- 13.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Редакциябезгә: «Европа судына ничек мөрәҗәгать итәсе?» – дигән сорау белән шалтыратучылар саны артты. Русия судларында гаделлеккә ирешә алмаган кешеләр, аптырагач, Европаның кеше хокуклары буенча судына кадәр барып җитәргә мәҗбүр.
ҮТӘМӘСӘҢ ДӘ ЯРЫЙ
Бездән адрес сораучылар гына түгел, Европа судына кадәр барып җиткән кешеләр саны да арткан. Казан хокук яклау оешмасыннан алынган мәгълүматка караганда, 2005нче елларда Татарстаннан 2-3 кеше генә Европага мөрәҗәгать итә торган булган. Ә хәзер Казан хокук яклау оешмасы үзе генә дә елына 20ләп кешегә Европа судына документлар әзерләргә ярдәм итә икән. Әле башка оешмалар аша яисә турыдан-туры үзләре мөрәҗәгать итүчеләр күпмедер. Кызганыч, анысының төгәл саны гына билгеле түгел.
Аның каравы башка сан бар. Европа суды Русияне кеше хокукларын бозу буенча беренче урынга куйды. Узган 2017нче елда Европа суды 1068 карар чыгарган, шуның 305е (29 процент) – Русиядән килгән шикаятьләр нигезендә. Кеше хокуклары Конвенциясенең бер генә маддәсе булса да бозылуның 293 очрагы теркәлгән.
Шулай да безнең илдән кергән мөрәҗәгатьләр иң күбе түгел икән әле. Бу исемлектә без икенче урында – 2018нче елның 1нче гыйнварына Русиядән кергән 7747 эш теркәлгән. Ә беренче урында – 9920 эш белән Румыния.
Әлеге саннар интернетта пәйда булгач, «Агора» халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков Русиянең мондый «лидерлыгын» илдәге мәхкәмәләрнең нәтиҗәсезлеге белән бәйләп аңлаткан иде. Болай уйлаучы кешеләр дә артканнан-арта бара. Шулай булмаса, Европага язучылар саны артмас иде.
Европа суды шикаятьләрне кабул итә, аларны карап, уңай карарлар да чыгара үзе. Тик менә Русия судларының гына бу карарларга әллә ни исләре китми. Югыйсә, иң югары инстанция бит инде, аның сүзе үтәлергә тиеш кебек. Үтәргә ашыкмыйлар шул. Алай гынамы соң, «Европа суды карарын үтәмәсәң дә ярый» дигәнне закон итеп үк кертәселәре килә безнең илдә. Әле 2011нче елда ук Дәүләт Думасына бер канун проекты кертелгән иде. Эчтәлеге мондый: «Русиянең Конституция судына Европа суды карарын үтәмәскә дә мөмкин дигән нәтиҗә чыгару хокукы бирергә». Бу канун тәкъдим ителгәч, шактый шаулашып та алдылар. Кеше хокукларын яклый торган иң югары судның карарын санга сукмау дигән сүз бит инде бу. Кешенең ирекле тормышка, сүз ирегенә, гадел суд хөкеменә хокукларын танымау дигән сүз. Ләкин закон проектын тәкъдим итүчеләр башкача аңлатты. Имеш, Европа суды кеше хокукларын гына якламый, карарлар сәяси төсмер дә ала икән. «Русия үзен Европа судыннан түгел, ә аңа каршы чыгарган «сәяси» карарларыннан сакларга тиеш», – дип аңлатты «Бердәм Русия» депутаты Сергей Марков. Русиянең иминлеген сакларга дигәндә инде…
Канун кабул ителде, ләкин бераз үзгәртелебрәк. 2015нче елда кабул ителгән канун Русия Конституциясе судына Европа суды карарын үтәмәү хокукы бирә. Ләкин бер шарт белән: әгәр Европа суды карары Русиянең төп законына – Конституциягә каршы килсә. «Кеше хокуклары Конвенциясендә Русия Конституциясенә каршы килә торган маддәләр күп түгел, шуңа күрә Европа суды карарын кире кагу очраклары да күп булмас», – дигәннәр иде законны кабул иткәндә.
Ләкин Конституциягә каршы килмәгән карарлар һичшиксез үтәлә дигән сүз түгел әле. Аны үтәргә дә мөмкиннәр, үтәми калдырырга да. Үтәми калдырган очраклар, ни кызганыч, күбрәк.
ЕВРОПА СУДЫ КАРАРЫН 10 ЕЛ ДА КӨТӘЛӘР
Безнең укучыларга яхшы таныш кешеләр арасында да Европа судына мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Мәсәлән, активист Рафис Кашапов. Ул иреккә чыгуга Европа судына мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер карар чыкканын көтә. Әхлакый зыян өчен Русиядән 20 мең евро түләтүне сорады ул.
Бертуган Сәйфуллиннар вакыйгасы да укучыларыбызның исендәдер әле. Өч бертуганның Нурлатта «гаишниклар» белән эләгешеп китүе турында 2015нче елда ук язган идек, аннан соң да күп яктырттык («ЮХИДИгә кабырга сындыру рөхсәт ителәме?», 12 август, 2015, №32). Риас Сәйфуллин ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан җирдән качып китә, ә гаишниклар, аны тоткарлап, машина йөртү таныклыгын гына аласы урында, типкәләп кыйнап ташлыйлар, кабыргаларын сындыралар. Энекәшләренә ярдәмгә килгән Фәнис белән Ранаска да эләгә – өч бертуганны, тәртип сакчыларына һөҗүм итүдә гаепләп, «куркыныч» җинаятьче ярлыгы тагып, төрмәгә тыгып куялар. «Без гаепле түгел, киресенчә, без – зыян күрүче. Без полиция вәкилләре типкәләп яткан энекәшне якладык кына», – дип, судларда бик озак гаделлек эзләп йөрде Сәйфуллиннар. Дәлилләре коры сүзләр генә дә түгел иде: шаһитлар бар, видеотеркәгеч яздырып барган видео бар. Тик барыбер гаделлеккә ирешә алмадылар. Алар да Европа судына мөрәҗәгать итте. «Хат китте, хәзер бер ел эчендә җавап көтәбез», – диде безгә Ранас Сәйфуллин. Шарты шулай: эшне караячаклармы-юкмы икәнлеген бер ел эчендә хәбәр итәргә тиешләр.
Ә эшне карау тагын да озаккарак сузыла – ике елдан ун елга кадәр булырга мөмкин. Укучыларыбызга шулай ук яхшы таныш шагыйрь, профессор, ветеринария фәннәре докторы Рифат Җамал-Корбанов 2017нче елда Европа судында җиңде. Тик бу җиңүне аңа 10 (!) ел көтәргә туры килде. Ришвәтчелектә гаепләнеп эшеннән алынгач (ул вакытта ветеринария академиясе ректоры. – Авт.), аннары бер-бер артлы дүрт җинаять эше ачылгач, ул суд карарларын шикаять итә. Тик Русиядә гаделлеккә ирешә алмагач, 2007нче елда Европага ук чыгарга була – мөрәҗәгать юллый. Һәм менә 2017нче ел азагында Европаның кеше хокуклары буенча суды Рифат Җамал файдасына чыгарган карарын җибәрә. Рифат әфәнденең эшендә «Кеше хокуклары буенча Конвенциянең 6нчы маддәсе (гадел суд хөкеменә хокук) бозылган» дип табылган. Европа суды карары нигезендә Рифат Җамалны кире эшендә торгызырга һәм 16 ел эшләми тору дәверендә күргән матди зыянны капларга тиешләр. Европа суды карар чыгарды да – ул шундук үтәлде булса, әйбәт булыр иде. Тик алай җиңел генә түгел шул. Европа суды карары – нигез генә. Йортны тулысынча җиткереп керү өчен әле тагын ай-һай күп эш башкарасы бар. Шул исәптән – Русия судларында эшне яңадан карауга ирешәсе. Ә Русия судлары, инде язылганча, Европа суды карарын кочак җәеп каршы алырга тормыйлар.
1998-2016нчы еллар аралыгында Европа судына Русиягә каршы 140731 шикаять кергән. Бу – шушы вакытта кергән барлык шикаятьләрнең 17,7 проценты. Әлеге күрсәткеч буенча Русия беренче урында тора
Белеп торыйк!
Ничек һәм кая язарга?
Кеше хокуклары буенча Европа судына аерым кешеләр дә, оешмалар да, хәтта бөтен бер дәүләт тә мөрәҗәгать итә ала. Ә җавап бирүче як булып фәкать дәүләт кенә билгеләнә, физик затлар яисә оешмалар билгеләнә алмый. Һәм Европа судына «Русия суды чыгарган карар ошамый» дип кенә мөрәҗәгать итеп тә булмый. Кеше хокукларын яклау буенча Конвенция нормалары бозылган очракта гына язудан мәгънә бар. Әлеге Конвенция яшәүгә, фикер һәм намус ирегенә, гадел суд хөкеменә, шәхси тормышны хөрмәт итүгә, ирекле сайлауга, ирекле хәрәкәтләнүгә һ.б. хокукларны саклый. Шушы хокукларның берәрсе генә булса да бозылган дип саныйсыз икән, Европа судына язарга була. Әлеге суд шулай ук җәзалау, кол итеп тоту, мәҗбүриләп эшләтү, законсыз кулга алу, илдән куу кебек очракларны да карый.
Европа, ягъни Страсбург суды – соңгы инстанция. Шуңа күрә анда үз илеңдәге бөтен инстанцияләрне узганнан соң гына мөрәҗәгать итеп була. Моның өчен кайвакыт – ике, ә кайвакыт хәтта дүрт инстанцияне дә узарга туры килә.
Европа судына мөрәҗәгатьне гади кәгазьгә язып җибәрәсе түгел. Формуляр дип аталган үзләренең махсус кәгазе бар – шунда язасы. Аны судның сайтында (https://www.echr.coe.int) табарга була. Ләкин ул сайт инглиз һәм француз телләрендә генә. Шуңа күрә формулярны табарга һәм тутырырга тәҗрибәле юристлар ярдәм итсә яхшы.
Ә инде турыдан-туры үзе мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен Европа судының адресы:
The Registrar
European Court of Human Rights
Council of Europe
F-67075 Strasbourg cedex
Европа суды сезнең хатны алуы турында язмача җавап җибәрә. Әгәр инде формуляр дөрес тутырылмаган булса яки сезнең эш Европа суды карый торган эшләр рәтенә кермәсә, сезнең шикаятьне карап тормаячаклар.
Белгеч фикере
Хокук яклаучы Булат МӨХӘММӘТҖАНОВ «Европа судына мөрәҗәгать итү» системасының ничек эшләвен аңлатты:
– Кеше Европа судына ниндидер юридик оешма аша мөрәҗәгать итәргә тиеш, дигән кагыйдә юк. Тели икән, бу эшне мөстәкыйль рәвештә дә башкара ала. Тик юридик белеме булмаган кеше документларны дөрес тутырырмы икән – монысы башка мәсьәлә. Берничә ел элек Европа судына мөрәҗәгатьне гади кәгазь битенә кулдан гына язып та җибәрергә ярый иде. Һәм андый эшләр каралган. Ә хәзер мөрәҗәгатьне формуляр дип аталган махсус кәгазьгә язасы. Анда нәрсә һәм ничек язасы төгәл билгеләнгән. Юридик белеме булмаган кеше аны сыйфатлы итеп яза аладыр дип уйламыйм. Ә формуляр дөрес тутырылмаса, мөрәҗәгатьне карап та тормыйлар, кире боралар.
Кайбер оешмалар Европа судына мөрәҗәгатьне бушлай әзерләп бирә. Мәсәлән, Казан хокук яклау оешмасы полиция җәзалаулары белән бәйле эшләр булганда формулярны тутырган өчен акча сорамый».
Казан хокук яклау оешмасының телефоны – (843) 277-03-86.
Чит илләрдә
Испаниядә куркынычсызлык системасы урнаштыру белән шөгыльләнә торган эре бер фирма рәсми офистан баш тартып, эшчеләре шәһәрдән шәһәргә йөреп эшләргә мәҗбүр булгач, Кеше хокуклары буенча Европа суды карар чыгарган: эшкә барганда юлда үткән вакыт шулай ук эш сәгате булып саналырга тиеш. Аның нигезендә, юлда үткән вакытны эш сәгате итеп даими офислары булмаучылар һәм читкә чыгып эш итүчеләр саный ала. Мисал өчен, бала караучылар, слесарьлар, сәүдә вәкилләре. Карарны үти башлау-башламаулары хакында гына мәгълүмат тапмадык. Бу карар Русиягә кагылмый, әлбәттә.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: мәхкәмә» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 23нче апрельгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ача торган фотолар да җибәрергә мөмкин. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии