Коррупциясе түгел, коррупциягә каршы көрәше отышлырак

Коррупциясе түгел, коррупциягә каршы көрәше отышлырак

9нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Матур традиция буенча, бу – тиешле органнарның «быел фәлән кадәр коррупционерны фаш иттек» дип хисап тота торган көне. Казанда да коррупциягә каршы тору эшчәнлеге координациясе буенча Комиссия утырышы узды. Анда, чараның мөһимлеген ассызыклап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Коррупция иң тирән тамыр җибәргән өлкәләр – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре икән – Президент шулай диде. Коррупция – ул, беренче чиратта, вазифаңнан файдаланып, казна акчасын үзләштерү. Бу елның 9 аенда гына да Татарстанда мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә дип бүленгән акчаның 200 миллион сумын аерым затлар үзләштергәннәр. Моңа тагын ришвәт – конвертта акча алу фактлары да өстәлә.

Президент әйтмәсә дә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренең коррупция сазлыгында икәнен беләбез инде: бөтен рәсми саннар, «ата коррупционерлар» турында хәбәрләр шул хакта сөйли бит. Быел гына да Татарстанда ничә вузны коррупционерлардан чистарттылар әнә. Ничә мәктәп җитәкчелегенең ата-аналардан ришвәт алганлыгы фаш ителде. Табиблар турында да хәбәрләр ишетелеп тора. Шулхәтле күп ишетелә ки, иң өстә утырганнарның миллионнар, миллиардлар үзләштерүе факты шул гади укытучылар һәм табиблар алган вак-төяк ришвәтләр күләгәсендә күмелеп кала. Әллә нигә бер генә – күрәсезме, коррупциягә каршы җиңне сызганып көрәшәбез, дип күрсәтү өчен – зур кешеләрнең исемнәре (Русиянең элеккеге икътисади үсеш министры Улюкаев кебек, мәсәлән) яңгырап куя. Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды төшергән фильмнар саналмый – коррупциягә каршы «рәсми» көрәш кысаларында фаш ителмәгән бит. Өстәвенә, бу елның 9нчы октябрендә әлеге Фондны чит ил агентлары исемлегенә керттеләр. Хәзер «Он вам не Димон» ише документаль фильмнарны «дошман Көнбатыш» заказы дип атарга тулы җирлек бар.

Сүзне «коррупциягә каршы көрәш көне» дип башлаган идек бит. Кытайда коррупционерның кулын киссәләр, Русиядә коррупциягә каршы гуманлы юллар белән көрәшәләр. Түгәрәк өстәлләр, конференцияләр оештыралар, мәсәлән. «Коррупциягә «Юк» дип әйтик!» дигән темага инша язу бәйгеләре уздыралар. Кытайларга җиңел ул – кистең аттың, ә безнең илдә коррупция дигән явыз белән көрәшү ай-һай кыйммәткә төшә. Башта, тендер уйнатып, илдә коррупциягә каршы кем көрәшәсен ачыклыйлар. Быел бу җитди эшне башкару җаваплылыгы чикләнгән «Гранат» оешмасы «җилкәсе»нә төшкән иде – дәүләт сатып алулары сайтында тендерны шушы оешма отканлыгы язылган. Бер кирәкмәгән мәгълүмат булса да, әйтеп китик: бу оешманың хуҗасы – Владимир Путинның дусты, олигарх Аркадий Ротенберг. Ләкин кем көрәшүе мөһим түгел бит, иң мөһиме – нәтиҗәле көрәш булсын, илдә коррупциянең тамыры корысын. Бу җаваплы көрәш өчен Ротенберг компаниясенә 46 млн сум бүлеп бирелгән. Шул акчага «Гранат» коррупциягә каршы 135 чара – түгәрәк өстәлләр, аналитик тикшерүләр, сораштырулар үткәрергә тиеш булган. Үткәргәндер – бу елның 25нче декабрендә килешүнең вакыты чыга инде. «Көрәш» чаралары турында тулы хисап соңрак пәйда булыр, мөгаен.

Гомумән алганда, төрле чыганаклар Русиядә коррупциягә каршы көрәшкә триллионнар бүленүе хакында язалар. Коррупция белән шөгыльләнүгә караганда, коррупциягә каршы көрәш белән шөгыльләнү отышлырак, дигән мәзәк безнең илдә тугандыр, мөгаен…

Менә коррупциягә каршы көрәш чараларының берсе. Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча Комитеты, республика халкының коррупциягә карашын ачыклау мөнәсәбәтеннән, зур социологик сораштыру уздырган. Анда республиканың барлык районнарыннан 600ләп кеше катнашкан. Сораштырылганнарның 8,5 проценты быел коррупция белән очрашуын әйткән. Ул кеше аны үзе бирмәгән яки үзе алмаган булырга да мөмкин. Кемдер биргәнне яки алганны күреп торучылар да шушы җавапны сайлаган бит. Шуңа күрә бу сан гына әллә ни күп нәрсә турында сөйләми. Шунысы билгеле: былтыр сораштырганда, коррупция белән «очрашучылар» 8,4 процент булган.

Гомумән, барлык проблемалар рәтендә коррупция 12нче урында икән – Татарстан халкы шулай дип тавыш биргән. Һәм бу аңлашыла да. Беренче чиратта турыдан-туры үзеңә кагылганы борчый бит: бәяләрнең кыйммәт булуы (бу проблема исемлектә беренче урында), эшсезлек, хезмәт хакының түбән калуы. Ә коррупция барыбер дә икенче пландагы проблема булып кала бирә. Хәтта син укыган вузның ректорын ришвәт алуда гаепләсәләр дә, күршең үз мәшәкатен кемгәдер акча төртеп хәл итсә дә, син түләгән салым акчасының ришвәт булып китеп барганын белсәң дә. Турыдан-туры тамак кайгысына барып тоташмагач, иң беренче проблема итеп коррупцияне атамыйсың. Иң элек ашыйсы килә, аннары гына башка «ертыклар»ны күрә башлыйсың.

Шулай да сораштырылганнарның 8 проценты илдәге иң төп проблема дип коррупцияне атаган икән, бу инде проблема бөтенләй үк күренмәс хәлдә дигән сүз түгел. Чагыштыру өчен: былтыр сораштыруда катнашканнарның 7,6 проценты коррупцияне иң төп проблема дип атаган булган.

«Сез ни өчен ришвәт бирәсез?» дип тә сораганнар. 34,1 процент «мәсьәләне законлы юл белән хәл итү бик күп вакытны ала» дигән җавапны сайлаган. Ришвәт ярдәмендә юлны «кыскартуларын» таныганнар ягъни. 27,8 процент катнашучы җитәкчесе күзендә яхшы булып күренү өчен акча төртә икән. 25,4 процент катнашучының җавабы бик кызыклы: ришвәтне «башкалар биргәнгә бирәләр».

«Ә ни өчен ришвәт бирмисез?» дигән сорауны да биргәннәр. Күпчелек – 40,2 процент «проблеманы ришвәтсез дә хәл итеп була иде, шуңа бирмәдем» дигән. 27,2 процент катнашучы беркайчан да ришвәт бирмәвен әйткән. 11 процент, җинаять җаваплылыгына тартырлар, дип куркып кына ришвәт бирми калган. Ә 21,7 процент катнашучы ришвәт бирергә акчасы җитмәвен таныган.

Тагын да дәвам итәргә булыр иде, әлеге сораштыруда саннар бик күп. «Коррупция очрагы турында белсәгез, хәбәр итәр идегезме?» (13,8 процент кеше генә хәбәр итәргә әзер), «Коррупциягә каршы көрәш чараларында катнашырга әзерме?» (54 процент кеше катнашырга әзер түгел) һәм башка сораулар да биргәннәр. Сораштыру нәтиҗәсе «Татарстанда коррупция» дигән картинаны ясарга ярдәм итәр, шәт. Ясаганнан соң, ул «картина»ны диварга элеп куеп, килгән-киткәнгә мактанып кына калмасыннар иде инде…

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2018нче елда Русия 138нче урынга төшкән (180 ил арасында). Ул җыярга мөмкин булган 100 баллдан 28 балл гына җыйган. Баллар системасында ноль балл – иң начары, 100 балл – илдә коррупция бөтенләй юк дигәнне аңлата. 2017нче елда Русия 29 балл алган булган. 2018нче елда коррупция иң түбән дип табылган ил – Дания (88 балл җыйган), коррупциягә иң нык баткан ил – Сомали (10 балл).

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК

– Бу 8 миллиард сум акча сезгә каян килде?

– Мин коррупциягә каршы көрәштем. Болар – коррупционерлардан кайтарып алынган акчалар.

– Ә ни өчен ул акчаны дәүләткә тапшырмадыгыз?

– Соң, үзегез уйлап карагыз инде: бюджетка тапшырсам, ул акчаларны шул ук коррупционерлар тагын талап бетерәчәк бит.

***

– Кичә кич прокурорның машинасы шәһәр китапханәсе бинасына килеп бәрелгән. ЮХИДИ беркетмәсендә язылганча, китапханә юл аша дөрес урында чыкмаган.

***

Гамәлдәге системаны көч кулланып «бәреп төшерергә» чакыра, дип, «Коррупцияне буып үтерик!» дигән шигарь экстремистик дип табылды.

***

– 500 сум ришвәт алгансыз, ничек оят түгел сезгә?!

– Оят. Тик күбрәк бирергә теләмәгәч нишләтим соң?

***

Депутатлыкка кандидаттан сорыйлар:

– Ни өчен депутат булырга телисез?

– Соң, үзегез күреп торасыз бит: власть шоколадлы ванналарда коена, коррупциягә баткан, берни эшләми дә акча алып ята…

– Ә-ә, сез моңа каршы көрәшергә телисезмени?

– Юк ла, мин дә аларга кушылырга телим!

КАЙДА – НИЧЕК?

Коррупция бер Русиядә генә түгел. Һәм һәр ил аңа каршы көрәштә үз алымнарын куллана.

Коррупциягә каршы иң катгый законнар – Кытайда, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Анда ришвәт алган яки дәүләт милкен урлауда тотылган чиновникларга үлем җәзасы каралган. Бу – бердәнбер чара түгел. Әллә ни күп урламагансың икән, җәза «йомшаграк» – кулыңны кисәләр. Кытайда ришвәт аласы килү теләгенә каршы торырга өйрәтә торган махсус курслар бик популяр, ди. Дәүләт эшлеклеләре шул курсларга йөри, медитация ясый, көнчыгыш көрәше белән шөгыльләнә икән. Моннан тыш Кытайда онлайн-уен уйлап тапканнар: анда җиңү яулау өчен бер төркем коррупционер чиновникны һәм аларның туган-тумачасын юк итәргә кирәк, ди.

Коррупция белән көрәшү максатында, Сингапурда берничә нәтиҗәле чара кабул ителгән: хөкемдарларның хезмәт хакы, ә судның мөстәкыйльлеге арттырылган, ришвәт алган өчен җәза катгыйланган, шулай ук ришвәт бирүчеләргә карата да санкцияләр кертелгән. Мәсәлән, коррупциягә каршы сингапурча көрәшнең бер төре: таможняда бер хезмәткәрнең ришвәт алганлыгы ачыкланса, бөтен коллективны эштән куалар. Әгәр чиновник ришвәт алганда тотылса, аның эше аерым тәртиптә карала. Ягъни ул алдан ук гаепле дип санала һәм, гаепсезлеген расламый торып, аннан гаепне төшермиләр.

Коррупция бөтенләй булмаган ил юктыр, мөгаен. Менә Голландиядә коррупция бик түбән дәрәҗәдә икән. Кытайдагы кебек коррупционерның кулын да кисмиләр, гомерен дә өзмиләр монда, Европача хәл итәләр. Әйтик, ришвәт алганда тотылган чиновникның карьерасына нокта куела: ул башка беркайчан да дәүләт оешмаларында эшли алмый, шулай ук социаль ташлама һәм гарантияләрдән дә мәхрүм ителә. Коррупция очраклары турында хәбәр итүчеләргә исә акчалата премия бирелә.

Швеция шулай ук коррупция дәрәҗәсе түбән булган ил санала. «Transparency International» төзегән исемлектә, Швеция 3-4нче урыннарда (исемлекнең башында – коррупция дәрәҗәсе түбән, ә ахырында – югары булган илләр урнашкан). Бу илдә коррупциягә каршы көрәшү ниндидер тыюларга, чикләүләргә кайтып калмый. Киресенчә, ришвәт алмый торган намуслы чиновникларның эше югары бәяләнә – ил шундый сәясәт алып бара. Швециядә төрле ташламалар, социаль субсидияләр бар, алар халыкның барлык социаль катламнары өчен дә каралган. Шуңа күрә халык ришвәткә мохтаҗ түгел.

Америкада ришвәт алганда тотылган чиновник ришвәт суммасын өч тапкырга арттырып, штраф түләргә тиеш була. Аерым очракларда 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ришвәтче чиновникның карьерасына нокта куела, аңа хәтта урам себерүче булып эшкә урнашу да кыенлаша.

(Төрле чыганаклардан тупланды)

СҮЗ УҢАЕННАН

Русиядә казна акчасын урлауны дәүләткә хыянәткә тәңгәлләштерергә тәкъдим итәләр. Илкүләм коррупциягә каршы комитет башлыгы, кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Кирилл Кабанов шундый тәкъдим белән чыккан. Дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләргә 25 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

«Казна акчасын урлаучыларга җаваплылык билгеләргә кирәк. Беренче чиратта, бу гамәлне Ватанга хыянәткә тиңләргә. Һәм җәзасын да 10 елдан 25 елга кадәр бирергә», – дип Кабановның сүзләрен китерә «РИА Новости». Урланган акчаны тулысынча дәүләткә кайтарып бетергәч, коррупционер төрмәдән вакытыннан алдарак та чыга алачак, дигән Кирилл Кабанов.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии