«Таҗлы» булдым, ләкин рәсми статистикага эләкмәдем

Коронавирусның нәрсә икәнен ишетеп-укып кына түгел, практикада да беләм хәзер. Сентябрь ахырында мин дә «таҗлы» булып куйдым. Дөрес, көн дә игълан ителә торган статистикага эләкмәдем, рәсми саннарны бозмый гына авырдым. Ул статистикага эләгүләре җиңел түгел икән.

Таҗлы вирус турында гыйнвардан бирле язабыз, авырып терелгән кешеләр һәм белгечләр белән сөйләшәбез, чит илләрдәге вазгыятьне дә күзәтеп барабыз. Кыскасы, вирус турында барысын да беләбез, аны «очратсак», ялгышмыйча танырбыз кебек. Ләкин авырый башлагач, иң башта «миндә коронавирус, ахрысы» дип түгел, гадәти ОРВИ яки грипп дип уйлыйсың. Һәм күпләр чын коронавирусны да шулай дип үткәреп җибәрә. Кешеләрнең болай уйлавында илдә алып барыла торган сәясәтнең роле бик зур.

БУ ЧИР ОРГАНИЗМГА ТАНЫШ ТҮГЕЛ ИДЕ

Минем авыру кисәк башланды – беренче шик шунда туды. Әйтик, ОРВИ булганда, башта тамак авырта башлый, аннары шул температура бирә, томау төшә торган иде. Табиб булмасаң да, үз организмыңны таныйсың, нинди чир вакытында үзен ничек тотуын беләсең бит. Бу юлы организмның үз-үзен тотышы миңа таныш түгел иде. Кичтән бернәрсә юк иде, хәлсезлек тә сизелмәде, ә иртән инде авырып уяндым. Температура югары. Баш, күзләр авырта, бөтен тән, буыннар сызлый, бер грамм хәл юк. Салкын тигәндәге кебек тамак авыртмый, томау да төшмәгән. Әзрәк ютәл бар, йөткергәндә күкрәк читлеге авыртып куя. Баш миенең бер өлеше коронавирус ихтималлыгы турында уйласа да, калган өлеше ышанырга теләми, ОРВИдыр дип тынычландырырга тырыша. Шулай да, нәрсә икәнен белеп булмый, дип, бу көнне урамга чыкмадым, планлаштырылган очрашуларны да кичектердем.

Бер-ике көн шулай үтте. Парацетамол температураны төшермәде, сезонлы салкын тию вакытында эчә торган дарулар да, үлән чәйләре дә булышмады, хәл яхшырырга уйламады. Дөрес, ютәл дә, күкрәк читлеге авырту да икенче көнгә үк диярлек бетте. Иң яманы – баш һәм күз авырту, үтә хәлсезлек. Табибка мөрәҗәгать итәргә дә шушы билгеләр этәргеч бирде.

Мин Казанда бер поликлиникага да беркетелмәгән, шуңа күрә дәүләт поликлиникасына барсам, теркәлү, чират тору, табибка күренү – барысы бергә бик озакка сузыласын чамалыйм. Алай озаклап утырырга хәл юк. Өстәвенә, әгәр миндә коронавирус булса, анда барып, фәлән сәгать чиратта торып, башка кешеләргә йоктырып та йөрисем килми. Өйгә «ашыгыч ярдәм» чакыртырга була, әлбәттә. Ләкин «ашыгыч ярдәм»нәр болай да җитешми, кешеләр бик озак көтәбез дип зарлана. Аны көтеп, кул кушырып утырасым килмәде. Шуңа да түләүле клиникага мөрәҗәгать иттем. Әле анысына эләгү дә җиңел түгел. ОРВИ билгеләре, ягъни температура, ютәл, томау булса, бер түләүле клиникада да кабул итмиләр, хәтта тест та ясамыйлар – коронавирус белән бергә Русиягә шундый яңа кагыйдә дә «килде». Ә бит кеше нәкъ менә авырый башлагач больницага бара. Тестны да авырган вакытта ясатасы килә. Бер-ике көн өйдә дәваланып ятканнан соң чир узса, тест ясату турында уйламыйсың да, кирәксенмисең дә. Дөрес, бу кагыйдәне уйлап чыгаручыларны да аңларга була үзе. Коронавирус була калса, урамга чыгып йөрмәскә, өйдә утырырга кирәк. Өйдән чыксаң, вирус таратып йөрүең ихтимал. Ләкин бу система эшләсен өчен, илдә җитәрлек «ашыгыч ярдәм» машиналары, һичьюгы чакырту буенча өйгә йөри торган табиблар җитәрлек булырга тиештер. Ә бездә «ашыгыч ярдәм»не берничә көн көтү очраклары да билгеле. Табиблар үзләре үк «ашыгыч ярдәм көтеп тормагыз, бара алсагыз, больницага үзегез барыгыз» дип тора. Ә система «авыртсаң, өйдән чыкма» ди. Менә шундый парадокс. Мин дә шушы система чоңгылына эләгерменме дип курыккан идем. Ярый әле бер түләүле клиникада танышым эшли. Шуның аша аларда эшләүче терапевт белән хәбәрләштем. Телефоннан сөйләшкәндә үк табибка температурам барлыгын әйттем. Бу вакытта ютәл беткән иде. Бәхеткә, табиб кабул итәргә ризалашты. Әлбәттә инде, клиникага бөтен саклык чараларын күреп бардым, башкаларның сәламәтлеген куркыныч астына куймадым. Вирус сулыш-тын юллары аша күчә, шуңа күрә авыручы кешенең битлек киеп йөрүе аеруча мөһим. Клиника өй янында гына иде, шуңа күрә транспортка да утырмадым, бер кеше белән дә контактка кермәдем, бер җиргә тотынмадым да. Табиб та мине караганнан соң бөтен нәрсәне дезинфекцияләде. Шунлыктан «берәр кешегә вирус йоктырмаммы?» дигән уй борчымады.

Авыру билгеләрен санап күрсәтүгә, терапевт «коронавирус» диде. Коронавируслы бер авыруым бар, анда да нәкъ синдәге билгеләр, ди. Ис һәм тәм тоюым да бернәрсәне аңлатмый – алар соңрак юкка чыга ала икән. Күкрәкне тыңлады, чиста диде. «Ләкин COVID-19 – бик агрессив вирус. Менә хәзер үпкәң чиста булырга, ә бер сәгатьтән үпкәдә ялкынсыну башланырга мөмкин. Үпкәгә бик тиз төшә», – дип «тынычландырды» табиб. Коронавируска тест биримме, компьютер томографиясе узыйммы, дигәнгә: «Тестны акчаң күп булса гына бир. 90 процент ышаныч белән әйтәм, «вирус юк» дип язып бирәчәкләр. Чөнки приказ шундый. Томография дә арзан түгел, сулыш алуы кыенлашса, күкрәк читлегең авыртса гына барырсың, мәҗбүр итә алмыйм», – диде һәм, кичекмәстән дәвалана башла, дип, коронавирустан дарулар язып бирде. Роспотребнадзорның, коронавируслы авыруларны дәвалаганда кулланырга, дип больницаларга тараткан беркетмәсендә күрсәтелгән антибиотиклар һәм витаминнар иде ул.

«ШИКЛЕ» НӘТИҖӘ ШИК ТУДЫРДЫ

Табиб язып биргән даруларны эчә башладым. Ләкин кулда тест нәтиҗәсе булмагач, рәсми рәвештә «таҗлы» булып саналмыйм. Иркенләп урамга чыга, кешеләр белән күрешә, димәк, вирус таратып йөри алам дигән сүз. Икенчедән, табибның, үзләре шушы чир белән чирләгән кешеләрнең «синдә коронавирус» дигән сүзе булса да, тест ясалмагач, бик ышанып та бетәсе килми. Шуңа тест ясатырга уйладым. Башта бушлай тест ясату җаен белешергә булдым. Беренче вариант – өйгә «ашыгыч ярдәм» чакырту, аннары терапевтның тест ясатырга юллама бирүенә ирешү (әле бирәме, юкмы?). Ул вариантны читкә куеп торуымны яздым инде. Тагын нинди юллары бар икән, дип белешергә кирәк иде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе яз көне үк «кайнар элемтә» номеры ачкан иде, аны газетабызда да берничә тапкыр яздык. Тик «кайнар элемтә» «суынган» булып чыкты, күпме генә шалтыратсам да, 8-800-222-59-00 номерына җавап бирүче булмады. Юкса Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтларында һаман шушы номер тора. «Икенче дулкын» дибез, коронавирус белән авыручылар арта, дибез, ә халыкны борчыган сорауларга җавап бирергә тиешле «кайнар элемтә» эшләми.

Аның каравы федераль «кайнар элемтә»гә шалтыраткач бик тиз җавап бирделәр (8-800-2000-112). Трубканы алган диспетчер кызга хәлне аңлатып бирдем. «Үзегез беркетелгән поликлиникада бушлай тест ясатып була. Ләкин сез «прописка» буенча яшәмим дисез. Бу очракта үзегез яшәгән җиргә иң якын урнашкан поликлиникаларга шалтыратып, «сезгә беркетелмәгән булсам да, бушлай тест ясата аламмы?» дип белешә аласыз. Шундый төбәкләр бар: әгәр поликлиникага беркетелмәгән булсаң, тест ясамыйлар. Ә кайбер төбәкләрдә ясыйлар. Тик моның өчен терапевтны өйгә чакыртырга кирәк. Бер тапкыр булса да өйгә килеп китеп, тест ясатырга юллама бирсә, лаборант өегезгә килеп тамактан һәм борыннан мазок ала. Дөрес, поликлиникаларга тестлар анда беркетелгән кеше санына карап бирелә. Тест җитми дисәләр, сезне кабул да итмәскә мөмкиннәр», – дип аңлатты ул. «Бөтен муниципаль поликлиникаларда да тест ясыйлар», – дип кат-кат кабатлады.

Якын-тирәдәге поликлиникаларга да, больницаларга да шалтыратып чыктым. Кайберсендә «бездә тест ясамыйлар» диделәр, кайберсендә аларга беркетелмәгән булуымны белгәч, «юк» дип җавап бирделәр. Республика инфекция больницасына да шалтыраттым. «Иртәнге 7:00дән 19:00га хәтле килергә була. Алдан языласы түгел, урында чират торасы. 1850 сум», – дип җавап бирделәр телефоннан. Шул ук көнне ике таныш кыз белән сөйләштек. «Әле генә инфекция больницасыннан әрнеп елап кайттым. 39 температура белән 5 сәгать чиратта утырып, мазок бирдем», – дип язды берсе. 17 яшьлек икенче кызны да елатканнар. Анализ бирергә дип инфекция больницасына баргач: «Без «прописка»сы Совет районында булганнарны гына кабул итәбез», – дип, РКБга җибәргәннәр. РКБда «без анализ алмыйбыз» дигәннәр. Ярты көн тилмереп йөри торгач, 18нче больницага барып чыккан кыз, шунда беркетелгән, шуннан соң гына мазок тапшыра алган. Болай итеп «квест» узып йөрергә теләк тә, хәл дә юк иде. Әлбәттә, журналист тикшерүе ясап, Казандагы бөтен больницаларга шалтыратуны дәвам итәргә булыр иде. Ләкин монда сүз сәламәтлек турында бара бит. Шуңа күрә мин беренче чиратта сәламәтлекне кайгыртырга булдым. Бушлай тест турында онытып, түләүлесен эзли башладым.

Казанда 20ләп клиникада коронавируска тест ясатып була. Әмма күбесендә чират булып чыкты. Кайсында чират бер атна, кайсында – 10 көн. Иң якын буш вакыты булган бер клиниканы табып, тест бирергә язылдым. Дарулар эчә торгач, тест тапшырасы көнне температурам вакытлыча төшкән иде. Йөткермим дә, томау да юк, ягъни авырту билгеләре күзгә күренеп тормый. Хәер, бу клиникада «авырту билгеләре булса, кабул итмәскә» дигән кагыйдәгә күз йомганнар, күрәсең. Контактсыз градусник белән температураны үлчәүче дә булмады. Бәясе 1700 сум дип язылган булса да, 2000 сумга төште – мазокны алу аерым бәягә керә икән. Кеше башын бутап, шулай аерым бәя куйганнар, бу хакта алдан кисәтмиләр дә. Регистратурада утырган кыз миңа килешү кәгазен имзалаткач, су астында йөзгәндә кия торган кебек күзлеген, перчаткаларын киде дә, бер бүлмәгә алып кереп борыннан һәм тамактан мазок алды. Утырырга да тәкъдим итмәде, бүлмә ишеге төбендә басып торган килеш кенә алды. Аны алай вакыт әрәм итеп, бүлмәгә алып кереп торасы да түгел иде инде алай булгач, шунда регистратура өстәле янында гына аласы иде. Мин саубуллашып чыгып киттем, «два в одном» кыз, күзлеген салып, миннән соң килгән кешеләрне теркәп калды. «Төркиядән кайттык, экспресс-тест бирәсе идек», – дигәннәрен ишеттем.

Тестның нәтиҗәсе икенче көнне үк электрон почтама килде. «Шикле» диелгән. Бу нәрсә дигәнне аңлата, дип шалтыратып сорадым. «Шикле нәтиҗә биргән тестларны кабат тикшерү өчен Роспотребнадзорга юллыйбыз. Анысы берәр атнасыз әзер булмый әле. Ләкин 99 процент очракта «вирус табылмады» дип килә, белеп торыгыз», – дип аңлаттылар мин тест ясаткан клиникада. Бу «шикле» нәтиҗә мин тагын бер шик тудырды.

ТОМОГРАФИЯГӘ ЫШАНЫРГАМЫ, СТАТИСТИКАГАМЫ?

Тестларга ышаныч юк – моны терапевт та, тест ясаган клиникадагы оператор да әйтте, коронавирус белән авырып терелгән кешеләрдән дә ишеттем. Мантыйкны эшкә җигеп, уйлап карасаң да була: менә хәзерге вакытта мин белгән 7 кешедә генә дә коронавирус, бөтен билгеләре туры килә, вирус үпкәләренә төшкән, берсе хәтта шактый авыр хәлдә – үпкәсе 75 процентка зарарланган. Ләкин барысының да тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән, ягъни анализларында COVID-19 табылмаган. Димәк, берсе дә рәсми статистикага кермәгән дигән сүз.

Роспотребнадзорның анализларымны кабат тикшереп җибәргәнен көткән арада, үпкәне компьютер томографиясендә тикшертергә булдым. Анысы ышанычлырак булыр, дидем. Бу вакытта кабат йөткерә башлаган идем, ютәлләгәндә, ятканда сулыш алу юллары турысында авырту билгеләре дә барлыкка килде. Өстәвенә, тәм дә тоймый башладым. Тоз, борыч тәмнәре генә җиңелчә тоемлана. Температура төште, ләкин 37ләр тирәсендә тирбәлә иде.

Томография санаулы клиникаларда гына бар. Өч-дүрт көн чират көтәргә туры килде. Иң якын буш вакыт иртәнге сәгать 4:40ка иде – шуңа язылдым. Мин барган вакытта гына да 10лап кеше үпкәсен томографиягә төшертергә килде. Мин терапевт кушуы буенча килдем дидем, калган 9 кеше «үзебез килдек» дип җавап бирде.

Нәтиҗәсе шул ук көнне билгеле булды: вирус ике үпкәгә дә төшкән, җиңелчә дәрәҗәдәге вируслы пневмония, диелгән. Нәрсә икәне болай да аңлашылса да, томография беркетмәсен терапевтка да, бер таныш медикка да юлладым. «Сездә бернинди коронавирус та юк, «внебольничная пневмония» гына», – дип диагноз куеп кайтара торган медиклар рәтеннән булып чыкмады болар, икесе дә: «Синдә коронавирус, кабул ит инде шуны!» дип язды. Терапевт тагын да көчлерәк антибиотик билгеләде (һаман да шул Роспотребнадзор язып җибәргән исемлектәге дару). Үпкә зарарлануы 30 проценттан артмаса, өйдә дәваланырга дигән күрсәтмә бар, шуңа миңа да өйдә дәваланырга кушты.

Ләкин шунысы бар: томография нәтиҗәсе рәсми статистикага кертелми. Үпкәң 80 процентка зарарланган булса да, тест нәтиҗәсе тискәре дип килсә, коронавируслы саналмыйсың. Ә аның күпчелек очракта тискәре дип язылуын, шундый приказ барлыгын медиклар үзләре үк әйтеп тора. Тест тискәре булгач, вирус юк, дип санала, рәхәтләнеп урамда, транспортта, кибеттә йөри, коронавирусны уңга-сулга тарата аласың, дигән сүз. Нәкъ бер атнадан миңа да кабат тикшерелгән анализларның нәтиҗәсе килде: тискәре. Шулай булгач, минем белән элемтәгә керүче дә булмады. Ике атна булса да өеңдә утырып тор, дип тә шалтыратмадылар. Теләгән җиремә барып йөри ала идем ягъни. Алай эшләмәдем, әлбәттә. Рәсми статистикага кермәсәм дә, менә инде берничә атна үзизоляциядә утырам – социаль җаваплылык хисе шулай куша.

Статистикага кертмәүләре кәефне төшермәде үзе. Безнең илдә статистиканың ничек ясалганын тагын бер тапкыр дәлилләде генә. Рәсми мәгълүмат чаралары язуынча, Татарстанда коронавируска көн саен 4500-5000 тирәсе тест ясала (апрель аена булган мәгълүмат). Шуның 30-35е генә уңай нәтиҗә бирә. Минем таныш 7 кеше, мәсәлән, ул 35 эченә кермәгән, гәрчә барысы да, үзен коронавирус белән авырый, дип саный, берсе бөтенләй ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Сезнең танышлар арасында да статистикага керми генә авыручылар бардыр ул. Әле болары – авыру билгеләре күзгә ташланып торганнары гына. Коронавирусны бернинди билгеләрсез генә үткәрүчеләр дә җитәрлек. Шулай булгач, көн саен 30-35 кешедә генә COVID-19 табылуы бер дә ышандырмый.

Статистика – сәяси уен. Аны ничек кирәк, шулай ясау сәясәт өчен файдалы. Халыкта паника башланмасын өчен дә тезгенләп тота торганнардыр, ул паника һаман да шул сәясәткә, икътисадка зыян салачак бит. Ләкин дөрес саннарны, чирнең чын масштабын белсә, кешеләр дә уйлана башлар, саклану чараларын куллануның никадәр кирәклеген аңлар иде. Хәзерге кебек битлекләрне ияктә йөртүчеләр дә кимер, социаль җаваплылык барлыкка килер иде, бәлки. Медикларның да күз алдында чын картина булыр, көрәш ысулларын шуңа карап билгеләрләр иде. Ялган мәгълүмат белән билгесезлектә яшәгәнче, никадәр куркыныч булса да, дөрес мәгълүматны белеп яшәве яхшырак. Мине дәвалаучы терапевт әйтмешли, паникага бирелүдән файда юк, сакланырга һәм дәваланырга кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии