- 13.01.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Ун көн бәйрәм ялын кемдер өйдә, гаиләсе янында телевизордан күңел ачу тапшырулары карап кына уздыргандыр. Ә кемдер, дөнья күреп, җилләнеп кайтыйк әле, дип, юлга чыккандыр. Эчке эшләр министрлыгыннан көн саен диярлек килеп торган хәбәрләргә караганда, шул юлларда гомерләре өзелеп калучылар да булган.
КИНОГА ДИП КИТКӘН ҖИРДӘН…
4нче гыйнварда булган юл һәлакәте бөтен республиканы тетрәндерде, бәйрәм шаукымыннан айнытып җибәрде. Теләчедә яшәүче ирле-хатынлы Рамил белән Гөлчәчәк каникулда Казанга кинотеатрга барырга уйлыйлар. Лениногорскидан кунакка кайткан гаилә дуслары – ирле-хатынлы Нияз белән Алинәне, Алинәнең 19 яшьлек энесе Русланны да ияртеп, юлга кузгалалар. Барып кына җитә алмыйлар. Питрәч районының Чуча авылы янындагы юлда Рамил йөрткән 14нче модель «Лада» машинасы каршына «Хендай Крета» автомобиле килеп чыга. Бәрелешү нәтиҗәсендә Гөлчәчәк (1983нче елгы) һәм Рамил (1978нче елгы) Дәүләтшиннар, Алинә Мортазина (1989нчы елгы) һәм Руслан һәлак була, машинадан Нияз Мортазин гына исән кала. «Иномарка»дагыларның гомерләре өзелмәгән, шулай да сәламәтлекләренә җитди зыян килгән. Аларның берсе – 5 яшьлек бала, икенчесе – авырлы хатын-кыз, дип яза «Интертат». Икесе дә авыр хәлдә. Бала махсус креслога да утыртылмаган булган, шуңа күрә җитди җәрәхәтләр алган.
Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Кечкенәләр әле: берсе – 6нчы, икенчесе – 3нче класста укый, төпчек кызлары 4 яшендә генә. Мортазиннарның өч яшьлек кызы әнисен югалтты, әтисе дә больницада. Һәлакәт урынында төшерелгән фотоларга карыйсың да, яньчелеп беткән «Лада» машинасында Нияз ничекләр исән калды икән дип уйлыйсың. «Тимер ат»ның багажник өлеше генә торып калган бит.
Без Мортазиннарның гаилә дуслары Лилия Кыямова белән элемтәгә кереп, больницада ятучы Ниязның, ятим калган балаларның хәлен белештек. «Аллаһка шөкер, Нияз аңына килде, хәзер әкренләп савыгуга таба бара. 3 яшьлек кызы әбисе белән Лениногорскида. Әтисен бик сагына инде бала, Ниязга бигрәк тә бәйләнгән ул. Әнисен бөтенләйгә югалтканын әле аңлап бетерми. Дәүләтшиннарның өч баласы Теләчедә әбиләре белән яши», – дип аңлатты Лилия. Һәлак булганнарның дуслары акчалата ярдәм дә җыя башлаган. Лилия Кыямова үзе Мортазиннар гаиләсе өчен җыя. Тамчыдан күл җыела, диләр бит, бүгенгә 190 мең сум тирәсе җыелган инде. «Картага җыелган акчаны Ниязның әнисенә күчердек, елый-елый рәхмәтләр укыды. Кулга җыелган акчаны, Нияз больницадан чыккач, үзенә тапшырырбыз дип торабыз. Бер тиенен дә үзебезгә калдырмыйбыз! Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр күп икән, акча килә тора», – ди Лилия.
«Хендай»ны йөртүче югары тизлектә барган, каршы полосага чыгып узарга маташканда, каршысына машина килүен күргәч тә тормозга басмаган диелә. Хәзер аңа 7 елга хәтле ирегеннән мәхрүм итү яный. Ул нинди генә җәза алса да, үлгәннәрне кире кайтарып булмаячак шул инде.
ҺӘЛАКӘТЛӘР БУЕНЧА – БЕРЕНЧЕ
Русия инде ничә еллардан бирле аварияләр һәм аларда һәлак булучылар саны буенча дөньяда беренчеләрдән булып кала бирә. Дөрес, җитәкчелек «аварияләр кими, элек күбрәк иде» дип юатып тора торуын. Тик һәлакәт саны кимү белән генәмени. Аларда үлүчеләр артканнан-арта бара бит.
Куандыра торган статистика түгел, билгеле. Ә узган ел ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре: «2018нче елда юл-транспорт һәлакәтләре саны артачак», – дигән белдерү белән шөбһәгә салды. Артмый хәле юк: юлларда машиналар көннән-көн күбәя, шул исәптән иске автомобильләр саны да арта, аларның техник ягы көйсезләнә тора. Әнә бит Питрәчтәге фаҗигадә иномаркадагылар исән кала, ә безнең «данлыклы» Тольятти заводында корылган машинадагылар тулаем корбан була. Саклану мендәрләрен дә Русия автомобильләренә әле яңа гына урнаштыра башладылар. Әле анысы да эшләсә. Димәк, Русия автомобильләренә утыру гына да куркыныч булып тора. Бездә кеше гомере кыйммәт түгел: юллар торышы, һәм автомобильләрнең заман таләпләренә җавап бирүләрен кайгыртмау, шулай уйларга мәҗбүр итә. Шуңа өстәп, машина йөртүчеләрнең дә уртача яше арта бара – ЮХИДИ белгечләре сүзләренә караганда, аварияләр санына бу фактор да йогынты ясый. Яшь барган саен кешенең игътибарлылыгы кими, хәрәкәтләре салмаклана шул.
Гомумән алганда, статистика белгечләре авариягә китерә торган төп ике сәбәпне атый. Беренчесе – юл начар булу, икенчесе – исерек хәлдә рульгә утыру. Юл «гаепле» булган һәлакәтләр бермә-бер күбрәк. АвтоПравозащита. ру сайты, рәсми статистикага таянып, мондый саннар китерә: 2017нче елда Русиядә теркәлгән 30 500 һәлакәт юл начар булу сәбәпле килеп чыккан дип табылган. Чагыштыру өчен: 5 435 һәлакәт – рульгә исерек килеш утыру аркасында.
Дөрес, безнең илдә юлда йөрү куркынычсызлыгына бик игътибарлы карыйлар үзе. Һәлакәт була-нитә калса, ул урынга тизлекне чикли торган яисә башка берәр юл билгесе китереп кадаклый торалар (һәлакәттә кеше үлсә, юл билгесе тизрәк тә пәйда була). Көз көне Казанның Гвардия урамында минем күз алдында бер кызны машина бәреп киткән иде. «Зебра» кырылып беткән, күренер-күренмәс кенә тора, светофор юк. Кыз шул күренер-күренмәс «зебра»га ышанып, юл аша чыга башлады гына – ыжгырып килгән машина бәреп тә китте. Күптән түгел ул һәлакәт булган урынга светофор куйганнар – ниһаять! Аны куяр өчен ничә кешенең җәрәхәт алуы һәм үлүе кирәк булгандыр.
Безнең йорт янында да куркыныч участок бар. Машина тыз-быз йөреп тора, җәяүлеләр юл аша чыга алмый тилмерә – светофор да, хәтта юл билгесе, «зебра» да юк иде. Берничә йортта яшәүчеләр җыелышып мэриягә хатлар яза, артыннан йөри торгач, ниһаять, ул урынга светофор куйдылар. Хәер, светофор куелуда ул хатлар гына булышмагандыр, әлеге урында берәр һәлакәт-мазар булгандыр дип шикләнәбез әле.
2017нче елда Казанда гына да юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 68 миллион сум акча тотылган. Мэрия сайтындагы хисаптан күренгәнчә, бу акчага шәһәр юлларына 571 юл билгесе, 12 светофор, 6750 метр киртә куелган. Барысы да – авария куркынычы булган участокларда. Бу юл билгеләренең файдасы булыр, юл һәлакәтләре чыннан да кимер, дип өметләнәбез инде хәзер.
Ә әлегә булган статистика бер дә куандырмый. 2017нче елгы саннар юк, ә 2016нчы елда, Росстат мәгълүматына караганда, юл һәлакәтләрендә үлгән кешеләр саны буенча Татарстан Идел буе округында беренче урында булган – 311 үлем. Югыйсә, күрше төбәкләр белән чагыштырганда бездә юллар яхшырак та бит әле. Әнә быел да 870 миллион сумга 150 километр юлны «ямарга» җыеналар. Димәк, начар юлга гына сылтап калдырып булмый. Юллар яхшы булганга аварияләр күп, дип акланып була аның каравы. Янәсе юл яхшы булгач, йөртүчеләр тизлекне арттыра, шул сәбәпле еш кына һәлакәткә дучар була.
Башка бер генә илдә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре бездәге кебек чат саен каравыллап тормый. Безнең юллардагы хәтле видеокамералар да күп илләрдә юк. Шулай булуга карамастан, аварияләр саны буенча без беренче булып кала бирәбез. Хәер, юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре күбрәк торган саен аварияләр кимрәк булуга ил җитәкчелеге дә ышанмый башлады бугай инде. Бу елның 5нче гыйнварында Президент Владимир Путин ЮХИДИ штатын 10 мең кешегә кыскарту турындагы указга кул куйды. «Гаишник»лар 20 процентка кими дигән сүз бу. Кем белә, бәлки, алар кимү белән, юл-транспорт һәлакәтләре дә азаер әле.
Статистика
2017нче елда Русия юлларында барлыгы 133203 һәлакәт теркәлгән (елның соңгы көннәрен исәпләмичә). Бу сан элеккеге еллар белән чагыштырганда бераз кимегән. Тик һәлак булучылар саны, киресенчә, артканнан-арта гына бара. Узган елда 16600 кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Шуның 582се – балалар. 168 146 кеше һәлакәттә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шуның 15 860ы – балигъ булмаганнар.
Чыганак: avtopravozashita.ru
Чит илләрдә
Дөньяда беренче юл-транспорт һәлакәте 1896нчы елның 30нчы маенда АКШта теркәлгән дип санала. Нью-Йорк шәһәрендә велосипед белән электромобиль бәрелешкән, нәтиҗәдә, велосипедчының аягы сынган. Шул вакыттан башлап, юлда йөрүне куркынычсыз итү чаралары күрелә башлаган, юлда йөрү кагыйдәләре уйлап чыгарылган.
Куркынычсызлык чаралары никадәр югары дәрәҗәдә булса да, юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән бер генә ил дә юк.
АКШ. Рәсми статистика, 1970нче елдан башлап, илдә юл һәлакәтләре саны кими бара, дип белдерсә дә, АКШ аварияләр саны күп булган илләр исемлегендә кала бирә. Биредә 100 мең кешегә 11,4 үлем очрагы туры килә (юлда һәлак булганнар күрсәткече генә). Моңа кеше һәм машиналар саны күп булу да сәбәпче, әлбәттә. Ә Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) Нью-Йорк шәһәре юлларын дөньяда иң куркынычсыз юллар исемлегенә керткән.
ЕВРОПА БЕРЛЕГЕилләре. 2016нчы елда 25500 кеше юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, 135 мең кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган. Көн саен якынча 70 кеше юлда һәлак була дип исәпләп чыгарганнар.
УКРАИНА. 2016нчы елда 1558776 авария теркәлгән, аларда 4003 кеше һәлак булган, 33613 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
БЕЛОРУСИЯ. 2015нче елда илдә 4119 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 618 кеше үлгән, 4389ы төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган.
АВСТРАЛИЯ. Әле 1970нче елларда гына бу илдә машина йөртүчеләр бик саксыз хәрәкәт итә торган булган, 100 мең кешегә 30 үлем туры килгән. Куркынычсызлык чараларын катгыйлату үз эшен эшләгән: соңгы елларда юл һәлакәтендә үлүчеләр саны 80 процентка кимегән.
КЫТАЙ. Рәсми статистика буенча, бу илдә 200 миллион транспорт чарасы бар дип санала. Техника күп булгач, аварияләр дә күп – юл-транспорт һәлакәте саны буенча Кытай исемлектә беренче урыннарда. Кеше үлеменә китергән һәлакәтләрнең 9 проценты йөртүченең исерткеч эчемлек кулланган килеш рульгә утыруы аркасында килеп чыга, диелә.
Чыганак: vawilon.ru
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии