Казан акчасыз калды

Казан акчасыз калды

Илдәге иң катлаулы проблема хәл ителде, җәмәгать! 200 һәм 2000 сумлык акчаларда кайсы шәһәрләрнең сурәте урын алачагы, ниһаять, мәгълүм булды. Кызганычка (әллә бәхеткәме?), җиңүчеләр арасында Казан юк.

«Иң катлаулы проблема» димичә, соңгы вакытта сүз гел шул акча тирәсендә барды бит. Әйтерсең, Русиядә аннан кала бер борчу да калмаган иде! Ә Казан, гомумән, җәйдән бирле шул акча белән шашты. Кремль биләмәсендә Казан төшерелгән 200 сумлык акчаның зур макеты урнаштырылды, җирле халык та, килгән туристлар да, беренче эш итеп, шул Акча Галиҗанәпләре белән фотога төшәргә ашыкты. Рөстәм Миңнехановтан башлап, эреле-ваклы барлык түрәләр дә көне-төне Казан 200 сумлыкта урын алсын өчен тавыш бирергә кодалады. Кодалау, гадәт буенча, ихтыяридан мәҗбүри форматка күчте: бюджет системасында эшләүчеләрдән: «Безне тавыш бирергә мәҗбүр итәләр!» – дигән зарлар ишетелә башлады. Редакциябезгә Арча, Биектау, Әтнә, Казаннан зарланып шалтыраттылар, мәсәлән. Казан өчен тавыш бирергә, бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәңә язып куярга һәм «вещдок» рәвешендә тавыш биргәнлегеңнең фотосын да беркетергә кушылган булган. Ихтыяри-мәҗбүри рәвештә Универсиада башланганчы башкаланы чистартырга, кеше йөрми торган концертка, сайлауга куылып торган «бюджетниклар», дәшми генә, тавыш бирде. Зарын кычкырып әйтүчеләр системага җайлашмаган яңа кешеләр булгандыр, мөгаен. Бу зарлар Үзәк Банкка да ишетелеп, Казан чүт кенә җыйган тавышларыннан колак какмый калды.

Мәш килүләр моның белән генә бетмәде әле. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, хаҗга баргач, Казан өчен дога кылып кайтты. Әлмәт белән Түбән Камада бер көтү кеше гәүдәләре белән «Казан 200» дип язды, аны һавадан фотога төшерделәр. Казанлы Владимир Маловицкий аягына Сөембикә манарасы, аждаһа һәм «Казан 200 рублей» дигән язудан торган татуировка ясатты. Әле ничек берәрсе яңа туган баласына Казан 200 дип исем куштырмады! Бәйге озаккарак сузылган булса, кем белә, бәлки, анысы да булган булыр иде.

Сугышта бөтен чаралар да яхшы, дигәндәй, Рөстәм Миңнеханов «көндәш» Сочига баргач та: «Казан өчен тавыш бирегез!» – дип чыгыш ясарга онытмады. Президент «бюджетниклар»га үзе үк үрнәк күрсәтте: Казан төшерелгән 200 сумлык акча макетын тоттырып, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны да, Русия элемтә министры Николай Никифоровны да, төзелеш министры Михаил Меньны да, Сбербанк җитәкчесе Герман Грефны да фотога төшерде, аларны интернетка элеп барды. Зур кешеләрнең Казанга ярдәме генә тимәде…

Баштарак бу акча шаукымын читтән генә күзәтеп торсам да, соңгы көнне түзмәдем: Үзәк Банк сайтына кереп, мин дә ике тапкыр Казан өчен тавыш биреп чыктым. Ул вакытта беренче урында бара идек. Канында аз гына булса да милләтпәрвәрлек хисе булган кеше бу очракта тыныч кала аламы инде, йә?! Сугыш ахырында батырлар күбәя, ди бит: әйдә, минем дә өлешем булсын әле, дидем шул. Бераздан сайттагы мәгълүмат яңартылды: беренчелеккә Акъяр чыккан, Казан – икенче. Сайтта тавыш бирү шулай төгәлләнде. Тик ахыргы нәтиҗә 7нче октябрьдә «Россия 1» телеканалында турыдан туры эфирда тавыш бирүдән соң билгеле булды. Беренче һәм икенче урыннарны Ерак Көнчыгыш һәм Акъяр алды, Казан өченчегә калды. Кәефләр төште. «Казанны җиңдермәячәкләре көн кебек ачык иде!» – дип, интернет аша йодрык болгаучылар артты. Әйтерсең, без җиңсәк, һәр кешегә үзе тавыш биргән кадәр күләмдә 200әр сум акча өләшергә вәгъдә ителгән иде! Шулай булса, миңа да 400 сум тәтегән булыр иде менә…

«Бюджетниклар»га тагын бер эш кушылган булган: турыдан туры эфир вакытында Казан өчен тавыш бирергә. Һәм бу эшне үзең генә башкарырга түгел, башкаларны да җәлеп итәргә. Аңлашыла инде, мөмкин кадәр күбрәк кешене: иреңне яки хатыныңны, балаңны, күршеңне, «смс»ның нәрсә икәнен дә белмәгән әби белән бабайны… Тик бу административ чара да Казанга җиңү китермәде.

Шунысы да билгеле булды: турыдан туры эфир вакытында тавышлар китмәгән. Күпләр «сезнең тавышыгыз кабул ителде» дигән «смс»-хәбәрне тавыш бирү төгәлләнеп, нәтиҗә чыккач, ягъни төнлә генә алган. Димәк, аларның тавышы саналмаган булып чыга. Бер-ике кеше белән генә шулай булса бер хәл, күпләр тавыш бирә алмаган бит. Шул сәбәпле интернетта «Тавыш бирү нәтиҗәләрен кабат каравыгызны таләп итәбез» дигән петициягә имзалар җыю башланды. Тавыш бирүдә катнашкан башка төбәкләрнең дә матбугат чаралары белән танышып чыктым: аларда «сайлау гадел узмады» дигән шау-шу юк. Ә Казанның ачуы яман булып чыкты.

Психологлар, нинди генә эшкә алынсаң да, алдыңа зур максат куярга куша. Әллә Казанның да хатасы шунда булдымы икән, җәмәгать? Гел-гел 200 сумлык турында сөйләп, 2000лек турында бөтенләй оныттык ләбаса! Кечкенәсе дә ярар, дигән булып, бөтенләй коры калдык менә. Ярар, бәхет акчада түгел. Бигрәк тә ул акча бездә булмаса. Бу «уен» бетте, хәзер ниндие башланыр… Халыкны «Тавыш бирү нәтиҗәләрен кабат каравыгызны таләп итәбез» дигән петицияне имзаларга, аннары шуны раслый торган фотоларын район хакимиятенә юлларга мәҗбүр итмәсәләр ярый инде.

Президент әйтте

(Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан)

«Бу вакыйга (яңа купюрада Казан сурәте булсын өчен тавыш бирү. – Авт.) безне берләштерде. Бер миллиметрга да җиңелмәдек, киресенчә, тагын бер тапкыр үзебезнең бердәм һәм көчле булуыбызны күрсәттек. Без Ерак Көнчыгышны да, Акъярны да хөрмәт итәбез, мин аларга котлау сүзләрен җиткердем инде. Аларның җиңүе кирәк булган булса, башта ук шулай диясе калган, алар өчен тавыш биргән булыр идек. Тик бу көрәш иде. Ә көрәш гадел булырга тиеш».

Белеп торыйк!

Русиядә 200 сумлык банкнот яңалык түгел. Хәтерегездә булса, 1991нче елда кулыбызга алып караган идек инде без бу «эре» акчаны. Бер ягында – Ленин бабай башы һәм СССР гербы, ә икенче ягында Съездлар сарае һәм Троицкий манарасы сурәтләнгән иде. Тик бу акча озак «яшәмәде» генә. 1992нче елда, инфляция кисәк өскә сикергәч, Югары Советта 1000 һәм 10000 сумлыкны кулланылышка кертү турында сөйләшүләр башланды, ә мескен 200лек онытылды. 1993нче елның 26нчы июлендә ул бөтенләй гамәлдән чыкты.

БГ сораштыруы

Бәйгегә нәтиҗә

«Кризисны сугып егасы иде…»

Бүген ике атна элек игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: кризис» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Тема укучыларда зур кызыксыну уятты, редакциягә бик күп хат килде. Аларның иң-иң дигәннәрен сайлап, сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәбез. Ә без үз җиңүчеләребезне билгеләдек. Алар – Азнакайдан Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА һәм Казаннан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

«Кризис» дигән зәхмәтне

Сугып егасы иде!

Читтән көлеп, шул явызга

Карап торасы иде!

***

Уңда – кризис, сулда – кризис,

Кайчан аннан чыгарбыз?

Ходай безне ташламаса,

Барысына чыдарбыз!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Өстәгеләр урлый-талый,

Авырлыгы – халыкка.

Кануннар белән тыялар,

Әйтеп булмый бу хакта.

***

Көтә-көтә якты көннәр,

Беттек инде этләнеп.

Бетми калмас кризис, дип,

Яшибез өметләнеп.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Казан шәһәре

Күләмнәрне чикләп,

Рәхәтләрне бикләп,

Ишелеп төште башка бер күсәк.

Зыян булмас үзе,

Импортныйдан бизеп,

Совет ризыгына без күчсәк.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Кризисның «төбе»н үттек,

Тынычлан инде, йөрәк!

Кризис «калдыгы»н күмәргә

Саплап куйдым зур көрәк.

***

Путин әйтсә: «Юк бул!» – диеп,

Кризис юкка чыгар.

Кризис бетсә, ул рәхәткә

Халкыбыз ничек чыдар?!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: ишеттеңме,

Кризис, диләр, Мәчтүрә?!

«Берни түгел», – дигәннәрне

Өшкерә дә өшкерә!

***

Ай-һай хәлләр бик яман!

Гади халык түзәрме?

Түрәләргә кертәсе иде

Кризис дигән «көзән»не.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Кү­ләм­нәр­не чик­ләп,

Рә­хәт­ләр­не бик­ләп,

Ише­леп төш­те баш­ка бер кү­сәк.

Зы­ян бул­мас үзе,

Им­порт­ный­дан би­зеп,

Со­вет ри­зы­гы­на без күч­сәк.

Гү­зәл ХӘ­БИ­БУЛ­ЛИ­НА,

Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кор­ноу­хо­во авы­лы

Адәм дигән колын Ходай барын да тигез яралткан,

Байларда да ничә кул-аяк микән, күрсәң иде.

Миллиардерларда ничә баш та, ничә кул-аяк,

Әй Кризис, чутлап кына бирсәң иде!

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынча авылы

Ай-һай, халкым, түзик инде

Илдә бара кризис.

Миллиардерлар булмаса,

Булмас иде кризис.

Гөлшат МУЛЛАХМӘТОВА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынча авылы

Аюов кушкач – кызык,

билләрне будык кысып.

Бераз авырта касык,

уза, алуга кашып.

***

Кризис бу ил оешкан,

барлыкка килгәннән бирле…

Җитәкчеләре йә шашкан,

яки гомергә чирле.

***

Агач утырт, йорт сал, өйлән-көйлән –

шулар ирләр өчен фал, дияләр…

Милләтемне коллык-кризистан

азат итәр көчле Фәүзияләр.

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: кризис илдә.

Нишлик? Сабыр итәрбез!

Тиздән кризисны куарбыз,

чөнки «без булдырабыз!».

***

Илгә килгән кризисның

Гомере кыска булсын.

Кризис килер дә китәр,

Дөньялар тыныч булсын!

***

Кризис яңалык түгел,

Озак ул кунак булмас.

Бергә булганда ил белән,

Авырга туры килмәс.

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: яңа акча» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Исегезгә төшерәбез: шигырьләрне бары тик ике атна эчендә генә кабул итәбез (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии