Дәүләт: «артык акча»ны үзегезгә калдырыгыз

Дәүләт: «артык акча»ны үзегезгә калдырыгыз

Әгәр сезгә пенсияне (пенсиягә өстәмә түләүләрне) ялгышып артыграк күчергәннәр икән, ул акчаны кире кайтарасы булмаячак. «Дәүләт «артык» акчаны үзегезгә калдырырга рөхсәт итә», – дип сөенче ала федераль басмалар Русия Федерациясе Югары судына сылтама ясап. Менә ичмасам яхшы хәбәр!

Шаярту түгел, бу – чыннан да яхшы хәбәр. Дөрес, төбенә төшеп казый башласаң, бәйләнер урын табарга була, әлбәттә. Тапкансыз сөенер нәрсә, дип уйлаучылар да очрар. Социаль түләүләр билгеләгәндә ялгышулар алай еш күзәтелми, бигрәк тә хәзерге компьютер заманында барысы да электрон базаларда саклана һәм исәпләнә бит. Димәк, «артык акча»га өметләнәсе килгәннәргә ул социаль түләүләрне билгеләүчеләрнең әллә нигә бер ялгышуларын көтәргә калачак. Пенсионерларның берничә тиенгә «баюы» дәүләтнең хаталануына бәйле булачак дигән сүз. Иске бер анекдот бар бит: сез әле яшисез икән – бу сезнең казанышыгыз түгел, ә безнең эшләп бетермәвебез. Шундагы шикелле килеп чыга инде. Ләкин без яхшы ягын күрергә тырышабыз. Булганына шөкер, дигәндәй, РФ Югары судының бу карарын да халык файдасына эшләнгән эшләр рәтенә кертеп куйыйк инде. Пенсия фонды хезмәткәре ялгыш исәпләгән һәм акчаны артыграк күчергән булып, аны кире кайтарырга кирәксә, бюрократия эшләренә күпме вакыт, нервы китәр иде. Хәзер алары да янга кала булып чыга бит! Акчасыннан бигрәк, шулары да халыкка файда.

Әйтик, табиб ялгышып инвалидлык белешмәсе язып биргән һәм шуның буенча кешегә пенсия билгеләгәннәр, ә соңыннан белешмәнең дөрес бирелмәгәне ачыкланган икән, бу очракта да түләнгән акчаны дәүләткә кире кайтарасы түгел, дип яза URA.RU. Әлеге кагыйдә пенсиягә генә түгел, льгота, премия, хезмәт хакы, стипендия һәм алиментларга да кагыла. Дөрес, соңгысының ялгышып артыграк күчерелү ихтималлыгы нольгә тигез дисәң дә була: кая артыграк түләү, алиментның тиешлесен дә ала алмый тилмерәләр әле бездә. «Ялгыш күчерелгән бу түләүләрне кире кайтару гражданинны кыен матди хәлгә куярга мөмкин. Әгәр гражданин үз ягыннан барысын да дөрес эшләгән, компенсация алу өчен хокук боза торган гамәлләр кылмаган икән, артык күчерелгән түләүләрне кайтарасы түгел. Әгәр гражданинның гамәлләрендә хокук бозу бар дип саныйлар икән, моны хакимият органнары исбатларга тиеш. Гражданинга үзенең гаепсез булуын дәлилләргә кирәкми», – диелә РФ Югары суды сайтында. Монысы да яхшы: син түгел, алар исбатлыйсы.

Дөрес, бар очракта да «күчергәнбез икән – әйдә, сиңа калсын» дип әйтмәячәкләр. Мәсәлән, инвалидны яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караучы эшкә урнашса, аңа үзенә түләнгән социаль түләүне дәүләткә кире кайтарырга туры килә, дип яза «Аргументлар һәм фактлар» (закон буенча, инвалидны яки өлкән кешене караучы эшләмәскә тиеш, ә рәсми эшкә урнашса, бу хакта Пенсия фонды белми калмый). Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы студентлар уку йортыннан куылса яки читтән торып укуга күчсә, бу хакта Пенсия фондына белдерергә тиеш. Үзең белдермәсәң, Пенсия фонды иртәме-соңмы барыбер беләчәк һәм «артык» түләнгән пенсияне кире кайтарырга туры киләчәк. Вакытында хәбәр итмәсәң, аннары берьюлы шактый сумманы дәүләткә чыгарып бирергә кирәк булачак, шуңа күрә мондый нәрсәләрне озакка сузмый хәл итү кулайрак.

Бер төбәктән икенче төбәккә күченсәң дә Пенсия фондына белдерү зарур – ике җирдә дә пенсия түләп ятмасыннар. Берсен барыбер кайтартачаклар бит.

Пенсионер ай ахырында үлеп, ЗАГС тиешле мәгълүматны Пенсия фондына күчереп өлгермәгән булса, киләсе айга пенсия килә. Һәм бу очракта да акчаны кире кайтарасы. Кыскасы, яхшы хәбәр дигәннең хәйран гына искәрмәләре дә бар.

Русия Президенты Владимир Путин әле ноябрь ахырында гына чиновникларга халыкның кеременә игътибарны юнәлтергә кушкан иде. Югары суд сайтында «артык акчалар» турында ачыкламаның шушы белдерү белән бер тирәдәрәк чыгуы очраклылык микән? Әллә Путин кушканны үтәп, «игътибар юнәлтә» башлаумы? Дәүләтнең үзе ялгышып артык күчергән бер-ике тиенне сиңа калдыруы бик зур сәдака бит инде ул. Ә Русиядә быел сәдакаларны юмарт өләштеләр…

Пенсионерларга тыныч кына яшәргә бирмиләр. Әле күптән түгел генә 2021нче елда Русиядә пенсионерларның өстәмә керемнәрен һәм яшәү шартларын тикшерәселәр икән дигән хәбәр чыккан иде. Соңрак Дәүләт Думасы да, Хезмәт министрлыгы да бу хәбәрне кире кактылар. «Пенсионерларны тикшерү планлаштырылмый. Пенсия һәм өстәмә керем – бер-берсе белән бәйләнмәгән нәрсәләр», – дип язды «РИА Новости». Ләкин беренче хәбәр лаеклы ялдагыларның йөрәгенә курку салган иде инде (әле кайчан гына, торак мәйданың зур, җирең бар икән дип, «юл акчасы»н кискәннәрен дә хәтерлиләр шул). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов та социаль челтәрдә ул хәбәрне тәнкыйтьләп чыкты: «Әгәр бу хәбәр дөрес икән, бу бит вәхшилек дигән сүз. «Ерунда» белән шөгыльләнүдән, өлкәннәрдән «артык тиен» эзләүдән туктагыз! Оят бит!» – дип язган иде ул. Шуңа күрә «артык акча»га сөенергәме, тагын кайсы яктан китереп кысарлар икән дип шикләнергәме, белгән дә юк…

Русиядә пенсия реформасы башланганга 2021нче елның гыйнварында ике ел була. Реформа беренче чиратта пенсиягә чыгу яшен арттыру, моның халыкта зур ризасызлык уятуы белән истә калачак. 2018нче елда хатын-кызлар – 55, ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыга иде. 2021нче елда хатын-кызлар лаеклы ялга 56 яшь тә 6 ай, ә ир-атлар 61 яшь тә 6 айдан чыга торган булачак. Пенсия реформасы этаплап тормышка ашырыла, 2028нче елга тәмамланырга тиеш

ФАРАЗ

Пенсиягә чыгу яше тагын артачак икән дигән сүзләр инде хәзердән үк йөри. Аналитик Юрий Горлин бу хәл 15-20 елдан да иртәрәк булмас әле, дип фаразлый һәм моның өчен нинди шартлар кирәк буласын санап күрсәтә.

– Якындагы 15 елда илдәге демографик һәм социаль шартлар пенсия яшен тагын да арттырырга мөмкинлек бирмәстер әле дип уйлыйм. Медицина елдан-ел камилләшү, яшәү шартлары яхшыру нәтиҗәсендә уртача гомер озынлыгы һәм бигрәк тә сәламәт актив яшәү чоры артса, ә пенсия системасы үзгәртүләргә ихтыяҗ тойса, 2040нчы елларда офыкта пенсия яшен тагын да күтәрү мәсьәләсе калкып чыгар. Әлегә бу гипотеза, ягъни фараз рәвешендәге ихтималлык кына. Шуны да әйтергә кирәк: күпчелек алга киткән илләрдә кешеләр хәзердән үк пенсиягә 67 яшьтән чыга. Һәм безнең илдә дә бу планканы өскәрәк күтәрү турында сөйләшүләр алып барыла, – дип аңлаткан РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең социаль анализ һәм фаразлау Институты директоры урынбасары Юрий Горлин «Московский комсомолец» газетасына биргән интервьюсында.

СТАТИСТИКА

«Пенсиягә чыккач нишләргә җыенасыз?». Күптән түгел Русиякүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) әнә шундый сораштыру уздырган. Анда катнашканнарның 22 проценты, ягъни һәр бишенче кеше «эшләргә» дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 70 проценты пенсиягә чыкканнан соң да эшләү ихтималлыгын кире какмаган. Эшләү-эшләмәү мәсьәләсе вазгыятькә карап хәл ителер, дигәннәр. Пенсияләре күпме чыгар, ул вакытка илдәге икътисад нинди булыр, рубль хакы ничек үзгәрер – карарлары шуларга бәйле булачак, димәк. Респондентларның 7 проценты гына «пенсиягә чыккач эшләргә җыенмыйм» дип җавап биргән.

Пенсиягә чыккач та эшләргә җыенучылар – күбесенчә зур шәһәрләрдә (Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б.) яшәүчеләр. Шулай ук 500-950 мең кеше яши торган торак пунктлардан булган респондентлар да күпчелек очракта эшләргә ниятләүләрен белдергән. Ә авыл халкы (андыйлар 11 процент булган) лаеклы ялда эшләргә планлаштырмыйбыз дип җавап биргән.

Сораштырылганнарның 45 проценты, пенсиядә эшләү-эшләмәү мәсьәләсен кеше үзе хәл итәргә тиеш, дәүләт моңа кысылмасын, киртәләр куймасын иде, дип белдергән. Шул ук вакытта олылар яшьләр урынын алып тормасын, вакытында лаеклы ялга китсен иде, дигән тәкъдимне әйтүчеләр 8 процент булган.

Социологлар «ә нәрсәгә пенсиягә чыккач та эшләргә ниятлисез?» дигән риторик сорауны да биргән. Җавабын болай да белсәк тә, ВЦИОМ саннарын китерик инде: пенсия акчасы аз булганга – 74 процентның җавабы шундый. Респондентларның 56 проценты балаларына һәм оныкларына әзме-күпме ярдәм күрсәтергә тели, шуңа күрә пенсиягә чыккач та эшләүләрен дәвам итәргә җыена. Ялгызлыктан куркып, вакытын эш урынында, коллективта уздырырга уйлаучылар да бар (андыйлар 32 процент). Халыкның 16 проценты гадәт буенча эшкә йөрергә ниятли, 20 проценты «эшләү ошый» дип белдергән.

Пенсиягә кайчан әзерләнә башларга?

Русия Пенсия фонды һәрбер затка пенсия хокукларын раслый торган документларны вакытыннан алда җыю һәм тикшерү мөмкинлеге бирә. Аларны кайчан әзерли башларга соң?

Пенсия фондының Казан шәһәре, Яңа Савин районы бүлекчәсе баш белгече Лилия Әхмәтова әйтүенчә, пенсиягә чыгарга биш елы калган кешеләр тиешле документларын әзерли башласалар була.

– Яше җитмәгән кешеләр пенсия билгеләүне нәрсәгә алдан кайгыртырга тиешләр, дигән сорауны еш бирәләр. Беренчедән, бу Пенсия фонды белгечләре документларны рәсмиләштерүнең төгәллеген тикшереп, аларда булган мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген бәяләп өлгерсен өчен кирәк. Икенчедән, Пенсия фонды белгечләре кирәк очракта архив оешмаларына, шул исәптән төбәктән читтә урнашкан оешмаларга да, кирәкле мәгълүматны бирүне сорап язуда һәм аны җибәрүдә ярдәм итәләр (ә моңа хәйран күп вакыт китә). Шулай ук элеккеге эш бирүчеләрдән иминият стажын, махсус шартларда эшләү стажын һәм хезмәт хакын раслый торган өстәмә кирәкле рәсми кәгазьләрне соратуда да ярдәм күрсәтәләр. Гадәттә, мондый мәгълүматны тиз генә җыеп булмый. Шуңа күрә пенсияне 5 ел алдан кайгырта башларга кирәк дибез.

Ә пенсия билгеләү турында гариза лаеклы ялга чыгарга бер ай кала тапшырыла. Иминият пенсиясе гариза белән мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә. Әлбәттә инде, бу вакытта кешенең пенсия яше тулган, ягъни пенсия алырга хокукы барлыкка килгән булырга тиеш – аннан да иртәрәк билгеләнми.

Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге заманда беркая да бармыйча, бөтен мәгълүматны электрон рәвештә генә дә рәсмиләштереп була. Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фонды рәсми порталындагы «шәхси кабинет» яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә, – дип аңлатты Лилия Әгъзәм кызы. «Шәхси кабинет» аша гариза биргән, шул ук вакытта тиешле рәсми кәгазьләрне Пенсия фондына алдан ук тапшырган затларга пенсия 10 көн дәвамында билгеләнә (пенсиягә чыгу вакыты җиткәннән соң). Пенсияне билгеләү һәм аның күләме турында мәгълүмат та шунда ук кешенең «шәхси кабинет»ында чагылачак.

Сораулар калган булса, Пенсия фондының контакт-үзәгенә шалтыратып бирә аласыз: 8-800-600-0-357.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии