- 13.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №40 (11 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Берсеннән арына алмыйбыз, икенче проблема туа. Татарстанда гына түгел, бөтен Русия буенча кадрлар кытлыгы күзәтелә, дип күп яздык. Һәр өлкәгә дә үз эшен сөюче яхшы белгечләр җитми. Инде менә чират медицина өлкәсенә дә килеп җиткән. Хәер, бу бүген генә туган проблема түгел, аның башлангычы 2012нче елларга барып төртелә. Тик хәзер Русиянең кайбер төбәкләрендә түбән хезмәт хакыннан зарланып, медицина хезмәткәрләре күпләп эштән китә башлаган. Мондый куркыныч Татарстанга да яныймы? Шуны ачыкларга тырыштык.
Русия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2024-2026нчы елларга бюджет проектын кертте. Аның нигезендә, сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән чыгымнар 7,2 процентка артачак. 2024нче елда медицинага барлыгы 1,62 триллион сум акча сарыф итәргә планлаштырыла. Башка сыймаслык саннар булып тоелса да, экспертлар әлеге сумманы җитәрлек түгел дип саный, чөнки медицина хезмәткәрләрен тиешле хезмәт хакы белән тәэмин итү өчен бу саннар гына аз булачак.
«Действие» медицина хезмәткәрләренең төбәкара профсоюзы рәисе Андрей Коновал сәламәтлек саклау өлкәсе өчен бюджеттан сарыф ителгән сумманың ел да бертөрле булуын ассызыклый. Хәтта иң кызу коронавирус чорында да бу саннар әллә-ни үзгәрмәгән, дип яза аның сүзләрен «Вечерняя Казань». Эксперт билгеләп үткәнчә, илебезнең күп кенә медицина оешмаларында хезмәткәрләрнең хезмәт хакына тотылган чыгымнар оешманың гомуми бюджетының 70-80 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә бюджетның үзгәрмәве хезмәт хакына тискәре йогынты ясый.
– Бүген хезмәт хакларының артмавын исбатларга кирәкми, кадрлар белән тәэмин ителешне карау гына да җитә. Бездә элеккечә кадрлар кытлыгы саклана. Әйе, ел саен түрәләр: «Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре бу проблеманы хәл итү өчен чаралар күрә», – дип сөйләсәләр дә, проблема бүгенгәчә хәл ителмәгәннәр рәтендә. Ә аны хәл итәргә мөмкин. Моның өчен бары тик «медикларны» лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк. Бу – ярты триллион сум. Һәм аны Сәламәтлек саклау министрлыгы бары тик медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакына гына бүлеп бирергә тиеш, – дип белдерде эксперт.
ЯРДӘМ ИТМИ ТҮГЕЛ
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да больницаларда медицина хезмәткәрләре җитмәвен яшерми. Моңа да карамастан, алар бары тик яхшыга өметләнә һәм табиблар арасында узенең хезмәт хакына риза булып яшәүчеләр күбрәк булачагына ышана. Бу ситуацияне медицина хезмәткәрләре өчен каралган төбәк һәм федераль ярдәм чаралары җайга салыр, дигән фикердә алар.
Сүз дә юк, бу – күктән алынган мәгълүмат түгел, хезмәткәрләр өчен ярдәм чаралары бар. Әйтик, республикада медицина хезмәткәрләре өчен социаль «Путин түләүләре» гамәлдә – алар гамәлдән чыгарылган ковид түләүләрен алыштырды. Үзәк район һәм участок больницасы табибы 18,5 мең сум өстәмә акча алу мөмкинлегенә ия. Тик «ковид»лы заманны бераз сагынып искә ала шул хәзерге табиблар. Чөнки әлеге чорда ашыгыч ярдәм фельдшеры гына да 25 мең сум өстәмә түләү алды, шул ук вакытта түләү суммасы ставка коэффициентына тапкырланды. Хәзер исә ашыгыч ярдәм фельдшеры бары тик җиде мең сум күләмендәге өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала.
Татарстанда шулай ук «Земский доктор/фельдшер» программасы эшли. Аның буенча авыл җирлегенә күченгән табибларга – бер тапкыр бирелә торган миллион ярым сум, фельдшер, акушер һәм шәфкать туташларына – 750 мең сум түләү каралган.
– Шулай ук Татарстанда Русиянең башка төбәкләреннән яки республиканың башка районнарыннан, Казаннан һәм Чаллыдан, авыл җирлегенә күчеп килүче медицина хезмәткәрләре өчен грант гамәлдә. Ул 800 мең сум тәшкил итә, аны социаль ипотеканы түләүгә тотарга мөмкин, – дип хәбәр итәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Моннан тыш, медицина учреждениесендә ике һәм аннан да күбрәк ел эшләгән Татарстан медиклары социаль ипотеканы өстенлекле тәртиптә ала. 2020-2022нче елларда 516 медицина хезмәткәре фатир мәсьәләсен шулай хәл иткән менә.
Республиканың күп районнарында арендага торак бирү программасы да гамәлдә. Читтән күченеп килгән Татарстан белгечләрен больница администрациясе торак белән тәэмин итә, ә яшь белгечләр бары тик торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен генә түли.
– Дәүләт медицина учреждениесендә эшли башлаучылар өчен эшнең беренче өч елында ай саен хезмәт хакына өстәмә түләү каралган. Бу хуҗалык ихтыяҗларына бер тапкыр бирелә торган түләү, – дип ассызыклыйлар министрлыкта.
АЛАР ДА ПЛАН ҮТИ
Медицина оешмасы да үз бюджетын «план» үтәп тулыландыра. Күпләр өчен бу яңалык булыр, әмма медицина оешмасының керем дәрәҗәсе турыдан-туры планның үтәлешенә бәйле: мәсәлән, ятакка салу планын үтәгәндә, иминият компаниясе больницага тиешле сумманы түли. Әгәр план үтәлмәсә, иминият хезмәте азрак акча түләячәк, шул чакта больницада эшләүчеләрнең хезмәт хакы да азрак булачак.
– Күп чакта план үтәлми. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын киметәләр, алар эштән китә һәм планны тормышка ашыру өчен больница мөмкинлекләре тагын да кими. Бу – ябык түгәрәк, – ди Андрей Коновал.
Табибларның хезмәт хакын еш кына «оклад» түгел, ә стимуллаштыручы түләүләр тәшкил итә. Болар – стаж, эш интенсивлыгы, төнге дежурлык һәм башкаларга бәйле. Шуңа да ковид чорында табиблар көн-төн эшләп, хезмәт хакларының чагыштырмача артуын сизгән иде.
– Медицина персоналы һәм табибларның гомуми саны ел саен кими. Ковид елларында бераз уңай динамика күзәтелде, ләкин 2021нче елда ул кабат минуска китте. Әгәр кешеләр медицина тармагыннан кача икән, димәк, аларга эш шартлары ошамый. Аеруча хезмәт хакы күләменнән канәгать түгелләр, моны яшерергә кирәкми. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бездә 25 мең табиб җитми, ди. Бу – ялган. Чын саннар күпкә югарырак, – дип сөйләде белгеч – Андрей Коновал.
Кадрлар кытлыгы Русиякүләм дәрәҗәдә күзәтелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларга ярдәмнәр турында сөйләсә дә, ни кызганыч, аларның күбесе тиешле дәрәҗәдә күрсәтелми. Моның ачык мисаллары бар. Әйтик, 2022нче ел ахырында Владимир өлкәсендә ашыгыч ярдәм фельдшерлары 11,8 мең сум стимуллаштыручы түләүләр алган, ә гыйнвар аенда коры хезмәт хакын гына кесәсенә салып куйган. Шул ук вакытта ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы барлык өстәмәләрне исәпкә алып санаганда, 35 мең сум тәшкил итәргә тиеш.
Удмуртиядә ашыгыч ярдәм фельдшерлары июльдән аена 30 мең сум урынына 20 мең сум хезмәт хакы ала башлаган. План үтәлмәү сәбәпле, стимуллаштыру түләүләрен киметкәннәр.
Екатеринбургның 24нче больницасында берьюлы берничә бүлекчә хезмәткәренең стимуллаштыручы түләүләре 30 процентка киметелә – ул хезмәт хакының яртысын диярлек тәшкил итә.
Август ахырында Новосибирскида ашыгыч ярдәм бүлеге табиблары күпләп эштән китә башлады. 160 кеше урынына хәзер анда нибары 70 персонал эшли. Шәһәр халкы ашыгыч ярдәм килүен 12 сәгать көтә, кайбер чакыруларга бөтенләй колак салынмый. Медицина хезмәткәрләренең күпләп эштән китүе шулай ук хезмәт хакының кимүенә бәйле.
Эксперт Андрей Коновал фикеренчә, медицина хезмәткәрләренең эштән китү очраклары артачак кына. Бу, әлбәттә, илдә сәламәтлек саклау өлкәсенең тиешле дәрәҗәдә финансланмаган булуына бәйле. Ярдәмнәр бар, диярсез. Ләкин ул ярдәмнәр медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен генә билгеләнгән. Кайбер очракта сүздә генә әйтелә.
– Беренче квартал йомгаклары буенча, «Путин түләүләрен» 700-800 мең медицина хезмәткәре алган. Ләкин бу – бик аз сан, чөнки ил буенча медицина хезмәткәрләренең гомуми саны – 2,15 миллион кеше. Һәм без монда бары тик медицина хезмәткәрләрен генә саныйбыз. Ә монда шоферлар яки больницада эшләүче башка персоналны да кушсак?.. Ә бит алар да шул өлкәне тотып торучылар. Бер-берсеннән башка эшли алмыйлар, – ди эксперт.
Проблеманы хәл итү юлы бар һәм аны һәркем яхшы аңлый: акча кирәк. Күп кирәк. Өстәвенә, хезмәт хакларын көйләүнең бердәм кагыйдәләре, компенсация түләүләрен формалаштыруның төгәл, бертөрле кануны булган бердәм хокукый көйләү системасы булдырырга. Хәзерге сәламәтлек саклау өлкәсе мондый системаны эшләр иде, ләкин моның өчен кабат акча кирәк...
КАЗАННЫ НӘРСӘ КӨТӘ?
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, башкалада тотрыклы хезмәт хакы саклана. Кадрлар кытлыгы да бары тик шоферлар арасында гына күзәтелә икән.
Ә Казанның 7нче больницасы табиб-гинекологы Римма Сәлахова кадрлар кытлыгын билгеләп үтә, әмма шул ук вакытта әлеге медицина учреждениесендә планны арттырып үтәү дә бар, дип белдерә.
– Бездә план арттырылып үтәлә, чөнки безгә килүчеләр күп. Сез, мөгаен, үзегез беләсездер, барысы да безгә эләгергә омтыла: дәваланырга, операция ясарга, табибка язылырга. Шуңа күрә бездә пациентлар агымы бик зур һәм план белән проблемалар юк, – дип сөйли ул.
Планны арттырып үтәү сәбәпле, монда хезмәткәрләргә күбрәк түләнә. Ләкин шулай да урта медицина персоналын да исәпкә алырга кирәк, чөнки алар өчен өстәмә түләүләр каралмаган һәм хезмәт хаклары да аерыла. Табиб сүзләренчә, күп нәрсә больница җитәкчелегенә бәйле. Анда эшләүчеләр керем һәм чыгымнарны грамоталы рәвештә бүлә белергә тиеш.
БУ ТЕМАГА
«Реальное время»: Депутатларны табибларның күпләп эштән китүләре куркыта. Мисал өчен, узган ел 1352 табиб һәм 3559 шәфкать туташы эшкә алынган, ә 1515 табиб һәм 3963 шәфкать туташы эштән киткән.
– Безгә табиблар җитмәве турында күп шикаятьләр килә, больницаларда озын чиратлар саклана. Авырулар айлар буе табиб-белгечләрнең кабул итүен көтәләр. Татарстан районнарында тар белгечләр җитмәү проблемасы әле дә кала. Әгәр без амбулатор-поликлиника звеносын алсак, бу күбрәк лор, психиатр, дерматовенеролог кебек тар белгечләргә кагыла. Районнарда стационар звенода һәрвакыт анестезиолог-реаниматологларга ихтыяҗ булган, бар һәм шулай булып кала, – дип сөйләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, участок терапевтларына һәм педиатрларга ихтыяҗ булган берничә район бар. Әмма шул ук вакытта яхшы комплектланган районнар да юк түгел.
«Известия»: Кызганыч, тик соңгы елларда табиб һөнәре безнең илдә элиталы һөнәр булудан туктады. Медицина вузларына конкурслар зур булса да, аны тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге больницага эшкә урнашудан баш тарта. Төп сәбәп – хезмәт хакларының түбән дәрәҗәдә булуы.
Бүген Русиядә 1 мең кешегә – 3,8 табиб туры килә. Бу Германиядәгедән 13 процентка кимрәк. Өстәвенә, Русиядә авыручылар саны күбрәк, димәк, бер табибка күбрәк йөкләнеш туры килә.
Илдә табибларның гомуми саны 550 мең кеше дип бәяләнә. Ел саен Русия медицина вузлары «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 50-55 меңгә якын яңа белгеч чыгара. Бу сан тармак хезмәткәрләренең табигый кимүен каплар өчен генә түгел, ә үсеш бирер өчен дә җитәрлек. Әмма табиблар бик аз.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2022нче ел ахырына Русиядә 50 меңгә якын табиб вакансиясе ачык булып калган. Камчаткада иң кискен хәл – анда югары һәм урта медицина персоналы җитмәү 20 процент тәшкил итә. Икенче урында – Смоленск өлкәсе (18 процент), өченчедә – Псков өлкәсе (16 процент).
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии