Алдый торалар, алдана торабыз

Алдый торалар, алдана торабыз

Көннәрдән бер көнне тәмләп кенә чәй эчеп утырганда, кесә телефонына таныш түгел кеше шалтыратып, исемебез белән эндәшеп, улыбыз яки кызыбыз авыр хәлдә, дип хәбәр итсә ышанабызмы? Ышанабыз шул. Балалар турында булса – бигрәк тә. Ышанабыз да, телефонның теге очындагы кеше әйткән банк картасына түгәрәк кенә сумманы күчереп тә куябыз. Алдакчылар шәп эшли.

Фәлән кеше кырыгалдарлар корбаны булган, дигән хәбәрләр көн саен, кая алай гына булсын, сәгать саен килеп тора. Телевизордан бу хакта сөйлиләр, радиодан сөйлиләр, газеталарда һәм интернетта язалар. Тик барыбер алданабыз.

Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасында әйтелгәнчә, «Мошенниклык» маддәсе буенча кылына торган җинаятьләр саны артканнан-арта бара. Мисал өчен, 2016нчы елның беренче алты аенда бөтен ил буенча шундый 112 мең җинаять теркәлгән. Ә 2015нче елның шушы ук вакытында 89 мең җинаять булган. Димәк, бер ел эчендә алдаучылар саны 25,3 процентка арткан. Бу елның шушы ук вакытында «Мошенниклык» маддәсе буенча ничә җинаять булды икән – әлегә ул турыда мәгълүмат юк. Шулай да тагын да арткандыр дип чамаларга була.

«Мошенниклык» дигәндә нәрсәне аңларга кирәк соң? Юк, телефоннан «Әни, мин авыр хәлдә, акча җибәр» дип смс язып ятучылар гына керми монда. Кредит биргәндә, иминиятләштергәндә алдау, түләү карталары белән бәйле эшләр, интернет-мошенниклык, эшмәкәрлек өлкәсендәге тозаклар – саный китсәң, алдауның төрләре бик күп.

Кырыгалдарлар төрле социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре роленә кереп «уйнарга» ярата. Иң еш алданулар да шундый «уенчылар» тозагына кабу белән бәйле. Менә шундый очракларның берсе: 13нче июль көнне Чаллыда яшәүче 68 яшьлек пенсионерның телефоны шалтырый. Шалтыратучы үзен Пенсия фондыннан дип таныштыра, пенсия реформасы башланды, дип хәбәр итә һәм, пенсияне яңадан исәпләү өчен дип, пенсионерның банк картасы реквизитларын сорап ала. Реформа дигәч, ышана пенсионер абзый, реквизитларын да әйтә. Ә икенче көнне банк картасыннан 15 мең сумы юкка чыкканын белеп ала. «Реформа» булгач, пенсия акчасы артмадымы икән, дип кереп караган булгандыр инде. Әле ярый тиз арада полициягә барып, гариза яза. Эзенә төшәләр теге «реформатор»ның. Тула өлкәсеннән шалтыраткан икән. Әле тота гына алмыйлар.

Шуңа охшаш хәл күптән түгел Әлмәт шәһәрендә дә булган. 68 яшьлек пенсионерга (бу юлы хатын-кыз) бер кеше шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган һәм элек сатып алынган дарулар өчен компенсация түлибез, дигән. Бу компенсацияне күчерү өчен әлеге дә баягы банк картасының номерлары кирәк икән. Әйткән инде апа. Теге «хезмәткәр» кушкан сумманы да күчергән әле. Нәтиҗәдә, 97 мең сум акчасыннан колак каккан.

Кайвакыт бигрәк мәгънәсез алдау тозакларына да килеп кабабыз инде. Әнә Әгерҗедә 47 яшьлек бер хатынның телефонына шалтыратып, банк картагызга блок салынган («заблокирован»), ул блокны алу өчен, картага 50 мең сум күчерергә кирәк, дигән. Мантыйкны эшкә җигеп, яхшылап уйлап карыйк: ни өчен әле блокланган, ягъни вакытлыча «катырылган» картага акча күчерәсе булсын ди? Ни сәбәпледер блокланган булса да, аны кире эшләтеп җибәрү акчалы (50 мең бит әле ул!) була алмый бит инде. Бу – законсыз. Бер дә булмаса банкка шалтыратып сорарга да булыр иде бит инде югыйсә. Тик ханым алай эшләми. Тизрәк акча күчерү ягын карый. Бераздан гына үзенең алданганын чамалап ала.

«Шәхси мәгълүмат турында»гы федераль законның 3нче маддәсендә әйтелгәнчә, телефон номеры кешенең шәхси мәгълүматы булып санала. Кәрәзле элемтә операторлары сезнең шәхси номерыгызны теләсә кемгә бирергә тиеш түгел. Һәм алар аны бирми дә. Чираттагы алдау смсын алгач, кәрәзле элемтә операторларын түгел, үзебезне сүгәргә кирәк. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, бензин салу нокталарында – кая гына барсак та, «Телефон номерыгызны калдырыгыз, ташламаларыбыз турында хәбәр итеп торырбыз» яисә «Телефон номеры буенча лотереяда катнашыгыз» ише анкеталарны тутырып йөрибез бит. Алдакчылар менә шундый оешмаларның интернеттагы базасыннан таба да инде безнең телефон номерларын. Кайбер оешмаларның базасы бөтен кеше дә кереп карый ала торган шул. Дөрес, андый кызыктыргыч (өстәвенә, файдасы да булып куя бит әле) анкеталарны бөтенләй тутырмыйча да булмый инде бүгенге заманда. Шулай булгач, телефоннан килгән смс һәм шалтыратуларга игътибарлы булу, кемдер әйткән номерга акча күчергәнче, кырык тапкыр уйлау һәм белгән кеше белән киңәшләшү, шул рәвешле үзебезне үзебез алдакчылардан саклау гына кала инде.

Белеп торыйк!

Интернетта ничек алдыйлар?

Тормышыбызга интернет ныграк үтеп кергән саен, «пәрәвез»дә алдау очраклары да арта бара. Интернетта алдаулар күбесенчә сатып алу белән бәйле. «Правовед.ru» онлайн юридик хезмәт күрсәтү үзәге әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Әлеге онлайн-үзәккә узган ел интернет-мошенниклар корбаны булган 2,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Алданучыларның 63 проценты интернетта нидер сатып алган, акчасын түләгән (ягъни сатучының счетына күчергән), тик сатып алган әйберсен генә күрә алмаган. Акчаны алган «сатучы» товарны җибәреп вакланып тормаган. Ник җибәрсен, шуны ук башка кешегә, аннан тагын икенчегә, өченчегә – һәм шулай чиксезлеккә яки тотылганчыга кадәр.

12 процент кеше алдавыч конкурслар корбаны булган. 43 процент кеше интернет аша телефон сатып алырга уйлаган һәм, әлбәттә инде, товарын кулына ала алмаган. 14 процент кешене «автомобиль тәгәрмәчләре җибәрәбез» дип алдаганнар. 6 процент кеше исә интернеттан курс яки диплом эше сатып алырга уйлаган һәм шулай ук алданганнар.

«Правовед.ru» белгечләре алданмас өчен берничә киңәш тә бирә: интернетта артык түбән бәягә кызыкмаска, сатып алыр алдыннан башка кеше фикерләрен дә укырга һәм сатучының ышанычлы булу-булмавын ачыкларга. Ә иң мөһиме: товарны алганнан соң гына акчасын күчерергә. Шуны онытмагыз: башта товар яки хезмәт – аннары түләү.

БГ сораштыруы

Изображение удалено.«Вконтакте»дагы төркемебездә (https://vk.com/beznen) чираттагы сораштыруны үткәрдек. Безне интернетта күзәтеп баручы укучыларыбызга: «Сезнең мошенниклар корбаны булганыгыз бармы?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сораштыруда катнашкан 55 кешедән 20сенең (36,4%) алданганы бар икән. 25 кеше (45,5%) «Мошенниклар тозагына эләккәнем юк» дип җавап биргән. 10 кеше (18,2%) исә «Үземнең алданганым юк, тик танышларым арасында алданучылар күп» дигән җавапны сайлаган.

Тарих

Эйфель манарасын саткан

Тумышы белән кайдан икәнлеге дә билгеле булмаган Виктор ЛЮСТИГ (1890-1947) бөтен заманнарның иң оста алдакчысы исемен йөртә. Аның 45 тәхәллүсе булган, ул биш телдә иркен аралашкан, шуңа күрә төрле илләр буйлап рәхәтләнеп алдап йөри алган. АКШта аны 50 тапкыр кулга алганнар, тик, дәлилләр булмау сәбәпле, кире чыгарганнар. Шулай да Люстиг тарихка Эйфель манарасын саткан кеше булып кереп калган. Ул 1925нче елда Парижга килгән. Газетада «Эйфель манарасын төзекләндерү таләп ителә» дигән хәбәр күргәч, моны үз файдасына кулланырга булган. Үзен почта һәм телеграф министры урынбасары дип ялган документ эшләтеп, «урынбасар» исеменнән алты диллер оешмасына «рәсми» хат юллаган. Аларны зиннәтле кунакханәдәге затлы бүлмәдә кабул иткән. «Министрлык»ның Эйфель манарасын бөтенләй сүтәргә җыенуын һәм тимер-томырны утильләштерергә ниятләүләрен сөйләгән. Андре Пуассон исемле адәм манараны утильләштерү хокукын сатып алган. Ә Люстиг чемодан тулы акча белән Вена шәһәренә качып киткән. Бу юлы тотылмаган әле ул, чөнки Андре Пуассон, алданганын белгәч, оятыннан бу турыда сөйләргә базмаган. Ә берничә елдан соң Люстиг кабат Парижга килеп, нәкъ шул ук система буенча Эйфель манарасын икенче бер кешегә сатып җибәргән. Һәм АКШка качкан. Тик анда аны тотканнар һәм хөкем иткәннәр.

Чыганак: http://fishki.net

Бер чеметем мәзәк

Газетада игълан: «Чамадан тыш беркатлылыктан һәм ышанучанлыктан дәвалыйм. Йөз процент акчаны да алдан түләгән очракта – йөз процент гарантия».

***

Ике иптәш очраша.

– Йә ничек, бизнесың чәчәк атамы?

– Атар сиңа, бар. Гадел һәм ышанучан кешеләр көннән көн бетеп бара, тиздән алдарга кеше дә калмаячак.

***

Берәү интернет аша эшли. Эш бирүчесеннән үзенә тиешле хезмәт хакын көтеп-көтеп тә ала алмагач, моңа ачулы смс язып җибәрә:

– Сез миңа акчаны бер ай элек түлим дигән идегез. Акча һаман юк. Сез – мошенниклар!

Җавап озак көттерми:

– Борчылмагыз әле. Түлибез дигәнбез икән – түлибез. Менә хәзер үк.

– Шулаймы? Миңа нәрсә эшләргә кирәк соң?

– Компьютерыгызга принтерны гына тоташтырыгыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии