Бер грамм кешелеклелек җитеп бетми…

Бер грамм кешелеклелек җитеп бетми…

Бу арада редакциябезгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кагылышлы сораулар, мөрәҗәгатьләр бик күп килә.

Күбрәк сугыш чоры балалары шалтырата. Хатлар да язалар. Барысында да «безне тагын оныттылар» дигән үпкә ярылып ята. Путинның «сугыш ветераннарына – 75 мең, тыл ветераннарына 50 мең сум бирергә» дигән фәрманы сугыш чоры балаларының хисләрен кузгатып җибәрде шул. Бөек Ватан сугышы ветераннарына болай да хөрмәт зур, үзләреннән бигрәк бөтен балалары җиңел машиналар, фатирлар алып бетерделәр инде, дип күп сөйләргә, үпкәләргә буладыр. Тик бүген сүзебез ул хакта түгел. Илдәге бюрократия баткагында хөрмәтле ветераннарның да зыян күрүе турында.

ВЕТЕРАННЫ ЗИРАТ СУКМАГЫНА КҮМГӘННӘР

Әле узган атнада гына хәбәр таралды: Алабугада Бөек Ватан сугышы ветераны 93 яшьлек Хәниф Әшрәповны зират сукмагына күмеп куйганнар. Бу хәл турында фронтовикның оныгы Оксана Канцерене үзенең социаль челтәрендә язып чыкты, аны матбугат чаралары күтәреп алды.

Фронтовикның оныгы «Реальное время» электрон газетасына болай дип сөйләгән:

– 31нче гыйнварда бабай үлгәч, без Алабуга хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттек, күмүгә тотылган чыгымнарны кайтарырга теләдек (сугыш ветераннарын күмү чыгымнарын хәрби комиссариат үз өстенә ала. – Авт.). Тик безгә: «Гафу итегез, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, документларда бабайның «отчество»сы төрлечә күрсәтелгән, бездә андый кеше юк», – дип җавап бирделәр. Паспорт буенча бабам Хәниф Әшрәпович булып бара, хәрби билетта – Хәниф Хисмәтович. Сүзсез калдым. Ничек инде андый кеше юк? Ветераннар барысы да исәптә тора, моңа кадәр бабай пенсия, бүләкләр, медальләр – ветераннарга тиешле бөтен нәрсәне дә алып килгән бит, тиешле кәгазьләре дә бар иде. Шулай дидем. Ә миңа: «Хәрби билетны социаль яклау бүлеге биргән», – диделәр. Нәрсәгә нигезләнеп биргәннәр соң аны? Бабай хәрби билетын 1963нче елда ук алган, беркайчан да аны ачып караган булмады. Хата турында белгән булырга тиешләр бит инде…

Күпмедер вакыттан Оксанага хәрби комиссариаттан шалтыратканнар: «Сезнең ярты елыгыз бар, документларыгызны тәртипкә китерегез», – дигәннәр. Ягъни ярты ел эчендә бабайның документларын тәртипкә китереп, «отчество»сын дөресләп бетерә алсагыз, күмүгә киткән чыгымнарны каплыйбыз.

Социаль челтәрдә язып элгәннән соң, Оксанага Алабуга башкарма комитетыннан шалтыратканнар. Чыгымнарны каплау мәсьәләсе хәл ителәчәк, Чаллыдан рәсми җавап килгәч, хәлне ачыклап бетергәч, акча һичшиксез күчәчәк, дип ышандырганнар. Дөрес, тиене тиенгә түгел. Оксана бабасын күмүгә 20 мең сум тоткан, хәрби комиссариаттан 14 мең кайтарабыз дигәннәр.

Монысы – бер. Икенчесе – ветеранны күмәргә урынны зират сукмагында биргәннәр. Интернетта фотолар да бар: сукмак уртасында яңа кабер калкып утыра.

Оксана монысы хакында матбугат чараларына болай дип сөйләгән:

– Ислам динендә мәетне җирләмичә хатын-кызларга зиратка керү тыела. Шуңа күрә без бабайны күмгәндә зират капкасы янында тордык. Күмеп чыккач, ирем: «Нәрсәгә юл уртасында күмделәр соң аны?» – ди. Алай булуы мөмкин түгел, дип уйладым. Аннан соң мулла да яныма килеп: «Эх, кызым, шундый начар җиргә күмелде, нишләп аны карамадыгыз соң…» – ди. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Бабай җирләнәсе урынны күрмәгән идем бит. Мулла рөхсәт биргәч, зират эченә кердек. Бабайның кайда күмелгәнен күргәч, калтырана башладым. Әнием дә: «Яшәве дә яшәү булмады, үлгәч тә этне күмгән төсле күмделәр», – дип еларга тотынды.

Күмү урынын бабайның туганнары үзләре сайламаган икән. Җирләү эшләре белән шөгыльләнә торган бюрога мөрәҗәгать иткәннәр, бөтен эшне – шул исәптән зиратта җир алуны да алар эшләргә тиеш булган. Алганнар менә – сукмактан. Нишләп анда күмдегез, дип сорагач, башка җир юк иде, дигәннәр. «Анда зиратның койма белән әйләндереп алынган өлеше бөтенләй буш тора, нишләп урын булмасын! Күмгән өчен аз акча алмыйлар бит: кабер казыган өчен – 7,5 мең сум, гәүдәне алып килгән өчен – 4 мең. Югыйсә ветераннарга бөтенләй бушка булырга тиеш тә бит. Бездә алай түгел, дип җавап бирделәр», – дип сөйләгән Оксана.

Башкарма комитет ярдәмен тәкъдим иткән: әйдәгез, кабергә чардуган куюны үз өстебезгә алабыз, дигәннәр. Ә Оксананың бабасын хөрмәтләп Дан аллеясына җирләтәсе килә икән. Хәзер хәзрәтләр белән сөйләшә, күмелгәннән соң мәетне бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә ярыймы икәнен белешә, дип яза матбугат чаралары

Бу мәсьәләгә хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Игътибар итми мөмкин түгел: Путин ветераннарга хөрмәт турында сөйләп тора, җиңүнең 75 еллыгына әзерлек хәзердән үк бара, ә Алабугада шундый хәл… Матбугатта таралгач, Миңнехановка да Мәскәүдән «что это такое?» дигән шелтә килеп ирешкәндер. Алабуга вакыйгасын тикшерү бара, дип язалар.

Ә «Бердәм Русия» фиркасенең төбәк советы һәр депутатка берәр сугыш ветеранын беркетергә тәкъдим итте. Ул депутат нәрсә эшләргә тиеш булачактыр – әлегә анысы әйтелми.

100 ГРАММ КЫЙССАСЫ

Тагын бер вакыйга Сочидан Казанда яшәүче кызына кунакка килгән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллаҗан Хәлимов белән бәйле. Әтисе белән әнисен кунак иткәннән соң, кызлары «Победа» авиакомпаниясе сайтыннан Сочига 2 билет сатып алган. Тик аэропортта ветеранны самолетка кертмәгәннәр. Бабайның багажы тиешледән авыррак булып чыккан. Беренче чемодан 19,5 кило булган – аның хәтле рөхсәт ителә. Ә икенче чемодан 21,3 кг булган. «Победа» 20 кило багаж гына рөхсәт итә – әле анысы да югары комфорт дәрәҗәсендәге урынга билет алсаң гына. «Татар-информ» язуынча, кызы әтисе белән әнисенә, 2 сәгать очасы бар, кысылып утырмасыннар, дип югары комфортлы урыннарга билет алган булган.

«Победа» – лоукостер булып санала, ягъни билетларны бик арзан суммадан сатучы авиакомпания. Шуңа күрә кагыйдәләрне дә үзе теләгәнчә куя һәм дөресен әйтергә кирәк, бу кагыйдәләр бик катгый. Менә бабайның багажындагы артык килограммнарга да бәйләнгәннәр. Авиакомпанияләрнең төрлесе бар: кайберсе багажың тиешледән 2-3 килога артып китсә дә күз йома. Ә «Победа» хезмәткәре ветеранга багажын йә 20 килога калдырырга, йә артык авырлык өчен өстәп түләргә кушкан. Чемоданнан аяк киеме салынган тартманы алганнар. Тик барыбер 100 грамм артык калган. Шул граммнарны да алдыртып бетермичә бабайны самолетка кертмәгәннәр.

«Победа» хезмәткәрен дә аңларга була: ул кагыйдә буенча эшләгән, принципиаль булган. Кагыйдәдә багаж 20 кило дип язылган икән – димәк, 20 кило булырга тиеш. 1 грамм да артык булмасын! Гомумән, «Победа» принципларына бик тугры авиакомпания. Хәтерегездә булса, күптән түгел Виктор исемле мәчене дә артык симез булганы өчен самолет бортына кертмәгәннәр иде. Хуҗасы хәйләләде: Виктор урынына башка бер мәчене күрсәтеп, самолетка тәки шул Викторны алып кергән иде. Тик сугыш ветераны бит мәче түгел. Авиакомпаниягә 100 грамм ук булмаса да, 1 грамм кешелеклелек җитеп бетмәгән. Хәер, анысы кагыйдәдә язылмаган шул…

Багаж 20 килога калгач, ветеранны самолетка кадәр озатып куярга тәкъдим иткәннәр. Бортка кадәр озатып куйганнар һәм самолетка менәргә ярдәм иткәннәр. Шунда ачыкланган: шушы озатып кую аркасында бабай үзенең билетында күрсәтелгән урынында утыра алмый икән. Авиакомпания кагыйдәләрендә: әгәр сине бортка озатып куйсалар – син инвалид саналасың, ә инвалид самолетта югары комфортлы урында утыра алмый, дип язылган икән. Шулай итеп, бабай үз урынында түгел – дүртенче рәттә утырып барган. ТАСС язуынча, «Победа» ветеранга үз урынында утырмаган өчен билет аермасындагы акчаны кайтарган. Тик ветеран күңелендә юшкыны барыбер калгандыр.

…Алабуга ветеранының оныгы Оксананың социаль челтәрдәге язмасы мондый сүзләр белән тәмамлана (безнең дә бу язманы шушы сүзләр белән тәмамлыйсы килә): «Аларга күп кирәкми. Лаеклы итеп яшәп бетерергә һәм лаеклы итеп үләргә генә бирегез».

ШУШЫ ТЕМАГА

«Сугыш чоры балалары турында»гы закон проекты федераль дәрәҗәдә кабул ителмәде, шуңа күрә Русия төбәкләре үзләре теләсә генә сугыш чоры балаларына айлык түләүләр яисә ниндидер ташламалар билгели. Без тапкан мәгълүмат буенча, Адыгей, Бурятия, Алтай, Мордовия, Удмуртия Республикаларында; Алтай, Красноярск крайларында; Амур, Белгород, Вологда, Иркутск, Ленинград, Новосибирск, Омск, Оренбург, Псков, Самара, Ульяновск өлкәләрендә; Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында сугыш чоры балаларына ташламалар каралган. Бу – торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә, даруларга ташламалар. Амур өлкәсендә сугыш чоры балаларына ай саен 600 сум, Белгородта 500 сум түлиләр. Самарада сугыш чоры балалары теш протезын бушлай куйдыра ала. Татарстанда сугыш чоры балаларына дип атап күрсәтелә торган ярдәм чаралары юк.

2020нче елның гыйнварында Мәскәү мэры Сергей Собянин да 1928-1945нче елларда туган сугыш чоры балаларына ай саен өстәмә акча түләү турында карарны имзалады. Өстәмә акчаның күләме – аена 1584 сум. Тик ул да барлык сугыш чоры балаларына да тәтемәячәк икән. «Новые известия» газетасы язуынча, хезмәт ветераны булып саналган сугыш чоры балаларына бу өстәмә түләү билгеләнми икән. Инвалидларга – шулай ук юк. Ягъни нинди дә булса башка льготага ия сугыш чоры баласына бу өстәмә акча түләнми ди. Күбесенә түләнми булып чыга, чөнки 75-92 яшьлекләр (1928-1945 аралыгында туганнар) йә инвалид, йә картлык буенча ташламаларга ия. Газета саннар да китерә: бу өстәмә акча Мәскәүдә яшәүче 80 мең пенсионерга гына түләнәчәк икән. Ә бит 12 миллионнан күбрәк кеше яшәүче башкалада 1 млн 125 мең сугыш чоры баласы исәпләнә. Барлык сугыш чоры балаларының ничә процентына гына өстәмә акча түләнәсен үзегез исәпләп карагыз менә.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Путин вәгъдә иткән 75 һәм 50 мең сумны алу өчен ветераннарга бернинди гариза да тутырасы, беркая да документлар тапшырасы түгел – вице-премьер Татьяна Голикова бу атнада шулай дип белдерде. Акча апрель-май айларында автомат рәвештә күчәчәк.

Голикова әйтүенчә, 75 мең сум 1 млн 150 мең кешегә түләнәчәк. Сугыш ветераннары көннән-көн кими, моның хәтле кеше калды микәнни, дип аптырыйсыздыр. Пенсия фонды да фронтта сугышкан ветераннар һәм инвалидлар Русиядә 75 мең генә калды, дип белдерә бит. Эш шунда: бу акча турыдан-туры сугышта катнашканнарга гына түгел, ветераннарга тиңләштерелгәннәргә дә түләнәчәк. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына; балигъ булмаган килеш нацист концлагерьларында һәм геттоларда тоткынлыкта булганнарга, Ленинград блокадасы ветераннарына. Ә 601 400 кешегә 50шәр мең түләнәчәк. Болары – тыл ветераннары һәм фашистлар тоткынлыгына алынганда балигъ булганнар. Бер тапкыр бирелә торган бу акчаны Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Русия гражданнары да алачак, дип белдерде Голикова.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии