулганчы түләнә торганнары. Хәзер һәрберсенә аерым-аерым гариза язасы булмый, яңа оешкан СФРга бер тапкыр гына мөрәҗәгать итү дә җитәчәк. Пособие билгеләгәндә элеккечә гаиләнең кереме һәм милке исәпкә алыначак.

Кушылулар һәм берләшүләр моның белән генә бетми. 1нче гыйнвардан Русиядә салым түләүнең яңа ысулы гамәлгә керде. Хәзер физик һәм юридик затлар, шулай ук ИП тотучылар салымнарын бердәм салым түләве (ЕНП) ярдәмендә башкарырга тиеш булачак. Моңарчы да теләүчеләр шул рәвешле эшли ала иде, ә хәзер бөтен ил буенча мәҗбүри кертелде. Салым түләүче һәр түләвен аерым түләми, билгеле бер сумманы бердәм салым счетына (ЕНС) кертергә тиеш була, ә инде Федераль салым хезмәте ул акчаны үзе тиешенчә бүлгәли, бурычлар һәм пенялар булса да шуннан тотып кала. ЕНСны «Налог.ру» дәүләт порталында шәхси кабинетта тулыландырып була, анда «ПОПОЛНИТЬ БАЛАНС КОШЕЛЬКА» дигән аерым төймә барлыкка килде.

Элегрәк ниятләгәнчә, 2023нче елның гыйнварыннан электрон паспортлар бирелә башламый. Русиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев бу билгесез вакытка кичектерүне «тагын да җитдирәк проблемалар бар» дип кенә аңлаткан иде. Ә менә хезмәт кенәгәләре үзгәрә. Кәгазь кенәгәләр турында сүз бара. Яңа кенәгәләрдә эш урыны турында мәгълүматны язу өчен битләр арта, бүләкләрне яза торганнары кими. Иске үрнәктәге хезмәт кенәгәләре дә үз көчендә кала, аларны алыштырырга кирәкми.

1нче гыйнвардан башлап, штрафларны түләү өчен 10 түгел, 20 көн бирелә. 10 көн эчендә түләсәң, элеккечә 50 процент ташлама саклана. Ә менә дәүләт пошлинасын «Госуслуги» порталында түләгәндә бирелә торган 30 процентлы ташлама бетерелә. Мәсәлән, моңарчы чит ил паспортын 1500 сум ташлама белән алып була иде, хәзер тулы суммасын – 5000 сум түләргә туры киләчәк. Яхшы хәбәр дә бар: югалган яки яраксыз хәлгә килгән паспорт урынына яңасын алу хәзер бушлай булачак.

Русиянең үзендә ял итү бермә-бер кыйммәт булганга (бәя белән сыйфат туры килмәгәнгә, дисәк, дөресрәк булыр), әле ярый Төркия һәм аның «барысы да кергән» юлламалары бар, дип юана идек. Тик 2023нче елның 1нче гыйнварыннан Төркиядә ял итү бәясе дә арта. Әлеге илдә ял итүче туристлардан 2 процент салым алына башлый. Бу сумма юллама бәясенә кергән булачак. «РИА Новости» язуынча, арзанлы юлламалар эзләүдә булыша торган агрегаторлар хәзердән үк юллама бәясенә ул 2 процентны өстәп куйган инде. Ә Хорватия 1нче гыйнвардан Шенген зонасына керде, димәк, хәзер Русиядән анда бару өчен виза кирәк булачак.

Язма ахырында тагын бер арту турында кыскача: 1нче гыйнвардан Русия Кораллы көчләренең штаты ишәйде – 2 039 758 кешегә җитте, шуларның 1 150 628е – хәрбиләр. «РБК» язуынча, соңгы тапкыр армиядә кеше саны 2017нче елда арттырылган булган – 1 902 758 кешегә җиткерелгән.

Хәрби темага кагылышлы тагын бер яңалык. Декабрь ахырында Русиядә армиягә чакырылу яшен 18дән 21гә күтәрү, ә хәрби хезмәткә алу чиген 30 яшь итеп кую турында сүз булды. Янәсе армиягә «бала-чага»ны түгел, инде җитлеккән ирләрне алу дөресрәк булачак. Теманы Русия Саклану министры Сергей Шойгу да күтәреп чыкты. Һәм Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов «ТАСС»ка белдергәнчә, әлеге мәсьәләне быел карарга һәм үзгәрешләрне кертеп тә куярга мөмкиннәр. «Без законны үзгәртү эшенә керешергә әзер», – дигән Картаполов. Моның өчен Саклану министрлыгының рәсми тәкъдим җибәрүе генә кирәк. Ел башланды гына әле. Бу закон проектын да, башкаларын да карарга, кабул да итәргә өлгерерләр. Узып киткән 2022нче елда ДәүДума депутатлары 653 закон кабул итеп, рекорд куйганнар иде. Быел да шуның хәтлене җыярга, ә бәлки, рекордны яңартырга да вакытлары җитәрлек.

 

2023нче ел Русиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Моннан тыш, аерым төбәкләр үзләре дә һәр елга исем бирә, билгеле бер тематикага багышлый. Шулай итеп, 2023нче ел Татарстанда – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Башкортстанда – Кече Ватан өчен файдалы эшләр, Чувашстанда – Бәхетле балачак, Удмуртия һәм Хакасиядә – Яшьләр, Ямал-Ненец автономияле округында – Белем, Ленинград өлкәсендә – Белем командасы, Ханты-Манси автономияле округында Үзара ярдәмләшү елы булачак.

 

НӘРСӘ ЮРАГАННАР?

Ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, ләкин танылган күрәзәчеләрнең әйтеп һәм язып калдырган фаразларына күз йома алмыйбыз. Нострадамус һәм Ванга 2023нче елда нинди вакыйгалар булыр дип «күргәннәр» соң?

XVI гасырда яшәгән француз алхимигы һәм астрологы Нострадамусның фаразларында (аларны катрен дип атыйлар) төгәл вакытлар әйтелмәгән. Нинди вакыйгалар турында сүз баруына карап, белгечләр фаразларның кайсы чорга туры килүен ачыклый һәм аларны халыкка аңлата. Нострадамус Икенче бөтендөнья сугышын, Хиросимада атом-төш бомбасы шартлатылуын, СПИД эпидемиясен, 2001нче елда АКШтагы терактны һәм башка вакыйгаларны алдан күргән дип санала. 2023нче елга фаразлары буенча, дөньяны җитди тетрәнүләр көтә, бу яңа эраның башлануына китерер, диелә. Нострадамус катреннарыннан күренгәнчә, 2023нче елда Җир шарының берничә ноктасында кораллы низаглар кабынуы, Төркия белән гарәп иленең мөнәсәбәтләре кискенләшүе, ә Европада «җиде ай дәвам итәчәк Бөек сугыш» башлануы мөмкин. Русия белән идарә итүче өчен 2023нче ел сынау елы булачак, ди күрәзәче. Янәсе илбашы авыр сайлау алдында калачак, аның карары Русиянең барлык халкы өчен хәлиткеч булачак. Нострадамус космостан куркыныч янавы турында да кисәткән. «Күктән ут төшәчәк» дигән сүзләрен астрологлар Җиргә астероид яки метеорит төшүе ихтимал дип юрый. Нәтиҗәдә, Җирнең күчәре үз урыныннан бераз күчәчәк, бу климат үзгәрешләренә, цунами, су басулар, җир тетрәүләргә, дөнья океанының күтәрелүенә, күп илләрдә эчәр суның кимиячәгенә китерәчәк, ди. Астрофизиклар берничә елдан бирле астероид төшү куркынычы һәм аның климатка йогынты ясаячагы турында әйтеп килә инде.

1911-1996нчы елларда Болгариядә яшәгән күрәзәче Ванга Һиндстан премьер-министры Индира Гандиның үтерелүен, СССРда үзгәртеп кору башланасын һәм башка вакыйгаларны алдан күргән дип санала. Ул да киләчәктә нәрсә буласын сәгате-минуты белән әйтмәгән, фаразларын шифрларга кирәк. Моның белән туганы Сергей Косторной бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнә. Ванга 2022-2029нчы елларда онкология чирләре «тимер чылбыр белән богауланачак» дип әйтеп калдырган. Моны ракны дәвалый торган вакцина уйлап табылыр, аның составында тимер булыр, дип юрыйлар. Ванга да галәмнән Җиргә «нәрсәдер» төшәсен һәм моның җитди бәлаләргә китерәчәген «күргән». Шулай ук: «Зур абзый чит җирләргә кереп, үзенеке булганны алачак. Көнбатыштан килгән дошманнар да йөзләгән еллар буе үзләренеке булган җирләрне алачак», – дип әйтеп калдырган. Шуннан соң, янәсе, җир йөзендә яңа тәртип хөкем сөрә башлаячак. Ванганың: «Кызыл Аждаһа йогынтысы арткан саен, Американың дөнья белән идарә итүенә нокта куелачак», – дигән сүзләрен Кытай икътисади һәм хәрби көчен арттырып, алга чыгачак, дип фаразлыйлар. Шулай ук күрәзәче 2023нче елга табигый юл белән бала табу бетәчәк, хәтта тыелачак, яңа балаларны лабораторияләрдә барлыкка китерәчәкләр, дигән сүз дә әйтеп калдырган булган.

P.S. Нострадамус белән Ванганыкы кебек күрәзәче дигән рәсми исеме булмаса да, узган елның февралендә башланган хәлне, аннары мобилизацияне, Европада газның кыйммәтләнүен алдан күргәннән соң, Русия сәясәтчесе Владимир Жириновскийның да күрәзәлек сәләтенә ышана башладык. Хәзер инде ул мәрхүм, ә әйтеп калдырган фаразлары истә. «19нчы сентябрьне көтегез. Барысы да тыначак, 2024нче елның мартына кадәр тынып торачак, аннары хәл тагын кискенләшәчәк», – дигән иде ул үләр алдыннан. 2023нче елның сентябре турында сүз барадыр, дип фаразлыйлар. Ә 2024нче елның мартында Русиядә президент сайлавы көтелә.

 Фәнзилә МОСТАФИНА

 

Комментарии