Каракны хуплау түгел – системаны яманлау

Каракны хуплау түгел – системаны яманлау

Башкортстанның Салават шәһәрендәге үзе эшләгән банктан 23 миллион сумнан артык акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны тоттылар. Әллә кайчан чит илдә ятадыр инде, диючеләр булган иде, юк, чит илдә түгел икән – качу урыны итеп Казанны сайлаган булып чыкты.

Луиза Хәйруллина акчаны 27нче майда ук урлаган иде. Бер айдан артык эзенә төшә алмаганнар булып чыга. Матбугат чаралары язуынча, кассир ханымны үз баласы «саткан»: кыз Башкортстанда калган бабайсына шалтыраткан, имеш. Ә телефоннар, билгеле инде, тыңланган. Шуның буенча Хәйруллинаның кайдалыгын ачыклаганнар. Ул Казанның Чуйков урамындагы йортта бер бүлмә арендалап торган.

БӨТЕН ИЛ БЕЛӘН КҮЗӘТТЕК

27нче май көнне Луиза Хәйруллина эштән иртәрәк китә. Акчаны зур сумкага салып алып чыккан, диләр. 5 ел дәвамында банкта хезмәт куйган ханым (аны хезмәттәшләре дә бик җаваплы, тырыш хатын, дип тасвирлаган. – Авт.) берәүдә дә шик уятмаган, күрәсең. Ул кайтып киткәч кенә (акчаны инкассацияләгәндәдер, мөгаен), төрле валюталарда 23 млн сумнан артык акча югалганлыгын ачыклыйлар, полициягә хәбәр итәләр. Полиция Хәйруллина яшәгән йортка килгәндә, ул үзе дә, ире белән ике баласы да өйдә булмый инде. Икенче көнне, ягъни 28нче майда Луиза Хәйруллина федераль эзләүгә бирелде.

Шул көннән башлап, бу хәлләрне бөтен ил белән күзәтеп бардык. Детектив сериал карыйбызмыни: көн саен ниндидер яңа вакыйга ачыклана торды. Менә Хәйруллина Инстаграмдагы сәхифәсенә Казахстан башкаласы Нур-Солтаннан (элеккеге Астана. – Авт.) фото куйган һәм «Безнең белән бар да яхшы!» дип язган, имеш. Кемдер Луиза Хәйруллина исеменнән сәхифә ачып, шул рәвешле шаяртырга уйлаганмы, әллә Хәйруллина үзе эз яшерү өчен шулай эшләгәнме – анысы әлегә билгесез. Озак та үтми, Хәйруллина гаиләсе белән качып киткән дип фаразланган җиңел машина аның әтисенең гаражында табылды. Фотолардан күренгәнчә, эчендә мендәр-юрган ише әйберләр дә бар. Хатынның әтисе: «Минем гаражга күптән чыкканым юк иде, балаларның кайдалыгын белмим», – дип белдерде. Эзләү дәвам итте. Хәйруллина инде күптән үлгәндер, аны чын урлаучылар үтереп ташлагандыр, дигән фаразлар да булды. Полиция кассир ханымның туганнарының ДНК үрнәкләрен дә алды хәтта – анысы, берәр мәет табыла калса, аның кемлеген ачыклау өчен кирәк.

Бу вакыйга турында федераль матбугат чаралары да бик яратып, тәмләп язды. Миллион гына түгел, миллиардлар урлауда, зур суммада ришвәт алуда шикләнелгән һәм гаепләнгән чиновниклар да онытылып торды. Оныттырып тордылар – Луиза Хәйруллинаны илнең ата карагы итеп сурәтләргә тырышкан матбугат чаралары башкарды бу эшне.

Һәм менә 5нче июльдә «сериал»ның беренче кисәге тәмамланды. Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк матбугат чараларына белдерүенчә, кассирны тоту буенча махсус операцияне Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре бергәләп алып барган. Хәзер «сериал»ның икенче кисәге башланачак: сорау алу, акчаның кайдалыгын һәм ни өчен урланганын ачыклау, җавап бирү…

Луиза Хәйруллинаны тоткарлаганда, фатирда акчалар табылмады, диделәр. Аннан соң ике көн дәвамында да акчаның кайдалыгы билгесез калды. Газетаны типографиягә тапшырырга торганда гына, «Татар-информ»: «Кассирның ире урланган акчаны комарлы уеннарда оттырган», – дип хәбәр итте. «Ир-ат хәзер Мәскәүгә телевидениегә барырга һәм русиялеләрдән үзенә акча җыюда ярдәм сорарга ниятли», – дип яза Татарстанның мәгълүмат агентлыгы, «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән. Элегрәк тә матбугат чаралары, Хәйруллинаның ире комарлы уеннар белән мавыга, дип язган иде инде. «Бизнес Онлайн», үз чыганагына сылтама белән: «Тоткарлаган вакытта Луиза Хәйруллина акчаны ире өчен урлавын әйткән», – дип язды. Ничек кенә булса да, ир хәзерге вакытта иректә, Луиза Хәйруллина сентябрьгә кадәр сак астына алынды, ә балалары бабаларына (Луизаның әтисенә. – Авт.) кайтарылды – ул аларның опекуны булачак.

АКЧАНЫ НИЧЕК АЛЫП ЧЫККАН?

Белеп әйтү түгел, ләкин банк хәтле банктан акча урлавы бик җиңел эш түгелдер ул. Клиентларның карталарыннан һәм исәп счетларыннан акча урлаулары турында ишетеп торабыз – кешенең бөтен шәхси мәгълүматын белеп торган банк хезмәткәрләренә анысы әллә ни кыен түгел. Ләкин бит бу очракта акча банкның саклау камерасыннан урланган. Америка фильмнарында гына хакерлар компьютер системаларын җимергәч, караклар акчаны капчыкларга тутырып, беркем күрмәгәндә алып чыгып китәләр бит. Ә бу сиңа фильм түгел. Кассир ханым банкны башына кара битлек киеп, корал белән янап таламаган. Инкассация машинасына ташланып, акчаны аннан да урламаган. Хакерлар ярдәмендә ниндидер катлаулы механизмнар башкарып урлавы да икеле. Шуңа күрә акчаны ничек итеп алып чыгуы әлегәчә табышмак булып кала бирә.

«Лента.ru» басмасы Луиза Хәйруллинаның банктан акчаны ничек урлавын фаразлап караган. «Монда өч сценарий булырга мөмкин. Йә берәр клиент зур вклад ачу турында гариза биргән, йә, киресенчә, депозитны алу өчен гариза язган. Хәтта Хәйруллина бу гаризаны клиент исеменнән үзе дә язган булырга мөмкин, ә банкның куркынычсызлык хезмәте аны тикшереп тормаган. Тагын шунысы да булуы ихтимал: банкта җыелган акчалар берничә көн инкассацияләнмәгән», – дип яза басма экспертлары. Хәйруллина өлкән кассир булып эшләгән һәм әгәр дә инкассация вакытында акча җитмәү ачыкланса, иң беренче чиратта бу хакта өлкән кассир хәбәр итәргә тиеш була, чөнки акчаны санаганда ул да катнаша. Югалган акча берничә мең генә дә түгел – 23 миллион сумнан артык бит әле. Банктагы акчаны инкассацияләү кагыйдәләре бозылмаган булса, бу кадәр сумманы урлап булыр идеме икән – ай-һай… Әгәр дә инде инструкция бозылган булса, җәзаны акча урлаган кассирга гына түгел, бу хәлгә юл куйган башкаларга да бирергә кирәк. Банк хезмәткәрләре әйтүенчә, акча янына өлкән кассир үзе генә керми – йә касса мөдире, йә идарә итүче дә шунда булырга тиеш. Үзенә генә керергә рөхсәт иткәннәр икән, инструкцияне бозганнар булып чыга. Аннан соң Хәйруллина ул акчаны банк картасына күчермәгән, кәгазь банкноталарда алып чыккан. Сумкага тутырып алып чыгып барганын сакчы күрмәгән микәнни (инструкция буенча, акча янына сумкалар, пакетлар белән керергә ярамый да әле. – Авт.)? Кибеттән түләмичә бер кап сыер мае алып чыгып барган әбине бик тиз күреп алалар һәм үтергәнче «талыйлар», ә банктан зур сумка тотып чыгып баручы хезмәткәр шик уятмаган булып чыга.

Фаразларны куертсаң, әллә нинди детектив сценарие язып була. Рәсми җавапны көтеп карыйк. Бәлки, сорау алу барышында Луиза Хәйруллина акчаны ничек алып чыгуын сөйләр.

Башкортстанда яшәүче политолог Азамат Галин, әле Луиза тотылганчы ук, Хәйруллинага яхшы адвокат табып бирәчәкмен һәм акчасын үзем түләячәкмен, дигән иде. Кассир табылгач, политолог бу уеннан кире кайтмавын, инде яхшы адвокат табуын сөйләгән. «Моны балалары өчен эшлим. Әниләрен утыртсалар, алар ятим калачак бит», – дигән.

«ТОТЫЛМАСА ЯРАР ИДЕ…»

Дөресен генә әйткәндә, банкта эшләүче ханымның акча урлавыннан бигрәк, бу вакыйгага карата халыкның фикере гаҗәпләндерде. Хәер, гаҗәпләндермәде дә – уйландырды. Луиза Хәйруллинаны «карак» дип атаучылар, тиешле җәзасын алсын иде, дип теләүчеләр бик сирәк булды. Күпчелек халык «афәрин» кычкырды. «Безнең илдә башкача акча эшләп булмый, шуңа күрә Хәйруллина гаиләсе өчен бик сөендем», «Гади халык урласа – фаҗига, ә чиновниклар урласа – күз йомалар», «Бөтен кеше эшләргә теләгән гамәлгә бер хатынның кыюлыгы җитте. Афәрин!» дигән фикерләр яздылар. Интернетта хәтта «кач, Луиза, кач!» дигән флешмоб та барлыкка килде. Тотмасалар ярар иде, дип теләделәр. Күрсәк тә полициягә әйтмәячәкбез, дип язучылар да булды. Гәрчә Луиза Хәйруллинаның кайдалыгын әйтүчегә 1 млн сум акча вәгъдә ителгән иде.

Нәрсә соң бу? Югыйсә, «урларга ярамый, урлау – җинаять» дигән кагыйдә кече яшьтән сеңдерелә бит. Бу «ярамый» бөтен кешегә карата да тигез кулланылса, бәлки, Луиза Хәйруллинаны хуплаучы да булмас иде. Урлаган икән – тиешле җәзасын алсын, диярләр иде. Әмма безнең илдә «урларга ярамый» законы бөтен кешегә карата да гадел кулланылмый шул. Миллионнар, миллиардлар урлаган түрә-кара, тотылса да, йә бөтенләй җәзасыз кала, йә җәзаның иң йомшагын гына ала. Икенче яктан банклар үзләре үк талаучы итеп кабул ителә: ипотека, кредит процентлары бик югары, түли алмаучыларга закон рәхимсез. Шуңа күрә халыкта «банкныкын урласалар да ярый – жәл түгел» дигән караш формалаша да инде. Шуңа күрә Луиза Хәйруллина кебекләргә «әйбәт эшләгән, тотылмаса ярар иде» ише хуплау сүзләре ява, алар Робин Гудка, Шәкүр каракка тиңләштерелә. Чынлыкта, каракны хуплау түгел бу. Илдәге банк системасына һәм, гомумән, дәүләткә ризасызлык белдерү, тискәре мөнәсәбәт булуын күрсәтү. Тик Луиза Хәйруллина очрагы «илдә системага ризасызлык белдерүчеләр арта» дигән статистикага түгел, «караклар саны» дигәненә өстәлер шул…

– Банк системасы заем алучыларга карата үзен бик каты тота. Монда сүз Салават шәһәрендәге аерым бер банк турында гына түгел, тулаем бер система турында бара. Кешеләрнең Луиза Хәйруллинаның гамәлен хуплавы – кредит оешмаларына карата булган тискәре мөнәсәбәтнең гомуми чагылышы ул. Аннан соң хәзер матбугат чаралары да зур чиновникларның кереме турында, дәүләт эшендә һәм бизнес өлкәсендә эшләүчеләргә карата ачылган җинаять эшләре хакында бик актив яза. Бер яктан караганда, бу сүз иреге барлыгын күрсәтә. Ләкин икенче яктан, аз керемле халыкның ачуын чыгара, социаль гаделсезлек хисен көчәйтә.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баш медицина психологы Ирина ХОХ

ШУШЫ ТЕМАГА

Банктан, инкассатор машинасыннан акча урлау очраклары булып тора. 2015нче елның 23нче гыйнварында Яшел Үзәндә 26 яшьлек инкассатор Игорь Богаченко, бергә эшләгән иптәшенең аягына пистолеттан атып, 63 миллион сум акча салынган эш машинасында качып киткән иде. Аңа ярдәм иткән иптәше белән Богаченконы Мари Илендә бер авылда таптылар. Алар урлаган акчаның 50 млн сумын таптылар, ә 13 миллионын – юк. Богаченконы – 14 елга, акча урлауда ярдәм иткән ике иптәшен 8 һәм 5 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

Игорь Богаченко «Россия-1» телеканалының «Честный детектив» тапшыруына биргән интервьюсында: «Мин акчаны үземә табыш алу өчен урламадым. Урлаган акчаның яртысын кешеләргә өләшеп бетердем. Үземә 10-11 миллион гына калдырдым. Русиядән китәсем, чит илдә яшисем килә иде. Анда үзең белән күп акча алып барып булмый, 700-750 мең генә ярый.

Банкны талавым – системага каршы чыгуым ул. Кешеләр тиеннәргә эшләп йөри. Әби-бабай булганчы эшлиләр, шул эшләгән килеш үлеп тә китәләр. Дәүләт безнең өскә атлана. Иң мөһиме – кешенең салым түләве. Ә ул ничек түли, ул акчаны ничек эшләп таба – анысы берәүне дә кызыксындырмый. Мин дәүләттән урладым, аерым бер кешенекен түгел. Ул акча белән башкаларга ярдәм итәсем килде. Гади халыкның да кешечә яшәп каравын теләдем. Тормыш алып баруын түгел, ә нәкъ менә яшәвен!» – дип сөйләгән иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии