Рейтингны бозмас өчен, наркоманнарны яшерәләр

Рейтингны бозмас өчен, наркоманнарны яшерәләр

Соңгы вакытта булган вакыйгалар белән мәш килеп, күз уңыннан җуеп торганбыз: республикада наркомания гөрләп чәчәк атып ята икән ләбаса. Наркотикны сатучылар да, кулланучылар да, «передозировка»дан үлүчеләр дә арткан.

Узган атнада Казан шәһәре мэриясендә Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе полковник Алексей Соколов хисап тотты. 2016нчы елда Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт таркатылып, аның вәкаләтләре Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган иде. Шуннан соң беренче рәсми чыгыш һәм беренче рәсми саннар әле бу. Һәм алар бер дә куандырмый. Бу елның 9 аенда Казанда гына да 86 килограмм наркотик «табылган». Бу – узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк дигән сүз. Күбрәк табылгач, димәк, тәртип сакчылары яхшырак эшли башлаган бит инде, дип сөенергә дә булыр иде. Тик сөенече азрак, ник дигәндә, наркотикны кулланучылар да, наркотик матдә куллану нәтиҗәсендә кылынган җинаятьләр саны да һәм, гомумән, наркотиклар әйләнеше арткан.

Алексей Соколов әйтүенчә, наркотик дигәне героин түгел инде аның хәзер – синтетик матдә. Андыен кулга төшерү дә җиңелрәк. Караңгы почмакларда, подвалларда түгел, интернетта ачыктан-ачык сату итеп яталар ул «синтетика» белән. Эчке эшләр идарәсе шундый матдәләр белән сату итүче, аларны рекламалаучы 572 сайтны япкан. Шулай да андый сайтлар тагын бар әле. Шул ук «Вконтакте» социаль челтәрендә дә «синтетика» белән сату итә торган төркемнәргә юлыгасың. Аларның исеме «Наркотиклар сатабыз» дип аталмый шул, шуңа күрә аларны махсус эзләгәндә табарлык та түгел.

Быел республиканың бер мәктәбеннән дә «бездә наркоман бала бар» дигән хәбәр килмәгән. Алексей Соколов моның да серен ачты. Хәзер мәктәпләр рейтинг дип баш вата бит: БДИ баллары буенча рейтинг, олимпиадаларда призлы урыннар буенча рейтинг, тәртип буенча рейтинг. Менә шул рейтинг дигәннәрендә алдагы урыннарда булу өчен гаеп-кыекларның булмавы кирәк. Булса да, аларны әйтеп бетермәвең яхшырак – министрлык мәктәпләрне әнә шуңа өйрәтеп бетерде. «Бездә наркоман бала юк, дип хисап бирүче директорлар мәктәпнең исеменә тап төшерүдән, иң яхшы мәктәпләр исемлегеннән чыгып очудан курка, шуңа наркотик кулланучы укучыларын яшереп калдыра. Югыйсә, рейтинглар турында уйламыйча, наркоман балаларның барлыгы хакында ачык итеп сөйләшсәк, аларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтеп булыр иде», – ди Алексей Соколов. Ул республика мәктәпләрендә укучылар арасында бер булса да наркоман бала булмавына ышанмый. Ул ышанмаганны без ничек ышанырга тиеш?..

Алексей Соколов әйтүенчә, бүгенгә республикада 5 наркодиспансер, Яшел Үзәндә психоневрология больницасы (наркоманнарны дәвалауда да махсуслашкан) һәм район поликлиникаларында наркология кабинетлары бар. Калган тернәкләндерү үзәкләре – шәхси. Һәм алар шактый күп. Тик аларда барысы да тәртиптә түгел. Мондый оешма булдыру өчен лицензия кирәкми, шуңа күрә теләге булган һәркем наркоманнарны дәвалый торган үзәк булдыра ала. Ул дәвалауның булачагы гына шикләндерә. Чөнки мондый үзәкләрдә табиблар, психологлар түгел, махсус медицина белеме булмаган кешеләр эшли. Аларның күбесе заманында шушындый ук үзәктә ятып чыккан була. Шуңа күрә табиблар мондый шәхси тернәкләндерү үзәкләрен бизнес дип кенә атый, тулысынча ышанып бетмәскә киңәш итә. «Андый үзәкләрдә, тернәкләндерү дигәндә, наркоманның иреген чикләү, аны тышкы дөньяга чыгармый тору гына күз алдында тотыла. Икенчедән, мондый үзәкләрдә еш кына федераль эзләүгә бирелгән кешеләр дә качып ята», – ди Алексей Соколов та. Үзәкләрнең дөрес эшләмәвен дә таныйлар, тик тамырларын корыту чарасын гына һаман таба алмыйлар. Ул арада шәхси тернәкләндерү үзәкләре, балагызны дәвалыйбыз, дигән булып, мескен ата-аналардан акча суырып баеп ята.

Психолог сүзе

КФУның Психология һәм белем бирү институты доценты, психология фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил ГАРИФУЛЛИН наркотик матдәләр кулланучыны шушы билгеләр буенча ачыкларга була ди:

  1. Эмоцияләр. Наркотик матдәләр кулланган кешенең кәефе бик тиз үзгәрүчәнгә әйләнә. Йә ул кайдадыр «очып» йөри, бер минут та үтми, боегып кала, «сүнә». Кисәк кенә нәрсәгәдер борчыла башлый, тынычсызлана, кыскасы, кәефе кырыкка төрләнә.
  2. Физик халәт. Кеше йә алдына куйган бөтен нәрсәне ашый, йә бөтенләй бернәрсә дә ашамый. Йокы режимы бозыла: төнлә йокламый, йөреп чыга, ә көндез йокы симертә, кайвакыт көнозын йокламаска да мөмкин.
  3. Үз-үзен тотышы. Кеше югалып тора, кушкан эшне үтәми, барырга тиешле җиренә бармый, сүз тыңламый башлый, бер урында утырып тора алмый.
  4. Ялганнар. Кеше еш ялганлый башлый, үз ялганында үзе дә буталып бетә. Нәрсәдер яшерә.
  5. Сәер әйберләр. Кешенең өстәлендә, шкафында, шәхси әйберләре янында сәер әйберләр барлыкка килә башлый. Ул әйбер, мәсәлән, гадәти бал кашыгы гына да булырга мөмкин. Тик ул кашык моңарчы йокы бүлмәсендәге кием шкафында тормый иде, шуңа күрә монда да шикләнергә урын бар.
  6. Кушаматлар, жаргон сүзләр. Телефоннан сөйләшкәндә кешеләрне исемнәре белән түгел, сәер кушаматлар белән атый. Кайбер сүзләрне шулай ук үз атамасы белән түгел, жаргон сүзләр белән әйтә. Наркотик бармы, дип сорамый ул, башкаларга аңлашылмый торган «үз телләре»ндә сорый.
  7. Кием-салым. Наркотик матдә кулланучы кеше озын җиңле киемнәр кия, хәтта өйдә булганда да футболкадан гына калмый. Өстеңнән сал, дисәң, кызып китә, тынычсызлана.

Бу билгеләр кешедә барысы берьюлы барлыкка килсә, сиздерми генә аның беләгендәге кан тамырларын карарга кирәк. Наркотик матдәне кан тамырына кадаган очракта, анда кара көйгән эзләр кала. Ә наркотикны тәмәке итеп төреп тарта торган кешеләрне кан тамырын карап кына ачыклап булмый. Санап үтелгән билгеләр күзәтелсә, аның бәвел анализы бирүен таләп итәргә кирәк.

Тәҗрибә

Салкын сулы коега утыртып «дәвалыйлар»…

Наркомания сазлыгына кереп баткан кешеләргә ярдәм кулы сузучылар шактый. Менә шундый «ярдәмчеләр»нең кайберләре – шәхси тернәкләндерү үзәкләре – турында «Реальное время» электрон газетасы язып та чыкты. Урыс телендә басылган материалны кыскартып һәм тәрҗемә итеп, «Безнең гәҗит» укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез.

Кимсенү һәм әти-әнигә үпкә хисе – Казан янындагы тернәкләндерү үзәгендә «дәваланып» чыккан Кирилл наркоманнар өчен түләүле тернәкләндерү үзәкләрен менә шушы ике сүз белән тасвирлый. Ул шундый үзәкләрнең берсенә әнисе кушуы буенча барып эләккән. Тик «тернәкләндерү» ул көткәнчә булып чыкмаган: килеп керүгә, Кириллны су тутырылган коега утыртканнар һәм башына су коеп торганнар. «Чыгарга талпынып карыйсың – тибеп кенә аударалар. Берәр сәгать шулай «тернәкләндерә» торгач, мин калтыранырга тотындым, тәнемне көзән җыера башлады. Чыкмакчы булгач, башыма тукмак төште. Мин судан чыга алмасын өчен, өстемә машина тәгәрмәчләре һәм дисклары аттылар», – дип сөйләгән Кирилл активист һәм юрист Алексей Курманаевскийга. Һәм өстәп куйган: «Әгәр әнием, әлеге үзәкләрдә нинди мәхшәр булуын белә торып, мине шунда илтеп тыккан булса, мин аны мәңге кичермәячәкмен»…

Бактың исә, әлеге тернәкләндерү үзәгендә һәр авыру шундый кое аша уза икән. Янәсе шул юл белән баштагы чүп-чарны «куып чыгаралар».

Башка тернәкләндерү үзәкләрендә «дәваланып» чыккан кешеләр дә Курманаевскийга үзләре белән булган хәлне сөйләгән. Мәсәлән, берсен өеннән килеп алганнар. «Полиция киемендәге ике кеше килде дә, кулларыма богау салып, өйдән алып чыгып киттеләр. Янәсе, шәхесемне ачыклау өчен участокка гына алып баралар. Ә чынлыкта Казан читендәге бер бистәгә тернәкләндерү үзәгенә алып килделәр. Килеп керүгә, бозлы су тутырылган кисмәккә утырттылар – башым гына чыгып калды. Шуннан өстемә бензин сиптеләр. Һәм «зажигалка»ны кабызып уйный башладылар. Башыңны суга яшереп калмасаң, чәчеңә ут кабасын көт тә тор. Менә шулай «дәваладылар» безне», – дип сөйләгән ул юристка. Икенчесе исә тернәкләндерү үзәгендә муенына капчык, такта, машина запчастьлары, тагын әллә нәрсәләр асылган кешеләрне күреп шаккаткан. Озак тормый үзе дә «богау» кигән. «Авыртуны басу өчен дару сораган идем, аягымны машина дискына бәйләп куйдылар, селкенә дә алмадым. Ә үзен наркоман дип танымаучыларның битен пычракка буйыйлар, бер атна юынырга рөхсәт итмиләр, шул рәвешле бомж хәленә төшереп «дәвалыйлар», – дип сөйләгән ул тернәкләндерү үзәгеннән котылып чыккач.

«Дәвалаган» өчен аена 35-40 мең сум акча ала торган шундый «тернәкләндерү» үзәкләрендә тагын мондый акылга утырту ысуллары кулланыла икән: шлангтан су сиптерү, чәчләрен җенес органы рәвешендә кырку, бөтен дәваланучыларның кулларын бер-берсенекенә бәйләп кую. Барысы да үзәктә эшләүче волонтерларның фантазиясеннән тора. Ә ул волонтерлар бернинди табиб та, психолог та түгел – үзләре кайчандыр шушындый үзәктә дәваланып чыккан кешеләр. Шуңа күрә алар бөтен тәмен белеп «дәвалый» да инде.

Бәлки, бу «дәвалау» ысуллары турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле дә булмас иде, тик соңгы елларда шундый «тернәкләндерү» үзәкләрендә үлгән кешеләр турында хәбәрләр ешайды: 2014нче елда Яшел Үзәндә бер ир үлде. Аны караватка бәйләп куеп, урындык белән кыйнаганнар, салкын су белән коендырганнары мәгълүм булды. 2015тә «Школа жизни» дигән тернәкләндерү үзәгендә 40 яшьлек ир вафат булды, ул да үз үлеме белән үлмәде. 2015нче елда Казандагы Щербаково бистәсендәге үзәктә янә бер ирнең гомере өзелде. Әле бу рәсми билгеле булган очраклар гына. Менә шул хәлләрдән соң, «Аналар наркотикка каршы» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Татьяна Дмитриева тикшерү органнарына мөрәҗәгать итте.

Белеп торыйк!

Наркоманиядән дәвалау белән шөгыльләнә торган шәхси тернәкләндерү үзәгендә бер ай дәвалану якынча 35-40 мең сумга төшә (Мәскәүдә – 100-150 мең сум). Дәвалану курсы – 4-6 ай. Бассейны һәм тренажер залы булган үзәктә дәвалану кыйбатрак – аена 50 мең сум. Күпчелек үзәкләргә организмны «чистартмыйча» кабул итмиләр (детоксикация), анысы өчен аерым түлисе. Мәсәлән, кайбер үзәкләр организмны көн саен әкренләп чистартырга тәкъдим итә, бер көн «чистарту»ның бәясе – кимендә 2500 сум. Мондый үзәккә үз теләге белән килүчеләр сирәк, гадәттә дәваланырга якын кешеләре мәҗбүр итәләр. Үзәктә эшләүчеләр наркоманның өенә килеп, аны үзләре белән барырга күндерә алса, аларга 5 мең сум түлисе, әгәр инде күндерә алмыйча, көч кулланып (кулына богау кидереп яки йокы даруы биреп йоклатып) алып китәргә туры килсә, 15 мең сумыңны чыгарып саласы. Дәвалану курсы тәмамланганнан соң да тикшереп торсыннар дисәң, янә 15 мең сум бирәсе. Тернәкләндерү үзәкләре шәһәр эчендә түгел, шәһәр тышында яисә бистәләрдә урнашкан. Күбесе шалтыратып сораганда адресын да әйтми, килешү төзегәннән соң гына әйтәбез, диләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии