- 13.03.2020
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2020, №10 (11 март)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Бернинди кризиска да бирешми, һәрвакыт чәчәк атып тора торган бер өлкә бар – кырыгалдарлык. Алдаучылар бик борынгы заманнарда да булган, хәзер дә бар. Заманадан артта калмыйлар, әллә нинди ысулларын уйлап чыгарып кына торалар.
Кырыгалдарлар турында күпме язабыз, күпме сөйлибез, тик барыбер алданучылар кимеми. Әле менә бу язманы әзерләгәндә дә интернетта «Татарстанда ике педагогны мошенниклар алдаган» дигән хәбәр таралды. 67 яшьлек укытучы биржа сатып-алуларыннан керем вәгъдә иткән сайтка килеп эләккән. Һәм мошенникларга 570 мең сум акчасын күчергән. Ә Алабуганың бер көллиятендә укытучы булып эшләүче 55 яшьлек хатын-кызны телефоннан алдаганнар. Акчагызны файдалы итеп инвестицияләгез, дип шалтыратканнар. Ханым 420 мең сумын мошенниклар кесәсенә «инвестицияләгән».
Мондый хәбәрләр көненә әллә ничәү чыгып тора. Безгә килеп ирешкәннәре – Эчке эшләр министрлыгына мәгълүм булганнары гына әле. Алар белеп бетермәгән очраклар күпмедер тагын? Бөтен алданган кеше дә «мине алдадылар» дип сөрән салмый бит, кайберәүләр әйтергә ояла – «үзем гаепле, моннан соң сабак булыр» дип, алдануын эченә йотканнар да бар.
Ә статистика менә ниләр сөйли: 2019нчы елда Татарстанда 5620 мошенниклык очрагы теркәлгән. Октябрьгә булган саннар бу. Мошенниклар татарстанлылар кесәсеннән атна саен 10 млн сумга якын акча урлый дигән статистика да бар. Көнгә 30га якын кеше аферистлар тозагына төшә икән. Безнең республикада иң киң таралган мошенниклык төрләре – бушлай игъланнар сайтларында, интернет кибетләрдә, социаль челтәрләрдә, шулай ук телефоннан шалтыратып алдау икән.
Мошенникларга кешенең исемен һәм телефон номерын белү дә җитә. Алары бөтен җирдә бар инде: кергән бер кибеттә телефонны язып калдырабыз (янәсе ташлама ясыйлар), банкта да беләләр аны, интернет кибетләрдә дә, башка җирдә дә. Ул мәгълүматларның («шәхси мәгълүматларыгыз – фәкать безнең өчен генә» дигәннәренең дә) интернетка «агып чыга» торган гадәте бар. Хәтта полиция бүлекләрендәге мәгълүмат базаларының да интернетка чыкканы бар. Ә ул базаларда телефон номеры гына булмавын үзегез беләсез. Шулай булгач, «мошенниклар бу мәгълүматны каян тапты икән?» дип аптырыйсы да түгел.
Узган ел азагында Русия Үзәк банкы болай дип хисап тоткан иде: 2019нчы елның беренче яртысында гына да Үзәк банк клиентларының шәхси мәгълүматларын сату турында 13 мең белдерү ачыкланган. Банк хезмәткәрләре үзләре сезнең һәм безнең шәхси мәгълүматларны сатып ята булып чыга инде. Русиядә киберҗинаять (ягъни компьютерда саклана торган мәгълүмат белән бәйле җинаять) өчен җәзасы да йомшак шул аның: йә 300 мең сумга кадәр штраф, йә 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Күп очракта штраф белән генә котылалар.
Алдауның төрләре бихисап. Менә бер мисал. Интернетта утыручылар белә инде: бу көннәрдә яңа уен модага керде. Уенның мошенникларга ни катнашы бар, диярсез. Катнашы шунда: бу уен – «кычкырып торган» финанс пирамидасы. Уен 4 өлештән тора. Беренче өлешкә килеп эләккән катнашучы иң соңгы (дүртенче) өлешкә җитүченең картасына 2400 сум акча күчерә. Шул рәвешле «пирамида»ның иң очында торган (калганнардан беренчерәк уйный башлаган) кеше барлыгы 19 200 сум акча эшли һәм уеннан чыгып китә. Аның урынына аста торганнар килә. Уен шул рәвешле дәвам итә. Җиңел акчага кызыгучылар ошатты инде моны. Рәхәт бит: өйдән чыкмый гына «акча эшлисең». Ә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров үзенең инстаграмында бу уенны менә ничек дип шәрехләде: «Шушы уен ярдәмендә акча эшләп: «Менә, эшләдем бит!» – диючеләр күп. Ярый, сез акча эшләп өлгергән. Ләкин сез бит үз артыгыздан туганнарыгыз, якыннарыгызны да алып киләсез. Алар ярык тагарак янында калачак. Бу – чын пирамида. Алар бит күпме акчаларын югалтачак! Хәзер 2400 кертәсе булса, ахырга таба кешеләр 100әр мең акча салачак, фатирларыннан колак кага башлаячаклар. Ә югалткан акчаларны кире кайтару мөмкин булмаячак. Чөнки бу уенны уйлап тапкан кешеләрне табу мөмкин эш түгел. РФ Җинаять кодексының 172.2 маддәсе буенча, әлеге пирамидада катнашучыларга карата җинаять эшләре ачыла башлаячак. Уенга чакырып, белдерүләр куючыларга да җәза яный: 1 миллион сумга кадәр штраф сугарга мөмкиннәр. Тагын бер кат уйлагыз: бу акчалар сезнең тынычлыгыгызны алыштыра аламы?»
Сүз азагында. Шушы көннәрдә бер даими укучыбыздан хат килеп төште. Үзенең алдануын язган. Үзен газ хезмәтеннән дип таныштырган берәү фатирда газ исе килә башласа автомат рәвештә сигнал бирә торган җайланма куеп чыгып киткән. Бәясе 10 мең сум тирәсе, әмма пенсионерларга 50 процент ташлама, дип, шул җайланманы куйган өчен 4990 сум алган. «Нинди тәҗрибәле кеше булсам да, мин дә алданганмын. Газ хезмәтеннән хезмәткәр килгәч: «Бу бит мошенник булган, андый прибор 500 сум гына тора», – дип әйтте. Карт-корыга матур сүзләр сөйләп, ышандырырга тырышалар. Андый кешеләргә ишек ачмаска, элемтәгә кермәскә киңәш итәм», – дип язган әлеге укучыбыз. Җайланманы куеп чыгып киткән кеше калдырган сату-алу килешүен дә, чекны да салган. Шулай да тикшереп бетермичә «бу оешма – мошенник икән» дип язарга хокукыбыз юк. Шуңа күрә оешманың да, әлеге хатны юллаган укучыбызның да исемнәрен язмый тордык. Ачыклык кертеп бетергәч, тәфсилләп язарбыз.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Иң киң таралган 10 алдау төре
- Танышыгыз социаль челтәрдә бурычка акча сорап яза.
Андый смслар, гадәттә, «ВКонтакте» челтәрендә килеп төшә: «Сәлам! Картаңда акчаң бармы? Срочно 500 сум күчереп тор әле». Урысча язалар, әлбәттә. Тик хәзер мошенниклар да остарды: онлайн тәрҗемә сервисларын кулланып, татарча да язалар. Мондый смс килеп төшсә, акча күчерергә ашыкмагыз. Танышыгызга шалтыратып, акча чынлап та сиңа кирәкме, дип сорарга мөмкин. Яки смс язышканда икегез генә белә торган берәр очракны искә алыгыз: мошенник шундук үзен белгертер.
- Таныш түгел банк шалтыратып, кредит тәкъдим итә, тик башта «страховка» сатып алырга кирәк, ди.
Янәсе курьер аша «страховой полис» биреп җибәрәләр дә, сез шуны сатып алгач, банк кредит бирә. Үзегез заявка калдырмагансыз икән, өстәвенә таныш түгел банк шундый тәкъдим белән шалтыратса, ризалашмагыз.
- Нәрсәнедер сату турында интернетта игълан калдырдыгыз – карта номерыгызны әйтегез, хәзер үк акча күчерәбез, дип шалтыраталар.
Бушлай игъланнар сайтында нәрсәнедер сату турында белдерү калдырсаң, шундый шалтырату килергә мөмкин. «Сатып алучы»: «Бу әйберне бик ошаттым, хәзер үк сатып алам, карта номерыгызны җибәрегез – акча күчерәм», – дип шалтырата. Картаның арткы ягындагы өч саннан торган кодны да сорый. Шуннан соң: «Хәзер телефоныгызга смс-код килергә тиеш, аны әйтегез дә акча күчә», – ди. Чынлыкта, ул сезгә акча күчерми, сезнең картадан акчаны «салдырып» алмакчы була. Смс белән килгән кодны әйтсәгез, акчагыздан колак кагарсыз. Сезгә акча күчерсеннәр өчен карта номерын гына әйтү җитә.
- Картагызга «блок» куелды, аны алу өчен, безгә шалтыратыгыз.
«Банк»тан шундый смс килеп төшәргә мөмкин. Телефон номеры да күрсәтелә. Аңа шалтыраткач, карта номерын һәм телефонга җибәрелгән смс-кодны сорыйлар. Янәсе шулай итеп картагызга куелган «блок»ны алалар. Чынлыкта мошенниклар шул рәвешле сезнең картадан акчаны урлый. Чын банк «безгә шалтыратыгыз» дип смслар җибәрми һәм карта мәгълүматын да сорамый, ул мәгълүматлар болай да аларда бар инде.
- Якын кешегез бәлагә эләкте – аңа ярдәм итү өчен акча күчерегез!
Андый шалтырату йә смс килсә, беренче эш итеп, «авыр хәлдәге» ул якын кешегез белән элемтәгә кереп карагыз. Йә хәлне башка уртак танышларыгыз аша белешегез. Тота-каба акча күчерергә ашыкмагыз.
- Елына 600 процент белән кайтарып ала торган итеп акча кертергә тәкъдим итәләр.
Мондый процент ставкасын күргәч, үзеннән-үзе шик туарга тиеш. Финанс пирамидалары гына шундый зур процентлар белән кызыктыра. Акча кертсәгез, ул 600 процентны гына түгел, беренче керткән акчагызны да кайтарып ала алмассыз.
- Ниндидер таныш түгел номер шалтырата да тиз генә өзеп куя.
Гадәттә, кем булыр икән бу, дип кабат шалтыратып карыйсың. Менә шулай үзең шалтыратканда телефондагы акчаны «салдырып» алырга мөмкиннәр. Андый хәлгә тармас өчен, таныш түгел номерны интернетта язып эзләп карагыз.
- «Бу сиңа һичшиксез ошаячак!» дигән эчтәлектә смс килә, сылтамага басарга кушылган була.
Сылтамага басып күчсәң, телефонга вирус кертү ихтималлыгы зур. Вирус интернет-банкларга кереп, акчагызны урлый. Шуңа күрә таныш түгел телефон номерыннан килгән смслардагы сылтамаларга басып күчмәгез.
- Дәүләт акчаны кайтара.
Дәүләт оешмасыннан (әйтик, пенсия фондыннан йә социаль яклау бүлегеннән) дип шалтыраталар һәм: «Сез узган ел үзегезгә тиешле льготалардан файдаланмагансыз (мәсәлән, санаторийда ташламалы бәядән ял итү мөмкинлегеннән) икән, ул тотылмаган ташламаны дәүләт сезгә акчалата кайтарырга тели», – диләр. Аннары гадәттәгечә карта номерын һәм телефонга килгән смс-кодны сорыйлар. Сөенергә ашыкмагыз: дәүләтнең кеше саен шалтыратып, шулай акча өләшкәнен кайчан күргәнегез бар? Алай бик күчерәсегез килсә, банк реквизитларын бирәм, дияргә була. Карта мәгълүматларын әйтмәгез.
- Шундый-шундый әйбер сатып алгансыз, әгәр аны сез алмаган булсагыз, күрсәтелгән номерга шалтыратып, кичекмәстән банкка хәбәр итегез.
Сез, чыннан да, андый әйбер сатып алмаган буласыз. Минем картамны кулланып, кемдер нәрсәдер сатып алды микәнни, дигән корт күңелегезне кимерә башлый. Тик смста күрсәтелгән номерга шалтыратырга ашыкмагыз. Телефонның теге очында карта мәгълүматларыгызны сораячаклар. Банкның рәсми сайтында яки үзләре биргән визиткаларында күрсәтелгән номерга шалтыратып белешегез.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ
Сездән «Ай-һай хәлләр: алдакчылар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 27нче мартка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии