Русияне коткару өчен… күбрәк эчик, җәмәгать!

Русияне коткару өчен… күбрәк эчик, җәмәгать!

«Санкцияләр безне куркытмый!» – дип кычкыра Русия хакимияте һәм, санкциянең зыянын киметү өчен, ашыгыч рәвештә чаралар күрә башлый. Әнә тагын бер шундый «чара» күрергә җыеналар: сыраны төнлә дә сатарга рөхсәт бирмәкчеләр.

Сыраның бөтен төрлесен дә түгел – әлүмин банкадагысын гына. Бу тәкъдимне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кертте. Шул рәвешле берьюлы өч куянның койрыгын тотмакчылар: беренчедән, Русиянең алюминий хуҗасы олигарх Олег Дерипасканың бизнесын коткармакчылар – аның алюминий заводы «Русал» чит илләр керткән санкция корбаны булды, шунлыктан җитештерү дә бермә-бер кимеде бит. Бөтенләй банкротлыкка чыкмасын өчен, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Икенчедән, сыраны төнлә дә сатарга рөхсәт итсәң, бюджетка да аз-маз файдасы булмасмы, диләр. Өченчедән, халык турында да уйлыйлар. Күпме була инде төнлә эчми яшәп?! Рәхәтләнеп эчсеннәр, дип уйлагандыр бу изге тәкъдимне кертүчеләр. Түлке әлүмин банкада булсын!

ӘЛҮМИН ӨЧЕН… КҮТӘРЕП КУЙЫЙК!

Закон буенча, хәзерге вакытта Русиядә 23:00 сәгатьтән иртәнге 8гә хәтле алкогольле эчемлекләр сату тыела. Мондый закон 2013нче елда кабул ителде. Алкогольле эчемлек дигәндә, составында этанол 0,5 процент һәм аннан күбрәк булган барлык эчемлекләр – сыра, сидр, медовуха һәм башкалар – күздә тотыла. Спиртлы эчемлекләр сату вакытын һәр төбәк үзе теләгәнчә озынайта да ала. Мәсәлән, Татарстанда 22:00 сәгатьтән алып, иртәнге 10га хәтле спиртлы эчемлекләр сату тыела. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә гомуми карарда язылганча – 23:00 сәгатьтән иртәнге 8гә хәтле алкоголь сатып алып булмый. Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 22:00 сәгатьтә алкоголь сату туктатыла һәм иртәнге 11дән генә сатарга рөхсәт ителә. Алтай крае, Иркутск өлкәсендә кичке 9дан иртәнге 9га хәтле сату тыела. Мурманск өлкәсендә спиртлы эчемлекләр сату кичке 9да туктатыла да икенче көнне көндезге 11дә генә сата башларга ярый. Ульяновск өлкәсендә алкоголь сату кичке 8дә үк туктатыла, аның каравы иртән 8дә үк ала башларга ярый. Ә ял көннәрендә анда спиртлы эчемлекләр сату бөтенләй тыелган. Күрше Башкортстан 23:00 сәгатьтә сатуны туктата да иртәнге 8дән сата да башлый – Мәскәү абзый үрнәге буенча. Чечняда исә тәүлегенә ике генә сәгать – иртәнге 8дән 10:00га хәтле генә спиртлы эчемлек сатып алып була. Һәрхәлдә, җирле закон буенча шулай. «Идән асты»ннан, бәлки, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да сатып алып була торгандыр.

Моннан тыш Законда алкоголь сату бөтенләй тыела торган көннәр турында да әйтелгән. Болар – 25нче май (Соңгы кыңгырау), 1нче июнь (Балаларны яклау көне), 12нче июнь (Русия көне), 27нче июнь (Яшьләр көне), 1нче сентябрь (Белем бәйрәме), 11нче сентябрь (Халыкара аеклык көне). Ләкин минем бу көннәрдә алкоголь сатмый торуларын күргәнем юк. Ә нәкъ менә шушы көннәрдә сатканнарын, Соңгы кыңгырауда сыра тотып йөргән балаларны, 12нче июньне аракы белән юып бәйрәм итүчеләрне күргән бар. Анысын да һәр төбәк үзе хәл иткән булса гына.

Кыскасы, һәр төбәкнең үз законы иде. Ә менә хәзер төнлә дә сатарга рөхсәт итмәкчеләр. Ләкин моңа һич тә тискәре карарга кирәкми. Илнең бердәнбер әлүмин заводын күрәләтә торып үтереп булмый бит. Төнлә сыра сатып кына завод мантый алмас анысы. Шуңа күрә башка коткару чараларын да күрәләр. Төзелеш министрлыгы торак йортларда кабат алюминий чыбыклар сузарга рөхсәт бирде инде (янгын куркынычсызлыгы сәбәпле, андый чыбыклар берара тыелган иде. – Авт.). Әле тагын «бөтен кеше дә әлүмин кашыктан ашасын» дигән закон да кабул итәргә мөмкин. Заводка эш була да була инде шундый закон чыкса.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «сыраны төнлә дә сатарга рөхсәт бирергә кирәк» дигән тәкъдименә иң сөенгән кешеләрнең беренчесе Дерипаска булса, икенчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булгандыр, мөгаен. Футбол буенча Дөнья чемпионаты турында сөйләшергә җыелгач, Русия Президенты Владимир Путиннан стадионнарга сыра сатуны кайтаруны сораган иде ул. Янәсе табышы күп булачак. Чемпионат вакытында Татарстан сыра сатудан 89 миллион сум акча эшләгән. Төнлә дә сата башласалар, тагын ничә миллионга баербыз икән?

«СИН МИНЕ УВАЖАЕШЬМЫ»?

Гомумән, соңгы вакытта яңгыраган тәкъдимнәргә караганда, Русияне коткарса шул алкоголь генә коткарачак икән, дигән фикергә киләсең. Октябрь башында вице-премьер Дмитрий Козакның хөкүмәт чиновниклары белән очрашуы вакытында «ягулык салу станцияләренә алкоголь сату хокукы бирергә кирәк» дигән тәкъдим яңгырады. «Новая газета» язуынча, «заправкалар»да исерткеч эчемлекләр сату 2011нче елда тыелган булган. Мантыйк буенча дөрес тә: ягулык салу станциясенә машина йөртүчеләр керә бит, ә алар рульдә бара, ә рульгә салмыш килеш утырырга ярамый. Шулай булгач, ник кирәк ул заправкада алкоголь сату? Сатуда булса, күз төшми калмый бит. Ләкин дәүләт вәкилләре башкача уйлый: җирле җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, алкоголь продукциясен сатарга булышырга кирәк. Әлеге дә баягы бюджетны да кайгырталар: бераз булса да тамып куймасмы шунда…

Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә үз акылында – бу тәкъдимне кискен тәнкыйтьләп чыкты. Наркология милли фәнни үзәге башлыгы Татьяна Клименко «Российская газета»га биргән интервьюсында: «Заправкада спиртлы эчемлекләр сата башлау психологик иллюзия барлыкка китерәчәк: кеше, әһә, сатыла икән – димәк, ярый, бер шешә генә эчкәннән әллә ни зыян булмас, дип уйлый башлаячак», – дип, барлык медикларның ни өчен бу тәкъдимгә каршы булуын аңлатып күрсәтте. Гомумән, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкогольле эчемлекне 21 яше тулганнарга гына сатарга рөхсәт итү яклы, бу тәкъдимне инде ничә тапкыр күтәреп чыктылар (хәзерге вакытта алкогольне 18 яше тулган бөтен кеше дә алырга хокуклы. – Авт.). Ләкин бу тәкъдим үтми әле. Аның каравы «заправкада алкоголь сата башларга кирәк» дигәнен чиновниклар дәррәү күтәреп алды әнә.

Болай дәвам итсә, Сәламәтлек саклау министрлыгы да хәзерге позициясеннән чигенеп куймагае. «Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны хөрмәт итми һәм сәясәткә тыгыла» дигән гаепләүләр яңгырый башлады инде алар тарафына. Ни хикмәт, безнең илдә эчү белән бәйле һәр сүз «син мине уважаешьмы?» дигән сорауга барып төртелә шул. «Не уважаю» дип әйтеп кара! Алай әйтүнең ни белән бетәсен чамалаучылар тизрәк стаканны күтәреп куярга ашыга. Бәласеннән баш-аяк. Сәламәтлек саклау министрлыгы да шулай эшләмәгәе, дим. Өстәвенә, гаепләүнең икенче өлеше дә бар бит әле: «сәясәткә тыгылалар» янәсе, ягъни бюджетны баетуга аяк чалмакчылар. Ә бездә «сәясәткә тыкшыну» дигән сүз «син мине уважаешьмы?»дан да хәтәррәк яңгырый, үзегез беләсез…

Федераль һәм төбәкләрдәге алкоголь базарын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз сүзләре буенча, бүген Русия алкоголь базарында 10,5-11 млрд литр алкогольле продукция әйләнештә йөри, шуның 8 миллиарды – сыра

Русиядә ел саен 90 меңнән алып, 100 меңгә кадәр кеше эчкечелектән үлә. Шуларның 10 меңе – турыдан-туры эчеп үлүчеләр, 35 меңгә якыны – сыйфатсыз алкоголь белән агуланучылар. Ә 100 меңнең 25 меңе – исерек килеш руль артына утырып, юл һәлакәтендә үлүчеләр. Тагын 25 меңгә якын кешенең гомерен исерек җинаятьчеләр өзә

ТАРИХ

Русиядә эчкечелекнең кайчан барлыкка килүен төгәл генә әйтеп булмый. Ләкин, тарихчылар һәм әдәбиятчылар әйтүенчә, моннан мең ел элек язылган әсәрләрдә инде исерткеч эчемлекләр телгә алынган. Димәк, ул заманда ук эчкәннәр.

Шәраб турында беренче тапкыр ХV гасыр язмаларында телгә алынган. Бу инде әче бал яки виноград суы гына түгел, махсус рәвештә әзерләнгән алкогольле эчемлек, халык теле белән әйтсәк – көмешкә. 1448нче елгы тарихи чыганаклардан күренгәнчә, ул вакытта инде Русия халкы арыштан спирт ясый белгән. Ә 1533нче елда Явыз Иван фәрманы буенча Мәскәүдә беренче кабак (яшелчә түгел, исерткеч эчемлекләр сата торган кабак турында сүз бара) ачылган. «Патша кабагы» дип йөрткәннәр аны. Шулай да халык көн саен эчә алмаган. Гади халыкка Раштуа, Дмитрий шимбәсе һәм Изге атнада гына эчәргә рөхсәт ителгән. Калган көннәрдә исерек килеш күренсәң, тукмап ташларга, хәтта төрмәгә ябарга да күп сорап тормаганнар.

1652нче елда патша Алексей Михайлович (аңа патриарх Никонның сүзе үтми калмагандыр) исерткеч эчемлекләр сата торган җирләрне киметү турында указ чыгара. Шулай ук исерткеч эчемлек сатарга ярамый торган көннәрне дә билгели – елына 180 көн килеп чыга. Бу указга карап кына кабаклар саны әллә ни кимеми. Реформатор Петр I заманында исә эчүчеләр тагын да арта.

Беренче тапкыр «коры закон»ны 1914нче елда Николай II кертеп карый. Беренче бөтендөнья сугышы еллары бу. Патша спиртлы эчемлекләр сатуны тыя. Статистика күрсәткәнчә, алкоголь куллану бер ел эчендә 24 тапкырга кими. «Коры закон» 1925нче елда гамәлдән чыгарыла.

Совет заманында идән астында самогон куу белән көрәш башлана. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләрне сатарга рөхсәт бирәләр. Идән астында сатып ятканчы, кибеттә сатылсын – дәүләт казнасына файда булсын, диләр. Бөек Ватан сугышы елларында аракы кыюлык өчен дип бирелсә, сугыштан соңгы елларда кайгыны җиңеләйтү чарасы булып тора. 1970нче еллар азагына СССРда исерткеч эчемлекләр куллану рекордлы дәрәҗәгә җитә.

Икенче «коры закон» Горбачев идарә иткән чорда – 1985-1987нче елларда була. Анысының ничек булып беткәнен үзегез дә хәтерлисез инде: аракыга сусаган халык идән астында самогон кайната, ялган аракы эчә башлый, бюджетта «тишек» барлыкка килә. Нәтиҗәдә, 1988нче елда алкоголь реформасына нокта куела.

1992нче елда Егор Гайдар башлаган реформа нәтиҗәсендә дәүләт алкоголь монополиясе бетерелә. Илгә арзанлы спирт «ага» башлый. 1994-1995нче елларда Русиядә бер кеше башына елына 15-18 литр алкоголь туры килә.

Шуннан соң төрле чикләүләр кертелсә дә, Русия эчүдән туктамый. Бүген безнең ил алкогольле эчемлекләр куллану буенча дөньяда дүртенче урында тора.

Чыганак: alko03.ru

САННАР

– Русиядә 3 млн.нан артык кеше эчкечелектән интегә. Бу әле рәсми саннар гына;

– Психик авыруларның өчтән бере алкоголизм белән бәйле;

– Барлык авыру балаларның 90 проценты эчкече ата-анадан туа;

– Хулиганлыкта гаепләнүчеләрнең барысы да диярлек җинаятьне салмыш килеш эшли;

– Даими рәвештә алкогольле эчемлекләр эчү гомерне уртача 17 елга кыскарта;

– Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) стандарты буенча, кеше башына елына күп дигәндә 8 литр чиста алкоголь туры килә ала. Шуннан артса, кеше сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч яный, милләт артка тәгәри;

– Шул ук Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, Русиядә бер кеше башына елына 18 литр чиста алкоголь туры килә (бу яңа туган балаларны да исәпкә алып). 18 литр алкоголь – 45 литр аракы дигән сүз;

– Русиядә эчүчеләрнең биштән дүрте – ир-атлар.

Чыганак: yaplakal.com

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии