«Нульгә чыгу» көне якынлаша

«Нульгә чыгу» көне якынлаша

Коронавирус темасына уралып, Русиядә бик зур вакыйга буласын онытып җибәрә язганбыз бит. Шөкер, онытырга ирек бирмәделәр. Узган атнада президент Владимир Путин зур вакыйганың – Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүнең 1нче июльдә узачагын хәбәр итте.

Төгәлрәге, тавыш бирү бер атна дәвам итәчәк – 25нче июньнән 1нче июльгә кадәр. Кайсы көнне барып сайласаң да ярый, алдан гариза язасы да юк. Тавыш бирү атна буе дәвам итсә дә, 1нче июль генә ял көне итеп билгеләнде. Шушылай уздырырга Путинга Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова тәкъдим итте. Болай эшләү кешеләр арасында контактны киметергә һәм тавыш бирү вакытында COVID-19 белән зарарлану ихтималлыгын «нульгә тигезләргә» мөмкинлек бирәчәк, диде ул. «Тавыш бирү кибеткә барып килүдән дә куркынычсызрак булачак», – дип тә ышандырды. Хәер, 1нче июльгә коронавирус Русиядән бөтенләй чыгып китәчәк ди бит – тавыш бирү көнен рәсми рәвештә игълан итү белән, озын теллеләр шундый шаяру уйлап та чыгарды.

Алай-болай коронавирус китеп өлгермәсә, дип, куркынычсызлык чаралары да күреләчәк. Мәсәлән, тавыш бирергә килүчеләргә битлекләр һәм перчаткалар таратырга җыеналар. Чит илләр үз халкына ул битлекләрне пандемия игълан ителү белән үк бушлай тарата башлаган иде инде. Безнең илдә ул вакытта сатып та алып булмый иде – сатуда калмаган иде чөнки. Хәзер бушлай битлек бирәбез дип кызыктырудан файда юк, теге кытлык чорында кул астында булган нәрсәләрдән үзебез тегәргә өйрәнеп беттек бит инде.

Шулай ук һәр кешегә үзенә аерым каләм дә биреләчәк. Эш башланганчы, комиссия әгъзаларының температуралары үлчәнәчәк. Бюллетень алганда, паспортны комиссия әгъзасының кулына бирәсе түгел – ачып кына күрсәтәсе. Тавыш бирергә килүче белән тавыш биреп чыгып баручы кеше очрашмаячак – керү һәм чыгу юлларын аерым ясарга уйлыйлар. Бер сәгатькә сайлау участогына тавыш бирергә 8 кешедән дә күп килми торган итеп оештырырга телиләр. «Госуслуги» сайтында гариза калдырсаң, өйдә генә дә тавыш биреп булачак – комиссия әгъзасы өйгә киләчәк. «Нәрсәгә участокка килеп тавыш бирмисең?» дип сәбәбен дә сорап тормаячаклар. Ә Русиянең ике төбәгендә – Мәскәү белән Түбән Новгород өлкәсендә электрон тавыш бирү оештырылачак.

Кемдер нәрсә өчен тавыш бирәсен онытып җибәргәндер (төзәтмәләр турында игълан ителгәннән соң күпме вакыт узды, күпме вакыйга булды бит!), кемдер бәлки бөтенләй белми дә калгандыр дип, төзәтмәләрне искә төшереп, гади тел белән аңлатып китәргә булдык. Рәсми сайтларда (Конституциягә төзәтмәләр сайты – конституция2020.рф, тавыш бирүнең мәгълүмати сайты – 2020og.ru) юридик тел белән катлаулы итеп язылган.

Иң төп үзгәреш – Путинның моңарчы булган президентлык чорының «нульгә чыгуы» (7нче төзәтмәдә 81нче маддә булып бара). Хәзерге Конституция буенча, 2024нче елда президентлык вакыты беткәч, Путин бу вазифага башка сайлана алмаска тиеш. Ә «нульгә чыгу» аңа тагын 2 тапкыр сайланырга рөхсәт бирәчәк. 2036нчы елга кадәр президент Путин белән яшәячәкбез, дигән сүз инде бу. Киләчәктә ил президенты ике сроктан артык сайлана алмаячак, дигән пункт өстәлгән (элек «рәттән ике сроктан артык» диелгән иде, шуңа таянып, Путинның «тәнәфес» ясап алуын – президент Медведевны искә төшерегез). Шул ук 81нче маддәнең 3.1нче бүлегендә «әлеге төзәтмәләр кабул ителгәндә идарә итүченең моңа кадәр булган президентлык сроклары исәпкә алынмый» диелгән. «Нульгә чыгара» торган өлеше шушы инде. Моның өчен депутат Валентина Терешковага рәхмәт әйтәсе. Путинга мәңгелек президент булу мөмкинлеге идеясен ул әйтте.

Сүз уңаеннан, «Ведомости» белән «Медиазона» басмалары Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү сайтының (2020og.ru) баштагы версиясендә президентның моңарчы булган срокларын исәптән сызып ташлау турындагы төзәтмә кертелми калган иде, дип язды. Әлеге мәгълүмат соңыннан өстәлгән.

Президент булып Русиядә кимендә 25 ел даими рәвештә яшәгән кеше генә сайлана ала. Президент булачак кешенең беркайчан да чит ил гражданлыгына ия булмавы шарт. Болары да шул 81нче маддәдә язылган.

Президентның гына түгел, премьер-министрның, федераль министрларның, сенаторларның, депутатларның да чит ил гражданлыгы, шулай ук чит ил банкларында акчалары булмаска тиеш. Ә менә күчемсез милек турында сүз юк.

Элекке президентларның гомерлек кагылгысызлыгы да Конституциягә кертеләчәк.

Әлеге төзәтмәләр тәкъдим генә ителгән вакытта, президентның вәкаләтләре кимиячәк, дип күрсәтергә тырыштылар. Чынлыкта, вәкаләтләре тагын да арта. Төзәтмәләр буенча, президент Конституция суды һәм Югары суд хөкемдарларын эшләреннән азат итә алачак (Федерация Советы белән килешеп). Хәзер бу карарны судлар үзләре генә чыгара ала.

Президент шулай ук бөтен хөкүмәтне таратмый гына да премьерны эшеннән җибәрү хокукына да ия булачак. Хәзер мондый очракта бөтен хөкүмәт таратыла.

Президент Федерация Советына күбрәк вәкил билгели башлаячак, ә отставкага чыкканнан соң, үзе дә анда керә алачак. Сүз уңаеннан, Федерация Советы әгъзаларын рәсми рәвештә сенатор дип атый башлыйсылар (палата үзе Сенат дип үзгәртелми).

Президент кайсы җитәкче органнар – үзенә, кайсылары премьерга буйсыначагын үзе хәл итәчәк (куәт министрлыклары автомат рәвештә президентка буйсына). Дума өч тапкыр кандидатураны кире какса да, президент премьер вазифасына үзе теләгән кешене билгели алачак.

Җирле үзидарә тагын да көчсезләнә: дәүләт хакимияте органнары ул үзидарәне булдыруда катнашу хокукы ала, ләкин дилбегә әлеге дә баягы президент кулында булачак.

Президент үзенә ошамый торган законны кире кага һәм, карау өчен, Конституция судына җибәрә ала (әлеге закон парламент ветосын узган булса да). Димәк, ахыргы сүзне Конституция суды хөкемдарлары әйтәчәк. Аларның кемгә буйсыначагын яздык инде.

Формаль яктан караганда, халыкара хокук Русия хокукыннан өстенрәк булып калачак. Ләкин Конституция суды халыкара суд карарын «Конституциягә каршы килә торган» дип тапса, аны юк дип санау хокукы биреләчәк.

Дәүләт Советы дигән орган Конституциягә кертеләчәк. Ул эчке, тышкы һәм социаль-икътисади сәясәтнең төп юнәлешләрен билгели торган орган булачак.

Урыс халкы «дәүләт барлыкка китерүче» статусына ия була. Ә Русия – СССРның тарихи һәм хокукый дәвамчысы итеп билгеләнә.

Балаларны саклауны аерым маддә итеп кертергә телиләр. Шул ук бүлектә «никах дип ир белән хатын берлеген санарга» дигән сүзләр дә бар.

Конституциядә «Аллаһыга ышану» телгә алыначак.

Пенсия һәм башка социаль түләүләрнең даими индексацияләнүе, минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгеллеге, инвалидларның хөкүмәт тарафыннан яклануы да Конституциягә кертелә. Хәзерге Конституция пенсияне индексацияләргә, балаларны һәм инвалидларны якларга мөмкинлек бирмәгәндер, күрәсең.

Менә шушы төзәтмәләргә уптым илаһи гына җавап бирәсе. Тавыш бирүчегә бер генә сорау бирелә: төзәтмәләр белән килешәсезме? Йә «әйе», йә «юк». Аерым-аерым һәр төзәтмә өчен тавыш биреп булмый. Алай итеп тавыш биреп булса, Русия булмас иде шул ул…

Сүз уңаеннан, быел көз көне Татарстан Президентын сайлау да көтелә бит әле. Аны 13нче сентябрьдә уздырырга ниятлиләр. Татарстан ДәүСоветының дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин матбугат чараларына «Татарстан җитәкчесенең атамасы үзгәрми, ул президент буларак калачак» дип белдергән.

ШУШЫ ТЕМАГА

Татар яшьләренең Конституцияне үзгәртүне тәнкыйтьләп язган хатына Русия Думасыннан җавап килгән, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Конституциягә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүне кертмәскә чакырып, март аенда Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге хатта татар яшьләре бу үзгәрешнең федератив дәүләтнең демократик принципларына каршы килүен ассызыклады. Мөрәҗәгатьне язучылар фикеренчә, урыс теленең мондый статусын Төп канунда язып кую илдәге халыкларны төрле «сорт»ларга бүлү булачак.

Русия Думасының милләтләр эшләре комитеты юллаган җавап хатында әйтелгәнчә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында канунның урыс теленең дәүләт коручы тел буларак статусы күрсәтелгән 1нче маддәсе гомумрусия тавыш бирүендә хуплангач гамәлгә керәчәк. Комитет рәисе Валерий Газаев имзалаган җавапта дәүләтнең, кешенең милләте, теле һәм килеп чыгышына карамастан, аның хокуклары һәм ирекләрен гарантияләве әйтелә. Русиядә кешенең милли, тел һәм дини билгеләре нигезендә хокукларын чикләүнең барлык формалары да тыела, диелә. Дәүләтнең милләтләр сәясәте 2025нче елгача кабул ителгән Русиянең милли сәясәт стратегиясе белән дә җайга салына, бу документ илдәге халыкларның этномәдәни үзенчәлекләрен саклауны тәэмин итә, дип искәртә Газаев.

Русиянең Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы №1-ФКЗ кануны 14нче мартта үз көченә керде, диелгән хатта (татар яшьләре мөрәҗәгате 10нчы мартта җибәрелгән булган). Канун Русия субъектларының ким дигәндә өчтән ике өлеше хуплаганнан соң гамәлгә керде, бары 1нче һәм 2нче маддәләре генә аерым тәртиптә гамәлгә керә, диелә. «Төп нигезләмәләрне, шул исәптән урыс теленең дәүләт коручы халык теле булуы турындагы сүзләрне дә үз эченә алучы 1нче маддә гомумрусия тавыш бирүеннән соң үз көченә керә. Шул ук вакытта Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан артыгы тавышын биргән очракта хупланган дип санала. Шул рәвешле, Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында карарны кабул итү гомумрусия тавыш бирүе нәтиҗәләре нигезендә хәл ителәчәк», – дип йомгаклаган Газаев.

НИЧЕК БАШЛАНДЫ?

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен Президент Владимир Путин быел 15нче гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты.

10нчы мартта «Бердәм Русия» депутаты Валентина Терешкова Конституциягә илбашының моңа кадәр булган президентлык вакытларын исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу төзәтмә Путинга 2024нче елдан соң да сайлауда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.

16нчы мартта Русия Конституция суды Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22нче апрельгә билгеләнгән иде, коронавирус сәбәпле кичектерелде.

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

Бу айда сездән актуаль темага – Конституциягә үзгәрешләр кертү темасына шигъри дүртьюллыклар көтәбез. «Ай-һай хәлләр: Конституция» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр 29нчы июньгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии