Җиңгәндә – «россияне», төрткәләшкәндә – «килмешәк»

Җиңгәндә – «россияне», төрткәләшкәндә – «килмешәк»

Бу көннәрдә милләт, халык темасы бигрәк тә еш телгә алына.

Бердән, җанисәп бара. Шулай дип аталса да, быел анда җан башын гына санап калмыйлар, нинди мич ягасыз (җылыту системасы турындагы сорау татарчага шулай тәрҗемә ителгән), өйдә бәдрәфегез бармы, яшәргә акчаны каян аласыз ише сораулар да бирәләр. Шулай да без, татарлар өчен (үзеңнеке – үзәктә) халык санын алу беренче чиратта милләт һәм тел турындагы сораулары белән әһәмиятле.

Икенчедән, 4нче ноябрьдә Русиядә чагыштырмача яңа бәйрәмне – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. Башлыча «Урыс маршы» белән генә билгеләп үтелсә дә, «Җәмәгатьчелек фикере» фонды оештырган сораштыруда катнашканнарның 71 проценты аны чираттагы ял көне дип кенә кабул итсә дә, ил җитәкчелеге 4нче ноябрьне бик мөһим бәйрәм, «толерантлыкның бер үрнәге» итеп күрсәтергә тели.

Узган атнада Мәскәүдә булган вакыйга да, һич көтелмәгән (әллә көтелгәнме?) борылыш алып, милләт турында сөйләшүгә кайтып калды.

СУГЫШУ ОНЫТЫЛДЫ, МИЛЛӘТНЕ ТИКШЕРӘЛӘР

4нче ноябрьдән 5есенә каршы төндә, ягъни Халыклар бердәмлеге көне гадәти җомгага авышып барганда, башкаланың Яңа Мәскәү дип аталган өлешендә (Яңа Ватутинкалар районы) йодрыклы низаг килеп чыккан. Алдан ук әйтеп куйыйк: Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, зыян күрүчеләр юк. Андый хәлләр көн дә булып тора, кайчагында йодрык белән генә калмыйлар, корал да эшкә җигелә, яраланучылар, үлүчеләр дә була. Шуңа күрә әгәр ике яктан да бер үк милләт кешеләре сугышса, бәлки, бу вакыйга федераль хәбәрләр тасмасына чыкмас та, җирле матбугатта гына гадәти төрткәләшү буларак телгә алыныр иде. Ләкин икенче көнгә федераль матбугат чаралары бу вакыйганы бөтен илгә тараткан, фикер алышулар «сугышканнар», «бала янында атасына сукканнар» дип түгел, «кыйнаучылар нинди милләттән булган» дигән яссылыкка күчкән иде инде.

Бу сугышуның тәгаен сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклап бетерер. Әлегә нәрсәләр билгеле: интернетта таралган видеодан күренгәнчә, баласы белән баручы ирне дүрт егет уратып ала, урысча «Әйдә бергә бер чыгабыз», «Хәзер мин сиңа һәм балаңа сугам» дигән сүзләр ишетелә (видеода сүгенү сүзләре дә яңгырый). Теге ир исә «Нишлисез, мин бала белән бит, баланы куркытасыз» дип әйтеп карый. Аңа берничә тапкыр сугалар, бала каядыр йөгереп китеп бара. Соңрак якындагы күзәтү камерасы төшереп торган видео да интернетка эленде. Анысыннан күренгәнчә, дүрт егет баласын җилкәсенә утырткан ирне һәм аның белән бергә атлаучы иптәшен узып киткән булганнар инде. Балалы ирнең иптәше боларга нәрсәдер әйткән кебек була һәм йөгереп китә. Егетләр башта шуның артыннан куа башлыйлар, аннары, күрәсең, балалы ир янына әйләнеп киләләр.

Башта «Хулиганлык» маддәсе буенча «Эш» ачылган булса, соңрак Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин аны «үтермәкче булу» дигән күпкә катгыйрак маддәгә үзгәртергә кушты. Балалы ирне табып, күрсәтмә алганнар: теге егетләрнең берсе баланың яңагына сукты, икенчесенең кулында пычакка охшаган әйбер бар иде, дигән. Вакыйга бала катнашында булгач, ягъни аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырылгач, гаепләүне авырлаштырырга булганнар, күрәсең. Мантыйк буенча менә шушылар турында сөйләшү, «ни өчен сугышканнар?» дигән сорауга җавап эзләп фикер алышу урынлы булыр иде кебек. Тик анысы арткы планга күчте, «ни өчен» түгел, «кемнәр сугышкан», дөресрәге «кемнәр кыйнаган»ны ачыклауга кайтып калды. Җинаять маддәсен дә милләт темасы булганга авырлаштырганнар, дип фикер йөртүчеләр дә булды.

Кайбер телеграм-каналлар, мәсәлән, «Readovka» баласы белән барган иргә «кавказлылар» һәм «сакаллылар» ташланган дип язды, моны башка матбугат чаралары да эләктереп алды. Соңрак шул ук телеграм-канал, үз чыганакларына сылтама ясап, «егетләр Русиягә Әзәрбайҗан һәм көнбатыш Казахстаннан күченеп килгән гаиләләрдән» дигән мәгълүмат бирде. Күпмедер вакыттан «РИА Новости», Эчке эшләр министрлыгыннан шәрехләмә алып, егетләр дүртесе дә Кавказ арты дәүләтләренең берсеннән килгән, араларында казахлар юк, дип язды. Бераздан «алар Оренбургтан икән» дигән икенче мәгълүмат чыкты. Эчке эшләр министрлыгы сугышуда катнашучыларны табып, алар белән видео чыгарды. Шунда бер егет Мәскәүгә Оренбургтан килүләре, үзләренең Русия гражданнары булуы турында әйтә. Сүз уңаеннан, сугышуны башлауда шикләнелгән 17-19 яшьлек дүрт егет тә тоткарланган, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында. Аларның милләтен ачыклау белән мәшгуль булып, бу соңгы хәбәр күләгәдәрәк калды.

ҖИНАЯТЬЧЕНЕҢ МИЛЛӘТЕ БАРМЫ?

Җае чыкканда «Без күпмилләтле илдә яшибез» дип мактанырга, «толерантлык» турында сөйләшергә ярата торган Русиянең пропаганда вәкилләре дә бу милләтләрне аеру, бер-берсенә каршы котырту учагын болгата. Мәсәлән, шундыйларның берсе – «Russia Today» телеканалы җитәкчесе Маргарита Симоньян Яңа Мәскәүдәге хәлдән соң үзенең телеграм-каналында мондый эчтәлектәге язма урнаштырды: «Бөтен бу «килмешәкләр» һәм «кавказ милләтле затлар» сикеренә торгач барып җитәчәкләр әле: илдә пропискага керү, теркәлү, документларны тикшерүне кабат катгыйлатачаклар (20 ел элек Краснодардан Мәскәүгә күчеп килгәндә мине дә тикшергәннәре кебек). Һәм бик дөрес эшләячәкләр. Кавказда яшь ирләр кунакта, гафу итегез, хәтта бәдрәфкә дә керми. Түзәләр. Чөнки уңайсыз. Чөнки кунакта. Ә Мәскәүдә кунакта түгелмени? Сезгә өйдә кемнең хуҗа икәнен күрсәтерләр. Моны мин сезгә үзем дә «килмешәк» һәм «кавказ милләтле зат» буларак әйтәм».

Кавказ турында яман сүз әйтүчеләргә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның җавапсыз калганы юк. Бу юлы да шулай булды. «Теләсә нинди, хәтта кечкенә генә вакыйгада да кавказлыларны гаепләүләре туйдырды инде. Кавказ халкы төрле көрәшләрдә яки рингта җиңгәндә – алар «россияне», бөтен интернет русияле спортчыларның уңышларына сөенә. Ә төрткәләшеп алсалар яки урысча акцент белән сөйләшсәләр – «килмешәкләр», «барысының да пропискасын тикшерергә кирәк». Ярар, Кавказ кешесе сугышкан ди. Артык тавыш куптармыйча гына тоткарларга һәм закон буенча хөкем итәргә нәрсә комачаулый? Матбугатта өстәмә шау-шу тудырмый гына эшләргә куркалармы әллә? Без, Төньяк Кавказ халкы (чеченнар, ингушлар, дагыстаннар, кабардалар, балкарлар һәм башкалар), барыбыз да Русия Федерациясе гражданнары, килмешәк түгел. Үзебезнең йортта яшибез һәм, сез моны телисезме-теләмисезме, бу һәрвакыт шулай булачак. Ә ни өчен кавказлыларның метрода славян кыяфәтле исерекләрдән бер кызны яклаулары турында язмыйлар? Мәктәпләрдә үтерүләр, зур коррупцион схемалар, дәүләткә хыянәт һәм башка җитди җинаятьләр кылына – әйдәгез, аларында да милләтне яки бер дә булмаса «славян милләтеннән булган зат», «Мәскәүдә туган кеше» дип күрсәтә торган булыйк алайса. Күңелле булырмы икән? Аның каравы гадел булыр иде», – дип җаваплады.

Симоньян моңа каршы үзен дөрес аңламауларын белдерде. Ул Төньяк Кавказ дип аерып әйтмәгән, ә Кавказ әле ул чеченнар гына түгел, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия һәм башкалар да икән. «Географик яктан караганда, мин үзем дә Кавказ кешесе. Шуңа күрә бу гомуми терминга керә торган халыкларның аерым вәкилләренең тәртипсезлеген тәнкыйтьләргә тулы хокукым бар», – диде һәм үз сүзендә калуын белдерде: җинаятчеләрнең милләтен күрсәтергә кирәк икән. Югыйсә илне югалтуыбыз бар, ди. Бер тапкыр нәкъ менә шушы сәбәптән югалтканбыз икән инде.

Шуннан соң Рамзан Кадыйров белдерү ясады: Симоньян белән телефоннан сөйләшкәннәр, аңлашканнар һәм «Кавказ – искеткеч төбәк» дигән фикердә тукталып саубуллашканнар. Үзләренчә матур итеп нокта куярга тырыштылар, әмма юшкыны калды.

Журналистларны җинаятьнең милләте юк, хәбәр язганда милләтне аерып чыгармаска, дип өйрәтәләр дә бит өйрәтүен, ләкин медиада беренче урынга этика кагыйдәләре түгел, сенсация ясау теләге чыга. Бигрәк тә интернет мәгълүмат чарасында: ни кадәр күбрәк кеше кереп укыса, ни кадәр күбрәк комментарий калдырсалар – ул электрон басма өчен шул кадәр яхшырак. Ә «Мәскәүдә сугышканнар» дигәнгә караганда, «Мәскәүдә кавказлар славян кешесен кыйнаган» дигән хәбәргә күбрәк игътибар буласы аңлашыла.

«ТОЛЕРАНТЛЫК» ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ ДӘ БИТ...

Шулай туры килүен әйт син: 9нчы ноябрь – фашизм, расизм һәм антисемитизмга каршы халыкара көрәш көне. Бу көн дөнья күләмендә чагыштырмача күптән түгел – 2011нче елдан гына билгеләп үтелә башлады. Барлыкка килү тарихы 1938нче елның 9-10нчы ноябрендә Германиядә һәм Австриянең бер өлешендә булган хәлләргә барып тоташа. Ул вакытта күпләп яһүдне үтерәләр, 30 меңләбен концлагерьларга җибәрәләр. Бу тарихка «Бәллүр төн» яки «Ватык витриналар төне» дип кереп калган. Чөнки кешеләрне генә кырып калмыйлар, йөзләгән синагоганы яндыралар, яһүдләрнеке булган кибетләрнең тәрәзәләрен ватып бетерәләр. Һәм бу төн 6 миллионга якын яһүднең үлеменә китергән Холокостка башлангыч сала. Бүген антисемитчылык арткы планга күчте анысы. Әмма кешеләрне расасы, милләте, теле һәм башка үзенчәлекләре буенча аеру, кимсетү, басу һаман да дәвам итә. Мәскәүдә булган вакыйга да, аңа охшаш башкалары да – моның ачык мисалы.

Маргарита Симоньян җинаятьченең милләтен матбугатта әйтеп сөйләшмәү бер илнең (СССРны күздә тотуы) таркалуына китерде, дигән фикерне әйтә. Шул ук вакытта бер милләтнең өстенлекле булуын расларга тырышу нинди фаҗигаләргә китереп җиткерүен, аерым бер кешенең гаебе белән бөтен милләт арасында бәйләнеш бар дигән ялгыш карашның халыкларны эзәрлекләүгә, күпләгән геноцидларга сәбәп булуын әйтми калдыра. Бер яктан «толерантлык», «дуслык» турында сөйләшү бара, икенче яктан шул ук куллар милләт белән милләтне бәрелештерә. Бер милләтне аерып алып, «дәүләт төзүче халык» дип Төп законга кертәләр, икенче яктан үз милләтенең хокукларын даулап йөрүче Бөтентатар иҗтимагый үзәге кебекләрне экстремистлыкта гаепләргә маташалар. Хәтер көнен рәсмиләштерик дигәнгә, «милләтләр арасында низаг тудыруыгыз бар» дигән сылтау табалар. Илдә шушындый вазгыять булганда, зурлап Халыклар бердәмлеге көнен түгел, 9нчы ноябрь – фашизм, расизм һәм антисемитизмга каршы халыкара көрәш көнен билгеләп үтү файдалырак булыр иде кебек тоела.

 

«Russia Today» телеканалы җитәкчесе Маргарита Симоньян җинаятьченең милләтен матбугатта әйтеп сөйләшмәү бер илнең (СССРны күздә тотуы) таркалуына китерде, дигән фикерне әйтә. Шул ук вакытта бер милләтнең өстенлекле булуын расларга тырышу нинди фаҗигаләргә китереп җиткерүен, аерым бер кешенең гаебе белән бөтен милләт арасында бәйләнеш бар дигән ялгыш карашның халыкларны эзәрлекләүгә, күпләгән геноцидларга сәбәп булуын әйтми калдыра. Бер яктан «толерантлык», «дуслык» турында сөйләшү бара, икенче яктан шул ук куллар милләт белән милләтне бәрелештерә. Бер милләтне аерып алып, «дәүләт төзүче халык» дип Төп законга кертәләр, икенче яктан үз милләтенең хокукларын даулап йөрүче Бөтентатар иҗтимагый үзәге кебекләрне экстремистлыкта гаепләргә маташалар.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии