Урманнар яна, авыллар яна, кешеләр яна...

Урманнар яна, авыллар яна, кешеләр яна...

Русия яна. Хәзер инде «урманнар яна» дип кенә язу дөрес тә булмас, чөнки авылы-авылы белән янып беткән җирләр бар. Ут корбаны булган кешеләр саны да бармаклар саныннан артып китте.

Урманнар кар эреп бетүгә яна башлаган иде инде. Якын-тирәдә яшәүчеләрдән тыш, аларга игътибар итүче генә булмады. Ут торак пунктларга якынлашкач, сүндерергә өлгергәнче йортларны, биналарны берәм-берәм ялмап ала башлагач, кеше гомерләре өзелгәч кенә чаң суктылар.

УТ СЕБЕРДӘГЕ ТАТАР АВЫЛЫН ЮК ИТКӘН

Газета типографиягә тапшырылганда, Русиянең сигез төбәгендә – Хабаровск крае, Амур, Курган, Омск, Свердлау, Төмән, Чиләбе һәм Еврей автономияле өлкәсендә янгыннар аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Ә эреле-ваклы янгыннар 27 төбәктә күзәтелә. Свердлауда – 60, Курганда – 16, Амурда һәм Хабаровскида 13әр җирдә урман янгыны белән көрәшәләр, дип язды «РИА Новости». Сан көнләп түгел, сәгатьләп яңарып тора, шуңа күрә газета сезнең кулларга барып ирешкәндә, мәгълүмат үзгәргән дә булырга мөмкин.

8нче майга каршы төндә коточкыч хәбәр килеп иреште: Курган өлкәсендәге Эчкен татар авылы (хәзер исеме Йолдыз дип йөртелә) тулысынча диярлек янып беткән. Интернетта таралган куркыныч кадрларда көлгә әйләнгән урам уртасында мәчет кенә исән килеш басып тора. Матбугат чаралары язуынча, 336 йорттан 92се генә исән калган. Баштарак биш кеше өйләреннән чыгарга өлгермичә һәлак булган, диелгән иде, соңрак корбаннар саны 7гә кадәр артты. Язманы тапшырган мәлгә Курган өлкәсендә янгында һәлак булучылар саны 21гә җиткән иде инде (ТАСС). Башка төбәкләрдә дә үлүчеләр бар. Мәсәлән, Төмәндә янгын сүндерергә булышып йөргән 49 яшьлек ирнең үлүе турында яздылар.

Йолдыз – бик борынгы, танылган татар авылы. Язучы Фәүзия Бәйрәмованың аның турында язган китабы да бар. Урман эчендә урнашкан авылның моңарчы бу дәрәҗәдәге фаҗигане күргәне булмаган. Милләт кайгы алдында берләште: Бөтендөнья татар конгрессы зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм җыю оештырды, белдерү белән социаль челтәрләрдә бик күп кеше уртаклашты. Конгрессның Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи газетабызга белдергәнчә, битараф булмаучылардан ике тәүлек дигәндә 2 млн сумнан күбрәк акча җыелган, Казандагы офиска әйберләтә ярдәм китерүчеләр дә бик күп булган. Гуманитар ярдәм төягән машина Йолдыз авылына кузгалган.

Ә шул вакытта Курган өлкәсе башлыгы Вадим Шумков милкен өлешчә югалтканнарга – 10, тулысынча югалтканнарга, ягъни бөтенләй йорт-җирсез калганнарга 50шәр мең сум түләнәчәк, дип бик зурлап сөйләде. Зур акчаларны башка максатта тотасы бар шул.

ҮЗЕБЕЗГӘ ЮК, ЯРДӘМГӘ БАР

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы мәгълүматы буенча, урман янгыннарын сүндерүдә 10 138 кеше, 1855 берәмлек техника, 26 очкыч катнаша. Татарстан да 50 янгын сүндерүчене, берничә берәмлек техниканы Курган һәм Төмән өлкәләренә ярдәмгә җибәрде. Барыбер ут белән көрәштә куллар да, техника да җитми. Ел саен урманнар яна һәм ел саен шушы сүзне кабатлыйбыз. Танылган экоблогер Алексей Сибирский социаль челтәр аша үзенең генә түгел, бик күпләрнең җан авазын ирештерде: «Әйтик, хәзерге вакытта теркәлгән иң зур янгынның мәйданы – ике Мәскәү кадәр, һәм шуны нибары 50 кеше сүндерә. Техника да җитми. Кешеләр таяклар, көрәкләр белән чыгарга мәҗбүр. Бөтен илгә 18 янгын сүндерә торган самолет, бу коточкыч аз», – дип сөйләде. Блогер әйткән саннар ни дәрәҗәдә дөрестер, анысын әйтә алмыйбыз, чөнки тикшереп карау өчен ачык чыганакларда мәгълүмат таба алмадык. Тикшерелгән саннар да бар.

Урманнарны уттан саклауда авиация системасын куллана башлаган беренче ил Советлар Союзы була. Бүген дә Русиянең танылган Бе-200 самолет-амфибияләре бар. Ул үлчәме буенча үзенә туры килә торган теләсә нинди сулыктан су алып, тиз арада янгын урынына очып барып җитә алуы белән мактала. Ләкин шул мактаулы очкычларның берсе генә бүген Русиядә дөрләгән урман янгыннарын сүндерүдә катнаша. Рәсми «Российская газета» язуынча, Екатеринбург янындагы Югары Пышма шәһәре тирәсендә Бе-200 самолеты эшли. Ул янган агачлыкка бер тәүлектә 56 тонна су ташлаган. Башка җирлекләрдә Ми-8 вертолеты һәм Ил-76 самолеты эшләве турында гына әйтелә, алары да берничәшәр генә данә. Аның каравы башка хәбәрләр укыйбыз. «Русия Алжирга урман янгыннары белән көрәш өчен дүрт Бе-200 самолет-амфибиясен бирәчәк», – дип язды «REGNUM» мәгълүмат агентлыгы әле 7нче май көнне генә. Февральдә Төркиядә җир тетрәү сәбәпле чыккан янгыннарны сүндерергә дә бер Бе-200 җибәргән идек. 2021нче елның җәендә, хәтерләсәгез, Төркиядә дә, Русиядә дә урманнар янды. Өч Бе-200 самолеты тиз арада курорт шәһәрләргә ярдәмгә җибәрелде (берсе казага юлыкты, очкычтагы 8 кеше – бишесе русияле, өч Төркия ватандашы һәлак булды). Ә Якутиягә янгыннар башланып бер ай үткәч кенә шундый самолет килде. «Төркиядә диңгез якын, ә Якутиядә якында гына зур сулык булмагач, самолет-амфибиядән файда юк», – дип аңлатырга тырышып карады кайберәүләр. Ул аклану утны гына сүндермәде...

2021нче елның октябрендә федераль матбугатта Владимир Путинның табигый һәм техноген янгыннарны сүндерү өчен махсус эскадрилья булдыру фәрманы дөнья күргән иде. Акчаны Илкүләм иминлек фондыннан алырга, булдырылган берлекне карап тотуны «Ростех» дәүләт корпорациясенә тапшырырга, диелде. Озак та үтми «Ростех» рәсми аңлатма бирде: әйе, чынлап та шундый махсус эскадрилья төзеләчәк, анда янгын сүндергәндә кулланыла торган 22 очкыч керәчәк, эш башланган да инде. «Яңа ун Ка-32 һәм ике Ми-26 вертолеты 2023нче елга әзер булачак, 2024нче елдан Бе-200 самолет-амфибияләре кайтарыла башлаячак, алар унау булыр дип көтелә. Махсус эскадрилья төзелгәч, үзебезнең илдә янгын сүндерү эшендә тоткарлыклар тудырмыйча, техниканы чит илләргә дә биреп тора алачакбыз», – дип язды «РБК». «Ростех» вәкиле проектның төгәл суммасын әйтмәсә дә, «РБК» үз чыганаклары буенча ачыклаган: 22 очкычны сатып алу һәм инфраструктура, шул исәптән очучыларны әзерли торган тренажер комплексын булдыру 50-55 млрд сумга төшәргә мөмкин, дип хәбәр итте.

2023нче елның бишенче ае узып бара – янгын сүндерә торган махсус эскадрилья турында ләм-мим. Проектның ни өчен тоткарлануы (бәлки, гомумән, тозлануы) турында да рәсми аңлатма юк. Ләкин теманы төбенә төшеп өйрәнә башлагач, барысы да аңлашыла. Хәер, әллә ни төпкә төшү дә кирәкми, бер фактны белү генә дә җитә: очкычларны Русиядә ясасалар да, күбесенең двигательләре – Украинада җитештерелгән. Мәсәлән, Ка-32 дә, Бе-200 дә Украинаның «Мотор Сич» заводы моторында эшләгән. Бу урында: «8 ел нәрсә карадыгыз соң сез?» – дигән традицион сорау урынлы булыр иде. Украина белән мөнәсәбәтләр узган ел гына бозылмады, тик шушы гомер эчендә ни сәбәпледер импортны алыштыру турында уйланмаган.

Хәзерге вакытта Бе-200 җитештерелә торган Ростов өлкәсе, Таганрог авиация фәнни-техник комплексының (ТАНТК) элеккеге җитәкчесе Юрий Грудинин суд эскәмиясендә утыра. Ул бер тапкыр предприятие милкен урлауда гаепләнгән иде инде. Хәзер вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, Оборона министрлыгына Бе-200 очкычларын җитештереп бирү буенча килешүне үтәмәүдә гаепләнә. Шул сәбәпле ведомствога 60 млн сумлык зыян салган, диелә. Килешүне үтәмәү әлеге дә баягы «Мотор Сич» заводының двигательләр бирми башлавына бәйле. Грудинин гаебен танымый, мин түгел, вазгыять гаепле, ди. «Коммерсантъ» аның адвокатына сылтама ясап язганча, илләр арасында дуслык бозылса да, завод моторларны җитештереп бирергә тиеш булган, шул хакта килешү төзелгән, тик тендер нәтиҗәсе ачык чыганакларда басылгач, Украина хакимияте моңа киртә куйган.

Менә шундый хәлләр. 2021нче елда «РБК» Таганрогта елына ике Бе-200 самолеты гына җитештерә алалар, дип язган булган. Хәзер хәл ничектер – мәгълүмат таба алмадык. Ул арада Русиядә урманнар яна, авыллар яна, кешеләр яна. Белгечләре җитми, очкычлары юк, эскадрилья төзелмәгән, дип, ут туктап тормый. Ә бит әле җәй башланмаган да. Иң кызу чор алда...

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Апрельгә керү белән, Русия төбәкләре янгынга каршы махсус режим игълан итә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Мәсәлән, Татарстанда режим 17нче апрельдән 10нчы майга кадәр дип куелган иде. Кайбер төбәкләр үзләрендә әлеге чорны озайтты.

Тиешсез урында учак ягып, ризык әзерләүчеләргә, шул рәвешле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга зур штрафлар яный. Гражданнарга ул – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 60 меңгә, юридик затларга – 80 мең сумга кадәр. Янгынга каршы махсус режим чорында үз бакча кишәрлегендә учак ягучыларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, таләпләрне кабат бозучыларга 12 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Янгын чыкса, штраф – 40-50 мең сум. Янгында кеше милкенә һәм сәламәтлегенә зыян килсә, шулай ук 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләтәләр. Ә инде килгән зыян бик зур булса яки кеше гомере өзелсә, штраф күләме – 1 миллионнан 2 млн сумга кадәр.

Бу елның 1нче мартында гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча, ачык ут белән корылмалар арасында 15 метр ара калырга тиеш, мангалны корылмадан 5 метр ераклыкта кую рөхсәт ителә. Шул ук вакытта мангал тирәсендә ике метр җирдә бернинди тиз янып китүчән әйбер булмаска тиеш. Элек учак яки мангал белән корылма арасында калырга тиешле ара зуррак иде, «бу кагыйдәләрне язучылар Русиядә шәхси участокларның нинди зурлыкта икәнен белми» дигән тәнкыйть еш ишетелде. Хәзер араны кечерәйткәннәр – чынбарлыктагы үлчәмнәргә туры китергәннәр. Ә менә штраф күләме арткан.

 

ТӘКЪДИМ

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова («Гадел Русия – Дөреслек өчен») «урманнарны урманчылар җаваплылыгына кайтарырга кирәк» дигән фикердә. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган. «Свердлау, Төмән, Курган, Омск өлкәләрендә янгыннар дөрли... Урманнарны профессионаллар – урманчыларның җаваплылыгына кайтарырга кирәк дип саныйм. Төбәкләрдә янгыннарны булдырмауга бүленә торган акчалар ничек тотылуын тикшерүне катгыйлату да зарур. Урманчылар саны кими бара, бүген 60 меңнән 300 мең гектарга кадәр участокка – бер кеше. 2015нче елда тагын бер һәлакәткә китерә торган яңалык керттеләр: әгәр янгын тайгада «контроль зонасы» дип аталган җирдә чыккан икән, аны янып бетмичә һәм торак пунктка якынлашмыйча сүндермәсәң дә ярый булып чыкты», – дип язган депутат.

Икенче бер депутат – Думага Свердлау өлкәсеннән сайланган Максим Иванов («Бердәм Русия») янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар һәм махсус рәвештә ут төртүчеләр белән көрәшү өчен халык дружиналарын кире кайтарырга кирәк дигән тәкъдим керткән. Аның шәрехләмәсен «URA.RU» бастырып чыгарды. «Дружиналар болай да булдырылган инде, халык дружиналары турында закон да бар, шул исәптән өлкәнеке дә. Законы бар, тик дружиналары юк диярлек. Бу юнәлештә активрак булырга, мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк. Элек алар бар иде, «халык дружинасының яшь дусты» дип атап йөртелделәр. Хәтерлим әле, мин яшь чакта халык дружиналары янгын куркынычы зур булган чорда хезмәт куялар иде. Екатеринбургның Космонавтлар проспектында ДАИ посты тора, анда халык дружиналары да кизүдә утыра иде. Халык шәһәр читенә чыга, урманнарга керә алмады. Ә хәзер бездә демократия чәчәк ата: кая телибез – шунда барабыз, нәрсәне телибез – шуны яндырабыз. Дружинниклар үлән яндыручы һәм ярамаган җирдә шашлык кыздыручы мәгънәсез кешеләрне дә, теракт әзерләүче җинаятьчеләрне дә ачыкларга ярдәм итәр иде», – дип сөйләгән депутат.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии