Мәктәпкә әзерләнергә вакыт: Путин биргән акча җитәрме?

Мәктәпкә әзерләнергә вакыт: Путин биргән акча җитәрме?

Балалары булган ата-аналарның банк картасына Путин акчасы килә башлады. Илбашы бигрәк юмартланып китте: мәктәп яшендәге балаларга (шул исәптән быел укырга керүчеләргә дә) 10ар мең сум өләшә. Шул рәвешле 20 миллионга якын балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәсе.

Укучыга кирәк-яраклар алуга 10 мең сум җитәме соң? Мәктәп һәм спорт формасы, аяк киеме былтыргысы яраса, ак күлмәге кечерәймәгән, аркага аса торган букчасы искермәгән, дәфтәрләре узган уку елыннан артып калган булса, җитә торгандыр да. Ә бала беренче класска бара яки башлангычтан урта мәктәпкә күчә икән, әлбәттә инде, бу гына җитмәячәк. Мәктәпкә бару өчен кирәкле иң минималь җыелма – мәктәп формасы һәм канцелярия кирәк-яракларына гына да уртача 12900 сумга төшә, дип санап чыгарган «Чек Индекс» аналитик ресурсы. Узган елның шушы вакытлары белән чагыштырып караганнар: бер ел эчендә мәктәпкә әзерлеккә китә торган чыгымнар 13 процентка арткан. Карандаш, ручка, пенал, көндәлек, дәфтәр, альбом ише нәрсәләр 6 процентка кыйммәтләнгән. Кайбер төр товарларга бәя 22 процентка ук үскән.

Ә «AliExpress Россия» аналитиклары ата-аналардан: «Сез балагызны мәктәпкә әзерләүгә күпме акча тотарга җыенасыз?» – дип сораган. Сораштырылганнарның бер проценты гына «бернәрсә дә алмыйбыз, узган елдан калганнар бар» дип җавап биргән. Күпчелек – 26 процент – Путин өләшкән акчага сыешмакчы: 5-10 мең тотарга җыенабыз, дигәннәр. Ата-аналарның 21 проценты мәктәпкә әзерлеккә 10-15 мең бүләчәкләрен әйткән. Ә 14 процент 5 мең сумнан азрак тотып та ерып чыгып була дип уйлый икән.

Шунысын да әйтик: сораштырылганнарның 27 проценты мәктәп кирәк-яраклары исемлегенә дымлы салфеткалар һәм битлекләрне дә керткән.

Кибетләрдә инде июльдә үк «Мәктәпкә әзерләнергә онытма!» дигән чакырулар күренә башлаган иде. Август керүгә, андый шигарьләр ешайды, маркетологлар тагын да активлашты. Интернет-кибетләрдә дә иң элек «Уку елы якынлаша, әйберләр сатып алдыңмы әле?!» дигән реклама «сикереп» чыга. Кешегә психологик яктан ничек тәэсир итәсен яхшы беләләр.

Шундый бер интернет-кибеттә мәктәп кирәк-яракларының бәяләрен карап чыктык. Иң арзанлы әйберләрне барладык, ләкин башка кибеттә яки базарда тагын да арзангарак табып булу ихтималлыгын онытмыйк. Хәзер бөтен мәктәпләрдә диярлек – бердәм форма. Аны аерым тектерәләр, күпләп тектергәндә җитештерүчеләр ташлама да ясыйлар. Һәр мәктәптә – үз формасы. Шуңа күрә бәясен төгәл билгеләү кыен, ак күлмәк-кара чалбар (итәк) бәяләрен генә китерәбез. Малайларга ак күлмәк – 399 сум, чалбар – 990, пинҗәк – 1400, кызларга ак блузка – 799, сарафан – 1300, итәк – 525, ак колготки – 140 сум. Аркага аса торган букча 500 сумга да бар, ә ортопедик дигәне уртача 3000 сум тирәсе. 12 битле шакмаклы дәфтәрнең бер данәсе – 6 сум, 48 битлесе – 53, пенал – 82, ун ручкадан торган җыелма – 53, 12 гади карандаштан торганы – 122, төсле кәгазьләр – 53, акварель буяулары (8 төс) – 53, бетергеч – 23, пластилин – 54 сум. Эш дәфтәрләре 50 сумнан башлана, ләкин әзерләүчесенә карап, бәяләре аерыла. Көндәлекнең иң арзаны – 79 сум. Кайбер мәктәпләрдә, бигрәк тә башлангыч классларда, рәсемле тышлы көндәлекләрне кабул итмиләр. Рәсемсез ак тышлы көндәлек кыйммәтрәк йөри икән – 120 сум. Кроссовкилар – 999, спорт формасы 799 сумнан башлана.

Бу – аналитиклар билгеләгән минималь җыелма да түгел, билгеле. Сумкада тагын әллә нинди вак-төякләр була бит әле: рәсем дәфтәре, җилем, төсле карандашлар һәм фломастерлар, карандаш очлагыч, контурлы карта, линейка, циркуль һәм башкалар. Вак-төяк дисәң дә, барысының бәясен кушкач, саллы гына сумма килеп чыга. Кемгәдер өстәл лампасы, ә кемгәдер өстәле үк кирәк булырга мөмкин – аларны да «мәктәпкә әзерлек» дигән исемлеккә кертәсең. Хәзер урта классларда ук рефератлар яза башлыйлар. Аларны, әлбәттә инде, компьютерда бастырып, чыгартып алып киләсе. Кулдан язып, тегеп тапшыру чоры артта калды. Өйдәге компьютер ата-анага эш өчен кирәк булса, балага да ноутбук алып бирергә туры килә. Менә тагын кимендә 20 меңне кушыгыз.

Матди кирәк-ярак белән генә бетми. Баланы мәктәпкә әзерләү, укырга һәм язарга өйрәтү программалары популярлашып китте. БДИ буынын беренче класска да репетитор белән әзерләп кертәсе. Казанда бәяләр болайрак: мәктәпкә әзерләү программасы – сәгате 500-800 сум, укырга өйрәтү – 500-700, язарга өйрәтү – 320-940, санарга өйрәтү – 330-870 сум. «Психологик яктан әзерләү» дигәне дә бар, анысының да сәгате 500-800 сум тирәсендә тирбәлә. Кыскасы, акча янчыгың гына чыдасын...

 

КИҢӘШ

1нче сентябрьгә әзерләнгәндә ничек ыштансыз калмаска – ата-аналарга берничә киңәш тәкъдим итәбез.

РЕВИЗИЯ ЯСАУДАН БАШЛАГЫЗ

Кибет яки базарга чыгып киткәнче, башта өйдә ревизия ясагыз. Узган уку елында артыграк алынган һәм тотылмый калган дәфтәрләр, шкаф почмагына кереп поскан яки сумка төбендә «югалган» карандаш-ручкалар, бетергечләр юкмы? «Бераз үскәч кияр» дип, читкә алып куеп торган ак күлмәкнең дә вакыты җитмәгәнме? Шуннан соң, җитмәгән әйберләр исемлеген язып, кибеткә чыгып китәргә дә була.

КИРӘКНЕ ГЕНӘ АЛЫГЫЗ

Әгәр балага мәктәптә ничә дәфтәр, ничә китап тышы кирәк буласын белмәсәгез, укытучысыннан белешегез. Хәзер кибеттә дәфтәрнең дә ниндие генә юк: гади яшел тышлысы, ялтыравыклысы, төрле төстәгесе, артист фотолары белән бизәлгәне. Ләкин күпчелек мәктәпләрдә 1-4нче классларда «кычкырып торган» тышлы дәфтәрләр, көндәлекләр кулланырга ярамый. Шуңа күрә укытучыдан сорамыйча алынган матур дәфтәрнең кирәксез чыгым гына булып калуы бар. Эш дәфтәрләрен шулай ук укытучыдан сорамыйча алу киңәш ителми – аларны һәр мәктәп үзе билгели. Кайбер ата-аналар җәй уртасында укытучыдан: «Нинди дәфтәр алыйк?» – дип сорый да, укытучы төгәл әйтә алмаса, теләсә ниндине алып куярга ашыга. Болай эшләргә кирәкми. Уку елы башланырга бер ай кала эш дәфтәрләре, чыннан да, билгеле булмаска мөмкин.

ТАШЛАМАЛЫ ВАКЫТНЫ КӨТЕГЕЗ

Гадәттә, 1нче сентябрьдән соң уку кирәк-яракларына ташламалар башлана, кибетләр сатылып бетмәгән товарны арзанрак бәядән булса да урнаштырып бетерү ягын карый. Шуңа күрә, мәсәлән, дәфтәрләрне, запас карандашларны җәйнең соңгы айларында түгел, сентябрь ташламалары башлангач алу отышлырак.

КҮПЛӘП САТЫП АЛЫГЫЗ

Кайбер кибетләр һәм базарларда канцелярия кирәк-яракларын күпләп сатып алу арзангарак төшә. Бу алым гаиләдә берничә мәктәп укучысы булганда отышлы. Яисә дуслар, күршеләр, туганнар белән берләшеп шулай алырга, аннары үзара бүлешергә була.

САЙЛАУ МӨМКИНЛЕГЕН ЧИКЛӘГЕЗ

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, ялтыравыклы, төрле төстәге, яраткан мультфильм геройлары белән бизәлгән әйберләргә кызыга. Бәясе аларны кызыксындырмый, күзләре берәр нәрсәгә төшсә, «әни, ал» дип чат ябышалар. Алмыйча да булмый: газиз балаң сорый бит. Моны җитештерүчеләр дә, маркетологлар да яхшы белә һәм файдалана, билгеле. Баланың күзе төште дип кенә коточкыч кыйммәт әйберне алмас өчен, сайлау мөмкинлеген чикләргә кирәк. Кибеттә нәрсә бар – бала белән килгәнче, башта үзегез күз йөртеп чыгыгыз, акча янчыгына карап, кайсын алып буласын чамалагыз. Онлайн кибеттән сатып алырга уйласаң җайлырак: яраклы берничә вариантны «кәрҗин»гә салып куясың да, менә шундый-шундыйлар бар, кайсын алабыз, дип, балага күрсәтәсең. Ә теге бик кыйммәтлесен күрми, күрмәгәч – белми кала.

КУЛДАН АЛЫП БУЛУЫН ОНЫТМАГЫЗ

Кемгә әйбернең өр-яңа булуы мөһим түгел – кулдан алу мөмкинлеген карагыз. Мәсәлән, бушлай игъланнар сайтында мәктәп яки спорт формасы, ранец, өстәмә әдәбият һәм башка кирәк-яраклар сату турында игъланнар булып тора. Хәтта өр-яңа әйберләрне дә сатуга куялар: форма яраклы булмаган, пенал артык алынган һ.б.

АРТЫК ФУНКЦИЯЛӘР ӨЧЕН АКЧА ТҮКМӘГЕЗ

Хәзер кибеттә гади генә ручка яки карандашның да ниндие генә юк! Ләкин ручка – ручка, ә карандаш – карандаш инде ул. Аларның төп функцияләре – язу, рәсем ясау, сызым сызу. Ниндидер «суда батмый, утта янмый торган» ручкаларга кызыкмагыз, аңа акчагызны әрәм итмәгез. 100 төстән торган карандашлар җыелмасы да бар, иң еш кулланыла торган 15 төстән генә торганы да. Бәяләре, әлбәттә, аерыла. Алыр алдыннан яхшылап уйлагыз: башлангыч класста укучы балага 100 төс кирәк булырмы? Барыбер күпмедер вакыттан күбесе югалып бетә, савытта шул 15 карандаш кына кала бит. Мәсәлән, болардан янга калган акчаны яхшы ранец алуга тотарга була. Бала букчаны көн саен аркасына асып йөри, шуңа күрә аның сыйфатлы булуы бик мөһим.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Кайбер ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләсә, икенчеләре – югары уку йортына. Ике очракта да акча янчыгы бушый.

2021-2022нче уку елында Русия вузларында белем алу елына уртача 165 207 сумга төшә икән. tabiturient.ru сайты шулай дип санап чыгарган. Магистратура бәясе исәпкә алынмаган, фәкать бакалавриат һәм белгечлек кенә.

Шушы ук сайт Русия югары уку йортларының түләп уку бәясе буенча рейтингын да төзегән. Исемлектә – 435 дәүләт вузы. Иң кыйммәтлесе Русия Тышкы Эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университет), ягъни МГИМО. Анда бер ел укуның уртача бәясе – 594 600 сум. Уртача бәя бөтен юнәлешләргә булган бәяләрне кушып исәпләнә. Әйтик, Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетында бер бюджет урыны да юк, елына 950 мең сум түләп укырга туры киләчәк. Ә сәүдә эше профиленә карый торган Кулланма икътисад һәм коммерция факультетына 5 бюджет урыны бирелгән, килешү нигезендә укучылар елына 542 мең сум түләячәк.

Исемлектә беренче унлыкта – Мәскәү вузлары, унынчы урында гына Санкт-Петербургның Югары икътисад мәктәбе. Анда бер ел түләп укуның уртача бәясе – 382 857 сум.

Казан вузлары рейтингта шактый чәчелеп урнашкан. Иң югары урындагысы, ягъни иң кыйммәтлесе – 63нче урында. Ул – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (елына 243 529 сум). 149нчы урында – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (173 736 сум). 158дә – Казан дәүләт медицина университеты (168 439 сум). 183тә – Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (156 660 сум).

Русиянең иң яхшы 10 вузы арасына керә торган КФУ бәя буенча 192нче урында гына урнашкан. Монда бер ел уку уртача 152 593 сумга төшә икән.

Безнекеләрдән иң арзанлысы Казан дәүләт аграр университеты булып чыккан. Уртача бәя – 95 500 сум.

Бушлай уку мөмкинлеге дә бар, әлбәттә. 2021-2022нче уку елына Казан югары уку йортларына бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча белем алуга 17 меңнән күбрәк бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк, дип белдерә Казан мэриясе. Иң күп бюджет урыннары КФУ (6710), Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (1726) һәм Казан дәүләт энергетика университетында (1045). 200гә якын бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортларына, шул исәптән «ТИСБИ» идарә университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына бирелгән.

Урта һөнәри белем бирү йортларында исә 5 мең бюджет урыны бар, диелә. Иң күбе – Казан медицина (600), төзелеш (503) һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятләрендә (400). Кабул итү кампаниясе яшьләр арасында инженер-техник һәм табигый-фәнни юнәлешләрнең аеруча популяр булуын күрсәткән.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии