Беренче сентябрьгә мәктәп формасы алыргамы, пижамамы?

Беренче сентябрьгә мәктәп формасы алыргамы, пижамамы?

Августка аяк басуга, мәктәптә укый торган баласы булган ата-аналар кибет, базар юлын таптый башлый. Һәм интернет «юлы»н, дип тә өстәргә кирәктер, чөнки кирәк-яракны интернеттан гына сатып алучылар да арта бара. Быел да сентябрьдә мәктәпләрдә уку башланачак. Димәк, әзерләнү эшләре хәзердән үк башланды инде. Бер генә сорау ачык кала: балага яңа мәктәп формасы алыргамы, әллә матур пижамамы? 1нче сентябрьдән мәктәпкә барасымы, өйдә торып кына укыйсымы – һаман да төгәл билгеле түгел әле.

Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов: «Яңа уку елын гадәти режимда башларга әзерләнәбез», – дип белдергән иде үзе. Ләкин барысы да илдәге, аерым төбәктәге эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак – моны министр да, ата-аналар да аңлый. Министр шуңа күрә «әзерләнәбез» дию белән генә чикләнә, ә ата-аналар балага нәрсә алырга дип баш вата. Дәфтәр-каләм ише кирәк-ярак өйдән торып укысаң да кирәк анысы, ә менә мәктәп формасы белән нишләргә? Балалары кисәк үсеп киткән ата-аналарны бигрәк тә борчый бу сорау. Узган елгы форма инде ярамый – бала үскән, ә яңасын алсаң һәм мәктәпкә йөрисе булмаса, кием тик ятачак, ул арада баланың тагын үсеп китүе ихтимал. Акча әрәм була дигән сүз. Август азагына хәтле алмый торсаң, аннары кисәк кыйммәтләнеп китүе яки яраклысының калмавы да ихтимал. Танылган урыс язучысы әйтмешли, нәрсә эшләргә?

Алам дигән кешегә сатуда мәктәп формалары, кәчтүм-чалбарлар, ак күлмәкләр бар үзе. Кибетләр дә эшли башлады, тотып карап сайлап була. Мәсәлән, «Химиклар» мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган мәктәп ярминкәсе быел да оештырылды. Сатучылар иякләренә битлек элеп утыра, сатып алучылар да әлегә бик күп күренми. Бәяләргә килгәндә, Казанның «Адонис» фабрикасы теккән малайлар формасы – 3390 сум, Ульяновскидагы «Бостон»ның «костюм-двойка»сы – 4600-5700 сум, «Сударь» дигән фабриканыкы – 5000 сум. Кызлар өчен ак блузка 1300 сумнан башлана, төсле матур рюкзакны 1450 сумга табып була. Интернетта да «1нче сентябрьгә әзерләнә башладыгызмы әле?», «Беренче сентябрь таш яуса да булачак!» ише игъланнар «сикереп» чыга башлады.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та, федераль министрдан үрнәк алып, «мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерләнә» дип белдерде. Беренче чиратта тиешле куркынычсызлык һәм саклану чаралары күрелә. Мәсәлән, быел һәр класс дәресләрне үз кабинетында гына утырып укыячак, фән укытучысы үзе бүлмәдән бүлмәгә йөриячәк. Дөрес, бу кагыйдә физкультура, рәсем, музыка, физика, химия кебек фәннәргә кагылмый. Мәсәлән, химия махсус җиһазландырылган бүлмәдә укытыла бит, дәрес саен җайланмаларны күчереп йөртеп булмый. Бу очракта һәр класстан соң бүлмәне җилләтү дигән кагыйдә кертерләр, мөгаен.

Әлбәттә инде, мәктәпләр кулларны дезинфекцияли торган санитайзерлар белән тәэмин ителәчәк.

Расписаниеләрне дә яңадан төзергә туры киләчәк. Дәресләр бер-берсе белән кисешмәслек булырга тиеш. Гомумән, тәнәфестә дә балаларның өер-өер булып йөрүләре хупланмый, Роспотребнадзор аларның бер-берсе белән контактка керүен чикли торган алымнар уйлап табарга киңәш итә. Бу шулай ук ашханәдә ашауга да кагыла. Бер класста укучы балаларны ашаганда бер-берсеннән 1,5 метр ара калдырып утыртмаслар үзе. Ә менә ике класс арасында дистанция булдыру турында уйларлар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова матбугат чараларына белдерүенчә, мәктәпкә кергәндә һәр укучының һәм укытучының тән температурасы үлчәнәчәк. Мәктәпләргә тарату өчен контактсыз термометрлар сатып алына, ди. Балалар битлек һәм перчаткадан йөрмәячәк, дип ышандыра үзебезнең министрлык та, федераль үзәктәгесе дә. Ә менә хезмәткәрләр, әйтик, ашханәдә эшләүчеләр шәхси саклану чараларыннан булырга тиеш.

1нче сентябрьдән укулар гадәти режимда башланачакмы, дигән сорауга ахыргы җавапны министрлык әйтмәячәк. Роспотребнадзор сүзен дә исәпкә алып, август ахырында гына төгәл карар чыгар, мөгаен. Рафис Борһанов матбугат очрашуында: «Без дистанцион укытуга да әзер», – дип ышандырды инде. «РФ Президенты, республика белән бергә финанслау шартларында, барлык 1402 мәктәптә, шул исәптән республикадагы аз комплектлы мәктәпләрдә интернетны яхшырту өчен миллиард сум акча җибәрә. Һәм 1нче сентябрьгә һәр мәктәптә тотрыклы интернет-элемтә булачак. Бу без дистанцион укуга китсен өчен түгел, ә сыйфатлы контентны дәрес вакытында куллана алсын өчен кирәк», – дип сөйләде ул.

Ата-аналар, әлбәттә, «уку кабат дистанцион була күрмәсен» дип тели. Өч ай өйдә укып карадылар, нәрсә икәнен аңлыйлар бит инде хәзер.

Көчәйтелгән саклану чараларыннан тыш, укучыларны яңа уку елы башында ук тагын бер сынау көтә. Сынау дигәне туры мәгънәдә: министр Сергей Кравцов, сентябрь уртасында мәктәпләрдә белемне тикшерү, ягъни «Всероссийские проверочные работы (ВПР)» оештырылачак, дип белдерде. Бала дәрес материалын тиешенчә үзләштердеме икән, дип белү өчен оештырыла торган бу ВПРны 4-8нче класс укучылары апрельдә бирергә тиеш иде. Пандемия игълан ителеп, дистанцион укуга күчкәч, ВПР да уздырылмый калды. Һәм аны сентябрьдә үк оештырырга булганнар. Берничә ай өйдә укыгач, балаларның белеме аксамадымы икән, бирелгән материалны тиешенчә үзләштерделәрме икән, дип ачыкларга телибез, ди министрлык. Ә укытучылар моңа каршы чыкты. «Учитель» дип аталган профсоюз интернетта петиция дә булдырды. Укуга кереп китмәс борын тест уздыру баланың психикасына зыян салачак, ди алар. Өстәвенә, ул ВПР дигәннәренә әзерләнергә дә кирәк бит әле. Димәк, план буенча булырга тиешле ничәдер дәрес төшеп кала, аның урынына тест биремнәрен чишәргә өйрәнәчәкләр, дигән сүз. Өйдә укып, укытучы йөзен оныткан балаларга шул гына кирәк бит. Мәктәп, укытучы үзеннән-үзе ниндидер ялыктыргыч тест белән күз алдына килә башлаячак. Ә таякның авыр башы тагын укытучыларга төшәчәк. Башта балаларны дистанцион укудан «айнытып», гадәти партага утырып укуга күнектерәсе, дәрес темасын өйрәтәсе, шул арада ВПРга да әзерлисе, әле әти-әниләрнең бихисап сорауларына да җавап бирәсе булачак аларның…

Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучылардан сораулар кабул итә. Аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов VII Гомумрусия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Ел саен үткәрелә торган илкүләм җыелыш 28нче августта узачак. Министр белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән әңгәмәдәшләрне турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак.

Теләге булган һәркем министрга сорауларны Русия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша (сылтамасы: edu.gov.ru/opc-view/), Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдыра ала. Мөрәҗәгатьләр 22нче августка кадәр кабул ителә.

НӘРСӘ КӨТЕЛӘ?

1нче сентябрьдән Русия мәктәпләрендә төп ике яңалык көтелә:

– класс җитәкчеләренә федераль казнадан өстәмә акча түләнә башлый;

– башлангыч класс укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Класс җитәкчесе булып та эшләгән укытучыларга ай саен өстәмә 5 мең сум түләнәчәк. Кайбер төбәкләрдә болай да класс җитәкчеләренә өстәмә акча түләнә иде инде, ә бу 5 мең федераль бюджеттан булачак. «Укучыларга мәктәптә иң якын кешеләр – аларның класс җитәкчеләре. Алар һәр көнне балаларны укыта да, тәрбия дә бирә. Бу бик зур җаваплылык, ул, әлбәттә, өстәмә әзерлек таләп итә, матди яктан ниндидер ярдәм белән дә ныгытылырга тиеш», – дип сөйләгән иде Владимир Путин гыйнварда бу тәкъдимне Федераль Җыенга җиткергәндә.

Икенче яңалыкка килгәндә, быел «Мәгариф турында»гы Законның 37нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Анда «1-4нче класс укучыларын көнгә кимендә бер тапкыр бушлай кайнар ризык (кайнар эчемлек кайнар ризык булып саналмый) белән тәэмин итәргә» дип язылган. Бушлай ашату федераль казна, төбәк һәм җирле бюджетлар хисабыннан булачак. Быел Русиядәге барлык башлангыч класс укучылары да бушлай ашый башлаячак икән, дип сөенергә иртәрәк. Бу программа быелның 1нче сентябреннән башлап, 2023нче елның 1нче сентябренә кадәр этаплап тормышка ашырылачак. Укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү өчен, төбәкләр федераль үзәктән субсидиягә дәгъва кыла алачак.

Тагын бер хәбәр: яңа уку елында Русия мәктәпләрендә һәм вузларында Конституцияне өйрәнә башлаячаклар. Кайчан башланасы, нинди рәвештә буласы әлегә төгәл билгеле түгел. Шулай да Владимир Путин Хөкүмәткә һәм дәүләт башлыгы администрациясенә шундый тәкъдимен белдергән инде, ә аның тәкъдимнәре фәрман булып яңгырый – монысын барыбыз да беләбез. Тәкъдимне 2020нче елның 1нче октябренә кадәр тормышка ашыру ниятләнә. Аның үтәлешен РФ Президенты администрациясе башлыгы Антон Вайно, шулай ук РФ Премьер-министры Михаил Мишустин контрольдә тотачак.

БДИ ХӘБӘРЛӘРЕ

* Узган ел Татарстанда 199 укучы БДИдан 100 балл җыйган булса, быел андыйлар саны – 222. 17 укучы икешәр фәннән 100 балл туплаган. Мәсәлән, Кукмара районы, Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов урыс теле һәм информатикадан БДИда 100әр балл, физикадан – 99 балл, математикадан 94 балл җыйган. Ядегәр мәктәбендә 99 бала гына укый, барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Фәннәрне татар телендә укуым БДИ тапшырганда кыенлык тудырмады, дип уртаклашкан Инсаф. Ул документларын Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә тапшырган. Мәскәү югары уку йортларына керергә мөмкинлеге булса да, башка вузларны сайламаган.

* Республикада урыс әдәбиятыннан – 29, җәмгыять белеме һәм химиядән 30 укучы 100 балл туплаган.

* Быел БДИ тапшырудан баш тарту мөмкинлеге дә каралган иде. Бу мөмкинлектән укучыларның 10 проценты файдаланган, алар имтиханны бөтенләй тапшырмаган. БДИ кагыйдәләрен быел 7 укучы бозган. Алар имтиханны кабат киләсе елның язында гына тапшыра алачак.

* Татарстанда БДИ нәтиҗәләре Русия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Күп кенә фәннәрдән уртача баллар арткан: тарих (узган ел 58,93 булган – быел 64,09), география (64,82дән – 68,9га), француз теле (63,57дән – 71,94кә), җәмгыять белеме (60,66дан – 63,41гә). Урыс теле һәм урыс әдәбиятыннан да күрсәткечләр яхшырган. Ә профильле математика, физика, информатика кебек фәннәрдән уртача балл бераз кимегән. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, бу укучыларның соңгы айларда үзлектән әзерләнүенә бәйле.

* Татарстанда быел 11нче классны 16907 укучы уңышлы тәмамлаган, ике укучы аттестат ала алмаган. 9нчы классны 36773 укучы уңышлы тәмамлаган, ә 46 укучы тиешле нәтиҗәләр күрсәтә алмаган – аларга мәктәпне тәмамлау турында таныклык бирелмәгән.

* Чыгарылыш класс укучыларының 2436сы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Шуларның 2054е имтиханда 80нән күбрәк балл җыйган, 95 укучы – бер, 13 медалист ике фәннән 100әр балл җыйган.

* БДИда минималь баллны химиядән – 14,96 процент, биологиядән – 9,33 процент, җәмгыять белеменнән – 7,43 процент, информатикадан 5,85 процент укучы җыя алмаган.

(Чыганак: «Ватаным Татарстан»)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии