Ике аяклы ерткычлар

Ике аяклы ерткычлар

Явызлык кичә-бүген генә барлыкка килмәгән. Шуңа күрә хәзер явыз гамәл кылып, берәүне дә аптыратып булмый. Шулай дип уйлый идек. Тик ике атна элек Хабаровскида булган коточкыч хәл аптыратып кына калмады, күпләрдә нәфрәт хисе дә уятты. Ике үсмер кызның 15ләп эт һәм мәчене төрлечә җәзалап үтерүләре, өстәвенә, бу гамәлләрен видеога төшереп барып, интернетка элүләре явызлык дигәннең дә чиген узып китте шул.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган ерткычлыкның беренче очрагы гына түгел инде бу. Хәзер яшьләр арасында яңа шаукым күзәтелә бит: кылган явызлыкны видеога төшереп, интернетка элү, шул рәвешле «текә» булып «мактану». Хәтерегездә булса, узган ел Казан медицина көллиятендә укучы бер кыз, практика үтәргә больницага баргач, операция вакытында авыруның эчке органнарын тотып фотога төшкән, шуны интернетка керткән иде. Әле менә күптән түгел генә тагын бер хәбәр килеп иреште: Уфада ике үсмер егет тере көчекнең тиресен салдыруларын видеога яздырганнар. Мондый хәлләр адым саен. Тик җәмәгатьчелекне кузгатып җибәрергә нәкъ менә Хабаровск очрагы кирәк булган икән.

«ӘЙДӘ МОНЫСЫН ҮТЕРӘБЕЗ…»

16-17 яшьлек Алинә белән Аленаның корбаннары – йортсыз калган эт һәм мәчеләр түгел. Кызлар аларны кеше саен җыйган, сайланганнар да әле җитмәсә. Кемнеңдер песи баласы, кемнеңдер эте үзеннән арту сәбәпле, хуҗасы интернетка игълан бирә: «мәрхәмәтле кешеләр, битараф калмагыз». Һәм алар белән элемтәгә «битараф булмаган» шушы ике кыз чыга. Хайваннарны үз балаларыдай карарга вәгъдә биреп алып китәләр. Ә күпмедер вакыттан соң әлеге эт һәм мәчеләрнең хуҗалары интернетта коточкыч фотоларга тап була.

Үзләреннән көчсез затларны төрлечә мыскыллап, кайсын – асканны, кайсының күзен чыгарганны фото һәм видеога төшереп интернетка элгәндә кызлар нәрсә турында уйлады икән? Җәберләп үтерелгән эт канына буялган кием фотосының кешеләрдә нинди тәэсир уятуын көткәннәр? Анысын үзләре генә белә. Тик нәтиҗә алар көткәнчә булмагандыр: башта Хабаровск крае, аңа ияреп бөтен ил шау итте. Алинә белән Аленага карата тикшерү эше ачылды.

Тикшерүчеләр кызларның социаль челтәрдә бер-берсенә язган смсларын алган. Аларны укыгач, чәчләр үрә тора. Бу явызлыкны кылырга ныклап әзерләнгән икән бит алар! «Бита» алабызмы? Әллә бугазларын гына кисәбезме? Буып үтерәбезме?» – дип яза берсе. «Әйдә менә моны үтерәбез, мин бу токымны күрә алмыйм», – дип, икенчесе аңа булачак корбанның фотосын җибәрә. Инде яман ниятләрен тормышка ашырганнан соң, кызларның берсе үз сәхифәсенә: «Безнең беренче үтерүебез. Бу фотоны компьютердагы «Эш өстәле»мә «заставка» итеп куйдым», – дип язып кертә…

Билгеле инде, кызлар үзләре дә, аларның якыннары да бу ерткычлыкны танырга теләми. «Безнең балаларны төп башына утыртканнар, интернеттагы сәхифәләрен җимереп, алар исеменнән шушындый фотолар керткәннәр», – дип, газизләрен яклый ата-ана. Ә ул арада кызларның берсе качып китәргә өлгерә. Новосибирск шәһәрендә тотып алып, кире кайтаралар аны. Хәзер ул өй сагында. Ә икенче кыз – иректә. Йонлы куллы кешесе бар икән, судан коры чыгуы да ихтимал, дип яза Хабаровскиның рәсми булмаган мәгълүмат чыганаклары.

«КЕШЕ БАШЫНА ДА ҖИТӘЧӘКЛӘР»

Кызлар кылган вәхшилекнең бер файдасы булды – халыкны уятып җибәрделәр. Бөтен ил буенча хайваннарны яклап, ә Хабаровск кызларына тиешле җәза бирүне таләп итеп митинг һәм пикетлар узды. Казанда да үткәрделәр. Халык күп җыелган иде. Этләре, мәчеләре белән килүчеләр дә булды.

«Без РФ Җинаять кодексының «Хайваннарга карата начар мөгамәлә» дигән 245нче маддәсен катгыйлатуны сорыйбыз. Ул закон кәгазьдә генә бар. Хабаровск кызлары кебек кешеләр җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Әлегә мондый очракларда кеше йә штраф, йә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү белән генә котыла. Мондый җинаятьләр күбесенчә балигъ булмаганнар тарафыннан кылына. Шуңа күрә җинаять җаваплылыгы 18дән түгел, ә 14 яшьтән үк башлансын иде дигән тәкъдим кертәбез. Андый ике аяклы ерткычлар хайваннарга гына түгел, гомумән кешелеккә дә куркыныч тудыра», – дип сөйләде Казандагы «Люськин дом» иясез мәчеләр йорты җитәкчесе урынбасары Любовь Камоско. «Балигъ булмаган җинаятьчеләр каян килеп чыга?» – дигән сорауга да җавабы бар аның: «Компьютер уеннары, телевидение, фильмнар – барысы да усаллыкны, явызлыкны пропагандалый бит. Шуннан күреп, үсмерләр моны «текә» гамәл дип аңлый. Мәктәпләрдә бу темага тәрбия сәгатьләре үткәрелми, гаиләдә сөйләшүләр уздырылмый…»

«Әле беркөнне күршем кечкенә улын ияртеп ишегалдына чыкты да бер эткә пневматик мылтыктан атты. Имеш, каты өреп, боларның тынычлыгын алган икән. Мондый ата улын нәрсәгә өйрәтә инде?» – дип, аның сүзен элеп алып китә Эльвира Гыйззәтуллина. Ул үзе Самарадан, пикетта катнашу өчен Казанга кадәр килгән. «Кеше үтергән өчен законда тәгаен җәза, төрмә каралган. Ә хайваннарны үтерүчегә – штраф. Көлке бит бу. Бер-ике мең сум штраф белән кемне куркытып булсын? Әһә, җәза юк икән, димәк, моны эшләргә ярый, дигән фикер туа үсмерләрдә. Югарыда берәр чарасы күрелмәсә, бу шушылай гадәти хәл кебек калачак», – дип сөйләде ул.

Сүз дә юк, пикетка җыелучылар – хайваннарны яратучылар. Тик аларның тел төбендә кече туганнарны яклау теләге генә түгел, тирәнрәк мәгънә дә ята: җәмгыятькә куркыныч тудыра торган мондый үсмерләр белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

P.S. Тычканга – үлем, мәчегә – көлке, дигән гыйбарәдәгечә, Хабаровскида булган хәлдән файда күреп калырга тырышучылар да табылды. Интернетта кызлар тарафыннан үтерелгән этләрнең сурәте төшкән футболка, башлык, телефон тышлыклары сатуга куелган. «Корбаннарны онытырга юл куймыйк!» дигән матур сүзен дә чәпәргә онытмаганнар.

Сан

Соңгы елларда илдә балигъ булмаганнар тарафыннан кылына торган җинаятьләр саны сизелерлек арткан. Җинаятьчеләрнең уртача яше – 15-18. Күпләр, тулы булмаган, очын-очка ялгап яши торган гаиләдә тәрбияләнгән балалар җинаять кыла, дип уйлый. Тик тикшеренүләр киресен күрсәтә: үсмер җинаятьчеләрнең 68 проценты тулы гаиләләрдә үскән, акчага да мохтаҗ булмаганнар. Психологлар әйтүенчә, андый балаларны җинаятькә этәргән төп сәбәп – ата-аналары тарафыннан игътибар җитеп бетмәве. Җинаять кылган вакытта балигъ булмаганнарның 48 проценты исерткеч эчемлек яки наркотик кулланган була икән.

(Чыганак: http://exzk.ru/)

Статистика

Үсмерләр машина урлый һәм наркотик сата

Июнь аенда Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе балигъ булмаган җинаятьчеләр турында хисап тоткан иде. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, бу елның беренче алты аенда башкала үсмерләре тарафыннан кылынган талау очраклары биш тапкырга арткан. Алар арасында машина урлау да бар. Наркотик сату-алуда катнашкан дип табылган өч үсмергә карата җинаять эшләре кузгатылган.

Үсмер җинаятьчеләрнең өчтән бере мәктәп укучылары икән. Закон бозган, ләкин 14 яшен тутырмаган үсмерләр өчен иң каты җәза – аларны вакытлыча ябып тоту үзәгенә урнаштыру. 2016нчы елның беренче яртысында Казанда әлеге үзәккә җәмгыятькә куркыныч тудыра торган җинаять кылган 73 үсмерне китергәннәр. Биредә үсмерләр 48 сәгатьтән алып, 30 көнгә кадәр тоткарланырга мөмкин.

Бәйгегә нәтиҗә

«Коррупция дигән корт илнең нигезен кимерә»

Бүген ике атна элек игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: коррупция» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Укучыларыбыз бер дүртьюллык белән генә чикләнми, озын-озын шигырьләр язып җибәрә. Ни кызганыч, аларның барысын да урнаштыра башласак, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә биредә бер-ике куплетны гына биреп, шигырьләрегезнең тулы вариантын сайтыбызда урнаштырабыз. Редакция коллективы белән киңәшләшеп, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Кукмарадан Галиәхмәт Гатин һәм Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗанов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Бирүчегә, белмим, ничек,

Алулары, ай, рәхәт!

Кан тамырлары җылына,

Җылытучысы – ришвәт.

***

Ай ришвәт-коррупция,

Электән булса кирәк.

Көчен югалтмый бу сүзләр:

«Умом Россию не понять».

Галиахмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Ай-һай хәлләр: коррупция,

Котырына түрәләр.

Кая гына караса да,

Зур акчалар күрәләр.

***

Ай-һай хәлләр: коррупция,

Мәгънәсе – акча эшләү.

Гади халык ач килеш

Урамга чыгып кешнәй.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Надан буын үстерәбез,

Акча коллары булып.

Ришвәтчелек капкыныннан

Булыр микән котылып?!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы,

Корноухово авылы

Чәчәк атты илдә коррупция,

Җимешләрен инде күрәбез.

«Бюджет» дигән акча янчыгына

Кулын суза һәрбер түрәбез.

***

Коррупция дигән зәхмәт корты

Нигезләрен илнең кимерә.

Түрәләрнең «алтын» балалары

Ни эшләргә белми тилерә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Коррупция тамырына

балта чабар өчен

яңадан туып карарга

кирәк булыр, кешем…

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: ике аяклы ерткычлар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Исегезгә төшерәбез: шигырьләрне бары тик ике атна дәвамында гына кабул итәбез (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга каравын да күрсәтүегез сорала – анысының җиңүче була калсагыз кирәге чыгачак. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии