Коррупцияне ничек җиңәргә? Жириновский өйрәтә

Коррупцияне ничек җиңәргә? Жириновский өйрәтә

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский коррупциягә каршы көрәш рецептын уйлап тапкан: арттан күзәтү, телефоннан сөйләшүләрне тыңлау, банктагы счетларын тикшереп тору.

«Коррупцияне җиңү өчен, чиновникларны ныклы контрольгә алырга кирәк. Эш урыннарында күзәтергә, телефоннан сөйләшүләрен тыңлап барырга, банктагы счетларын һәм документларны карау вакытларын тикшереп торырга», – дип сәясәтченең сүзләрен китерә «РИА Новости». Көрәшәләр-көрәшәләр – һаман коррупцияне җиңә алмыйлар Русиядә. Жириновский да карап-карап торгандыр да, түзмәгән, көрәшкә кушылырга булган. Илне урлап бетерәләр бит алайса!

Җитәкчеләр ел саен «фәлән хәтле коррупционерны тоттык» дип хисап бирә, ләкин халыкара рейтингларда һаман да бер урында таптанабыз. «Transparency International» оешмасы (Русия Юстиция министрлыгы аны ят агент дип таныды) ел саен коррупцияне кабул итү индексы буенча рейтинг төзи. 2020нче ел нәтиҗәләре буенча, Русия 180 ил арасыннан 129нчы урында. Безнең янда Габон, Малави, Мали һәм Әзәрбайҗан. Ә коррупциягә каршы көрәшү чаралары буенча, сөйләүләренә караганда, исемлектә беренче урыннарда баручылардан – Европа дәүләтләре, Сингапур, Яңа Зеландияләрдән бер дә калышмыйбыз кебек. Шуңа карамастан нәтиҗәдә Габоннар тирәсендә тирбәләбез икән (2019нчы елда Русия 137нче, 2018дә 138нче булган, быел әзрәк югары күтәрелү исемлеккә яңа илләр өстәлү, кайберләренең төшеп калуы белән бәйләп аңлатыла. – Авт.), көрәш чаралары нәтиҗәсез булып чыга түгелме соң? Аерым җинаять эшләре генә илдә бик тирәнгә тамыр җибәргән коррупцияне какшата алмыйдыр шул.

Татарстан Президент Аппаратының профильле идарәсе узган ел халык арасында онлайн сораштыру уздырган булган. Коррупция мәсьәләсе – төп проблема түгел, өченче ел сораштырылган халыкның 8 процентын коррупция борчыган булса, бу юлы андыйлар 5,9 процентка гына калган, дип хисап тоттылар. Әлбәттә, коррупция беренче урында түгел. Беренче урында – тамак кайгысы. Бәяләрнең артуы, хезмәт хакларының, пенсияләрнең түбән булуы, эшсезлек борчый халыкны. Пандемия, даруларның җитмәве, больницалардагы хәл борчый. Ә коррупция бөтен тармакта да «бонус» булып бара ул, аерып әйтелмәсә дә.

Бу көннәрдә Татарстанның Милли музее тирәсендә дә коррупция низагы болыты куера. Икътисади полиция һәм ФСБ музейдагы «Татарстан тарихы: борынгы заманнан безнең көннәргә кадәр» күргәзмәсен тикшерә. Ул узган ел ТАССРның 100, Милли музейның 125 еллыгына атап ачылган иде. Хәзер даими экспозициянең бер өлеше булып тора. Татарстанның Министрлар Кабинеты күргәзмәне булдыруга 50,5 млн сум бүлеп биргән, дип яза «Бизнес-онлайн». Органнар экспозициянең бәясе нигезсез арттырылган, ә акчаның бер өлешен ялган подрядчылар алган, дип бара. Күргәзмәне әзерләүнең өченче этабы, мәсәлән, музей хезмәткәрләренең игътибарыннан бөтенләй читтә калган: эш 2020нче елның августында ук тапшырылырга тиеш булган, моңа дип калдырылган 7,2 млн сум акча тәки тотылмаган. Әлеге фактны планнан тыш тикшерү белән килгән Санау палатасы да раслаган. Күргәзмәдә һәм элегрәк башкарылган проектларда да «тишекләр» шактый ди. Хәзер Милли музейның элеккеге генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова (ул октябрьдә эшеннән киткән, төгәлрәге Мәдәният министрлыгы аның хезмәт килешүен озайтмаган) әлеге эштә шаһит буларак бара, ә музейның баш рәссамы (ул да эшеннән көз көне киткән) Тимур Матвеев төп шикләнелүче статусында изоляторда тотыла. Татарстан Тикшерү комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашкан президент Рөстәм Миңнеханов ведомство башлыгы Валерий Липскийга коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә кушкан иде. «Музей эше»нә шәпләп тотынуларының да хәзергә туры килүен әйт син…

Кытайда ришвәтчеләрнең кулын кисүләре, эре коррупционерларга үлем җәзасы ук бирелүе турында ишетеп беләбез. Әле күптән түгел Русия федераль матбугат чаралары яңарак кына чыгарылган шундый хөкем карары турында язды. Кытай халык республикасының компартия комитеты экс-секретаре, активлар белән эш итү буенча эре компаниянең идарә рәисе Лай Сяоминь коррупциядә гаепле дип табылган һәм үлем җәзасына хөкем ителгән, милке тартып алынган. Иң югары җәзаны Тяньцзинь шәһәр суды билгеләгән, дип яза «Московский комсомолец», «Global Times» газетасына сылтама ясап. Сяоминь дисциплинаны һәм законны бозган өчен 2018нче елда ук партиядән чыгарылган булган икән инде. Тикшерү барышында аның сәяси авантюраларда катнашкан булуы, үз вазифасыннан файдаланып, аерым затларга карьера баскычы буенча өскә менәргә булышуы, хезмәт тикшерүләренә аяк чалуы ачыкланган. Чиновник шулай ук кыйммәтле бүләкләр, саллы гына ришвәтләр алган, кыйммәтле рестораннарда зур-зур суммаларга банкетлар оештырган, җәмәгать милкен үзләштергән. Якынча 1,79 млрд юань (277 млн доллар) ришвәт алуы ачыкланган. Болар гына җитмәгән кебек, ике хатын да тоткан, дип яза газета. Актык хөкем карары ике елдан соң гына чыгарылган. «Русиядә коррупциягә каршы мондый чара күрелсә, чиновникларның 99 проценты кытай коллегаларының язмышын кабатлар иде» дип комментарий калдырган интернет кулланучылар.

НӘТИҖӘ

Русиянең илкүләм коррупциягә каршы көрәш комитеты җитәкчесе Кирилл Кабанов гыйнвар башында узган 2020нче елның ришвәтчелек белән бәйле иң шау-шулы вакыйгаларын искә төшерде.

Беренче урында Томск мэры Иван Кляйнның кулга алынуы. Ул вазифасыннан файдаланып гаилә бизнесын үстерүдә шик тудырган.

Икенче урында – Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Куракин. Ул кытайлыларга законсыз рәвештә урман сатканда бик зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, аның бу гамәле дәүләткә берничә миллиард сум зыян китергән.

2005нче елга кадәр Мәскәү мэры урынбасары, 2005-2013нче елларда Иваново өлкәсе губернаторы, аннан соң 2018нче елга кадәр Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булган Михаил Меньның кулга алынуы да тавыш-тынсыз гына үтмәде. Ул губернатор булып торган чорында өлкә бюджетыннан 700 млн сум үзләштерүдә шикләнелә.

Иркутск өлкәсе депутаты Андрей Левченко казнага 185 млн сум зыян китергән дип шикләнелә. Бу башкалардан азрак, ләкин тикшерү эшендә шулай ук «аеруча зур күләмдә мошенниклык» дип бара.

Исемлек шактый зур, коррупциягә каршы көрәш комитеты тырышып эшләгән. Тагын аерып алып, РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының элеккеге урынбасары Валерий Максименконы әйтергә була. Тикшерү комитеты, аны вазифасыннан файдаланган, шул рәвешле казнага 189 млн сумлык зыян салган, ди. Гаебе расланса, аңа 10 елга якын төрмә җәзасы яный.

Хабаровск крае экс-губернаторы Сергей Фургал эшен дә онытырга ярамый. Ул да шушы юнәлеш буенча карала. 3нче февральдә аңа актык гаепләү белдерелде. Ул, вәкаләтләрен кулланып, үз файдасы өчен 2 һәм аннан күбрәк кешене үтертүне оештыруда гаепләнә. Фургал гаебен танымады. Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Танылган коррупционерлар ничек яши?

(Зиннәтле сарайларда яшәүчеләре түгел, суд тарафыннан гаепле дип табылып, хөкем карары чыгарылганнары)

«Роснефть» компаниясенең башкарма директоры Игорь Сечиннан 2 млн доллар ришвәт алуда гаепләнгән Русиянең элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2017нче елның 15нче декабрендә 8 ел каты режимлы төрмә срогына һәм 130 млн сум штрафка хөкем ителгән иде. 2018нче елның 12нче апрелендә Мәскәү шәһәр суды Улюкаевның апелляциясен карады һәм хөкем карарын үзгәрешсез диярлек калдырды, суд карарының «төрмә срогы беткәннән соң, Улюкаев 8 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак» дигән өлешен генә гамәлдән чыгарды. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген экс-министр Тверьнең 1нче колониясендә китапханәче хезмәтен башкара. Төрмә җитәкчелеге бик мактаган үзен. «Үзе дә бик укымышлы, яңа китапларга заказ бирә, башка тоткыннарга нәрсә укырга икәнен киңәш итә», – дигәннәр. Улюкаев әдәби түгәрәк тә алып бара икән, үзе дә шигырьләр язгалый. Буш вакытында йога белән дә шөгыльләнә, ди.

Ә менә Киров өлкәсенең элеккеге губернаторы Никита Белых китапханәче эшен башкара алмаган. Хәтерләсәгез, 2016нчы елда Мәскәүнең затлы рестораннарының берсендә 100 мең евро күләмендә тамгаланган акча алганда тотылган Белых 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 48 млн сум штрафка тартылган иде. Рязань өлкәсенең каты режимлы 5нче төзәтү колониясендә китапханәче булып урнашып караган, «карап тоту режимын бозган» өчен эшеннән куылган, дип яза «Новая газета». Аннан соң тегү цехына урнашкан, йомшак уенчыклар тегә икән.

Экс-полковник Дмитрий Захарченко да йомшак уенчыклар тегәр иде дә бит, инде бу эшкә өйрәнгән дә булган, ләкин аллергиясе булу сәбәпле тегү цехына алмаганнар гына. Захарченконы 2016нчы елда 7 млн сум ришвәт алганда тоттылар, фатирында тентү ясаганда 9 млрд сум, әтисенең оффшор счетларында 22 млрд сум таптылар. Шуннан соң аңа «миллиардер» ярлыгы тагылды, бик күп мәзәкләр туды. Захарченко үзе гаебен танымады, бу акчаларны «саклап тору өчен генә» алган идем дип белдерде. 2019нчы елда аңа 13 ел төрмә һәм 117 млн сум штраф җәзасы бирделәр, аннары төрмә срогын 12 ел 5 айга калдырдылар. Монысы әле беренче эш буенча гына, 1,4 млрд сум ришвәт алуы турындагы икенче «Эш» бу елның гыйнварында гына судка тапшырылды. Шартлы рәвештә алданрак иреккә чыгу мөмкинлеге булсын өчен, төрмәдә нинди дә булса эшкә урнашырга кирәк. Тегүче һөнәре белән барып чыкмагач, Захарченко йә пешерүче, йә кочегар булырга теләвен әйткән. «Повар-кондитер итеп алмадылар – симерермен дип куркалар. Виктор Цой кебек кочегар булсам да ярар иде, анда да кеше кирәкми икән инде», – дип белдергән ул адвокаты аша матбугат чараларына. Хәер, һөнәр сайлауны беразга калдырып торырга туры килер, ахрысы. Газета типографиягә тапшырылганда гына Захарченконың ниндидер чире кузгалып, больницага озатылуы турында хәбәр килде.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Бу айда сездән ришвәтчелек, коррупция турында шигъри дүртьюллыклар көтәбез. «Ай-һай хәлләр: коррупция» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр 22нче февральгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии